Войти / Зарегистрироваться

Тема: “Кичер мине, Алмачуарым!” (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)

Получить свидетельство
Автор: Загретдинова Альфия Назифовна

Максат:
Әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау аша хикәянең төп эчтәлегенә төшенү.
Белем гомумиләштерә, нәтиҗә чыгара белү күнекмәсен үстерү.
Мин-минлек, эгоистлык сыйфатларының начар булуын төшендерү.
Җиһазлау:
Г. Ибраһимов портреты, китабы, аңа багышланган папкалар, “Алмачуар” спектакле видеоязмасы, Ренат Ибраһимов башкаруында “Атлар чаба” җыры, Алмачуар рәсеме.
Дәрес тибы:
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру
Дәрес барышы:
I. Уңай психологик халәт тудыру. 
II. Актуальләштерү.
Г.Минский болай дип язган: «1922-23 нче еллар. Идел буе шәһәр-авылларына кара көннәр килде, хәвефле бәла – ачлык таралды. Кешеләр дә, терлек-туар да ач калды. Игеннәр көйде, җир кипте, үләннәр корыды. Менә әлеге көннәрдә безнең кулга бер китап килеп керде. Аның тышлыгына «Татар язучылары тарафыннан ачлар файдасына чыгарыла» дигән сүзләр дә язылган иде. Менә мине шул җыентыктагы бер хикәя тетрәндерде. Мин ул хикәяне кат-кат укыдым. Хәтта үземне хикәянең герое Закир исемле малай урынына куеп, бөтенләй Закир итеп сизә башладым. Алмачуарны мин дә аның кебек бик озак оныта алмадым. Мине бу тикле тетрәндергән хикәя кешеләрнең күңелләренә үтеп керә алган, табигатьне дә, кешене дә оста сурәтли белгән атаклы язучы  Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе иде...» 
III.Төп өлеш.
1. Уку мәсьәләсен кую. Без үткән дәресләрдә Г. Ибраһимовның әлеге “Алмачуар” хикәясен укыдык. Әсәр буенча куелган спектакль карадык. Ә бүгенге дәресебездә нишләрбез икән? Дәресебезгә нинди максат куярбыз? (Әсәрне анализларбыз).
2. Г. Ибраһимовның биографиясен искә төшерү.
Әсәрне анализлый башлаганчы, Г. Ибраһимовның кыскача биографиясен искә төшерик. (1 укучы сөйли).
3. Хикәяне анализлау.
- Г. Ибраһимов бу әсәрен ничәнче елда иҗат иткән? (1922).
- Әсәр нинди жанрда язылган? (хикәя).
- Нәрсә ул хикәя?
- Хәзер әсәрдәге төп вакыйгаларны ачыкларбыз, бер үк вакытта әсәрнең кыскача эчтәлеген дә сөйләп барырбыз, төп герой Закирның кичерешләрен билгеләрбез.
Төп вакыйгалар:
  1. Колын туу - шатлык хисе.
  2. Алмачуарның яралануы – борчылу хисе.
  3. Закирның колынны сабанга җиктерүгә каршы төшүе – ярсу хисе.
  4. Алмачуарны чабышка әзерләү – шатлык хисе. 
  5. Ярыш - өметләнү, курку хисе.
  6. Староста белән бәрелешү – ачуы килү, үпкә, ярсу хисе.
  7. Алмачуарның үлеме – олы кайгы хисе.
(Вакыйгалар һәм хисләр тактага һәм дәфтәрләргә язып барыла).
- Һәр вакыйга нәрсә тирәсендә бөтерелә? (ат тирәсендә).
- Димәк, хикәянең темасын ачыклыйбыз. (атны ярату һәм югалту тарихы).
- Әйе, укучылар, Закир атын бик ярата. Ат ярату гадәте, гомумән, татарларга хас күренеш. Әйдәгез әле, бераз атлар турында сөйләшеп алыйк. Нинди хайван соң ул ат? (1 укучы сөйли). 
- Г. Ибраһимовның атларга мөнәсәбәте нинди булган? (Ул да ат яраткан һәм болай дигән: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. “Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас...”) 
- Алмачуар – хикәядәге төп образ. Әйдәгез әле, аңа характеристика бирик. Дәреслектән колынның портретын сурәтләгән урынны табып укыйк. (53 бит, 1 укучы укый).
- Бу – Алмачуарның тышкы кыяфәте. Аның характеры турында нәрсә әйтерсез? (Чабарга ярата, бер атны да уздырмый, дәртле һ.б.). 
Физминут. Ренат Ибраһимовның “Атлар чаба” җырын тыңлау.
- Образларга характеристика бирүне дәвам итәбез. Алмачуар турында, тугач ук, “Чабышкы булачак”, дип кем әйтә? (Сафа бабай).
- Бу образ турында нәрсәләр әйтерсез? (Ул – тирә-якта ат тану белән дан тоткан бабай. Ул атны чабышка әзерләргә булыша: ничек ашатырга, ничек аз-аз гына йөртеп кайтырга кирәклеген өйрәтә).
- Чабышка әзерләгәндә атны ничек ашаталар соң? (коры печән, солы, апара суы).
- Шулай ашату нәтиҗәсендә Алмачуар ничек үзгәрә? Дәреслектән шул урынны табып укыгыз әле. (62 бит,1 укучы укый).
- Закирның һәр сүзен үтәүче образ – кем ул? (Әтисе Хафиз).
- Хафиз картка характеристика бирегез. (Ул Закирга Алмачуарны карарга чын күңеленнән булыша, чөнки үзе дә атлар ярата. Закирны һәрвакыт әнисе алдында яклый, аны аңлый). 
- Закирның әнисе улының ат яратуына ничек карый? (Ат җене кагылган, ди, Алмачуарны эшкә җигәсе килә, атны эшләтмичә асрауны аңламый).
- Закир һәм әнисе арасында гел туып торган каршылык турында ни әйтерсез? (Закир һәм әнисе бер-берсенә гел каршы килеп торалар. Закир әнисе белән ызгыша. Әнисе, улы тыңламый башласа, Алмачуарыңны җигәбез, дип куркыта. Һ.б.)
- Закир – хикәядәге икенче төп образ. Хәзер аңа характеристика бирәбез. Моның өчен кәгазь битләрендә Закирга хас сыйфатларны язабыз.
Төркемнәрдә эш: 2 баганага Закирның безгә ошаган һәм ошамаган якларын язалар.
Эшләрне тикшерү һәм фикер алышу. 
Спектакльдән бер күренеш карау: “Мин хуҗама җиңү китердем” (53.00.-54.30). 
- Сез Закир атын ярата дидегез. Ни өчен ярата соң ул аны? (Матур булганга, ат яратканга, чаптар булганга).
-Чаптар ат аңа нигә кирәк соң? (Сабан туенда җиңү өчен).
-Ә сабан туенда җиңү нигә кирәк? (Дан өчен кирәк. Беренче урын алса, аның атын яхшы дип сөйләсеннәр өчен кирәк.)
-Шулай булгач, яратамы соң ул атын? (Юк. Ул үзен ярата).
(Мин килешмим. Ул үзенең атын ярата. Ул аны җанын-тәнен биреп үстерә. Бүреләр һөҗүм иткәч, кайгырып ашаудан кала.)
-Бу фикерләр белән килешәсезме? (Мин соңгысы белән килешмим. Узышканда ул атын җан көченә кыйный. Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар. Чабыштан кызып кайткан атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк. Ә Закир, атын йөртәсе урынга, беренче урын өчен кычкырышып йөри). 
- Димәк, Закир күңелендә нинди каршылык туа дип уйлыйсыз? (атны ярату - җиңәргә омтылу).
- Бу ике хиснең кайсы өстенлек ала? (җиңәргә омтылу хисе).
- Ә хәзер спектакльдән тагын бер күренеш карыйк. “Мин җиңәргә генә теләдем” (58.05. – 01.00.20)
- Әйе, укучылар, Закирның күңелендәге җиңәргә теләү, дан казану теләге  олы фаҗига китереп чыгара да инде.
- Димәк, “Алмачуар” хикәясенең идеясе нинди булыр? (Ярату хисен, үзең сөйгән җан иясен сакларга, кайгыртып торырга кирәк). 
IV. Өй эше бирү.
Эпизод карау: Кайсы куркынычрак: бүреләрме әллә кешеләрме? (28.50.-30.00.) Сорауга җавап бирергә, аңлатырга
Резерв: Иҗади эш.
"Алмачуарым белән бергә мин дә авырган - йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем: ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым". Бу өзекне ничек аңлыйсыз? Мондый хис сезгә танышмы? Шул хакта үз фикерләрегезне языгыз. 
V. Дәресне йомгаклау һәм билгеләр кую.
Дәрескә нинди максат куйган идек?
Үзебез өчен нинди нәтиҗә ясадык?

Похожие публикации