Войти / Зарегистрироваться

Технологическая карта урока татарской литературы по теме "Устное народное творчество. Повторение"

Получить свидетельство
Автор: Оразсахатова Гюзелия Баймухаметовна

Дәрес төре-кабатлау
Максат: 1)татар халык авыз иҗаты әсәрләрен кабатлау.
2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү;   төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру
3) алар ярдәмендә укучыларда, әдәплелек, әхлаклылык, ярдәмчел булу һәм башка уңай сыйфатларны тәрбияләү. Балаларда мирасыбызга карата мәхәббәт уяту.
Дидактик әсбаплар :
Укытучы өчен-
Укучылар өчен-

Этап

Дәрес  этабының максаты

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Укучыларда  уңай

энергетика булдыру,

дәрес тәртибенә

күнектерү

Эш ритмына кертү. Укытучының сөйләме.

Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Хәерле көн укучылар! Кайсы сан турысында утыруыгыз белән танышып үтегез. МЭНЭДЖ МЭТ (Manage Mat)

Җилкәдәш һәм каршыдагы партнёрларыгызны сәламләгез.

Сыйныфны эшкә әзерләү.

 

Бир кулыңны биш булсын,

Эшләребез уң булсын!

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

Укучыларның  тема буенча нигез белемнәрен    

ачыклау

Белем дәрәҗәсен тикшерү.

Дәресне   “Халык сүзе алтындыр, аңлаганга акылдыр ,” мәкале белән башлап китәрбез.

1.ТЭЙК ОФ –ТАЧ ДАУН   (ТЭЙК ОФ – бас, ТАЧ ДАУН – утыр) структурасы белән эшләп алыйк.

--Кем эшләми - шул ашамый.

 -Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленмәс. 

 -Ни чәчсәң, шуны урырсың. 

-Эш бүре түгел- урманга качмый.

 -Бүгенге эшне иртәгегә калдырма.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар  урыннан торып баса, килешмәүчеләр  утырган килеш  кала.

Коммуникатив: укучыларның  укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

3. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Белемнең үзләштерелеш  дәрәҗәсен  тикшерү

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

 

1.МИКС – ФРИЗ – ГРУП (Mix-Freeze-Group)структурасы безгә укылган әсәрләрнең ничек истә калуын тикшерергә ярдәм итәр.

    Укучылар, без хәзер барыбыз да бер әйләнә ясап басарбыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага бии-бии әйләнәсез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

“Җил арба” әкиятендәге уллар саны?(7)

“Җил иясе” мифындагы мичкәләр саны? (1)

“Сак- Сок” бәетендәге малайлар саны? (2)

2. Презентация. Фольклор жанрларын билгеләмә буенча табу.

     Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия.  –Табышмак. һ.б.

Мөстәкыйль эш.  Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар җавапны укучылар саны белән җавап бирәләр.

 

Укучылар  билгеләмне укыйлар,  жанрны билгелиләр.

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

4. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

 

Таймд пэа шэа структарасы . Кемгә кайсы жанр ошавы турында уйлап алыгыз.(30 секунд )Җилкәдәш иптәшегез белән фикер алышып алыгыз.Сөйләмне кемнең чәче озын,  шул башлар. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелер.Рәхим итегез!

 

Берничә укучының җавапларын тыңлау.

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

 

 

 

 

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару

 

Похожие публикации