Войти / Зарегистрироваться

Экспериментальная работа Рабочая программа внеурочной деятельности в 1 классе: «Занимательная грамматика»

Получить свидетельство
Автор: Шагабиева Нурия Миннахметовна

Проблема: Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты таләпләрен 1 нче сыйныфта ничек үтәргә?
Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты - барлык төр белем бирү оешмалары өчен мәҗбүри саналган кагыйдә һәм таләпләрне үз эченә алган һәм укыту программаларыньщ нигезен тәшкил иткән төп норматив-хокукый акт. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның  нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелгән. Стандарт кысаларыңда татар теленнән гомуми белем бирү программаларының структурасына куелган таләпләр укыту процесссында исәпкә алынырга тиешле төп моментларны берләштерә. Стандарт проекты белем бирү күләмен һәм дәрәҗәсен, татар теле буенча төзелгән программаларда татар теленең фундаменталь нигезен тәшкил иткән мәҗбүри белем бирү минимумында системалылыкка һәм бертөрлелеккә ирешү юлларын билгели. Татар теленнән белем бирүнең дәүләт стандарты
Татарстан Республикасындагы  дәүләт аккредитациясенә ия булган барлык дәүләти, муниципаль һәм дәүләти булмаган гомуми белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри. Ул төзеләчәк программалар өчен җирлек  булып тора.  
Максат: кече яшьтәге мәктәп укучыларының татар теле фәне буенча белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү һәм ныгыту; укучыларны татар теленең кызыклы фән булуына төшендерү.
Бурычлар:
Дидактик:
  • татар теленә уку фәне буларак кызыксыну  үстерү; 
  • татар теле грамматикасы буенча белем, күнекмәләр булдыру;
  • укучыларның сүзлек запасларын үстерү;
  • укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
Тәрбияви:
  • Китап белән эшли белү культурасы тәрбияләү;
  • кучыларда фикерләү культурасы, кызыксыну формалаштыру һәм үстерү;
 
Үстерелешле:
  • укучыларның фикер йөртүен һәм тапкырлыкларын үстерү; 
  • төрле сүзлекләр белән эшли белүләрен үстерү;
  • балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
Эксперимент этаплары:
1 этап: Әзерлек чоры  (2013-2014 уку елы)
  • Тема буенча әдәбият сайлау, өйрәнү, программа төзү.
  • Диагностик тестлар, китаплар әзерләү, әти-әниләр белән берлектә балаларның яшь үзенчәлекләрен өйрәнү.
Максат:  Тема буенча  экспериментның актуальлеген ачыклау.

              Эшнең эчтәлеге

      Дата

1

Тема буенча  эксперимент һәм башка төрле эшләрне өйрәнү.

Сентябрь-октябрь 2013 ел

2

Әти-әниләр һәм укучылар өчен  диагностик  тестлар әзерләү.

Ноябрь

2013 ел

3

Түгәрәк эше өчен бүлекләр һәм темалар сайлау.

Декабрь    2013 ел

4

Түгәрәк эше өчен уенлы күнегүләр, сүзлекләр сайлау.

Февраль – март 2014 ел

 
2 этап:  Практик эщ  (2014-2015уку елы)
  • Укучылар белән тест үткәрү, әти-әниләр белән эш. 
Максат: Балаларны татар теле фәнен өйрәнүгә кызыксынуларын үстерү, әти-әниләргә балаларга һәрьяклап ярдәм итәргә юнәлеш бирү.

Эшнең эчтәлеге

      Дата

1

Укучылар белән тест үткәрү һәм анкета тутыру.

Сентябрь 2014 ел

2

Әти-әниләр белән анкета тутыру.

Октябрь 2014 ел

3

Материаль матди база туплау, интернет-ресурслар куллану.

Ноябрь 2014 ел

4

Эксперимент эщен тормыщка ашыру

Ноябрь 2014 ел -май 2015 ел.

5

Арадаш аттестация, нәтиҗәләр 

Февраль - апрель

 2015 ел

 
 
 
 
 
 
 
 
3 этап:  Йомгаклау- тикшерү этапы. (май  2015 ел)
  • Укучылар белән тестлар  үткәрү, тестларга анализ , нәтиҗәләр
Максат: Эксперимент эшенең  нәтиҗәлелеген тикшерү

              Эшнең эчтәлеге

      Дата

1

Әти-әниләр белән анкета тутыру. Әти-әниләрнең эш барышына уңай карашы.

5-10 май  2015 ел

2

Эшчәнлекнең файдасы: укучылар белән әңгәмә.

10-15 май 2015 ел

3

Психологның укучылар белән тест үткәрүе

15-20 май 2015 ел

4

Эксперимент эшенең  нәтиҗәләрен йомгаклау

20-23 май 2015 ел

5

Эксперимент эшенең  беренче елына анализ

 25 май, 2015 ел

 
1-класс.Тема: «Сүзләр Иленә сәяхәт»        
Аңлатма язуы
Балаларны башлангыч мәктәптә элеккечә үк укырга, язарга, санарга өйрәтәләр. Ләкин, башлангыч гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү тора. Яңа буын федераль дәүләт стандартларының принципиаль аермалыгы булып белем алуның күрсәткеченә, нәтиҗәсенә ориентлашу тора.
1-класс.Тема: «Сүзләр Иленә сәяхәт»       
Аңлатма язуы
Балаларны башлангыч мәктәптә элеккечә үк укырга, язарга, санарга өйрәтәләр. Ләкин, башлангыч гомуми белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычы булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү. Яңа буын федераль дәүләт стандартларының принципиаль аермалыгы булып белем алуның күрсәткеченә, нәтиҗәсенә ориентлашу тора.
Укучыларның белем, күнекмәләренә төп таләпләр
Укучылар белергә тиеш:
- татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
- сузык һәм тартык авазларны;
- кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән яза белү;
- э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;
- сүзләрне иҗекләргә бүлү;
- сүзлекләр белән эшли белү;
- табышмаклар,ребуслар,башваткычлар чишә белү.
Предметны укыту программасына нигезләнеп үзләштерү нәтиҗәләре
Шәхескә юнәлтелгән  УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;
- түгәрәктә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- үз фикереңне әйтә белү;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
Танып белү  универсаль уку гамәлләре
  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм  информацияне бәяли белү;
  • логик фикерләү чылбырын төзү;
  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;
Регулятив (көйләгеч)  универсаль уку гамәлләре
  • белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;
  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
  • эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
  • үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;
  • бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;
  • түгәрәктә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
  • -үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;. уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
  • күзаллау, фаразлау;  логик фикер йөртү осталыгы;    күршең белән хезмәттәшлек итү;   фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
  • җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү;  иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.
Эчтәлек
Фонетика һәм орфоэпия
Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Аваз­ларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Язуда сузык аваз­ларны белдерә торган хәрефләр. Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгырау тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар. Е, ю, я хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, язу.
Иҗек.( Иҗекләр Илендә)  Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан-юлга кү­черү.
Сүзнең язылышы.( Төрле-төрле сүзләр)
Бәйләнешле сөйләм.Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм язу.
Шигырь, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар ятлау. Синоним, антоним, омоним, тамырдаш сүзләр.
Календарь-тематик план
 

Тема

Сәг. саны

Дата

Искәрмә

Календ.

срок

Факт.

срок

 

 Авазлар һәм хәрефләр

1.

Авазлар дөньясында

1

 

 

 

2

Сүзләр илендә. Беренче очрашулар.(Табышмаклар чишү, “Эстафета” уены)

1

 

 

 

3

Серле сүзләр.( Серле сүзләр турында хикәяләр,  табышмаклар, әкиятләр тыңлау)

1

 

 

 

4

Сүзләр Илендә дуслар сайлау. (Уен”Яхшы-начар. Игътибарлылыкка һәм матур язуга конкурс)

1

 

 

 

5

Сүзләр Иленең байлыклары.( Башваткыч “Күпме туганнар, дуслар?”.Аңлатмалы сүзлек белән танышу. Уеннар:”Кем күбрәк?”, “Сүзләр чылбыры”)

1

 

 

 

6

Сүзләрнең гаҗәеп әверелешләре. (  Уеннар:”Күңелле хәрефләр”, “Югалган сүз”)

1

 

 

 

7

Алфавитта кунакта .(Орфографик сүзлек белән танышу. Пирамида”Бөтенесе дә А дан”. Уеннар:”Сихерле кое”, “Р га булыш”)

1

 

 

 

8

Аваз һәм хәрефләрнең серләре.( Табышмаклар чишү. Авазларны дөрес әйтүгә күнегүләр.) 

1

 

 

 

9

Сузыклар һәм тартыклар илендә.”Тапкырга-табышмак”уены.

1

 

 

 

10

“Хаталар Корольлегендә”.(  Уен “ Сихерле алмагач”. Ситуацияләрне чишү күнегүләре)

1

 

 

 

11

Э-е хәрефләре.Рәсем буенча хикәя төзү.

1

 

 

 

12

Ө-е хәрефләре. (Башваткыч” Сихерләнгән сүзләр”)

1

 

 

 

13

О-ы хәрефләре.Сүзлек диктанты.Сүзлекләр белән эш.

1

 

 

 

14

Я.ю,е хәрефләре. Искәртмәле диктант.

1

 

 

 

15

Баш хәреф. Кайда, кайчан?”Артык сүз” уены.

1

 

 

 

           Иҗекләр Илендә

16

Иҗекләр Илендә..”Сүз яса”, “Уйлап тап!” уеннары

1

 

 

 

17

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. “Әйе-юк”, “Хатаны тап!”, “Югалган иҗекләр” уеннары

1

 

 

 

        Төрле-төрле сүзләр

18

Сүзләр Илендә гаҗәп хәлләр.(  Игътибарлылыкка күнегүләр.  Башваткычлар чишү. Туп белән уен”Сүзне дәвам ит!”)

2

 

 

 

19

Бертөрле, ләкин төрле-төрле сүзләр (омонимнар).(  Табышмаклар, ребуслар, башваткычлар чишү.) 

1

 

 

 

20

Синоним-сүзләр.( Күңелле аттракцион «әйтеп бетер». Уен”Дустыңны тап!”)

1

 

 

 

21

Антоним сүзләр.( Антоним сүзләр белән уен «Уйлап тап!” )

1

 

 

 

22

Белдеклеләр конкурсы.(Кагыйдәләрне кабатлау.  Табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр, хикәяләр) 

1

 

 

 

23

“Тугандаш” (тамырдаш)  сүзләр.( Тамырдаш сүзләр турында сөйләү.Уен”Гаҗәеп бакча”  Ребуслар чишү. “Домино”уены.)

2

 

 

 

24

Гадәти булмаган дәрес.(«Бөтенесе дә “А”дан. Сүзләр – антонимнар.)

1

 

 

 

25

Күңелле кешеләр Клубында.( Башваткыч  «А»дан башла!” Синонимнар һәм антонимнар табу. Омонимнарга карата уен.)

1

 

 

 

26

Үткәннәргә сәяхәт.( Искергән сүзләр – архаизмнар (укытучы сөйләве). Борынгы сүзләр «музее»нда.)   

1

 

 

 

27

Хаталар Корольлегендә.”Белмәмешкә булышу”.Орфография законнары.

1

 

 

 

28

Тестлар белән эш. Гадәти булмаган дәрес

1

 

 

 

29

Белгечләр конкурсы.( Кагыйдәләрне кабатлау.  Кроссворд « Белгечләр конкурсы ».)

1

 

 

 

30

Киләчәккә юл.(Неологизмнар турында сөйләү. Уен «Уйлап тап!».  Башваткычлар.)

1

 

 

 

31

”Кызыклы грамматика” түгәрәген йомгаклау.

1

 

 

 

 
 
Эксперимент эшенең көтелгән нәтиҗәләре
1. Балаларның танып-белү активлыгын үстерү .
2. Белем алу сыйфатын яхшырту.
3. Мәктәп, район, республика, Россия күләмендә оештырыла торган интелектуаль уен
конкурсларда актив катнашу.
4. Балалар арасында дуслык, бердәмлек, коллективта үз – үзеңне дөрес тоту сыйфатлары булдыру  .  
Алдагы еллар өчен темалар:
2кл.  « Орфография серләре»
3кл.  «Кызыклы сүз төзүләр»
4кл.  «Кызыклы лингвистика»                                                                                                                                      Кушымта 1
1 класс укучылары  өчен анкета
Максат:  Балаларның татар теле фәнен өйрәнүгә кызыксынуларын ачыклау
1. Синең өчен китап укысалар, тыңларга яратасыңмы?
- әйе-
- юк-
2. Уку ни өчен кирәк?
- күп белү өчен
- кызыклы
3. Туган телдә матур сөйләшәсеңме?
- әйе-
- юк-
4. Туган телдә шигырьләр беләсеңме?
- әйе-
- юк- 
5. Татарча мультиклар карарга яратасыңмы?
- әйе-
- юк-
6. Син әти-әниеңә  укырга кушсаң, алар нишлиләр?
- бик теләп укыйлар
- укымаска сәбәп табалар
7. Синең өчен яңа гына укылган китапны әйтә аласыңмы?
- әйе-
- юк- 
8.Үзең укырга телисеңме?  ?
-әйе-
-юк-
Әти-әниләр өчен анкета
Исем, Фамилия, отчество  ________________________________________
 
Яшь                            _________________________________________
 
Белем                   __________________________________________
 
Профессия                       _________________________________________
 
Эш урыны                 ___________________________________________
                                         ___________________________________________
 
Гаилә составы             ___________________________________________
 
Балагыз буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнә ? ________________
_______________________________________________________________
 
Татар телен яхшы беләсезме?   ___________________________________________
______________
 
Өегездә балалар өчен китаплар бармы?                ________________________________
 
Балагызның яраткан герое?________________
_________________________________________________________________
 
Балагыз туган телдә иркен сөйләшәме ?________________________________
 
Татар телен белү мөһимме?    
                                                            
Эксперимент эше балагыз өчен файдалы булыр дип уйлыйсызмы? _____________________________________
  
Список использованной литературы
 
1.Государственные образовательные стандарты по татарскому языку для начальных классов в Республике Татарстан, 2009 г.
2. Программы начального общего образования. Татарский и русский языки. 1-4 классы школ с татарским языком обучения.Казань. Издательство  «Магариф». 2010 г.  
3. Нуриева А.Х. Дидактиктические  материалы по татарскому языку. Казань. 1989 г. 
4. Журналы «Магариф». Казань.
5. Сборник письменных работ по татарскому языку для 1-3 классов. Казань. 1997 г.
6. Вагыйзов С.Г. Занимательная грамматика. Казань. 2002 г.

Похожие публикации