Войти / Зарегистрироваться

Разработка урока по родному языку для 3 класса "Сүз төзелеше. Тамыр. Кушымча"

Получить свидетельство
Автор: Закирова Расима Гимазетдиновна

Максат:
1. Сүз төзелеше тамыр  кушымчалар табарга,тамырдаш сүзләр ясарга өйрәтү.
2. Укучыларның  фикерләү,чагыштыру күнекмәләрен  үстерү. Аларның сүзлек  составын  тагын  да  баету.
3. Туган телгә  мәхәббәт, хөрмәт  тәрбияләү. Укучыларда  дуслык хисе тәрбияләү. Табигатькә  сакчыл  караш тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, мөстәкыйль  эш  дәфтәре,слайдлар, дидиактик уеннар.
Дәрес  төре: яңа  материалны аңлату.
Дәреснең  барышы
1. Оештыру  моменты.
1. Исәнләшү.
2. Узган  дәрес  материалын  кабатлау. Искә  төшерү. Өй  эшләрен  тикшерү.
3. Матур  язу  күнекмәсе  үткәрү.
Ю  Ю
ю   ю
Юл  буйлары  чирәм  генә
Тәгәрәп  уйнап  алам
а) җөмләне уку
б) сүзләрне иҗеккә бүлү
в) дәфтәргә  күчереп язу.
Г) бер  иҗекле  сүзне табу. (юл)
2. Яңа  белем  һәм  күнекмәләр  бирү.
1. Ә хәзер,балалар, кечкенә  генә “Юл”  турында  әкият  тыңлап  алыгыз.”Булган  ди  бер  тамыр”  дип  атала  әкиятебез.
Борын-борын  заманда  булган ди, ”юл” дигән бер тамыр. Кешеләр юлдан барганда, аны тапканнар  да  уйлыйлар  икән... Нишләргә  моның  белән? Юл  исемле  тамыр  сүз  әйткән. ”Сез, дигән, мине  утыртыгыз,ә  мин  зур  агач  булып үсәрмен. Кешеләр  “юл” исемле тамырны утыртканнар  икән, бу үсә дә башлаган. Әй  үсә  ди   агач. Башта  бер  ботак  җибәргән,аннан  икенчесен, аннан өченчесенсен, аннан дүртенчесен... Юл, юлыгу, юлчы, юлаучы, юлдашлык, юлдаш,   юлсыз, юллы, юлсызлык, юллау, юллаучы, юлбашчы, юлча.
Кешеләр  гаҗәпләнгәннәр,ботак-сүзләрне  чагыштырып – чагышты-
рып  караганнар. Барысының  да   бер  тамырдан  үсеп  чыкканлыгын  күргәннәр. Шуннан  соң  мондый       сүзләрне “тамырдаш  сүзләр”  дип  атаганнар.
2.Слайд  күрсәтелә.Тамырдаш  сүзләр  укыла.
Юл,                              юлның
юлыгу,                          юлда
юлчы,                           юлны                    
юлаучы                         юлдан
юлдашлык,                     юлда
юлдаш,  
юлсыз,
юллы,
юлсызлык,
юллау,
юллаучы,
юлбашчы,
юлча
1 нче  баганадагы  сүзләр  ничек  ясалган?-яңа  сүзләр
2 нче  баганадагы  сүзләр  ничек  ясалган?-төрләнгән  сүзләр.
3. Таблица  белән  эш.
Сүз  тамырдан  тора. Тамыр  сүзнең  төп  мәгънәсен  белдерә. Сүзнең  тамыры  бервакытта  да  үзгәрми.
Кушымча  сүзнең  мәгънәсен  үзгәртә.,ләкин  кушымча  аерым  үзе  генә  кулланылмый.
Авыл-төп  мәгънә
Авылдаш-сүзнең  мәгънәсе  үзгәрә (авыл-тамыр,даш-кушымча)
Авылга - сүзнең  мәгънәсе  үзгәрә (авыл-тамыр,га-кушымча)
Бер  тамырдан  ясалган  сүзләр  тамырдаш  сүзләр  дип  атала. Тамырдаш  сүзләр  арасында  мәгънә  бәйләнеше  була.
(Җиләк,җиләкле,җиләклек-тамырдаш  сүзләр)
Тамырдаш  сүзләрне  охшаш  яңгырашлы  сүзләр  белән  бутама:
Мәсәлән: бала,балан,балавыз-бу  сүзләр   тамырдаш  сүзләр  түгел.
Физкультминутка
Ак куянкай утыра,
Колакларын  селкетә.
Менә  шулай,менә  шулай
Колакларын  селкетә.
Куян  туңа  башлагач,
Аякларын  җылыта.
Менә  шулай,менә  шулай
Аякларын җылыта.
Куян  һаман  да  туңа,
Сикереп  алу  бик  кирәк.
Менә  шулай,менә  шулай
Сикереп  алу  бик  кирәк.
Куянны  кемдер  куркытты.
Куян   урманга  качты
4. Яңа  материалны ныгыту.
1. Дәреслек  белән  эшләү.
а) 69  нчы күнегү.
Бакча сүзеннән  тамырдаш  сүзләр  ясау. (бакчачы,бакчачылык, бакчасыз, бакчалы,бакчалар)
б) 70  нче күнегү.Җөмләләрне  тулыландырып  укырга.
Сүзнең  төп  мәгънәсен аңлата  һәм  мәгънәле   башка  кисәкләргә  бүленми  торган  кисәге  тамыр  дип атала.
Бер  тамырдан  ясалган  сүзләр  тамырдаш  сүзләр  дип  атала.
Тамырга  ялганып  килә  торган  кисәкләрне  кушымча  диләр.
Калын  әйтелешле  сүзгә  һәрвакыт калын  кушымча, нечкә  әйтелешле  сүзгә  һәрвакыт  нечкә  әйтелешле  кушымча  ялгана.
в) 71 нче күнегү.Мәкальләрне  укы,тамырдаш  сүзләрне  күчереп  яз.
Белемдә көч.
Бәхетне  юлдан  эзләмә,белемнән  эзлә.
Укусыз  белем юк,белемсез  көнең  юк.
Белемле кеше  югалмас.
2. Перфокарталар  белән  эш.

сүз

тамыр

кушымча

Эшче

 

 

Элгеч

 

 

Урманчы

 

 

Сусыз

 

 

Сазлык

 

 

Уракчы

 

 

Кискеч

 

 

Дуслык

 

 

тынычлык

 

 

3. Төркемләп  эшләү
(Дифференциаль  якын килү)
1 группага-бирелгән  тамырдаш  сүзләрнең  тамырларына  сыз:сүзче,сүзлек,сүзлекчә,сүзле,сүзсез
2 группа: пыяла  сүзенә  тамырдаш  сүзләр  яз.
3 группа: урман  сүзенә  тамырдаш  сүзләр  яз,шул  сүзләрне  кертеп  җөмлә  төзе.
4. Дидактик уен.Кайсы  сүз  артык?
1. баллы,балдак,балсыз,балавыз.
2.су,сусыз,сумала,сулык,сулар.
3.китап,китапханә,китапсыз,китаплар,китапчык,китаплар 
5. Фронталь  тикшерү  үткәрү.
“Сүзләр  иле”нә  сәяхәткә  барып  кайтыйк  әле.Игътибар  белән  тыңлагыз.
1.Бирем: Сүзләрнең  дөрес  итеп  тамырын  һәм  кушымчасын  табарга.
Кош,кошчык,коштай.
Юл,юлчы,юлдаш,юлдан.
Төймә,төймәне, төймәгә.
Баш,башлык,баштан,башсыз.
2. Бирем.
Сүзләрнең  тамыр  һәм  кушымчаларын  билгелә:
Эшче,кышкы,дуслаш,өйдә,мәктәпләрне,уенчыклар.
3.Бирем.
Сүзләрнең тамырларын  гына  әйт:
Каенлык,язучылар,җирле,ауга,матур.
“Нинди сүз” уены.
1.Тамыры ашау  сүзендәге кебек,ә кушымчасы  сазлык сүзендәге  кебек (ашлык)
2.Тамыры баскыч  сүзендәге кебек,ә кушымчасы  кысынкы сүзендәге  кебек (басынкы)
3. Тамыры    эшли сүзендәге кебек,ә кушымчасы  тимерче сүзендәге  кебек (эшче)
6.Йомгаклау.Укучылар  без  бүген  дәрестә  нәрсәләр  өйрәндек?(укучылар  җавабы)
Укучыларның  белемнәрен  анализлап, билгеләр  кую.
Өй  эше:72  нче  күнегү.
Тамырдаш  сүзләрне  төркемләп  күчереп  язарга.
 

Похожие публикации