Войти / Зарегистрироваться

Разработка урока по родному языку для 4 класса "Исем" темасын гомумиләштереп кабатлау

Получить свидетельство
Автор: Фаткуллина Зиля Алямовна

Максат:
1. Исем темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне киңәйтү, ныгыту; тел байлыгын арттыру.
2. Укучыларның  үз фикерләрен әйтә, анализ ясауларына, дәрестә шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
3. Укучыларга табигатьнең матурлыгын күрә белергә, туган якның изгелеген аңларга һәм саклый белергә өйрәтү.
Материал : дәреслек“Татар теле – Р.Х.Ягъфәрова, Р.Ә.Асылгәрәева 4 класс”           
Җиһазлау: ноутбук, видеопроектор, төсле акбурлар, слайдлар, “Кем? , Нәрсә?  “ дип язылган  сүзле карточкалар, “Исем” темасына тест.
Дәрес төре: материалны кабатлау.
Дәреснең методы: иллюстратив, проблемалы   
Метод алымнар: сөйләм, әңгәмә, слайдлар белән эш
 
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
Дәрескә керү музыка астында.  Укучылар парта янына узалар, музыка акрын гына туктала.
- Хәерле көн, укучылар!
- Хәерле көн!
- Кәефләрегез ничек?
- Яхшы, рәхмәт! (Бергә  әйтәләр)
- Укучылар, әйдәгез бергәләп бүгенге дәресебезнең девизын әйтик:
- Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Булыйк һәрчак әдәпле,
 Отыйк матур гадәтне.
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
- Иң беренче булып кызлар утыра, аннан соң малайлар утыра.
Укытучы:
- Укучылар, без сезнең белән  узган дәреснең темасын белер өчен, фонетик күнегү эшләп алыйк.
1. И хәрефе кергән сүзләр әйтегез.
2. Исемнәрендә с хәрефе булган  малайлар  басыгыз.
3. Е хәрефе кергән сүзләр әйтегез.
4. Безнең сыйныфта кемнең  фамилиясендә  м хәрефе бар, басыгыз.
(Тактага  хәрефләр  язып барыла, ИСЕМ сүзе килеп чыга)
Укытучы: Укучылар, тактада нинди сүз килеп чыкты?
Укучы: Исем.
Укытучы: Әйе, бик яхшы! Узган дәресләрдә  без исем темасын өйрәнгән  идек. Бүгенге дәрестә  Исем темасын кабатлыйбыз.
Дәфтәргә чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада)
Укучылар: (дәфтәргә язалар)
Укытучы: Бүген дәреснең максаты: исемнәрнең сорауларын, санын кабатлау һәм исемнәрне сөйләмдә куллану.
Әйдәгез, искә төшерик әле, исем нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә?
Укучы: Предметны белдерүче сүз төркеме исем дип атала. Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә.
Сорауны ачыклаудан башлыйбыз.(Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә: Укытучы рәсеме, песи рәсеме, китап рәсеме)
Укытучы: Бу кем?
Укучы: Бу укытучы. Укытучы: Бу нәрсә?
Укучы: Бу китап.
Укытучы: Ә бу нәрсә?
Укучы: Бу песи.
Укытучы: Ни өчен нәрсә соравы куйдыгыз?
Укучы: Чөнки татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куябыз. Мәсәлән, әти.
Укытучы: Ә рус телендә ничек?
Укучы: Рус телендә барлык җанлы предметларга кем? соравы куябыз. Кто? Кошка.
Укытучы: Димәк, татар телендә кешеләргә кем? соравы, кем? укытучы, ә хайваннарга нәрсә? соравын куябыз, нәрсә? такта, нәрсә? эт, ә рус телендә барлык җанлы предметларга кем? кто? соравы куябыз. Кто? Собачка.
Укытучы: Бик яхшы, димәк алга таба исемнәргә дөрес сорау куя белерсез дип уйлыйм.
II. Дәреслектән 186 нчы күнегүне (104 бит) эшләү.(Беренче рәттә утыручылар Кем? соравына җавап бирүче сүзләрне, икенче рәттә утыручылар  Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне күчереп язалар).
Слайд 2
Балыкчы - рыбак
Пыялачы - стекольщик
Табиб - врач
Укытучы:
-Укучылар, исемне белдерүче нинди сүзләр беләсез икән?
Исегезгә төшерү өчен без сезнең белән “Артыгын әйт” (“Назови  лишнее”) уенын уйнап алыйк.
Слайдта сүзләр язылган.
 

Әни

Ат

Чыпчык

Помидор

Җиләк

Кыяр

Кәҗә

Дәфтәр

Кыяр

Урман

Укытучы

Алма

Каз

Ат

Алма

Абый

Аю

Карга

Кишер

Чия

 
Укучы:  
Кешеләрне белдерә торган сүзләр.
Хайван  исемнәре.
Кош исемнәре.
Яшелчә исемнәре.
Җиләк-җимеш исемнәре.
Укытучы: Слайдта сүзләр язылган, сез сүзләрне мәгънәләре ягыннан аерыгыз һәм төркемнәргә бүлеп языгыз.( Карточкалар белән эшләү)
Малай, ат, бала, аю, кыяр, помидор, алма,  кишер, Илшат,суган, каз, сыер, слива,чыпчык, карга, тавык,чия, сарык, груша, укучы.
1. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. - (Эй ар гайт) Әгәр җөмлә дөрес  икән басырга, әгәр дөрес түгел икән утырырга:
- Аю авылда яши.
- Исем предметны белдерә.
- Рәнис бишенче сыйныфта укый.
- Сумкада китап бар.
- Раил өченче сыйныфта укый.
- Помидор агачта үсә.
- Алма агачта үсә.
- Сез  Казанда  яшисез.
- Сез Татарстан республикасында яшисез.
- Исем Кайда? Нишли? соравына җавап бирә.
Укытучы: Исемнәр  нәрсә белән төрләнә?
Укучы: Исемнәр сан  белән төрләнә.
Укытучы: Нинди сан белән төрләнә?
Укучы: Исемнәр берлек һәм күплек санда була.
Укытучы: Берлек сан исемнәрнең кушымчасын әйтегез әле?
Укучы: Берлек сан исемнәргә кушымча ялганмый.
Укытучы: Мисал китерегез.
Укучы: Дәфтәр, китап, әни.
Укытучы: Күплек сан исемнәргә нинди кушымчалар ялгыйбыз?.
Укучы: Күплек сан исемнәргә –лар, -ләр, -нар, - нәр кушымчалары ялгыйбыз.
Укытучы: Кайсы очракта –нар, -нәр кушымчасын ялгыйбыз?.
Укучы: Исемнәр –м, -н, -ң хәрефләренә бетсә –нар, -нәр кушымчасын ялгыйбыз.
Укытучы: Мисаллар китерегез.
Укучы: Урамнар, идәннәр.
Укытучы: -лар, -ләр кушымчасын нинди очракта ялгыйбыз?
Укучы: Калган очракта  – лар, -ләр кушымчаларын ялгыйбыз.
Укытучы: Мисаллар китерегез.
Укучы: Такталар, дәфтәрләр
УкытучыХәзер сезнең исемнәрнең берлек һәм күплек саннарын белүегезне тикшерер өчен дәфтәрләрдә дәреслектәге 104 битнең  187 нче күнегүен эшлибез. (Бер укучы тактада эшли).
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА. ТАЙМД ПЭА ШЭА (Timed- Pair-Share) структурасы. (Ике як стенага -ЛАР;-ЛӘР; -НАР; -НӘР кушымчалары язылган карточкалар эленгән. Өстәлдә карточкалар ята.Укучылар чиратлап чыгалар, карточкадан предмет исемен укыйлар һәм  дөрес кушымча  эленгән стена  ягына басалар). Карточкадан артык исемне табарга һәм калган сүзләр белән  бер җөмлә төзергә. (Төркемнәрдә эшләү)
III. Укытучы: Укучылар, исем темасын йомгаклау максатыннан тест биремнәрен үтибез. (Карточкаларда)
1.Исем нинди сорауга җавап булып килә
1) кем? нәрсә
2) нинди? кайсы?
3) нишли? нишләде?

2.  Исем булмаган сүзләрне сайлап ал.
а) китап, дәфтәр, тәрәзә;
б) алма, җил, буран;
в) матур, кызыл, биш;

3. Профессия (һөнәр) белдерүче исемнәрне сайлап ал.
а) сатучы, эшче, төзүче;
б) бер, унбиш,тугыз;
в) җил, давыл, яшен.

4. Кем? соравына җавап булган сүзләрне сайла.
а) ат, балык, песи;
б) әти, абый, укытучы;
в) Казан, Акбай, Урыссу.

5. Укучы сүзенә сорау куй.
а) кайда?
б) кем?
в) нишли?
 
6. Күплек сандагы исемнәрне тап.
а) шәһәр,өй,урман;
б)  мәктәп,кыз,абый;
в)урманнар, укучылар, дәресләр;
 
7. Хаталы язылган сүзне тап:
а) кызнар;
б) атлар;
в)  әниләр;
Тестны тикшерү.
Укытучы:
- Укучылар, слайдта бирелгән кыш рәсеменнән кем күбрәк исем табар икән? (дәфтәрләргә язу).
IV. Нәтиҗә ясау.
Укытучы: - Әлеге дәрестә без сезнең белән кайсы сүз төркемен кабатладык? Дәрестә барыгыз да бик актив эшләдегез. Тестлар буенча билгеләр куярмын. Сез инде үзегез дә үз эшчәнлегегезне бәяләдегез.
V. Өйгә эш: Дәреслектән 103 нче биттәге 185 нче күнегү (Өзекне сәнгатьле итеп укырга, һөнәр исемнәрен язып алырга)
VI.  Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую.

Похожие публикации