Войти / Зарегистрироваться

Разработка урока по математике на тему "Сложение и вычитание десятичных дробей"

Получить свидетельство
Автор: Ахметова Айгуль Маратовна

Дәреснеӊ максаты: унарлы вакланмаларны кушу һәм алу алгоритмын өйрәнү, беренчел күнекмәләр булдыру.
Бурычлар:   
1) унарлы вакланмаларны кушу һәм алу кагыйдәсен чыгару; алгоритм буенча унарлы вакланмаларны кушу һәм  алу  күнекмәләрен  булдыру.
2) тиз фикерләү, төгәл җавап бирү, фикерләренең дөреслеген дәлилли белү, мөстәкыйльлек күнекмәләрен,сөйләм телләрен үстерү.
3)  укучыларда  математика фәненә  кызыксыну тәрбияләү.
Дәрес тибы: яӊа материал өйрәнү.
Укучыларныӊ  эш төре: фронталь, индивидуаль.
Җиһазлар: проектор, компьютер, карточкалар, дәреслек.
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар. Унарлы вакланмаларга багышланган  чираттагы  дәресебезне башлыйбыз.  Бүгенге дәрестә билгене сез үзегез куячаксыз. Аныӊ өчен һәрберегез  дәрес барышында бәяләү битенә баллар куяр. Дәрес ахырында балларны билгегә әйләндерербез.  Дәресебезне башлаганчы, әйдәгез әле сезнеӊ кәефегезне белеп китик. Алдыгызда торган йөзләрнеӊ кайсы сезнеӊ халәтегезне тасвирлый?  (Укучылар әзер карточкаларны күрсәтәләр) 
2. Өй эшен тикшерү.
Укучылар, хәзер өй эшләрен тикшерәбез.  (Слайд  2)
Һәр дөрес җавапка  бәяләү битендә 1 балл куела. Максималь балл 8.
3. Актуальләштерү.
--- Телдән исәпләү. (Слайд  4). Барлык саннарны чиратлап укып чыгарга, шулар арасыннан унарлы вакланмаларны гына атарга.
--- График диктант язу (Слайд 5). Дөрес җавапка «+»,  дөрес булмаган җавапка «/\» тамгалары куеп барыла.
  1. 37,11  >  41,16
  2. 18,8   <  18,800
  3. 0,483  >  0,479
  4. 95,3    =   95,03
  5. 0,045  >   0,0045
  6. 4,781  <   4,79
  7. 90,4    <    90,8
  8. 3,97    >   3,971
  9. 3,901  >    3,9
88,612  <   88,72
--- График диктант җавапларын тикшерү (Слайд 6)
/\ /\ + /\ + + + /\ + +
---  Бәяләү битенә баллар кую. Максималь балл -10.
4. Яӊа тема өстендә эш
--- Унарлы вакланмаларны кушу алгоритмы (Слайд 7)
--- Унарлы вакланмаларны алу алгоритмы (Слайд 8)
5. Теманы күнегүләр ярдәмендә ныгыту 
№1213
Җавапларын тикшерү (Слайд 9)
) 43,158                   г) 9,5821
б)27,991                   д) 4,85
в)98,6                       е) 22,065
6. Физкультминут
Башны уӊга борабыз,
Башны сулга борабыз.
Артка-алга иеп алгач,
Бераз тып-тын торабыз.
Иӊсәне сикертәбез,
Кулларны селкетәбез.
Бармакларны селкеп алгач,
Бераз туктап торабыз.
Аяк болгап алабыз,
Чүгеп-чүгеп карыйбыз.
Аякларны кушабыз да,
Урынга утырабыз.
7. Дәреслектән күнегүләр эшләү
№ 1214
Җавапларны тикшерү (Слайд 9)
а) 2,1                         г) 8,3
б) 11,3                       д) 83,562
в)  4                           е) 0,61
8. Мөстәкыйль эш эшләү (Слайд 10)
Вариант 1                     Вариант2
1)0,9+3,1                      1)3,8+0,6
2)16+1,8                       2)6,7+12
3)10,4-7,18                   3)2,9-О,73
4)18-3,78                       4)81-9,72
5)3,2-2,124                   5)7,4-3,91
Җаваларны тикшерү  (Слайд 11). Баллар кую. Максималь балл – 5.
10. Йомгаклау
Укучылар, дәрестә  актив катнаштыгыз, молодцы!  Әйдәгез әле  бәяләү битләрен алыгыз. Дәрес дәвамында җыйган балларны исәплик һәм билгеләр куйыйк.
22-24 балл – “5”
17-21 балл – “4”
10-16 балл – “3”
Укучылар, алган билгеләрегез белән килешәсезме икән? Кәефләрегез төшмәдеме икән? Алдыгызда яткан йөзләр ярдәмендә кәефегезне тикшереп алыйк әле.
11. Өй эше бирү
П.32 (190-191 б.) укырга, № 1255, 1256 (197 бит)

Похожие публикации