Войти / Зарегистрироваться

Конспект итогового занятия по математике

Получить свидетельство
Автор: Мавлитова Эльвира Фаритовна

Тема: “Әкият иленә сәяхәт”.
Максат: 1,2,3,4,5 саннары турындагы белемнәрне  ныгыту.
Белем бирү бурычы: 5 кә кадәр һәм кирегә таба  санау күнекмәләрен  арттыру, геометрик фигураларның төрләрен аера  белергә өйрәтүне дәвам итү, санау таякчыклары ярдәмендә санау һәм алардан фигуралар  төзи белүне үстерү.
Үстерешле бурычлар: балаларның логик уйлау, фикерләү сәләтен, вак мускулатураны үстерү; сүзлек запасын баету өстендә эшне дәвам итү, санау таякчыклары белән эшли белү күнекмәләрен үстерү.
Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйль эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, игътибарлылык, бердәмлек, татулык хисе тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып –белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу (коммуникация), социальләштерү, танып белү.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, мактау, күрсәтү.
Җиһазлау: проектор,экран, кыршау, геометрик фигуралар.
Күрсәтмә материал:  “Теремкәй” әкияте буенча рәсемнәр(экран аша күрсәтү).
Тарату материалы:  санау таякчыклары,алма рәсемнәре.
Белем бирү эшчәнлеге:
1.Оештыру өлеше.
– Әйдәгез әле, эшчәнлегебезне башлаганчы, кәефләребезне күтәреп алыйк.
  1. Кояш җылысын учыбызга җыябыз.
  2. Битләребезне  җылытабыз.
  3. Чәчебездән сыпырабыз.
  4. Үзебезне яратабыз.
  5. Бер-беребезгә елмаябыз.
2. Төп өлеш.
– Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Бүген мин сезгә бер әкият сөйлим, әкият гади түгел, ә математик биремнәр белән. Ә әкият иленә эләгер өчен күзләрне йомып, 1-5 кә чаклы санарга кирәк.
(Балалар кузләрен йомалар һәм бишкә кадәр саныйлар).
– Күзләрне ачабыз. Карагыз әле, балалар, без нинди матур әкияти аланда! Монда бер йорт та бар. Без нинди әкият илендә икән?( 1 слайд).
-Бу “Теремкәй” әкияте.
-Әйе, балалар,  без “Теремкәй” дигән  рус халык әкиятендә.
Экрандагы теремкәйне әйбәтләп карыйк әле. Аның нәрсәләре бар?
 -Стенасы, тәрәзәсе, түбәсе бар ( 1 слайд).
– Балалар, тәрәзәсе, стенасы, түбәсе нинди геометрик фигурага охшаган?Алар нинди төстә?( 2 слайд).
1 бирем. Дидактик уен “Санау таякчыкларыннан  өй төзе”(Таякчыклар белән эш)
– Балалар сезнең алдыгызда нәрсә бар? (санау таякчыклары).Әйдәгез әле, сез дә санау таякчыкларыннан  теремкәй ясап куегыз. (Балалар таякчыклардан өй төзиләр) (3 слайд).
Бервакыт тычкан теремкәйне күреп, аның янына килгән (4 слайд). Ул нәрсә дип сораган?
-Чи-чи-чи, теремкәйдә кем яши?
Аңа берәр җавап бирүче булганмы? (Юк, булмаган).
Тычкан теремкәй эченә керә дә, шунда яши башлый. Бераз вакыт үткәч, теремкәй янына нәрсә  килә?(Бака) (5 слайд).Ул нәрсә дип сораган?
– Теремкәйдә кем яши?
– Мин, тычкан-Чиелдык. Ә син кем буласың?
–Мин, Бака – Бакылдык.
Камышлы күлдә, куак төбендә,
Ятам быгырдап, мин яшел бака.
Батып һәм калкып, су дулкынлатып,
Һаман кычкырам: бака-ка-ка-ка.
Мине дә керт әле.
– Ә син нәрсә эшли беләсең?
– Мин яхшы итеп саный беләм. Сине дә санарга өйрәтермен.
2 бирем.Санау таякчыкларын бишкә кадәр һәм кирегә таба саныйлар
(6 слайд).
Алар теремкәйдә икәү бергә яши башлаганнар.
Бервакыт теремкәй янына куян килә(7 слайд).
 Мин –Куян, Куркаккай
Кечкенә генә.
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагым
Озынкай гына.
Мине дә кертегез әле!
-Син нишли беләсең соң, Куян? – дип сорагач, Куян: “Мин уеннар уйната беләм”, – дип җавап биргән. Әйдәгез, без дә куян өйрәткән бер уенны уйнап алабыз, ял да итеп алырбыз.
3 бирем. “Үз өегезгә барыгыз” хәрәкәтле уены.
Менә җәнлекләр теремкәйдә өчәү тора башлаган, ди. Тагын бервакыт теремкәй янына төлке килгән(8 слайд).
Ә мин Төлке, хэйлэбай
Көлтә- көлтә койрыгым
Болгый болгый барамын
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык, чебеш аламын.
Мине дә кертегез әле.
– Төлке-Хәйләбай,син нәрсә эшли беләсең? –дип сораганнар җәнлекләр.
-Мин таякчыклардан төрле фигуралар төзи беләм, сезне дә өйрәтермен,-дигән.
4 бирем. Санау таякчыкларыннан кар бөртеге төзегез(9 слайд).
Хәзер алар теремкәйдә дүртәүләп яши башлаганнар. Бервакыт теремкәйне күреп, тагын нәрсәдер килгән. Нәрсә икән ул? Әйе, бүре килгән(10 слайд).
Мин Бүре - Соры Колак.
Мине дә кертегез әле.
Җәнлекләр бүредән нәрсә эшли белүен сораганнар.
-Ә мин сезгә күчтәнәчкә күп итеп алмалар җыеп килдем. Мин сезне миндә ничә алма бар икәнлеген исәпләргә өйрәтәм(11 слайд).
5 бирем. Алмалар астына сан буенча таякчыклар куябыз (алма рәсемнәре таратыла, балалар алмалар астына кирәк кадәр санау таякчыклары куялар).
Бүрене дә теремкәйгә кертәләр. Хәзер алар бишәү, җырлый-җырлый, яши башлыйлар.
Көтмәгәндә теремкәй янына,  лап-лап атлап, аю килгән(12 слайд).
Тубэгэ менеп, моржадан тошмэкче була.
-Теремкэй нишли?
-Аю теремкэйгэ ничэнче килде?
-Хайваннарга ничек ярдэм итик?
-Ойне нэрсэлэрдэн тозик сон?
Җәнлекләр теремкәйдә хәзергә кадәр дус булып яшиләр, ди.
-Балалар, “Теремкәй”әкиятендәге хайваннар дус яшәгән кебек, сез дә бер-берегез белән һәрвакыт тату, дус булыгыз.
3. Йомгаклау өлеше.
-Балалар, без бүген үзебез өчен нинди файдалы белемнәр алдык?
-Геометрик фигураларның төрләрен аердык
-5 кә кадәр һәм кирегә таба  санадык
- санау таякчыклары ярдәмендә санадык
- санау таякчыкларыннан фигуралар төзедек
(13 слайд буенча нәтиҗә ясала).
 

Похожие публикации