Войти / Зарегистрироваться

Конспект урока "Мин яратам сине, Татарстан"

Получить свидетельство
Автор: Ситдикова Гулия Зуфаровна

Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу.
Максат:
- Казанның истәлекле һәм тарихи урыннары турында мәгълүмат бирү;
- монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
 - Казан тарихына карата кызыксыну уяту.
Җиһазлау: дәреслек (УМК Р.Р. Нигъмәтуллина "Татарча да яхшы бел", 8 класс), проектор,
I. Уку эшчәнлегенә мотив булдыру.
- Без сезнең белән инде берничә көн башкалабыз Казан  буенча сәяхәт итәбез. Исебезгә төшерик әле, без шәһәрнең кайсы истәлекле урыннарында  булдык?
(укучылар Казан Кремле территориясендә булган истәлекле урыннарны атыйлар, кыскача  сөйләп китәләр).
II. Белемнәрне актуальләштерү.
- Ә бүген без сезнең белән сәяхәтебезне дәвам итәбез. Кая барганыбызны белер өчын кроссворд чишик.
 
1. 1562 нче елда төзелгән собор (Благовещение)
2. Кремлнең капкасы булып торган манара (Спас)
3. РТ Президентының резиденциясе урнашкан сарай (Губернатор)
4. Пиза манарасы кебек авыш манара (Сөембикә)
5. Кол Шшриф мәчете бизәгән ханлык (Казан)
6. Казан гербында сүрәтләнгән (Елан)
 
 
- Дөрес, укучылар, бүген без сезнең белән Бауман урамы буйлап сәяхәт итәбез.
III. Проблема китереп чыгару.
- Бауман урамында булганың бармы?
- Элек бу урам ничек йөртелгән?
- Бауман урамында нинди истәлекле урыннар бар?
IV. Проблеманы чишү юллары.
Дәреснең максатын әйттерү (тема буенча яңа лексикны баету, сөйләм һәм язма телдә куллана белү).
Яңа белемне алу юлларын билгеләү (фоторәсемнәр белән эш - слайдлар, алган белемнәргә таяну).
Яда белемне алу формаларын билгеләү (дәреслек белән эш, диалог, монолог төзү)
- Без дәрестә нәрсәләр эшләрбез?(яңа сүзләр белән танышырбыз, сорауларга җавап бирербез, фоторәсемнәр ярдәмендә монологик сөйләмгә чыгарбыз).
V. Уку мәсәләсен чишү этабы.
1. Текстны аңлауга ярдәм итүче сүзләр, сүзтезмәләр белән эш:
Сәяхәт –сәяхәтебез – сәяхәтебезне башлыйбыз;
Үзәк – шәһәр үзәге
Казан шәһәренең үзәге;
Җәяү – җәяүле – җәяүлеләр урамы;
Борынгы бина - ;
Тарихи һәйкәл - ;
Ара – ерак ара;
Биеклек – манараның
биеклеге;
Озын – озынлык – урамның
Озынлыгы;
Каршыда – һәйкәл каршысында;
Астында – сәгать астында
Истәлекле – истәлек – истәлек өчен;
2. Сүзлек эше. Слайдта. Сүзлекләргә язу.
Элек – прежде;
Өлеш – часть;
Төзекләндерделәр-отреставрировали;
Күчермә – копия;
Рәвешендә – в форме (чего – то);
Танылган – известный;
Атаклы – знаменитый;
Бизәп тора – украшает;
Сүз куешалар – договариваются
3. Дәреслек белән эш.
2нче күнегүдәге текстны башта укытучы экскурсовод ролендә үзе укый. Текстны укыган вакытта Бауман урамындагы күренешләрне слайдларда күрсәтеп бара.
  1. Тексттан яңа сүзләр кергән җөмләләрне табу, аларны тәрҗемә итү.
  2. Текстны аңлап уку күнекмәләрен камилләштерү максатыннан җөмләләрнең тәрҗемәсен тексттан табу:
Раньше она называлась большой Проломной. Сейчас она улица пешеходов. Сейчас она хранится в Национальном музее Республики Татарстан. Хотите узнать о том, сколько километров от Казани до Москвы? Обратите внимание на компас в виде звезды. На этом месте люди договариваются о встрече.
VI. Ныгыту.
  1. Текстны укучылар укыйлар.
  2. Дәреслектәге 3нче күнегү.  Казан картасыннан Бауман урамын табу. Анда урнашкан биналар белән танышу (Богоявление чиркәве, "Шаляпин" кунакханәсе,  ...)
  3. Сорауларга җавап бирү.
  4. Эш дәфтәрләрендә күнегүләр. (1нче күнегү).
VII. Үрнәк буенча мөстәкыйль эш.
Эш дәфтәрләрендә 2нче күнегү сорауларына кыска җаваплар язу.
VIII. Йомгаклау.
  1. Текст эчтәлеге буенча сораулар бирү (парларда эшләү)
  2. Ситуатив күнегүләр:
Скажи о том, что
- Церковь Богоявления - удивительный архитектурный памятник;
- улицу Баумана украшают разные фонтаны;
на улице Баумана много древних зданий и исторических памятников;
- в 1767 году в Казань приезжала Екатерина II;
- знаменитый певец Ф.Шаляпин родился в Казани.
IX. Йомгаклау.
1. Нәтиҗә ясау.
 - Без бүген нинди яңалык белдек? (Бауман урамындагы һәйкәлләр турында)
2. Дәрескә билгеләр кую (язма һәм телдән эшләр дә бәяләнә).
3. Өй эшен бирү:
- Эш дәфтәрендә 3нче күнегү;
- Бауман урамы буенча "экскурсия" оештыру.
Кулланылган чыганаклар:
- Ф.С.Фәизова, Татарча да яхшы бел, 8нче класста татар теле дәресләре (методик кулланма).
- Презентация өчен фотрәсемнәр интернет сайтларыннан кулланылды.



Похожие публикации