Войти / Зарегистрироваться

КВН дәрес "Кызыклы сүзләр дөньясында"

Получить свидетельство
Автор: Хуснетдинова Алевтина Арсентиевна

Кичәдә ике команда катнаша-“Тыныш билгеләре” командасы һәм “Сүзләр”командасы.  Залга кичәне алып баручы чыга.
Алып баручы. Укучылар, бүген без сезнең белән ”Сүзләр дөньясына” кызыклы, мавыктыргыч сәяхәткә чыгабыз. Бу сәяхәтнең кызыклы, файдалы һәм эшлекле булуы безнең юлдашларыбыздан “сүзләрдән” һәм, тыныш билгеләреннән” торачак. Әнә алар килеп  тә җиттеләр инде. Әйдәгез, аларны каршы алыйк.(Залга 7 шәр кешедән торган 2 команда керә.)
Тыныш билгеләре хор белән:
Хәреф,сүзләр, сүз кисәге, җөмлә,-
Болар гына шулай кирәкме?
Тыныш билгеләрен дөрес кую.
Ачыграк итәр теләкне.
Өндәү билгесе.“Пожар”сүзен миннән башка әйтсәң,
Кемнәр килеп янгын сүндерер?
Кайсы хәреф, кайсы суз кисәге
Ярдәм кирәклеген белдерер?
Сорау билгесе.Ә мин менә шуны таләп итәм:
Җавап әзер булсын һәркемдә.
Өйдә күп укылса, дәрестә
Аптыратып тормыйм кемне дә.
Ике нокта. Ике күзле булган, яхшы курәм,
Никадәр сүз санап кителә.
Мин яшәгән һәрбер җөмләдә
Тәртип булу таләп ителә.
Өтер. Бөдрә чәчле кыз Мин өтер,
Минсез җөмлә сирәк, диктант юк.
Минем хакта кагыйдәләр күп,
Югалып кала  курмә берүк.
Нокталы өтер. Минем кебек берегез бай түгел;
Өтер дә бар миндә, нокта да;
Фикер ераклашса, өтер ишәйсә,
Кирәк булып куям дөньяга.
Сызык. Шарты туры килсә, ия белән хәбәр
Арасында гомер итәм мин,
Туры сөйләм, тиңдәш кисәкләргә
Бик тырышып хезмәт итәм мин.
Нокта.  Нокта белән тәмамлана фикер.
Ноктасыз хикәя табып китер!
Сүз көрәштерергә сез һәвес.
Вакыт кына ала бу бәхәс.
(“Тыныш билгеләре” үзләренең җырларын башкаралар.)
“Сүзләр” хор белән:
Тыныш билгеләре, мактанасыз,
Сездән башка яшәү юк, имеш.
Барып чыгар микән хат кисәге,
Җөмләсе, хәрефе юк килеш.
1 укучы. Хәрефләр төзиләр сүзләрне,
Сүзләр тезеп бирә җөмләне.
Хәрефен үзгәртсәң, мәгънә  дә үзгәрә-
Сез шуны  беләсезме?
2 укучы  Яхшы сүзне җаның тели синең,
Начарлыктан күңелең көрсенә.
Ә син үзең андый яхшы сүзне
Әйтәсеңме башка кешегә?
3 укучы  Сүз – фикернең көзгесе,
Сүзнең була төрлесе:
Ташка уелганнары,
Утта коелганнары,
Очрый әле аннары
Суга язылганнары
4 укучы Тел белән сөйләнә кешенең сүзе,
Сүзе яхшы булса, нурлана йозе.
5 укучы Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез?
6 укучы Хәрәкәттә- бәрәкәт
Икәнен онытмагыз.
Бер урында тик торудан
Күгәреп тутыкмагыз.
7 укучы Безнең белән ярышырга
Бик – бик осталар кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер,
Чыгып басыйк тизрәк!
(“Сүзләр” үзлщренең җырларын башкаралар)
Алып баручы. Күрәсезме, дуслар , безнең бәйрәмне карарга.
Дусларыбыз килгәннәр.
Бергәләп куңел ачыйк,
Уйнап алыйк дигәннәр.
Сез әзерме безнең белән
Арыганчы уйнарга?
Күңелле уен башладык,
Әйдә, рәхим итегез?
(Һәр камандага да биремнәр язылган карточкалар бирелә. Командалар үзара табышмаклар  әйтешәләр.)
Алып баручы.Укучылар, без бүген сезнең белән “Сүзләр дөньясы”на сәяхәт ясадык. Аның  никадәр бай, мавыктыргыч булуын белдек.
Тел күрке-сүз, киңәшчең ит сүзне син,
Сайлаганда җанга якын күзне син.
Табышмаклар 
1. Уф итәр, пуф итәр,
Төчкеренер дә пошкырыныр,
Ә аннан соң алып китәр
Һәм теләгән җиргә илтәр
2. Ике аяк та түгәрәк,
Куышалар тәгәрәп,
Үзем утырам , үзем чабам
Теләсәм кая  табан.
3. Дүрт татарга бер эшләпә.
4. Аяксыз-кулсыз күлмәк кия.
5. Кем туганда ук сакаллы булып туа?
6. Ашыйсы килсә мөгри,
Туйса ята да күши.
7. Кечкенә генә бөкре,бөтен кырны бетерде.
8. Үрдәге-елгада,койрыгы-коймада.
Җаваплар: поезд, велосипед, өстәл, мендәр, кәҗә, сыер, урак, чүмеч.
Мәкальләр.
1.Эш сөйгәнне- (ил сөйгән)
2.Эш беткәч, (уйнарга ярый)
3.Әйткән сүз- (аткан ук).
4.Сүз язып (май чыкмас).
5.Эше күпнең ашы күп, (эше юкның ашы юк).
6.Тән ярасы төзәлер, (тел ярасы төзәлмәс).
Кызыклы сүзләр
1. Өч бертөрле хәрефтән торган сүз (3”к” хәрефе булган сүз)
2. Алты бертөрле хәрефле сүз (6 ”н” хәрефе булган суз)
3. Ун бертөрле хәрефле сүз (10 ”т” хәрефе булган  сүз)
4. Йоз бертөрле хәрефле сүз (100”ә” хәрефе булган сүз)
Җаваплар:
1.көч (өч “к” хәрефе)
2. алтын (алты”н” хәрефе)
3. тун (ун ”т” хәрефе)
4. йөзә (йөз ”ә” хәрефе)
Хәрефләр эстафетасы.
“Сөйдергән дә - тел, көйдергән дә-тел” мәкаленең һәр хәрефе аерым карточкаларга языла. Мәкальнең беренче яртысын беренче команда, икенче өлешен икенче команда төзи.
Сорауларга –җавап
1. Начар билгеләр алганда югалып тора торган кенәгә.
2. Китап-дәфтәр тутырып, кеше башына китереп тондыра торган букча.
3. Кулны буйый торган язу әсбабы. Баш эшләп бетермәгәндә, кимерчәк урынына да кулланыла.
4. Класста ыргытып уйнар өчен укытучы рөхсәте белән алып керелгән кечкенә таш.
5. Очырткыч ясау өчен махсус материал.
6. Күпләрне бер ”2” ледән коткара торган чара.
7. Контроль эш вакытында иң кирәкле кеше.
Җавплар: 1) көндәлек, 2) портфель, 3) ручка, 4) акбур, 5) дәфтәр бите, 6) тәнәфес, 7) дус.
Башка юл белән күрсәт.
Бирелгән сүзләрнең мәгънәсен тагын нинди юл белән күрсәтергә һәм аңлатырга була?
Әйе-           (башны өстән аска таба селкеп)
Юк –          (башны төрле якка хәрәкәтләндереп)
Бик якшы-  (баш бармакны күрсәтеп)
Мәгънәсен әйт.
Төш сүзенең ничә мәгънәсе бар?
Җавап: төш күрү, көн уртасы, билгеле бер урын, өстән аска таба хәрәкәт иту, чикләвек төше, азык.
Кроссвордлар чишү.
1 нче төркем өчен .
1. Әйбернең янганнан калган тузаны (көл)                                                                                     
2. Ел фасылы (көз)                                                      
3. Йорт –җир җиһазы(өстәл)                      
4. Үсеп утырган агачның өстен кисеп алганан соң калган өлеше (төп)
2 нче төркем өчен.
1. Бинаның иң өске өлеше (түбә)
2. Беркаяда акмыйча, җыелып торган сулык (күл)
3. Өс киеме (күлмәк)
4. Дымлы урында үсә торган йомшак үлән (мүк)
Жюрига йомгаклау сүзе бирелә. Бүләкләр тапшырыла.

Похожие публикации