Войти / Зарегистрироваться

Тезмә фигыль

Получить свидетельство
Автор: Романова Галина Николаевна

Дәреснең тибы. Грамматик күнекмәләр формалаштыру.
Максат:
- тезмә фигыльләр  турында төшенчә бирү, аларның ясалышы, сөйләмдә куллану үзенчәлекләре белән таныштыру,
- тел һәм сөйләм материалын ситуатив – тематик нигездә өйрәнү аша укучыларның сөйләм телен, аралашу осталыгын үстерү,
- татар теленә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Компьютер,презентация, проектор,  8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
1.Сәламләшү. Яңа материалны үзләштерү өчен уңай психологик халәт  тудыру. Укучыларны дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.
2.Фонетик күнегү.
- авазлар һәм шушы авазлар кергән сүзләрне дөрес әйттерү:
[ә] – әни, [ү] – күл, [ө] – өй, [о] – озын, [һ] – һава, [w] – авыл, [гъ] – игътибар, [г] – гөл,[къ] – кыяр, [к] – кәбестә,[җ] – җиләк, [ң] – яңа.
- Без нинди авазларны кабатладык? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? ( бу авазлар татар телендә генә бар).
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. сүзләрне тыңлап, арасыннан үткән дәрестә өйрәнелгән хәл фигыльләрне әйтү:
- барган, күргәч, кайтканчы, эшләүче, утырып, сөйли-сөйли, укучы, киткәнче, әйтеп, сорыйлар.
- бирелгән фигыльләрне хәл фигыльнең төрле формаларына куеп язу:
- кит, бар,үт, күр, күреш, кер, сөйлә, телә, җавап бир, ал.
2.Өй эшен тикшерү.
1. дәреслек 14 нче бит, 8 нче күнегү,  бирелгән сүзләр һәм сүзтезмәләрдән  җөмләләр төзеп язарга.
2.Ситуатив күнегүләр.
- Как скажешь о том, что:
- Он вернулся, когда прошел год;
- Собрав книги , он ушел;
- Дима старательно учится.
 III. Яңа белемнәр формалаштыру.
1.1 нче слайд.Тезмә фигылләрнең ясалышы белән танышу:
- бүләк ит, хөрмәт ит, исән бул, сатып ал, тәүбә кыл, гөр килү, ис китү, баш тарту, аяк чалу.
2. 2 нче слайд. Тезмә фигыльләрнең  төрле сүз төркемнәреннән ясалуын күзәтү.
- Исем+фигыль (существительное + глагол): хәбәр итү, исбат итү, тавыш бирү.
- Аваз ияртеме+фигыль (звукоподражательное слово + глагол): гөж килү; гөрст итү.
- Фигыль+фигыль (глагол + глагол):
көлеп җибәрү; укып чыгу.
3. Шушы сүзләр белән җөмләләр төзеп язу.
4. Дәреслек  15 нче бит 10 нчы күнегү
- тәрҗемәне үрнәк буенча дәвам итеп язарга.
5. Физкультминутка.
6. Төркемнәрдә эш.
Карточкалар таратыла. Җөмләләрне тәрҗемә итеп, тезмә фигыльләрне табу.
IV. Белемнәрне ныгыту.
3 нче слайд. Тексттан тезмә фигыльләрне табып әйтергә, ясалышын аңлатырга.
V. Йомгаклау.
 Нәтиҗә ясау:
- Тезмә фигыльләр нинди сүз төркемнәре ярдәмендә ясала?
- нинди кушымчалар ала?
Ситуатив күнегүләр.
Посоветуйте другу:
- купить в книжном магазине русско-татарский словарь;
- остаться в библиотеке до вечера.
- познакомить со своим городом.
VI. Өйгә эш бирү.
- Дәреслек  15 нче бит, 11 нче күнегү җөмләләрне дәвам итеп язарга, кагыйдәне өйрәнергә.
Дәрескә үзанализ.
Татар теле дәресе 8 нче а сыйныфының рус төркемендә үтте.  Укытучы  бу сыйныфта Р.З. Хайдарова, Р.Л.Малафеева дәреслеге белән эшли. Дәреснең темасы “Тезмә фигыль”, тибы -грамматик күнекмәләр формалаштыру. Дәрескә түбәндәге  максатлар куелды: тезмә фигыльләр  турында төшенчә бирү, аларның ясалышы, сөйләмдә куллану үзенчәлекләре белән таныштыру,тел һәм сөйләм материалын ситуатив – тематик нигездә өйрәнү аша укучыларның сөйләм телен, аралашу осталыгын үстерү, татар теленә хөрмәт хисе тәрбияләү.
Оештыру өлешендә  яңа материалны үзләштерү өчен уңай психологик халәт  тудырылды, укучыларны дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру оештырылды.Татар телендә авазларны дөрес әйтү өчен авазлар һәм шушы авазлар кергән сүзләрне дөрес әйттерү күнегүләре үткәрелде.
Белемнәрне актуальләштерү этабында   үткән дәрестә өйрәнелгән хәл фигыльләре искә төшерелде, аларны  хәл фигыльнең төрле формаларына куеп язу күнегүләре үткәрелде.
Өй эше итеп сүзләр һәм сүзтезмәләрдән  җөмләләр төзеп язарга кирәк иде. Укучылар  шул җөмләләрне  һәм хәл фигыльләрне   төрле   ситуатив күнегүләрдә әйтеп карадылар.
Яңа белемнәр формалаштыру этабында   проектортордан слайдлар күрсәтелде, тезмә фигыльләрнең   төрле сүз төркемнәреннән ясалуы   таныштырылды,  сүзләр белән җөмләләр төзеп язу күнегүләре үткәрелде.
Дәреслек   буенча тәрҗемә итү  күнегүләре  эшләнелде.
Ял минуты үткәрелде.
Алга таба карточкалар таратылды, төркемнәрдә җөмләләрне тәрҗемә итеп, тезмә фигыльләрне табу  эше  башкарылды.
Белемнәрне ныгыту этабында, слайдта бирелгән тексттан тезмә фигыльләр табылып  әйтелде, ясалышы  аңлатылды.
Дәрескә нәтиҗә ясалды, билгеләр куелды, өй эше бирелде, киләсе дәрестә үтәсе “Фигыль заманнары” темасына нигез салынды.
Дәрестә парлы, төркемнәрдә эшләр оештырылды. Дәрестә иҗади фикерләүгә нигезләнгән күнегүләр башкарылды. Дәрестә дөрес утыру,күзләргә гимнастика ясау, ял минуты үткәрелде. Укыту чаралары: проектор, слайдлар  куллану укытучы куйган максатларны тормышка ашыруга  хезмәт итте. Белем сыйфатын тикшерү  максатыннан  тестлар, индивидуаль – дифференциаль биремнәр бирелде. Дәрестә программада каралган кадәр белем һәм күнекмәләр бирелде. Укытучы материалны кызыклы итеп, тормыш белән бәйләп аңлатты. Дәрес укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алынып үткәрелде.

Похожие публикации