Войти / Зарегистрироваться

Билгесез үткән заман хикәя фигыль

Получить свидетельство
Автор: Романова Галина Николаевна

Максат:
- билгесез үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү, зат –сан белән төрләнешен, инкяр формасын өйрәнү,  билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне кабатлау, аларны сөйләмдә  дөрес куллануга ирешү;
- укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,
- бер – береңә ихтирамлы булырга өйрәтү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, слайдлар, дәреслек 69-70 битләр.

Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
1.Сәламләшү. Яңа материалны үзләштерү өчен уңай психологик халәт  тудыру. Укучыларны дәреснең темасы, максатлары белән таныштыру.
2.Фонетик күнегү.
- авазлар һәм шушы авазлар кергән сүзләрне дөрес әйттерү.
[ә] – бүләк, [ү] – күлмәк, [ө] – көмеш, [о] – озак, [һ] – һава, [w] – авыл, [гъ] – игътибар, [г] – гел,[къ] – алка, [к] – кибет,[җ] – җиләк, [ң] – яңа.
- Без нинди авазларны кабатладык? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә? ( бу авазлар татар телендә генә бар).
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
- 120 нче күнегү, текстны күчереп язып, ия белән хәбәрнең астына сызу, фигыльләрне тамыр һәм кушымчаларга таркату.
2. Билгеле үткән  заман хикәя фигыльләрне кабатлау:
- предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын  белдерә;
- нишләде? нишләмәде? сорауларына җавап бирә;
- барлык-юклык, заман, зат –сан  белән төрләнә.
III. Яңа белемнәр формалаштыру.
1.Тактага җөмләләр язылган:
Марат урамга чыкты.                     Марат урамга чыккан.
Алсу кибеткә барды.                      Алсу кибеткә барган.
Әби әкият сөйләде.                        Әби әкият сөйләгән.
-Бу фигыльләр нинди сорауларга җавап бирәләр, нинди кушымчалар алалар?
- бу фигыльләрне без нинди очракта кулланабыз?
2. Дәреслек белән эш.( 69 нчы бит, кагыйдәне уку, мисаллар белән ныгыту).
3. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасына куеп язу:
барган – бармаган
алган – алмаган
язган- язмаган
биргән -  бирмәгән
4. Физкультминутка.
5. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне зат –сан белән төрләндерү.
берлек сан              күплек сан
I зат                     язганмын                     язганбыз
II зат                   язгансың                      язгансыз
III зат                  язган                            язганнар
6. Дәреслек белән эш.( 122 нче күнегү)
- тура, кис фигыльләрен билгесез үткән заманның барлык – юклык төрендә зат –сан белән төрләндереп языгыз.
IV. Белемнәрне ныгыту. Слайдлар күрсәтелә. Төркемнәрдә эш.
1. Бирелгән фигыльләрнең башлангыч формасын табу. 1 нче слайд.
Ташлаган
Җырлаган
Уйнамаган
2. Бирелгән фигыльләрне билгесез үткән заман хикәя фигыль итеп үзгәртегез.  Сүзләр белән җөмләләр төзегез. 2 нче слайд.
Басты, киенде, өйрәнде,бирде, тыңлады.
3. Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне кулланып  “Татар теле дәресендә” дигән хикәя төзергә.
V. Йомгаклау.
Нәтиҗә ясау:
- билгесез үткән заман хикәя фигыль нәрсәне белдерә?
- нинди сорауларга җавап бирә?
- юклык төре ничек ясала?
- зат-сан белән төрләнгәндә нинди кушымчалар ала?
VI. Өйгә эш бирү.
- Дәреслек  123 нче күнегү, шигырьне күчереп язарга. Фигыльләрнең өстенә заманнарын язарга.
 
                         

Похожие публикации