Войти / Зарегистрироваться

Мет.разработка открытого урока по Сингапуру "Сыйфат дәрәҗәләре, аларның дөрес язылышы"

Получить свидетельство
Автор: Ахметзянова Лилия Ахнафовна

Максат:
1. Укучыларның сыйфат, аның нәрсә белдерүе, сораулары, предметның нинди билгесен   белдерүе, асыл, нисби булуы  һәм ясалышы турында белемнәрен системалаштыру,  сыйфатка хас - дәрәҗә категориясе һәм ясалу үзенчәлекләре белән таныштыру;
2. Укучыларның сөйләм телен үстерү, сүзлек запасларын баету, сыйфатларның дәрәҗәсен билгели белү  күнекмәләрен формалаштыру;
3. Үз хатаңны таный белү, укучыларда белем алуга җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Җиһазлау: Дәреслек, компьютер,мультимедия, презентация, карточкалар, тестлар, сүзлекләр.
Кулланылган структуралар: МЭНЭДЖМЕН, СТЁ ЗЕ КЛАСС,  ФИНК – РАЙТ – РАУНД – РОБИН, ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.
Дәрес барышы
1. Оештыру өлеше.
а)Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
б) Дежур укучы белән әңгәмә.
2. Актуальләштерү.
а) өй эше тикшерү: 91 нче күнегү.
б)  Сүзлек диктанты.
Яшел, йомшак, йомры, мөлаем, сөйкемле, яшь, тыйнак, көзге, ямьле, нәфис, тиңсез, ышанычлы, сыек, мәрхәмәтле, оялчан, өлгер.
Тикшерәбез. Слайд №2
- Укучылар, сүзлек диктантта нинди сүзләр яздык?
в) СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасы.
Укучыларга битләр таратыла. Түбәндәге сораулар буенча эшләү:
1) Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?
2) Сыйфатлар нинди төрле булалар?
3) Сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди төркемнәргә бүленәләр?
2 шәр  минут вакыт бирелә. Укучылар җавапларын язалар. Вакыт чыккач, соңгы сүзнең астына сызып куялар. Аннары басалар, башка өстәл укучысы белән парлашып, аның һәм үзенең сүзләрен карый. 2 минут вакыт бирелә. Үзләрендә булмаган сүзләрне өстәп куялар. Аннары башка укучы белән парлаша. Шулай вакыт беткәнче дәвам итәләр.
Берничә укучыдан сорап биремнең дөреслеге  тикшерелә.
д) Слайдлар №3,4,5
- Укучылар, искә төшерик әле, без сезнең белән нинди тема өйрәнә башладык? (сыйфат)
- Сыйфат нәрсә ул? (сүз төркеме)
- Сыйфат нәрсәне белдерә?
- Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
- Нәрсә ул сыйфатланмыш? Мисалларны сүзлек диктантындагы  сүзләр белән әйтегез.
- Ясалышы ягыннан нинди  сыйфатлар  була? 
(тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә)
- Ясалма сыйфатлар нәрсәләр ярдәмендә ясала?
(күбрәк исемгә һәм фигыльгә ясагыч кушымчалар ялганып ясала: -лы/-ле, -сыз/-сез, -лык/-лек, -гы/-ге, -кы/-ке, -чан/-чән, -чыл/-чел һ.б.)
- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә?
Сыйфат предметның төрле билгесен белдерә алалар.
Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)
Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр, ачы торма)
Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык, яссы такта)
Күләмен (зур өй, биек тау, кечкенә күл)
Массасын (җиңел, авыр)
Характерын (акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)
- Сыйфат нинди ике төргә бүленә? (асыл һәм нисби)
- Дөрес. Бүген без сезнең белән сыйфатка хас грамматик категория белән танышырбыз.
(Дәреснең темасы, максаты әйтелә).Слайд №6
3. Яңа теманы аңлату.
а) 95 нче күнегү. Слайд №7
Сыйфатларны  чагыштырыгыз.  Предметның билгеләре аерыламы?
Яшел, яшелрәк, ямь-яшел, яшькелт (үлән)
Җитез, җитезрәк, үтә җитез (кыз)
Салкын, салкынрак, бик салкын, салкынча (көн)                                     
Слайд №8
Дәрәҗә - степень
Сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә.
Димәк, яшел, җитез, салкын - предметның төп  билгесе.
ямь-яшел, үтә җитез, бик салкын – предметның билгесе төп билгедән артык булуы;
яшелрәк,җитезрәк, салкынрак – бер предметтагы билгенең икенчесенә караганда артыграк яки азрак булуы.
яшькелт,салкынча – предметның билгесе төп билгедән ким булуы.
Слайд №6
Ә хәзер слайдка  игътибар итик. Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар. Ясалу юллары анлатыла.
Слайд №9           1. Гади дәрәҗә                 (Основная степень).
Слайд №10          2. Чагыштыру дәрәҗәсе    (Cравнительная степень).
Слайд №11,12      3. Артыклык дәрәҗәсе      (Превосходная степень).
Слайд№13,14.      4. Кимлек дәрәҗәсе          (Уменьшительная степень).
б) 97 нче күнегү.
Физминут - ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  структурасы
(музыка уйный)
Без әле бераз ардык,
Ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга, (алга башларны ию хәрәкәте)
Ә аннары – артка (башларны артка ию хәрәкәте)
Уңга, сулга борабыз (башларны уңга – сулга хәрәкәтләндерү),
Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез (иң өсләрне сикертү),
Кулларны биетәбез (кулларны селкетү),
Бер алга, бер артка сузып (кулларны алга, артка таба сузу хәрәкәте)
Күңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез (чүгәләү),
Тезләрне кочаклыйбыз (чүгәләп, тезләрне кочаклыйбыз),
Башларны алга яшереп (чүгәләп, башларны тезгә кую)
Азрак кына «йоклыйбыз».
Менә ничек ял иттек,
Дәресне дәвам итик.
4. Яңа теманы ныгыту.
а)  ФИНК – РАЙТ – РАУНД – РОБИН структурасы белән эшләү.
Карточка белән һәр балага берәр сыйфат  сүз бирелә. 3 минут вакыт бирелә.
Сорау кую:
1) Шушы билгене  башка предмет билгесе  белән чагыштырып күрсәтергә.
2) Кимрәк  булуын билгеләргә.
3) Артык булуын билгеләргә.
Укучылар үзләренең җавапларын укыйлар.
Үрнәк:
Салкын, ак, җылы, авыр, матур, усал, хәйләкәр, куркак, зур, кечкенә, кызыл, якты.
Салкын Салкынрак Сап-салкын Салкынча 
Ак Аграк Ап-ак Аксыл
Җылы Җылырак Җып-җылы Җылымса
Авыр Авыррак Бик авыр -----------
Матур Матуррак Бик матур ------------
Кызыл -------------
Усал Усалрак Бик усал ------------
Хәйләкәр Хәйләкәррәк Бик хәйләкәр -------------
Куркак Куркаграк Бик куркак ------------
Зур Зуррак Зуп -зур -------------
Сорау.-Укучылар, бу сыйфатларны төрле дәрәҗәгә куеп  буламы? Кайсы дәрәҗәгә куеп булмады?
- Авыр, матур, усал, хәйләкәр,куркак , зур сыйфатларын кимлек дәрәҗәсенә куеп булмый.
б)  101 нче күнегүне эшләү. Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.
в) Бирем. Шундый предметны тап.
Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы. (карбыз).
Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган. (шар).
Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата. (песи).
Яшел, чәнечкеле, бизәлгән, яңа елда куела. (чыршы).
Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле. (чия).
Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә. (сыер).
Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк – җимеш. (лимон).
г) Уен “ Эстафета”- ике группа  ярыша.Тактада предметның исемен белдерүче  сүз язылган, һәр группадан укучылар  чыгып, предметның билгесен белдерүче сүзләр язалар.
1 группа. Күлмәк (кызгылт, кыска, озын  җиңле, куе чәчәкле).
2 группа. Яулык (бик нечкә, аграк,зур, өр-яңа, борынгы).
д) Тест сорауларына җавап бирү.
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен;
б) предметны;
в) предметның хәрәкәтен.
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) нишли? нишләгән?
б) нинди? кайсы? кайдагы?
в) кем? нәрсә?
3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
а) 5;
б) 6;
в) 4;
г)3.
4. Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?
а) числительное;
б) прилагательное;
в) существительное;
г) наречие.
5. Предметтагы билгенең төп дәрәҗәдәгедән, нормадан кимрәк булуын  белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?                                                                          
а) гади (төп) дәрәҗә
б) чагыштыру дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе
г) кимлек дәрәҗәсе
6. Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?
Саргылт яулык, әчкелтем җимеш, күгелҗем офык, зәңгәрсу  чәчәк, аксыл болыт, озынча кыяр, җылымса су.
а) гади (төп) дәрәҗә
б) чагыштыру дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе
г) кимлек дәрәҗәсе
7.Бу сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез?
Кып - кызыл алма, сап - сары көнбагыш, иң акыллы бала, дөм сукыр бабай, тип – тигез юл, шыр ялангач каен, чалт аяз көн, тома надан карт, гүзәлдән гүзәл кыз.
а) гади (төп) дәрәҗә
б) чагыштыру дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе
г) кимлек дәрәҗәсе
8.Бу сыйфатлар нинди төркемчәгә карый?
Эз куянныкы, китап апаныкы, бакча минеке, бакча мәктәпнеке.
а) нисби сыйфатлар
б) тартым сыйфатлары
в) асыл сыйфатлар
9.Кайсы сыйфат дәрәҗәсенең махсус кушымчасы юк?
а) гади (төп) дәрәҗә
б) чагыштыру дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе
г) кимлек дәрәҗәсе.
10.Бер предметтагы билгенең икенче предметагы шундый ук  билгедән артыграк и
кәнлеген күрсәтүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә керә?
а) гади (төп) дәрәҗә
б) чагыштыру дәрәҗәсе
в) артыклык дәрәҗәсе
г) кимлек дәрәҗәсе
Тестларны тикшерәбез.
5. Йомгаклау.
- Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?
- Ул нәрсәне белдерә? Нинди сорауларга җавап бирә?
- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?
- Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр?
- Сыйфатның сөйләмдәге роле нинди?
6. Өй эше.   100 нче күнегү.    
7. Билгеләр  кую.
 

Похожие публикации