Войти / Зарегистрироваться

Разработка мероприятий "Күңелле стартлар"

Получить свидетельство
Автор: Закирова Расима Гимазетдиновна

Максат:
1. Балаларның  хәрәкәт  активлыгын  үстерү, камилләштерү;
2. Сәламәтлекләрен  ныгыту, физик  сыйфатларын  арттыру;
3. Ихтыяр  көче,кыюлык, сабырлык  тәрбияләү.
Үткәрү  урыны:спортзал.
Инвентарь: обручлар,кечкенә һәм зур туплар,скакалкалар, капка,скамейкалар, мата, свисток, кече капкалар, аркан, секундомер, спорт киемнәре.
Ярыш    барышы.
1. Оештыру  моменты.
1. Жюри  составы  сайлау.
2. Командаларга бүленү,исем  сайлау.
3. Сәламләү.
4. Эмблемаларны  жюрига  тапшыру.
2.Ярыш  барышындагы  уеннар.
Туп  белән  йөгерү. Ике  команда  да  берәрле  колоннага  тезелә. Алар  каршысында  10 метр  ераклыкта  флажоклар  куелган. Команданың  1  нче  номерлы  уенчыларына   туп  бирелә. Сигнал  буенча,  тупны  сикертеп  йөгереп  баралар,  флажокларны  әйләнеп,  тупны  күтәреп  кире  кайталар. Тупны  икенче  уенчыга  тапшыралар. 2,3....  нче  уенчы  китә. Уенны  беренче  тәмамлаган  команда  җиңүче  була.
Мишеньгә  туп  ату.  Мишень   каршына  барывп  берәрле  колоннага  тезеләләр. Командаларга  кечкенә  туплар  бирелә.  Башта  бер  команда  мишеньгә  туп  ата.  Ничәгә  тидерүгә  карап,  очколар  санап  барыла.  Аннары  икенче  команда   туп  ата. Ничәгә  тидерүгә  карап,  очколар  санап  барыла.  Аннары  икенче  команда  туп  ата. Кайсы  команда  күбрәк  очко  җыя,шул  җиңүче  була.
Обруч  белән  йөгерү. Ике  команда  да  берәрле  колоннага  тезелә. Командирлар  каршы  якта  билләренә  обруч  киеп  басалар. Сигнал  буенча  командирлар  үз  командалары  каршына  йөгереп  барып,   беренче  булып  басып  торган  уенчыны  обруч  эченә  алып,  кире  йөгереп  кайталар. Командир  кала,  обручны  киеп  кайткан  беренче  уенчы  командир  эшләгәннәрне  кабатлый. Аннан 2,3,4...  уенчылар  да  шулай  эшли.  Кайсы  команданы  тизрәк  ташып  бетерәләр,  шул  команда  җиңүче  була.
Скакалка  белән  йөгерү. (кызлар)Һәр  командадан  да  бертигез  санда  кызлар  алына. Старт  сызыгы  каршына  берәрле  колоннага  тезеләләр. Беренче   уенчының   кулында  скакалка. Сигнал  буенча  беренче  уенчы  скакалка  белән  сикереп  йөгереп  китә,  флажокны  әйләнә,  аннан  скакалканы  кулына  тотып,йөгереп  кайта. Скакалканы  икенче  уенчыга  тапшыра,  икенче  уенчы  китә  һ.б.  Кайсы  команда  алданрак  бетерә,  шул  җиңүче  була.
Туплы  хоккей. Хоккей  таягы  белән  туп  йөртү.(малайлар). Һәр  командадан  да  бертигез  санда  малайлар  берәрле  колоннага  тезелеп,  старт  сызыгына  басалар. Беренче  уенчының  кулында  хоккей  таягы  таягы  һәм  бер  кечкенә  туп.   Сигнал  буенча   беренче  уенчы  таяк  белән  тупны  йөртеп  алып  китә.,  флажокны  әйләнеп  чыга  һәм  тагын  тупны йөгертеп  кайта. Икенче  уенчыга  тапшыра. Икенче  уенчы  китә, һ.б. Кайсы  команда  алданрак  бетерә,  шул  җиңә.
Капитаннар  ярышы.  Ике  команданың  да  командирлары  ярыша. Футбол  капкасына  5  тапкыр  тибүдә  кем  күбрәк  туп  кертә. Каршы  якның  командиры  капкада  тора,  тупны  кертмәскә  тырыша. Кайсы  командир  күбрәк  туп  тибеп  кертә,шул  команда  җиңә.
Аркан  тартышу.   Ике  команда  членнары  да  арканны  ике   ягына  тотыналар. Сигнал  буенча  һәр  ике  команда  арканны  үзенә  тарта  башлый. Каршы  якны  үз  ягына  тартып  чыгара  алган  команда  җиңүче  була.
Эстафета.
1. Мәтәлчек  ату.
2. Скамейкадан  йөгереп  үтү.
3. Кечкенә  капка  аркылы  үтү.
4. Мишеньгә  туп  ату.
5. Йөгереп  кайту,  финиш.
Эстафета  тәртибе  аңлатыла. Сигнал  буенча  беренче  уенчылар  мәтәлчек  атып  чыгарга,  скамейкадан  йөгереп  үтәргә, кечкенә  капка  эченнән   үтәргә,  мишеньгә  туп  атарга, тупны  тотып  идәнгә  куярга, флажокны  әйләнеп  йөгереп  кире  кайтырга  тиеш. Эстафета   чираттагы  уенчыга  җилкәсенә  кул  белән  кагылып  тапшырыла. Икенче  уенчы  китә һ.б. Уенны  беренче  булып  тәмамлаган  команда  җиңүче  була.
III Йомгаклау.
Җиңүче  команданы  билгеләү. Бүләкләү.

Похожие публикации