Войти / Зарегистрироваться

Разработка мероприятия "Гаилә бәйрәме"

Получить свидетельство
Автор: Рахманова Резеда Рафаэловна

Алып баручы: Хәерле кич,дусларым! Безнең күптән көткән
бәйрәмебез килеп җитте. Кунакларыбыз да җыелды. Әйдәгез,
кул чабып аларны каршы алабыз.
Укучы: Нигә бүген класста
Бик күңелле, бик ямьле?
Чөнки бүген кунакка
Әти-әниләр килде.
Укучы: Әти янымда булганда
Бернәрсәдән курыкмыйм мин.
Аның сүзе миңа закон,
Әтиемне тыңлыйм мин.
Укучы:Әти безнең терәгебез,
Әти безнеңяклаучы.
Кирәк чакта минем белән
Дустым кебек уйнаучы.
Укучы: Яшәсен әти-әниләр
Сәламәт һәм шат булып.
Кызларының, улларының
Кадерлеләре булып.
Укучы: Март аенда, кар өстендә
Кояш нурлар уйната.
Яз килә, каршы алыгыз
Дигән хәбәр тарата.
Укучы: Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме-
Әниләр, әби-апалар,
Хатын-кызлар бәйрәме.
Җыр: “Кояш гомере”.
Укучы: Кояш көлә, мин елмаям,
Сигезенче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Укучы: Син әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Укучы: Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын.
Укучы: Әтиләрне, әниләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз,
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Җыр “Иң матур җыр”.
Укучы: Әниләрнең бәйрәме ул
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап-биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
Укучы: Бәйрәмебез гөрләп барсын,
Уен-көлке күп булсын.
Әйдәгез, кызлар, биибез,
Әтиләр карап торсын.
Парлы бию.
Алып баручы: 8март-үзенә бер үзенчәлекле матур бәйрәм инде ул.Бу көнне һәркем үз әнисен бәйрәм белән котлый. Менә кем, ни-
чек котлый, монысы тагын да кызыграк. Карап карыйк әле.
Уен. Һәркем матур сүзләр әйтеп әнисен котлый.
Укучы: Дөньяда иң акыллы,
Иң уңган безнең әни.
Менә шуңа синең яннан
Һич тә китәсе килми.
Укучы: Без сезне бик яратабыз,
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Бүләк итеп үзегезгә
Бер матур җыр җырлыйбыз.
Җыр “Әниләр бәйрәме”.
Укучы: Бик күңелле, бик тә рәхәт,
Әниләр карап торгач,
Эшләрендә булышырбыз,
Үсеп зур кеше булгач.
Укучы: Җырла, дисәләр, җырлыйбыз,
Бер дә каршы килмибез.
Карап торыгыз, әниләр.
Җырлый-җырлый биибез.
Бию.
Алып баручы: Балалар, безнең әле бик яраткан әбиләребез дә бар.Ә алар үзләре безне бездән дә ныграк яраталар. Тәмле әйберләр
пешереп, сыйлап кына торалар. Җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, сезнең белән уйныйлар, сезне көтеп, сезнең өчен борчылып
яшиләр. Менә шундый олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле әбилә-
ребезгә бер җыр бүләк итик әле.
Җыр “Дәү әнием”.
Укучы: Җәйләр җитсә, җәй көне.
Кышлар җитсә, кыш көне
Әти белән бергәләп
Балык тоту күңелле.
Кайвакыт балыкларның
Менә шундые эләгә.
Ә кайвакыт кибет аша
Кайтырга туры килә.
Әни сизми, әллә юри
Сизмәгән була микән?
Кибеттән алган балык та
Әни кыздырып ашаткач,
Бик тәмле була икән.
Укучы: Әти дә җырлый белә,
Әни дә җырлый белә.
Шушы бәйрәм хөрмәтенә
Минем дә җырлыйсым килә.
Җыр “Солдат булам”.
Укучы: Нәни кыз дип уйламагыз,
Һәркем үсә нәнидән.
Үсеп җиткәч, чын гармунчы
Чыгар безнең Айгөлдән.
Җыр “Гармунчы булам”.
Укучы: Әти булса өйдә ешрак
Өебез балкып тора.
Әнинең дә йөзе якты,
Елмаеп кына тора.
Укучы: Иң кадерле кешеләребез сез,
Әтием һәм әнием.
Сез булганга, без бәхетле
Тыныч, рәхәт яшибез.
Укучы: Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әти-әниләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Укучы: Кояш кебек балкысыннар,
Кояш кебек янсыннар.
Гел кояш кебек яктыртып,
Өй түрендә булсыннар.
Укучы: Әти белән урамда да
Йөрүләре, әй, рәхәт.
Әйдә, әти, чык уртага-
Биик әле бергәләп.
Алып баручы: Туган җирем ал чәчәкле
Гүзәл гөлбакча булсын.
Җиребез, зәңгәр күгебез
Шат җырлар белән тулсын.
Сабыйларның шат авазы
Җиргә ямь биреп торсын.
Музыка яңгырый. Бәйрәм тәмам. Бәйрәм табыны.

Похожие публикации