Безнең алда торган җаваплы бурычларның берсе – баланы кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү.
Нәниләребезне үз-үзләрен әдәпле тоту, бер-берсе белән аралашу күнекмәләрен өйрәтү бала туган көннән ук башлана. Гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләр балалар бакчасында үстерелә, камилләштерелә.
Әдәплелек кагыйдәләре бала иртән бакчага килеп, кич кайтып киткәнче гел-гел кабатланып тора, ялгышлар вакытында төзәтелә. Ләкин бу кагыйдәләр аларның гадәтенә, ихтияҗына әйләнсен өчен атнага бер әдәплелек дәресе үткәрү зур нәтиҗә бирә. Аларны күбрәк уен рәвешендә уздыру яхшы. Шөгыльләр мавыктыргыч, кызыклы булырга, аларны ялыктырмаска тиеш. Мондый шөгыльләрне темага карап, мәсәлән: сөйләм әдәбеме, кием әдәбеме, үз-үзеңне тирә-юньдә тота белү әдәбеме ул, тәрбияче көннең теләсә нинди вакытында программа буенча бирелгән шөгыль вакытларында, иртәнге һәм кичке якларда, киенү-чишенү һәм аш сәгатьләре вакытында үткәрә ала. Мондый шөгыльләрне, билгеле, әңгәмә рәвешендә дә үткәрергә мөмкин. Тик бу әңгәмәләрнең җанлы, балаларның актив катнашында алып барылуы шарт.
Билгеле шул шөгыль вакытларында төрле күрсәтмәлек чаралары: уенчыклар, рәсемнәр, курчак театры, дидактик уеннар куллану мөһим. Мәсәлән, әдәпле сөйләмгә, ягымлы сүзләргә өйрәтү дәверендә, билгеле инде, иң беренче халык педагогикасы алымнарын, тәрбия чараларын куллану уңай. Халык авыз иҗаты җәүһәрләреннән мәкальләр, табышмаклар, сынамышлар, әкиятләр, эндәшләр, халык уеннарына, сюжетлы-рольле, хәрәкәтле уеннарга таянып эшләгәндә без уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз.
Аралашу, сөйләм әдәбенә нигезләр бала дөньяга килгән көннән үк башланадыр. Бу вакытта балага ата-ананың сөйләме күбрәк керсә, бакчага килгәч үзенең әнисе урынына алып калучы апаларны үрнәк итеп ала. Дөрестән дә, әгәр тәрбияченең сөйләм әдәбе түбән икән, гаиләдә дә аралашу әдәбенең, ягымлы сүзләрнең нәрсә икәнен белмиләр икән, балада әдәпле сөйләм күнекмәләре булмавына аптырыйсы, аннан әллә ниләр таләп итәсе дә юктыр. Бала вакытта үзләштергән бер-береңне хөрмәт итү, аралашу нормалары һәм кагыйдәләре зур үскәч тормышта файдалы гадәткә әйләнә.
Балалар бакчасында әдәплелек тәрбиясе аша балада үз-үзенә карата хөрмәт, намуслылык, бурыч күнекмәләре формалаша.
Мин үземнең эш дәверендә шуны күзәтәм, күпчелек балаларыбыз әдәп кагыйдәсендә, аралашу әдәбендә: гафу үтенү, ягымлы сүзләр әйтеп сөйләшү, тәрбиячедән я булмаса иптәшләреннән кирәкле, кызыксынган әйберсен сорап алуны, тавыш күтәрми генә сөйләшүне бөтенләй белми диярлек. Мәсәлән, төркемгә чит бер кеше керә һәм исәнләшә, нәтиҗәдә тәрбияче исәнләшә, ә балалар күз генә төшерәләр, исәнмесез сүзен 1-2 бала гына әйтә. Мин үзебезнең төркемдә килеп чыккан хәлләрдән берничә мисал китерәм. Көндезге аш вакытында Илдан, чокырны ялгыш аударып, Нәзиләнең күлмәген юешли һәм тыныч кына утыра, тәрбияче кисәтү ясаган вакытта, “мин түгел” дип җавап ишетә. Яисә шул ук иртәнге гимнастикага әзерләнгәндә бар бала тезелеп бетә, ә Илфирны сандалын салганын көтәләр, ул салып бетерә дә колоннаның алдына килеп баса, менә этеш-төртеш китә, ләкин берәү дә гафу үтенми, бер-берләренә авыштырып калдыралар. Әйтик, шулай ук тагын бер мисал: киенү бүлмәсендә тәрбияче тырыша-тырыша һәр баланың төймәсен төймәли, шарфын бәйли, ләкин бер генә дә рәхмәт сүзен ишетми.
Бу төркемдә бу кимчелекләрне ничек кенә булса да киметү өчен төрле педагогик алымнар, халык авыз иҗатын кулланып, шәхсән мин үзем дә уйлап чыгарам, иртәнге, кичке, көндезге һәм прогулка вакытларында әңгәмәләр уздырыбыз. Курчак һәм өстәл театрлары аша әкиятләрне үзгәртеп күрсәтәбез. Сюжетлы-рольле уеннар “Гаилә”, “Хастаханә”, “Гараж” уеннары вакытында сөйләмдә “исәнмесез”, “рәхмәт”, “рәхим ит”, “гафу ит” кебек сүзләрне кулланып аралашабыз.
Шөгыль алдыннан “ягымлы сүзләр “ уенын уйныйбыз. Балалар көндезге, кичке вакытларында өстәл уеннары, уенчыклар белән уйныйлар, һәм кайбер балалар ахырдан җыештырырга кирәклеген оныталар. Билгеле, бу очракта тәрбияче җыештырырга яратмаган балага “син бик пөхтә җыясың, бик тиз җыясың, булдырасың” кебек мактау сүзләрен әйтеп, бу эшне азагына кадәр җиткерү зарур. Ә инде кичке якта әти-әниләр килгәч, күп очракта балага уенчыгыңны җыеп, урындыгыңны алып куй да, апалар белән саубулашып, аннан соң кайтырбыз дигән сүзләрне сирәк ишетәбез. Әйдә, улым, кызым китик, диләр.
Тәбиячегә кайвакытта әти-әни алдында бер үк балага көндәлек шул турыда искә төшерергә кирәк.
Шуның өчен дә безгә бала үзен әдәпле тотсын, әдәпле сөйләшсен очен иң элек әти-әни белән күбрәк эшләргә кирәктер. Әдәплелекнең төбе, нигезе гаиләдә, әйткәнемчә, әти-әни исәнләшергә, саубулашырга кирәкләген балага көндәлек исенә төшермәсә, безнең тырышу гына югары нәтиҗә бирә алмас иде дип уйлыйм. Шуңа күрә әти - әниләр белән үткәрелгән җыелышларның да бер өлеше әхлак темасына булса, шушы темаларга анкеталар үткәрелсә, безнең балаларның гаиләдә алган әдәп күнекмәләре шөгыльләр, бәйрәмнәр, уеннар вакытында аерылып торыр иде.
Билгеле, һәр тәрбияче барлык шөгыльләрдә дә әдәпле сөйләм күнекмәсенә игьтибар итәргә тиеш.
Мәсәлән, сөйләм телен танын белү эшчәнлеге шөгыльләрендә, әкиятләргә, шигырьләргә, такмакларга күбрәк игътибар итеп шөгыльләргә кертелсә – бала ягымлы сүзләрне ишетсә, кабатласа, нәрсәне дә булса исендә калдыра.
Ә инде рәсем эшчәнлеге, кул хезмәте шөгылләрендә ял итү минутларын, хәрәкәтле уеннарның эчтәлеге итеп шушы темаларны алырга кирәк. Шөгыль барышында төрле ситуацияләр килеп чыга. Мәсәлән, рәсем шөгеле бара. Зөһрәнең карандашы төшеп китте һәм аны Азалия алып бирде, Зөһрә Азалияга елмаеп куйды, мин инде бу очракта: “Зөһрә, Азалияга нәрсә дип әйтергә кирәк” – дип рәхмәт сүзен исенә төшердем.
Ә менә конструкцияләү шөгылендә юллар төзибез. Рәлинә бик тырышып, төгәл итеп юлын төзеп бетергәч кенә, аны Әмир машина белән эттереп ватып китә. Мин, билгеле, бу очракны игътибарсыз калдыра алмадым, Әмиргә Рәлинә алдында гафу ит, әйдә, бергәләп төзибез дип әйтергә кирәклеген искәрттем һәм башка алай эшләргә ярамаганлыгын аңлаттым, билгеле, бу очракта башка балалар да игьтибар иттеләр.
Балалар кечкенәдән сөйләм әдәбенә, матур сөйләмгә өйрәнсен өчен безгә, тәрбиячеләргә системалы рәвештә эшләргә кирәк. Үз чиратында бу безгә сөйләм әдәбенә өйрәтү өчен педагогик шартлар формалаштыруда ярдәм итә. Беренчедән, төрле алым һәм формаларны куллану, балаларга куелган кагыйдәләрнең ачык һәм үтешле булуы, икенчедән, бу турыда балаларның белем алулары гына түгел, ә ул белемне һәр эшчәнлектә куллана белергә өйрәтү һәм бу эшкә һәрвакытта да әти-әниләр белән бердәмлек кирәк.
Сүземне тәмамлап Ризаэтдин Фәхретдинның үгет-нәсихәтләренә тукталып китәм.
“Сөйләсәң, яхшы сүз сөйлә, булмаса, тик тор”.
“Эндәшмичә тик тору галимнең зиннәте, наданның пәрдәсе”.
“Адәм баласының күңелендә булган йошаклык һәм катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче, гыйлем, әдәп, мәгърифәт кебек нәрсәләрне күрсәтүче нәрсә –телдер. Шуның өчен телегезне раслыктан башка нәрсә өчен кузгатмагыз, тәрбиясез сүзләр сөйләмәгез, белегез – кешенең сәламәтлеге телен саклаучыдыр”.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Балаларны мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшылыкны начардан аерырга, тирә-юньдәге матурлыкны, гүзәллекне күрә һәм саклый белергә, гомумән, чын мәгънәсендә әдәпле булырга өйрәтик.