Войти / Зарегистрироваться

Песи килгән кунакка

Получить свидетельство
Автор: Халиуллина Рауза Габдулловна

Максат: балаларны əйлəнə - тирəне уңай эмоциональ кабул итəргə өйрəтү; уенчыкларда йорт хайваны песине həм песинең балаларын таный həм əйтə белергə өйрəтү; предметларның төсен həм зурлыгын аера белергə белү; персонажларның гади хəрəкəтлəрен күрсəтə белү.
 Дәрес барышы

Тəрбияче: Балалар, карагыз əле, мин нəрсə алып килдем. Минем кулда нəрсə?
Балалар: Кəрҗин.
Тəрбияче: Ә кəрҗин эченə кемдер качкан. Кем икəн ул? (песи тавышы ишетелə).
Балалар: Песи.
Тəрбияче: Песине яратасыгыз килəме? (балалар песине кулларына алып яраталар). Аныӊ турында нәрсә әйтә аласыз, ул нинди?
Балалар: Йомшак, ак, акыллы, сөйкемле.
- Ә менә песинең ачуын чыгарсак, ул нишли? (моңсулана, əшəкелəнə). Ачуы чыккач, ул тырнаклары белəн тырмарга мөмкин. Аның тəпилəрендə үткен тырнаклары бар. Кая, күрсəтегез əле (балалар  күрсəтəлəр).
- Балалар, карагыз əле, безнең песи нишлəптер моңсуланып китте. Әйдəгез əле, песи турында бер җырлап алыйк.
Песинең бар күзлəре,
песинең бар колагы,
песинең бар куллары,
йомшак мендəрлəре,
песи – песи, син безнең балаларны куркытма,
пресс – пресс....
Тəрбияче: Балалар, песи нишләп моӊсу икән, тукта сорыйм әле. (песине колагы янына куя). Ә, менə нəрсə икəн, ул балаларын сагынган, лəкин, аларны безгə табарга кирəк! Эзлəр өчен нəрсəгə утырып барабыз?
Балалар: Машина, поезд, самолет.
Палас өстендә төрле төстәге таралып яткан шарлар (шарлар, 4 төсле кəрҗин).
Тəрбияче: Балалар, карагыз, песи балалары уенчыкларны тузгытып киткəннəр, ə үзлəре каядыр качканнар. Безгə бу уенчыкларны җыештырып куярга кирəк. Менə сезгə кəрҗиннəр. Кəрҗиннəр нинди төстə? Кәрҗиннәрнеӊ төсләрен әйтеп китәбез.
Балалар: Зəңгəр, кызыл, сары, яшел.
- Менə шуларга карап шарларны салабыз (балалар җыялар). Кая, дөрес җыйдыгыз микəн, карыйм əле. Булдырдыгыз балалар, кул чаптык. Лəкин, балалар, песи балалары күренмилəр дə, күренмилəр, кая икән алар.
- Балалар, карагыз əле, песи миңа нəрсəдер əйтə. Песи балалары тагын нəрсəдер эшлəгəннəр. Алар сөт эчə торган тəлинкəлəрен ватканнар (2 зур həм кечкенə тəлинкəлəр). Әйдəгез балалар, песигə тəлинкəлəрне җыярга булышыйк (балалар тәлинкәләрне җыялар).
Тəрбияче: Балалар, ə песи нəрсə ярата?
Балалар : Ит, сөт, колбаса.
- Песи кайсы тəлинкəдəн эчə? Зурысыннанмы, əллə кечкенəсеннəнме? Балалар: зур тәлинкәдән.
- Балалар, песи миңа нəрсəдер əйтə: менə бу коробкада нəрсəдер бар ди, бергәләп килеп карыйк.
(Балалар коробкада песи балаларын күрәләр, кулларына алып яраталар).
Тəрбияче: Балалар, песи балалары барысы да төрле. Нинди соң алар, əйтеп күрсəтегез əле?
Балалар: Йомшак, ак, кара h.б..
- Әйдәгез, хәзер без сезнеӊ белән бер уен уйнап алабыз, сез песи балалары булырсыз.
- Балалар, сезгə песи həм песи балалары белəн уйнау ошадымы? (ошады).
Алайса без аларны тагын кунакка көтеп калабыз.