Войти / Зарегистрироваться

Новогодний сценарий на татарском языке

Получить свидетельство
Автор: Каримова Альбина Амировна

Катнашалар: Кыш бабай, Убырлы карчык, Кар кызы, Җепшекбану, Куян, Дымлыбикә, Пингвин, Концерт номерлары белән коллективлар.
1 күренеш
Сәхнәдэ чыршы. Бер чыршыга уенчык телефон эленгән.
Выход Снегурочки с песней из репертуара Айгуль Сабировой
(«Аклык булып». Т. Исмәгыйлев көе, Р. Вәлиев сүзләре.)
Танец Снежинок.
Звонит телефон……
Кар кызы трубканы ала.
Кар кызы. Алло! Алло! Тыңлыйм! Кыш бабай, синме бу?
Кыш бабай. Әйе, бу мин. Син мине яхшы ишетәсеңме?
Кар кызы. Әйбәт ишетәм. Бабакай, исәнме!
Кыш бабай. Саумы, кызым, саумы? Син бәйрәмгә соңга калмадыңмы?
Кар кызы. Юк, юк, минем беркайчан да соңлаганым юк бит.
Кыш бабай. Анысы шулай. Хәзер дә тоткарланма. Барыр юлың бик ерак бит.
Кар кызы. Ә мин иртәрәк чыгып китәрмен.
Кыш бабай. Син безнең очрашу урынын онытмадыңмы?
Кар кызы. Онытмадым. Аланлыкта, Иж елгасы буенда. Карт чыршы төбендә. Анда мине дусларым көтеп торачак. Бәйрәмгә минем белән йөгерек Куян һәм аның чит илдэн килгэн кунаклары да булачак.
Кыш бабай. Килсеннәр, килсеннәр. Бәйрәм күңеллерәк булыр. Ә хәзергә хуш, кызым, аланлыкта очрашырбыз.
Кар кызы. Ярый, бабай, мин дә киттем.
2 куренеш
Ччыгып китә. Ул  китү белән сәхнәгә
Җепшекбану белән Дымлыбикә керәләр.
Выход Сырости и Слякоти.
Музыка...... 
Дымлыбикә. Кара әле син бу Кар кызын! (йөреп күрсәтә) Ничек сикергәләп китеп бара! Яратмыйм шулай кыланып йөрүен. Үзе ашыккан була. Тизрәк барып җитәсе киләдер инде. Уф, җенем сөйми шуны!
Җепшекбану. Мин дә Кар кызын яратмыйм. Шулай ук Кыш бабайны да, кышны да яратмыйм, суыкны да. Әнә җиле тиде дә инде.
Икесе дә кулъяулыкларын алалар, йөткерә-төчкерә башлыйлар. Бергәләп җырлыйлар, бииләр.
Шул Кар кызын сөймим, әптчи!
Чибәрлеген күрмим мин, әптчи!
Аның белән йөрмим, әптчи!
Ник икәнен белмим мин, әптчи!
Лә-лә-лә-лә-лә! Лә-лә-лә-лә!
Дымлыбикә. Әй, туктале, иртәрәк шатланабыз бугай. Әле бер эш тә корганыбыз юк. Нишлибез? Нидән башлыйбыз?
Җепшекбану. Нәрсәне башлыйбыз?
Дымлыбикә. Әнә, күрмисеңмени, ничек итеп бәйрәм каршыларга йөриләр. Олысы, кечесе, эте дә, бете дә җыелышып Яңа ел каршылырга маташалар.  Кар кызын бер-бер нәрсә эшләтергә кирәк. Бигрәк әллә кем булган. Кыланышы...
Җепшекбану. Кирәк, кирәк! Ә моны ничек эшләргә? Без бит аны куып та җитә алмыйбыз.
Дымлыбикә. Аның каравы, без аның кая барганын беләбез.
Җепшекбану. Шуннан ни?
Дымлыбикә. Туры юлдан гына йөгерәбез дә...
Җепшекбану. Шуннан ни?
Дымлыбикә. Тотып алабыз! Хи-хи-хи!
Җепшекбану. Шуннан?
Дымлыбикә (ачу белэн) Утырган да шуган!Кишер белән суган!
Җепшекбану: Нигә кычкырасың шул кадәр, колакны ярасың бит агай.
Дымлыбикә: Нәрсә соң син, шуннан да, шуннан дип торасың?! Ә?
Җепшекбану: Ә мин синең су тулы башыңдагы супер-пупер планнарыңны каян белим, ди?
Дымлыбикә. Белмәсәң, бел: җебетәбез Кар кызын.
Җепшекбану: Җебетәбез?
Дымлыбикә: Әлбәттә. Кардан гына әвәләнеп ясалган нәрсә бит ул, җан котырткыч, эри дә юкка чыга. Чылтыр-чылтыр, фьюшть – тю-тю Кар кызы! Алла әкбәр.
Җепшекбану. Ләкин бит аның янында озын колак Куян булачак. Ул йөгереп Кыш бабайны алып килер дә, безне менә мондый сөңге бозына әйләндерер. (Колачын җәеп күрсәтә.)
Дымлыбикә. Безгә Кыш бабай белән очрашмау хәерлерәк булыр. Мин Дымлыбикә булсам, син – Җепшекбану. Мин ничек тә качарга өлгерермен, ә сине ул шунда ук катырачак.
Җепшекбану. Уй, уй, кирәкми!
Дымлыбикә.  ӘЯңа ел?
Җепшекбану (кулларын уып): Их! Чукынмыш, бәйрәмнәрен бозасы килә бит, ә, чыдап булмый. Үзем куркам, үзем җолкам, дигәндәй 
Дымлыбикә: Тел сөяксез лә ул, бу планны ничек  башкарып чыгарырга соң әле?
Җепшекбану. Моны бары хәйлә белән генә эшләп була. Берәрсен үзебезнең юеш якка аударырга кирәк. Әгәр бернәрсә дә барып чыкмаса, бөтенесен дә аңа сылтыйбыз.
Дымлыбикә (сөенеп, кулларын уып): Әллә лә,шәп әйттең бит әле син. 
(песня на мотив “Чын дустым”)
Кинэше акыллы                        Минем бар телэкне
Ин юеш дустымнын                    Бер суздэн анлыйсын
Рэхмэт Жепшек, рэхмэт               Рэхмэт Дымлы, рэхмэт
Чын дустым                              Чын дустым
Җепшекбану. Син булсаң да мыскыл итеп торма әле, пажалысты. Кемне табабыз? Кемгә барып багабыз?
Дымлыбикә. Минем таныш әбием бар, ул барын да булдыра. Менә ул безгә ярдәм итәчәк тә инде!
Җепшекбану. Белмим, белмим, кемнең бушка эшлисе килер икән, хәзер бит барысы да платный.
Дымлыбикә. Туктале. Шул әбигә шалтыратыйк та гаплэшик эле.
(звонят по телефону) 
Дымлыбикә. Әбекәй, бу синме, ни хэл?
Убырлы карчык. Мин. Ә син кем?
Дымлыбикә. Бу мин әле, синең ахирәтең Дымлыбикә. Хәтерлисеңме мине?
Убырлы карчык. Онытылган инде. Бар иде бугай шул андый Бикә. Ләкин мин хәзер пенсиядә бит. Ә син, теге, ниндирәк әле?
Дымлыбикә. Дымлыбикә мин. Шундый дымлы инде. Монда минем дустым Җепшекбану бар әле, ул инде гел су гына. Башы тулы су булса да, үзе бик акыллы.
Убырлы карчык. Хәтерлим, хәтерлим. Синең башыңда да су күп бугай.
Дымлыбикә. Күп, күп. Ләкин Җепшекбануда күбрәк.
Җепшекбану (трубканы ала). Шулай, шулай! Мин шундый юеш, юпь-юеш! Яңгыр суында да, сазлыкта да яши алам...
Дымлыбикә (трубканы ала). Әбекәй! Без сиңа кунакка барырга җыенабыз.
Убырлы карчык. Ә минем бернәрсәм дә юк! Чәй бетте, печенье бетте, прәннек пешермәдем әле.
Дымлыбикә. Безгә бернәрсә дә кирәк түгел. Безнең сиңа бик мөһим эшебез бар.  Сручны синең ярдәмең кирәк. Һәм тиз арада.
Убырлы карчык. Мин эшләмим бит хәзер, өйдә утырам. Яңача яшәү рәвеше алып барам. Дымлыбикә. Ярар, ярар, зарланма, беләм мин сине, җай чыкканын гына көтеп ятасыңдыр әле.
Убырлы карчык. Җае ничек килә бит. Җайлы булса, нигә ычкындырырга?!
Җепшекбану. Без инде, тәпиләдек, дип әйт.
Дымлыбикә. Без инде тәпиләдек.
Убырлы карчык. Тэпэлэдек?
Дымлыбикә. Тәпәләмәдек, синең янга тәпиләдек, дим. (Трубканы элә.
Җепшекбану белән Дымлыбикә кочаклашып җырлыйлар.
(На мотив песни «Кабэхэт»)_
Киттек эйдэ, Убырлыга,      
Бергэ план корырга.  .
Кар кызын җебетеп, 
Юлдан яздырырга.
Шундый рәхәт безгә
Яңгыр яуган чакта.          
Юешләнми калмый                                                                                                                                            
Җирдә бер куак та.
Әй, бу суык кабэхэт
Безгэ бит тугел рэхэт,
Яна елны китермик
Кар кызын да жебетик.
Кыш эйдэ тизрәк китсен
Җиргә яңгырлар сипсен
Бөтен урман эче
Юешләнеп бетсен!
(Уходят)
3 күренеш 
Куян. (бегом заходит) Уху! Ура! Килеп җиттем, нихаять. Исэнмесез балалар! Таныйсызмы мине? Мин кем? (ответы детей “Крош”) Эйе, мин куян-крош.
Алгы тәпиләре  кыска,
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка. Кем инде ул, эйтегез?
ответы детей  (Куян.)
Куян. Балалар, эйдэгез бергэлэп шигырь уйлап табабыз. Мин башлыйм, сез дэвам итегез.
Салкын саф һава
Йомшак кар ... (ява).
Урамга чыксаң
Битләр ... (кызара).
Кар бөртекләре
Битеңә куна.
Үзләре ... (матур)
Һәм ... (салкын) була.
Балалар сез нинди бэйрэмгэ жыелдыгыз сон? (ответы детей) дорес, Яна ел житэ! Быелгы Яна ел – куян елы икэнен белэсезме сез? (ответы детей) Эйе, минем ел быел.
Бу килэчэк елда ялкауланып ятарга ярамый. Минем кебек житез, олгер, гомумэн физик яктан сэламэт булыгыз, елки-иголки!
Куян Әй, мин бөтенләй онытканмын, минем Кар кызын каршы аласым бар бит. Йөгерим тизрәк дусларымны табарга.
(уходит под музыку)
4  күренеш 
Появляется избушка, Баба Яга, с другой стороны идут  Дымлыбикә белән Җепшекбану. Йөткерәләр, төчкерәләр.)
Дымлыбикә. Эпч-хи!Килеп життек ахры.
Җепшекбану. Кур эле моны, арты белэн баскан хэчтеруш.
Дымлыбикә. Эби,эби – тавык тэпи, алдын белэн безгэ борыл, артын белэн урманга бас.
(избушка поворачивается, но ошибается
Дымлыбикә. Сулгарак дим. (опять ошибается) Унгарак, тавык баш. (избушка встает).
Җепшекбану (шакый) Әби, син ойдэме, нихәл?
Убырлы карчык. Ойдэ булмый, кая булыйм инде.
Җепшекбану. Әбекәй, зинһар, булыш Кар кызын акылга утыртырга. Кыш бабай килсэ, безне катырачак бит, узен дэ катачаксын бит между прочим. Аны Яңа ел бәйрәменә килмәслек итәргә кирәк. Моны син генә булдыра аласың.
Убырлы карчык. Ай-һай, барып чыгар микән?.. Шул Кар кызы аркасында, Кыш бабагыз белән минем дә арам бозылды, пенсиягә чыгарга туры килде. Ничәмә-ничә тапкыр Яңа елны булдырмый калырга теләдем, саный китсәң, кул һәм аяк бармаклары җитмәс!
Дымлыбикә. Без сиңа үзебез булышырбыз.
Җепшекбану. Син безгә ярдәм итсәң, без бөтен җирне тирән су белән әйләндереп алырбыз.
Убырлы карчык. Юк, үгетләмәгез.
Дымлыбикә. Әбекәй! Аларда Чыршы бәйрәме булачак. Бүләкләр өләшәчәкләр, ди...
Җепшекбану. Көнләшеп үләрсең. Моңа юл куярга ярамый. Бездә бернинди бәйрәм дә булмагач, аларда да булмасын!
Убырлы карчык. Шулаен шулай да... Ай, яратам да инде башкаларга бәла килгәнен, күңелгә рәхәт булып китә.
Дымлыбикә (шыңшып). Без синнән үтенеп сорыйбыз!
Җепшекбану (елап). Ялварабыз.
Убырлы карчык. Үкермәгез шулхәтле! Бөтен җирне су белән тутырдыгыз. Карлар эреп бетәр!
Дымлыбикә. Без Кар кызын суга батырырга телибез!
Җепшекбану. Эретергә телибез.
Убырлы карчык. Суга батырырга, эретергә, дисезме? Шәп фикер бит бу! Ничек элегрәк минем башыма килмәгән соң әле? Кар кызы җылыдан курка, юештән курка. Миңа калса, аны эретсәк – бик шәп була. Кар кызыннан бер чиләк су гына кала. Һа-һа-һа! Вәт эзләсен Кыш бабай үзен!
Дымлыбикә. Эзләсә дә таба алмый!
Җепшекбану. Чыршы да булмый, Яңа ел да килми, бүләкләр дә булмый!
Убырлы карчык. Шәп, шәп!(поет на мотив песни «Кэтук тути» из реп.Г Сафина)
Менә хәзер күрерсез,
Кем икәнем белерсез.
Әбиегездән башка гына
Бәйрәм итеп йөрисез.
Озын колак-кылыйларны
Бәйрәмгә алып килгән,
Шушы куркак куяннарның
Кай җире артык миннән!
Кыш бабайның бу кылмышын
Гафу итмим беркайчан.
Бәйрәмгә чакырмаганга
Оныгын урлап качам. 
Ж и Д такмак әйтәләр. 
Син, син – бәрәңге базы!                Син, син – мур кыргыры!
Син, син – комганның тазы!            Син, син – Җен корткасы!
Убырлы карчык. Кая эле минем, бишенче буын оныкчыкларымны да чакырыйм эле.
Фьют! (Свистит, Танец Б-Ё)
Убырлылар биюе, аларга Җ, Д, УК та кушыла
Китәләр. (уходят)
4 нче куренеш 
(звучит музыка из м\ф “Лунтик”, появляется Лунтик)
Лунтик. Ой, мин тудым ахры... (звук падения) Мин каядыр тошэм... Э кая мин тошэм?(бух) (Видит детей) Сез кем? (ответы детей) Э бу нинди жир? (ответы детей)
Лунтик. (здоровается с каждым за руку) Привет, привет, привет! 
(музыка из м/ф “Смешарики”бегом заходит Крош, и сталкивается с Лунтиком)
Куян (видит Лунтика) Бэрэч, син кем?
Лунтик. Белмим.
Куян. Балалар, сез белэсезме бу экэмэтне?
(ответы Детей “Лунтик)”
Куян. Лунтик? Син нэрсэ, айдан тоштен мэллэ?
Лунтик. Эйе шул, айдан.
Куян. Димэк, син -  Аймалае! Елки-иголки! (трогает) Ай, йомшак шундый...
Лунтик. Син дэ йомшак. (икесе дэ колэлэр)
Лунтик. Э син кем?
Куян. Минме? Фи,  йогеру буенча дөнья чемпионын да белмэ инде э! Сора эле менэ бу балалардан, алар сина момент эйтеп бирерлэр.
Лунтик. Кем сон бу озын колак?
(Лунтик спрашивает у детей, дети отвечают) 
Куян.  Белденме, куян-Крош булырмын мин, елки-иголки!
Лунтик (оглядывается по сторонам). Кара әле, Крош,  нинди матур агач!
Куян. Ник, синең агач күргәнең юкмы әллә?
Лунтик. Безнең айда агачлар үсми шул.
Куян. Шулаймыни? Кишер дә үсмиме?
Лунтик. Минем кишерне бер тапкыр да күргәнем юк.
Куян. Начар. Ну мин аны сиңа күрсәтермен. Ә сездә кәбестә үсәме?
Лунтик. Ә нәрсә соң ул?
Куян. Аңлашылды. Димәк, үсми. Алайса, айда нәрсә генә үсә соң?
Лунтик. Бернәрсә дә үсми.
Куян. Ә бездә бөтен нәрсә дә үсә, елки-иголки!
Лунтик. Бөтен-бөтен нәрсә дәме?
Куян. Ну, бөтенесе дә диярлек инде. Әфлисун белән банан үсми. Мин аларны яратмыйм да. Иң мөһиме – кишер хэм кэбестэ үсә. Алар дөньяда иң яхшы үсемлеклэр. Иң тәмлесе дә.
Тик менэ кәҗә генэ килеп чыкмасын. Ашап бетерэчэк барсында. Кәҗә күргәнең бармы синең?
Лунтик. Юк. Бездә кәҗә яшәми.
Куян. У-у, кәҗә! Карап торырга куркыныч, коточкыч ул. Кыяфәте – во! Мөгезе – кәкре-бокре-очлы! Сакалы тагын ни тора, елки-иголки! Ә менә холкы яхшы үзенең.
Лунтик. Кәҗә белән танышсаң, әйбәт булыр иде.
Куян. Эй, Аймалае, синен белэн такылдап, барасым жиремнэн туктап калдым. Мин бит дусларымны эзли идем. Эйдэ минем белэн.
Лунтик: Эйдэ! 
(уходят,звучит музыка)
5 куренеш
(под музыку из м/ф «Смешарики» заходят Нюша, Ежик) 
Нюша. Карале,  кая китеп югалды бу Крош,? Эзли-эзли арып беттек бит инде.
Ежик. Куянны урманга жибэрсэн, шул була инде ул. Эзлэп табып булмый аны, эйтергэ кирэк!
Нюша: (балаларны куреп): Карале, Керпекэй, купме кеше жыелган!Исэнмесез, балалар, эйдэгез, танышыйк. Минем исемем ...
Ежик: (перебивает): Э минемчэ, алар безне белэлэр, эйтергэ кирэк.
Нюша. Шулаймыни? Хэзер тикшереп карыйм. Кем белэ, мин кем?
(ответы детей “Нюша”)
Ежик: Э мин кем?
(ответы детей “Ежик”)
Ежик Крош килгэнче эллэ балаларга табышмаклар эйтэ торабызмы?
Нюша: Эйдэ, мин беренче эйтэм.
Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым.
(Кар.)
Ежик:  Килделәр агайлар балтасыз,
Салдылар күперне тактасыз.
Нюша Бер гүзәл бар дөньяда,
Гашыйк аңа һәр бала.
Тик бизәнә ул менә
Бары епга бер генә.
(Яңа ел чыршысы) 
(Боз.)
Ежик Кемнең кигән киемнәре –
Энҗе кар бөртекләре,
Кемнең көмештәй сакалы,
Чәчләре, керфекләре?
(Кыш бабай.)
(заходят Лунтик и Крош)
Нюша: Кайларда йорисен син, Крош? (Лунтика видит) Ах, монысы кем тагын?
Ежик. Крош,  бу синен туганын мэллэ? Колаклары да бик озын, житмэсэ дуртэу.
Куян. Таныш булыгыз. Аймалае бу, исеме Лунтик.
Лунтик. Привет.
Нюша. Привет. Карале Аймалае, син безнен белэн Яна ел каршылыйсынмы?
Лунтик. Яна ел? Нэрсэ сон ул, кайсы яктан килэ, ул куркынычмы, могезе, сакалы бармы?
Ежик. Син нэрсэ? Яна ел – ул бэйрэм, матур итеп бизэлгэн чыршы, Кыш бабай, кар кызы хэм булэклэр.
Нюша. Яна елда, бик кунелле була. Менэ курэсенме, монда бик куп балалар жыелган. Алар барсы да бик акыллы, унган, матурлар. Хэзер карап тор, мин алар белэн уйнап алам.
(Игра “Что висит на елке”)
(уходят)
6 куренеш 
Заходят Б-Яга, Сырость, Слякоть
(Аланга, чыршы янына Убырлы карчык, Җепшекбану, Дымлыбикә килеп җиткәннәр)
Дымлыбикә (уфылдап). Бәлки, әзрәк ял итәрбез? (Садимся под зонтик)
Җепшекбану. Утырабыз, төчкерәбез, йөткерәбез... Эй, Дымлы кая безнен ямьле, янгырлы, сулы жэйлэр?
Дымлыбикә Эй, Жепшек бер генэ минутка кузне йомып, жэйне искэ тошерик эле. 
(татарский танец с ведрами «Кнопочки») 
Убырлы карчык. (керэ)  Нишлэп жэелдегез эле сез? Эшләгәннән соң гына ял итэлэр. Торыгыз, хәзер репетиция ясап алабыз. Безгә җитез, ягъни оператив эш итәргә кирәк.
Җепшекбану. Без оперативниклармыни?
Дымлыбикә. Разведчиклар, диген.
Убырлы карчык. Башыгыз бер генә дә эшләми! Без хәзер басып алу төркеме. Кыш бабай килгәнче, Кар кызын эләктерергә кирәк!
Җепшекбану. Уф, яратмыйм шул Кыш бабайны! Ул урманда шундый суык ясый, мин «ә» дигәнче туңам. Иң яхшысы – гел яңгыр явып торсын, бөтен җирдә су булсын!
Дымлыбикә. Иң әйбәте – йә күлдә, йә сазлыкта утыру инде.
Убырлы карчык. Сез сазлыкка Кар кызын утыртырсыз. Әнә, агач төбен күрәсезме?
Дымлыбикә, Җепшекбану. Күрәбез, күрәбез...
Убырлы карчык. Менә шуның тирәли сазлык ясарга кирәк!
Дымлыбикә. Хәзерме?
Җепшекбану. Хәзер үкме?
Убырлы карчык. Сезнең башыгызда нәрсә соң? Сумы әллә?
Дымлыбикә, Җепшекбану (бергә). Су, су гына.
Убырлы карчык. Күренеп тора. Нәрсәгә хәзер безгә сазлык? Сазлык Кар кызы килеп агач төбенә баскач кирәк була. Агач төбе тирәли су тутырып куябыз. Аңлашылдымы?
Дымлыбикә. Аңлашылды, аңлашылды.
Җепшекбану. Ясыйбыз аны!
Дымлыбикә. Ә Кар кызы агач төбенә менеп басармы соң?
Убырлы карчык. Үзе теләп басмас, билгеле.
Җепшекбану. Ә без аны үзебез бастырабыз.
Убырлы карчык. Башыгызда су булса, мине тыңлагыз. Кар кызы агач төбендә басып тора, бернәрсә дә сизми, ди.
Дымлыбикә. Ничек бастырабыз соң аны?
Убырлы карчык. Хәйлә белән. Менә мин Кар кызы, ди...
Дымлыбикә. Сиңамы Кар кызы булу?
Җепшекбану. Төшеңә дә керми ул!
Убырлы карчык. Телегезне тыегыз, хөрәсәннәр. Тә-әк... Кар кызы менә шулай басып торачак, ди. Сезгә нишләргә кирәк, ә?
Дымлыбикә. Нишләргә?
Убырлы карчык. Агач төбе тирәли су тутырырга кирәк!
Дымлыбикә, Җепшекбану. Хәзер үкме?
Убырлы карчык. Кар кызы менә шушы урынга килеп баскач, диваналар!
Чукынды, уже килэ! Группа захвата, боевая готовность №1!
Ерактан музыка ишетелә.Заходит Снегурочка.                                         
Убырлы карчык (качкан җиреннән чыга). Әй, матурым, саумы, килдеңме? Без сине килмәс дип борчыла башлаган идек инде.
Дымлыбикә (чыга). Шундый көттек, шундый туңдык... (Калтырый.)
Җепшекбану (чыга). Юешләнеп беттек! (Дерелди.)
Кар кызы. Абау, абау, абау! Сез кемнәр?
Җепшекбану. Без – синең дусларың.
Убырлы карчык. Әйе, дусларың.
Дымлыбикә. Уб... әби дөрес әйтә.  Менә күрдеңме, синең дусларың ничек күп!
Кар кызы. Сезгә зур рәхмәт, билгеле. Ләкин мине монда Йөгерек көтәргә тиеш иде.    
Убырлы карчык. Менэ шул куянын сине каршыларга кушты да инде.
(Сырость и Слякоть берут за руку Снегурочку и уводят)
(Голос Деда Мороза : «Ау! Кар кызы!Син кайда?») 
Убырлы карчык: Китегез тизрэк, миннэн башка гына эшлэп бетерегез! (тавышын узгэртеп)Эу, бабакай, мин монда. (переодевается под снегурочку)
Кыш бабай.  Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, әниләр!
Исәнмесез, әбиләр!
Исәнмесез, бәбиләр!
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп,
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Һай, чыршыгыз бигрәк матур,
Елык-елык яна ул,
Бәхетле һәм сау булыгыз,
Котлы булсын Яңа ел! 
Кыш бабай.  Кая сон эле минем Кар кызым. Чыршы янында котеп торам дигэн иде бит.
(Б. Яга выходит)
Убырлы карчык: Монда ич мин бабакай, курмисенме эллэ?
Кыш бабай.  Синме сон бу Кар кызы? Тавышын да узгэргэн, кыяфэтен дэ узгэ?
Убырлы карчык. Мин инде, мин, кем булсын.
Кыш бабай: Э синең борының нидэн кэкре, Убырлыныкы кебек?
Убырлы карчык: Грузиядэ тудым бит мин, Бабайка. Грузин кызларының борыннары шундый була.
Кыш бабай. Эйдэле, Кызым бэйрэмне башлыйк. Теге матур жырыңны җырлап жибэр эле.
Убырлы карчык (поет на мотив “В лесу родилась елочка”)
Үсте чыршы урманнарда,
Шаулап торды анда
Кисеп алганнар да аны
Утыртканнар монда.
Кыш бабай: Жырыңның да көе киткэн, сузлэре бутэнчэрэк яңгырый, ахры. Балалар, Кар кызымы соң бу?
(ответы детей: Юк)
Кыш бабай : Ә кем соң бу?
(ответы детей: Убырлы карчык)
Убырлы карчык:Шулай булмый ни! Мин – Кар кызы. Мин барын да булдырам!
Кыш бабай: Тикшерим әле, модный Кар кызы!
Елга ул тик бер килэ.
Ул килсэ, жир гор килэ.
Яшел Чыршы эйлэнэ
Якты заллар куренэ.
Убырлы карчык: Җир тетрәгәндә шулай була инде!
Кыш бабай: Бер карчык яши
Кара урманда.
Ничек курыкмый
Яши ул анда?
Анын узеннэн
Курсэн, куркырлык.
Куркыныч карчык
Була – Балалар, ничек?
(ответы детей. Убырлы карчык)! 
(под музыку заходят Смешарики, Лунтик, Снегурочка, они ведут Сырость и Слякоть)
Куян. Ур-ра! Кыш бабай килеп життеңмени син!
Кар кызы. Бабакай, мине бит эретергә теләгәннәр иде, суга салмакчылар иде.
Нюша: Безне дә суга батырырга тырышканнар иде дә, барып чыкмады планнары.
Ежик: Барып чыкмады. Без бит шарлар.Без суда батмыйбыз, әйтергә кирәк!
Крош: Дустыбыз Аймалае да суда шэп йозэ икэн.
Кар кызы: Рәхмәт яусын, дусларым! Сез – минем коткаручыларым. Сез булмасагыз, балалар янына килергә өлгерми идем.
Кыш бабай. Кемнәр  ул шундый котсыз алымга җөръят итте?! Кем бәйрәмне бозарга теләде?
Убырлы карчык. Мин гаепле түгел! Әнә болар уйлап чыгарды.
Дымлыбикә, Җепшекбану. Без түгел, без түгел. Убырлы карчык кына камандавать  итте..
Куян. Алар да, син дә гаепле, Убырлы карчык! Кыш бабай, алар бөтенесе бергә иде.
Убырлы карчык. Кыш бабай, син шул юеш башларга ышанасыңмы? Куянга да ышанма. Ул миңа, бер себерке белән эләктергән өчен, күптән ачу саклап йөри. 
Кыш бабай: Эх, хәсрәт капчыклары! Гаебегезне танымыйсызмы?! Хәзер мин сезне бераз чеметеп алам. (җырлый-җырлый урап йөри, Убырлы карчык бүтәннәр артына кача)
На мотив песни “Дубыр-дубая”
 Эх! Мин урманнан узамын да,                     Ай, дубыр-дубая,
Тимер аяк сыздырып.                                   Вай, дубыр-дубая,
Убырлының йортын күрсәм,                       Кар кызымны суга салган
Китәр идем туздырып!                                Убырлы карчык кая?
(Таягын селки-селки куып йөри.)
Урман буе, юл буе,                          Ай, дубыр-дубая,
Мишә буе, су юлы.                           Вай, дубыр-дубая.
Яңа елны каршылыйм дип,                          Кар кызымны әсир иткән
Йокламадым төн буе.                                   Убырлы карчык кая?
Убырлы, Җепшекбану, Дымлыбикә әкрен-әкрен туңа башлыйлар,
ахырда бөтенләй бер урында катып калалар.
Дымлыбикә. Әп-чхи!Убырлы әбекәй! Суыбыз катты бит, үләм!
Убырлы карчык. Дер-дер-дер,мин үзем дә каттым.
Җепшекбану. Әпч-хи! Уй, мин дә каттым, туңам, өшеп үләм!
Кыш бабай. Менә шулай, алдакчылар, корткычлар бар да туңып бетәчәкләр.
(Дымлыбикә белән Җепшекбану бертуктаусыз «Коткарыгыз!» дип кычкырып торалар.)         
Җепшекбану. Без бик тырышабыз да, булмый шул, гел алдыйсы гына килеп тора
Кыш бабай. Юеш һәм дым таратып йөрүчеләр барысы да җәза алырга тиешләр. Нишләп әле сез Кар кызын һәм аның дусларын кыерсытасыз? Аларның сезгә нинди начарлыклары тиде?
Дымлыбикә. Үләбез, уй, бетәбез! Җепшек! Кыш бабай! Җибәр инде безне.
Убырлы карчык. Юк, юк, мине генә җибәр.
Кыш бабай. Кайчан дөресен сөйли башлыйсыз, шул чакта гына мин сезне җебетәм.
Лунтик: Бабакай, тимә инде син аларга. Син бит шундый әйбәт. Әйдә, җебет аларны. Алар бүтән алай эшләмәсләр. Шулай бит ?
Дымлыбикә, Җепшекбану. Әйе, әйе. Гаебебезне таныйбыз, Кыш бабай, син безне җебет инде,зинһар, без моннан соң гел дөресен генә сөйләрбез! Әпч-хи!
Убырлы карчык. Тавышланмагыз әле, юеш башлар! Мин иң беренче булып гаебемне үзем таныйм. Кыш бабай! Гафу ит мин карт җүләрне! Мин гаепле. Бәйрәмне мин дә бозарга теләдем. Кар кызын да эретергә иде исәбем, ансыз мин Чыршы бәйрәме булмас дип уйладым.
Кыш бабай. Кара әле, син дөрес сүзләр сөйли башладың түгелме соң?
Убырлы карчык. Мин бүтән беркайчан да алдашмаска булдым. Мин пенсиягә чыккан идем бит инде. Тыныч кына яшәп ята идем алачыгымда, менә бу су куыклары котыртты мине. (Кузгалып китә.) Кыш бабай,  без дә калыйк әле сезнең бәйрәмдә?
Кыш бабай. Гафу итәбезме, балалар? (ответы детей “Әйе”)
Убырлы карчык, Дымлыбикә, Җепшекбану: Ай, рәхмәт төшкереләре. Рәхмәт яусын
Кыш бабай: Тылсымлы таягым, җитәр,
Бу  корткаларны  җибәр!
(удар посоха, волшебный звук ) 
Кар кызы (залга). Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!
Кар кызы:  Нидер җитми бит чыршыга,
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем: утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел
Зур шатлыклар бәйрәме,
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны
Кыш бабай: Әйдәгез, балалар, бергәләп чыршы утларын кабызыйк. Минем белән бергәләп тылсымлы сүзләрне кабатлыйк.
Чыршы, чыршы, кабын син,
Утларыңны балкыт син!» - 2 раза
(елка зажигается)
Хоровод.
(Песня “В лесу родилась елочка”)
1Жепшек: “урындык уены” (со смеш-ми)
2. Убырлы. – “себерке” уены
Песня в хороводе
3. Дымлы – “сан”уены
4. Снег-ка – “Повесь на елку игрушку”
Песня в хороводе, “лавата”
5. Дымлы – “Футбол”уены
6. Жепшек – “Лыжи”
7. Дымлы – “Лопай шар”
8. “Выпей сок” 
Кыш бабай: Карчәчәгем, назлы кызым,
Бирче миңа капчыкны.
Әйткән сүзне хәзер үтим,
Капчык авызы ачыкмы?
Кыш бабай капчыгын янына куеп утыра. 
Кар кызы: Конфетлар да конфетлар,
Ниндие генә юк икән?!
Шул кадәр тәм-том алырга
Акчасы ничек җиткән?
Булган безнең балалар.
Шигырьләр күп беләләр.
Хәзер сезгә әйбәт итеп
Шушы сөйләп бирерләр.
Балалар сөйлиләр, Кыш бабай конфетлар бирә
Заманча ритмлы музыка яңгырый. Шул көйгә күмәкэстрада биюе башкарыла. Сәхнәгә салют нурларысыман яктылык төшеп тора.

Похожие публикации