Войти / Зарегистрироваться

Сценарий выпускного вечера для 4 класса "Без инде зур үстек, бишенчегә күчтек"

Получить свидетельство
Автор: Рахманова Резеда Рафаэловна



У
кы
тучы: Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар.
Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш – саубуллашу кичәсенә җыелдык. Әйе, алар бүгеннән сабый чаклары белән саубуллашалар. Тормыш баскычларыннан бер адым югарыга күтәреләләр.Сүзне аларга бирик.
Балалар “Уйларымда мәктәп еллары” дигән җырны башкарып, җитәкләшеп керәләр.
Укытучы: Хөрмәтле кунаклар, иң беренче,сезнең барыгызның исеменнән дә балаларны шушы шатлыклы көннәре белән тәбрик итәсе килә.
Балалар, бүгенге кичәбездә без сезнең белән 4 елда үткән дәресләрнең кайберләрен үткәрербез, кунакларга сез үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтерсез: биербез, җырларбыз, күңел ачарбыз. Кыскасы, рәхәтләнеп ял итәрбез.
Кадерле балалар, әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк һәм алъяпкычларыгызны, костюмнарыгызны әллә ничә тапкыр киеп карадыгыз. “1 сентябрь кайчан җитә?” – дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез. Мәктәптә сезне мин – укытучы апагыз каршы алдым, җитәкләп “Белем иленә” алып кердем. Әйтегез әле, “Белем иле”нә сәяхәтне нәрсәдән башладыгыз?
Укучы:Якын дустыбыз “Әлифба”һәрвакыт безнең белән булды.
Укучы: Әлифба, син барлык фәннең
Тәүге баскычы.
Син кадерле туган телнең
Алтын ачкычы.
“Әлифба” җыры башкарыла.
Укытучы: 4 ел үтеп тә китте. Инде “Без зур үстек, бишенчегә үк күчтек”-дип сөенеп әйтә аласыз.
Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Киләчәктә сезгә тагын да  зур уңышлар  телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз.
Җыр “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”.
Укучы: Исемдә алтын сукмакка
Тәүге аяк баскан көнем.
Тәүге башлап мәктәп ишеген,
Үрелеп ачкан көнем.
Укучы: Укытучым,шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың,
Бәләкәй йөрәгемә.
Укучы: Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә.
Алып киттең далаларга.
Диңгезләр киңлегенә.
Укучы: Истә әле, каләм тоткан кулым,
Бармый иде дәфтәр юлыннан.
Өйрәттегез безне язарга сез,
Тотып башта нәни куллардан.
Укытучы: Хөрмәтле балалар! Мин сезнең беренче класста нәни кулларыгыз белән тырышып язарга өйрәнгән дәфтәрләрегезне сакладым, бүген аларны сезгә тапшырам. Истәлеккә саклагыз.
Укучы: Әгәр ничәү дисәгез?
Без класста унбербез.
Аерылмас дус булып
Тату булып үсәбез.
Породияләр. “Әй, кара каш, кара күз” көенә.
Безнең класс яхшы укый,
Оешкан, тату класс.
Һәркайсына аерым туктап,
Мактап китмичә булмас.
1. Ходай бөтен сәләтне дә
Риммага өеп биргән.
Отличница да, җырчы да,
Биючә дә бул, - дигән.
2. Ранис кебек көчле, батыр
Яклаучылар булганда,
Безнең классны җиңә алмас
Бернинди дошманнар да.
3. Йорттагы барлык мәшәкать
Алсу карамагында.
Бөтен эшне эшләп тора
Әнисе юк чагында.
4. Рүзилебез бигрәк җитез,
Йөгерә дә, йөгерә.
Инде генә мәчеттә ул,
Инде атта җилдерә.
5. Кариналарның нәселе-
Биюче нәсел икән.
Тәпи йөри башлауга ук,
Биеп тә китә икән.
6. Фирүзәбез бик күп яза,
Журналист булыр әле.
“Чулпан” премиясе алса,
Елдан ел баер әле.
7.Спорт өлкәсендә Илшат
Берсен дә уздырмый ул.
Хоккеен да, футболын да,
Берсен дә калдырмый ул.
8. Ринатыбыз бик күп белә,
Башы түгәрәк аның.
Киләчәктә бик тырышса,
Галим булыр, мөгаен.
9. Наиләбез чын артистка,
Любой рольгә керә ул.
Әбине дә, бәбине дә,
Бик тә килештерә ул.
10. Данис чисталык ярата,
Кызлар кебек пөхтә ул.
Киемен дә, дәфтәрен дә
Аккуратно йөртә ул.
11. Айратыбыз барсына да,
Ничек вакыт җиткерә?
Мәктәп, көрәш, хоккей, футбол-
Барсына да өлгерә.
Укытучы:  Кадерле әти-әниләр!  Ә хәзер  балалар сезгә дәрестә һәм өйдә үзләрен ничек тотканнарын күрсәтерләр.
Бикә Рәхимованың “Гамилнең күргәннәре”
пьесасыннан өзек күрсәтү.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ   Беренче күренеш.
Шәһәр чите. Гамилләрнең кечерәк таш өйләре тирәли зур бакча. Пәрдә ачылганда Гамилнең әнисе Мәликә апа чиләк-көянтә асып судан кайтып килә. Гамил бакча янында берүзе уйнап йөри, агачларда атына.
Мәликә апа. Аһ син, рәхмәт төшкере! Әле һаман мәктәпкә китмәдеңмени?!
Гамил (юма телләнеп). Әнием-бәгърем, барам-барам. Йөгерәм... китәм, менә хәзер йөгерәм... хә­зер... (кинәт). Бу нинди чиләкләр?
Мәликә. Нинди булсын! Күрмисеңмени, су! Шәһәрдә торабыз, гомер бакый көянтәләп су та­шыйбыз. Яшәүмени бу?!. Ай-ай, ай, билем кузгалды тагы, бетерә...
Гамил (талпынып). Бир, әнием, үзем күтә­рәм?
Мәликә. Тизрәк мәктәбеңә кит, йөрәгемне боз-ма-а! (Гамилгә селтәнгәндәй итә.)
Гамил (читкә сикереп). Әйем-лә, бармыйм, тагын почмакка бастыра-а-а. (Шыңшый.) Мәрьям апаны беләсең ич инде — гел мине күреп тора. (Та­гын шыңшый.)
Мәликә. Аһ син, хәйләкәр! Сине генә күрә, имеш! Күрми ни, укытучының күзенә карап, шая­рып утыргач... (Кинәт.) Тагын сыбызгы сызгырт­тыңмы?
Гамил (еламсырый). Юк-ла-а, әнием, мин тү­гел, Салих...
Мәликә. Ай-яй, улым, нишләп кешегә ягасың? Салихны беләм мин, каймак кебек бала. Үзеңдер? Йәле-йәле, телеңә салышып, күз буяп торма, әйдә, киттек! (Чиләкләрен куеп, җилтерәтеп Гамилне алып чыга башлый.)
Гамил (ялынып). Әнием, минем тамагым ач­ты... ашыйсым килә...
Мәликә. Әйттем мин сиңа, кеше ашаганда рәтләп аша, дидем. Балавыз сыгып, ашамыйча утыр­дың. Әйдә, аш җылытып бирәм. (Өйгә кермәкче була.)
Гамил (ашыгып). Юк-юк, әни, миңа ни... кон­фет кына кирәк!
Мәликә. Конфет юк... Әй, аптыратма әле, бо-лай да тешләрең начар, конфет ашамыйча да. Әйдә, киттек, тиз бул! (Кулыннан тотып Гамилне алып чыгып китә.)
Икенче күренеш
Мәктәп. Гамилләр сыйныфында география дәресе бара. Гамил янында Салих утыра. Алар алдында Р ә ф ы й к, Сөббух, Галәви, Сара утырган. Укытучы Мәрьям
күрсәткеч таяк белән картага төрткәләп дәрес аңлата.
Мәрьям (вәкарь белән). Көньяк киңлекнең кырык биш градусы һәм Көнчыгыш озынлыкның егерменче градусы кисешкән... (Шулвакыт кош сайрагандай тавыш ишетелә.) Гамил! Китер сыбыз­гыңны! Мин сиңа әйтәм, китер сыбызгыңны!
Гамил. Мәрьям апа, мин түгел, чын менә, мин түгел. (Партага сеңә, эндәшми.)
Мәрьям (вәкарь белән). Көньяк киңлекнең кырык биш градусы... (Сыбызгы сайрый.) Гамил! Чык бире! Эндәшмә! Чык бире! (Гамил сиздерми генә сыбызгысын кесәсенә шудыра, такта янына чыга.) Менә монда, урындыкка бас. Уң кулың белән сул колагыңны, сул кулың белән уң колагыңны тот! (Гамил укытучы кушканны эшли.) Менә шулай. Кулың буш булмагач, сызгырта алмассың! Ә хәзер, балалар, яңа дәресне кабатлый башлыйбыз. Салих, тор, әйдә, сөйлә, Казан шәһәре кая урнашкан?
Салих (ялт итеп торып баса.) Казан шәһә­ре... шәһәре Идел буена урнашкан, әй, юк, дөресрәге, Казансу буена урнашкан, иң дөресе...
Мәрьям. Әйе-әйе, иң дөресе?
Салих . Иң дөресе, Идел һәм Казансу арасына.
Мәрьям. Тулы җөмлә белән ничек әйтерсең?
Салих. Казан шәһәре Идел һәм Казансу елга­лары бергә кушылган җиргә урнашкан.
Мәрьям. Әйе, шулай. Элек Идел елгасы Казан­нан бераз ерактарак та булган әле... (Шулвакыт Гамил шәүлә кебек шыпын гына бүлмәдән чыгып китә. Укытучы укучыларның йөзләрендәге җанла­нуны күреп, артына борылып карый да кулларын җәеп җибәрә — аптырап кала.)
Өченче күренеш
Гамил өйгә кайткан. Аңардан башка өйдә кеше юк. Чал­тыр-чолтыр итеп савыт-саба, банкалардан тәм-том эзли, башка нәрсә тапмагач, бер кисәк күмәч алып, йөгереп чы­гып барганда акльькаралы песигә ялгыш тибеп җибәрә, мескен песи куркудан караватка менеп китә.
Гамил. Мырауҗан, ялгыш булды, курыкма. (Песине тотмакчы була, песи почмакка поса, усал ырлый.) Әйдә, мин сине күтәреп йөрим, телисеңме, мин сиңа җыр җырлыйм.
Песиләр дә, малайлар да
Бик тә, бик тә шаяннар.
Алар шулай туганнар,  
Алар шулай булганнар.
Башкача булалмыйлар,  
Шуңа күрә шаяннар...
Ә-лә-лә, ә-лә-лә...
(Песине күтәреп җырлап, сикергәләп йөри, аннан, тагын, нәрсә эшләргә икән, дигәндәй, башын кашып ала.) Тукта, таптым, койрыгына шалтыравык так­тым! (Кесәсеннән җепкә бәйләнгән калай кисәге чыгара да песинең койрыгына бәйләп куя. Песи, Гамил
кулыннан ычкынып, калайны чылтыратып чабып китә.) Әл-лә-лә, әл-лә-лә, мәче тычкан тота, тотмаса да куркыта.., (Тыпырдап биеп ала.) Тагын нәрсә эшләргә икән? Ә, белдем, абыйның китапларын актарам! (Мышный-мышный абыйсының өстәл тартмасын ачмакчы була, ача алмый, чөнки ул бикле.) Их, ачкычын яшергән! (Ачудан песи төшереп тлдырган калай кисәген тибеп җибәрә. Гамил тәрәзәдән бакчага сикерә.)
Укытучы: Ә хәзер  ничек итеп өй эшләрен эшләгәннәрен карыйк.
Бари Рәхмәтнең “Эш беткәч” шигырен рольләргә бүлеп башкару.
Укытучы: Өйдә бит әле безнең  кечкенә энеләребез, сеңелләребез дә бар. Алар безгә ничек булышалар.
Нурия Измайлованың “Өйрәттем” шигырен сөйләү.
ӨЙРӘТТЕМ...
Энемә яшь тулгачтын да
Туп уйнарга өйрәттем.
Туп уйнарга өйрәттем дә:                                                                                                                    
«Ник өйрәттем!» —дип     әйттем!
Хәзер өйдә бар нәрсәне                                                                                                    
Туп урынына очыра.                                                                                                         
Күтәрәлмәгән әйбергә                                                                                                      
Тибеп китә нык кына.
Ыргыта әйбәтләп уйлап —                                                                                                                      
Тәрәзәгә турылап.                                                                                                                         
Тидерәлсә, «гол» кычкыра                                                                                                      
Һәм туп сыман сикерә!
Өйрәткән идем «Бәр» диеп,                                                                              
«Мин булам вратарь!» диеп,                                                                                                       
Басып торамын зар булып,                                                                                
Тәрәзәдә тәрзар булып...
Һәм саклыйм телевизорны,                                                                             
Тиле-тилетар булып.                                                                                                                    
Ул — бәрәтар, мин — вратарь,                                                                                                  
Вәт бәлагә тарыдык.
Укытучы: Өйдәге кызык хәлләр моның белән генә дә бетми әле. Туган көннәребез дә бик кызык үтә. Хәзер шуларның берсе белән танышыйк.                                        
Ш Галиевнең “Пәрәмәч” шигырен  сөйләтү.  
ПӘРӘМӘЧ...
Бүген минем туган көн,                                                         
Бәйрәм була торган көн.                                                                          
Сорады әни иртән:
- Нәрсә пешерим икән?
- Пәрәмәч,— диде әти,
- Бәлеш,— диде дәү әни.
Ә мин киттем камырга,                                                         
Ашханәдән алырга.                                                                              
Әнкәй кисәтте мине:
- Кайтканда ашык,— диде,
Чыкмасын ташып! — диде.
Карадым камыр алгач,                                                                  
Сатучы үлчәп салгач:                                                                                    
Савытым тулар-тулмас,                                                                                 
Ташымас, берни булмас!
Гәҗитләр карый-карый,                                                                
Морожный ялый-ялый,—                                                                             
Киттем кайтыр уңайга,                                                                  
Утырдым трамвайга.
Шулай кайтып килгәндә,                                                                       
Инде җитәм дигәндә,                                                                             
Артканнан-арта барып,                                                                        
Камыр чыга кабарып!
Тиз генә этәм-төртәм,                                                                            
Савыт эченә кертәм.                                                                              
Ә камыр гүя тере —                                                                                  
Килә дә чыга кире!
Ул үзе шундый үзле,                                                                                       
Үзе шундый үзсүзле;                                                                          
Төрткәләп тутырсаң да,                                                         
Өстенә утырсаң да,
Мөмкин түгел тыярга,                                                                   
Капкач каплап куярга...                                                                
Яңа берет жәлен жәл,                                                                   
Калмады бүтән әмәл —
Салдым камырны өзеп...                                                                                
Ул чыга һаман сөзеп!                                                                                           
Авырайды чалбар да, —                                                                                
Кесәләр тулы бар да...
Анда да бит кабара!                                                                                       
Трамвай килеп җитүгә                                                                                             
Тотындым мин чабарга...                                                              
Бар җирдән камыр ташып,
Торам башымны кашып,                                                       
Ишек төбендә басып.                                                                             
Әйтә алмыйча берни,                                                                                    
Бот чабып куйды әни.
- Пәрә-мә-әч!..— диде әти,
- Бә-ә-әлеш!..— диде дәү әни.                                                           
Укытучы:
Ә шулай да, балалар, без 4 ел буена нәрсәләргә өйрәндек.
Шаян породияләр.
Математика ник кирәк,                                 
“Тала – тала” көенә.
Без – авыл баласына?
Акча чутлый белсәм җиткән,
Авыр килер башыма.
Татар язучылары-
Җәлил, Алиш, Тукайлар.
Шигырьләрен ятлатмаса-
Барсы да әйбәт алар.
Кемгә кирәк шул өйрәнсен,
Бу инглиз телләрен.
Телләрем һич тә бөгелми
Әйтә алмыйм сүзләрен.
Ник татар теле укытып
Безне тинтерәтәләр?
Татар баласын татарча
Сөйләргә өйрәтәләр.
Башлы нәсел булып чыкты,
Безнең математика.
Чит илдән туганы кайткан.
Исеме – информатика.
Урыс телен шәп өйрәндем,
Ипи-тозлыкны  беләмен.
Телим икән – исәнләшәм,
Президент Путин белән.
Пушкинны уважать итәм,
Әкият язганы өчен.
“Рус.лит”ны тырышып укыйм,
Пушкины булган өчен.
Кеше маймылдан туган, дип,
Безгә алдап сөйлиләр.
Циркта маймыллар нигә
Кешегә әйләнмиләр?
Җыр дәресен яратабыз,
Күңелле һәммәбезгә.
Җырлап кына чыксак иде
Унбер классны бергә.
Художниклык сәләтем юк,
Рәсем ясый белмимен.
Ясыйм – бозам, ясыйм – бозам,
Кәгазь җиткерә   алмыймын.
Өйдә дә бакча казу,
Монда да бакча казу.
Минем өчен иң җайлы эш – 
Ашагач, - тешне казу.
Физкультурада сынала,
Иң җитезләр, көчлеләр.
Безгә бишле бик тәтеми,
Журнал тулы өчлеләр.
Менә шулай укып чыктык,
Дүрт класс, бер коридор.
Укыйсы да, укыйсы әле,
Алда планнар бик зур.
Укытучы: Кайбер аерым предметларны укучылар бигрәк тә яраталар.
Мәсәлән , физкультураны.
Шаян породия.
“Суда йөзә аласыңмы” көенә.
1. Отжимание  дисәләр,
Чәчләрем үрә тора.
Иң яратмаган дәресем-
Хезмәт һәм физкультура.
Куш: Суда, суда,
Суда йөзә аласыңмы?
Илле отжиманиедан
Үлми түзә аласыңмы?
2. “Козелы” да баш бирми бит
Атландырмый биленә.
Бүтән фәннәрем гел “5”.
Физ – ра – “икеле” генә.
Куш: Суда, суда,
Суда йөзә аласыңмы?
Кожаный козел өстеннән
Сикерә беләсеңме?
3. “Гусиный шаг” дигәннәрен
Кемнәр уйлап чыгарган?
Издевательство бу
Барлык укучылардан.
Куш: Суда, суда,
Суда йөзә аласыңмы?
Ата казларга охшатып
Йөгерә аласыңмы?
4. Түзәр хәлләрем калмады,
Зинһар ярдәм итегез.
Физкультура дәресеннән
Освобождать итегез.
Куш: Суда, суда,
Суда йөзә аласыңмы?
Бу хәлләргә мин түзә алмыйм,
Ә син түзә аласыңмы?
Укытучы: Кайвакытта хезмәт дәресендә менә мондый хәлләр дә булгалый.
“Антошка” көенә уен.
Укытучы: Ә тагын кайсы дәресләрегез бигрәк тә исегездә калды?
Арифметика
Формулалар чишә-чишә    
Киерелгән миләр...
Дәрес бара. Укытучым                                                                                  
Җавап көтә миннән.
Җавап бирә алмый торам,                                                                                      
Бик-бик теләсәм дә.                                                                                                
Тик «ике»ле куймас апа,                                                                                      
Берни белмәсәм дә.
Җавап бирә алмасам да,                                                                               
Мин бит нидер беләм.                                                                                  
Төрәнне дә, бомбаны да                                                                                
Ясауларын беләм                                                                                                    
Формулалар белән.                                                           
Беләм, бомба ясаучы да
Тыңлагандыр дәрес.                                                                                                                 
Яшәү формуласын гына                                                                                                          
Чишмәгән ул дөрес.
Ә мин соң, мин формуланы                                                                         
Дөрес чишәм микән?..                                                                                            
Дәрес бара. Укытучым                                                                                  
Җавап көтә миннән.
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНДӘ
Укытучы әйтеп тора,                                                                                
Кабатлап бара Сара:
— Мин барам,
Син барасың,
Ул бара...
Кинәт Сара туктады да                                                                            
Уңга, сулга карады.                                                                                 
— Аңламыйча калдым, апа,                                                                           
Ә без кая барабыз?
Укытучы: Хәзер мин сездән һәр фәннән  телдән имтихан алам. Шул имтиханнарны уңышлы тапшырсагыз, сезгә аттестатлар тапшырырмын. Сорауларны игътибар белән  тыңлыйсыз да, кул күтәреп җавап бирәсез.
Укытучы:
— Я, Самат, мәсьәләне чиштеңме? Залда барысы ничә кеше  утырган?
— Чиштем, — дип җавап бирә укучы, — залда 33,5 кеше булган.
Укытучы укучыдан сорый:
— Илдус, Кырым сугышы турында ни беләсең? Ул ничән­че елларда булган? Шул хакта сөйлә әле.
— Мин ул чорда тумаган идем, берни дә әйтә алмыйм, -ди малай.
Укытучы:
— Укучылар, бу әсәр иске китапларда гына, ә сезнекеләрдә юк. Дәресне игътибар белән тыңлагыз.
Шулвакыт Ринатның китап актарганын куреп:
— Эзләмә, яңа китапларда юк, — ди укытучы, сүзен кабатлап.
— Нишләп яңа булсын, әллә кайчан искереп бетте инде ул, — ди укучы.
Укытучы:
- Доктор сүзенең синонимы ничек була?
- Айболит!
Шул ук дәрестә укытучы Галидән сорый:
— Гали, «ф» хәрефе белән башланган берәр сүз әйт әле.
Гали: Фил.
— Дөрес. Ә син ни әйтерсең, Вәли?
— Тагын бер фил, — ди укучы.            
— Илдар, нигә дәрескә килмәдең? — дип сорыйлар бер малайдан..
— Башым авыртты.
— Ә нигә урамда уйнап йөрисең?
- Үзегез бит, апа: «Башыгыз авыртса, саф һавага чыгыгыз», — дигән идегез  ич.
Укытучы: Укучылар, ясалма балны нәрсәдән ясыйлар? — дип сорый.
Шунда бер укучы:
— Ясалма чәчәкләрдән, — дип җавап бирә.
Математика дәресендә укучы кулы белән бер колагын кап­лап утыра икән. Моны күреп партадашы аңа:
— Нигә колагыңны томаладың? — дигән.
- Укытучы апа сөйләгәннәр колагымнан чыгып китмәсен (өчен, — дип җавап биргән малай.
Рәсем дәресендә укытучы өй эшләрен тикшерә. Әлфиянең рәсемен карагач:
— Ә син нинди рәсем ясадың? — дип сорый.
— Океан...
— Дулкыннары юк ич.
— Бу бит Тын океан. 
— Укучылар, ни өчен кыш көне су бозга әйләнә? – дип сорый укытучы. Шунда бер укучы:
— Мин беләм, тимераякта шуар өчен, — ди.
Татар теле дәресендә укытучы укучыдан сорый:
— Мин чабам, син чабасың, ул чаба. Бу кайсы заман бул!
— Әлбәттә, тәнәфес вакыты, — ди укучы.
— Син һәрвакыт матур фикерләр әйтәсең? Әйдә,  класс өчен берәр кызыклы эш уйла әле.
— Юк, бүген булдыра алмыйм.
— Нигә?
-— Әтием командировкага китте.
Укытучы укучыдан сорый:
- Марат, өй эшләрен эшләдеңме?
- Эшләдем.
- Кайсысын эшләдең?   Утын ярып өйдем.
Укытучы укучыдан сорый:
- Җәмилә, син нигә җөмлә ахырында берничә тыныш билгесе куйдың?
- Берсе дөрес булмаса, икенчесе туры килер дигән идем, -—ди укучы.
Астрономия дәресендә укытучы укучыларга:
- Балалар, бүген 21 сәгать 45 минутта Ай тотылганны карарга онытмагыз, — ди.
— Ничәнче программада булачак? — дип сорый малайлар арасыннан берсе.
Укытучы укучыдан: Ни өчен синең дәресләреңне әтиең хәзерли?
- Әнинең башка эшләре бик күп.
Укытучы: Балалар, бер хикәя җөмлә уйлагыз.
Укучы: Ат арба тарта.
Укытучы: Дөрес. Хәзер шуны өндәү җөмләгә әйләндерегез.
Укучы: На-а-а!
Укытучы укучыдан сорый: Ни өчен син мәктәпкә соңга калып киләсең?
- Укырга беркайчан да соң түгел, диләр ич.
Бер малай вакланмалы мисаллар чишәргә өйрәнә. Аңа анасы да булыша.
— Әгәр дә мин гөбәдияне 12 кисәккә бүлеп, шуның берсен сиңа бирсәм, ничек була инде?
— Саранлык була бу, — ди малай.
— Айрат,  көндәлегеңне күрсәт әле?
— Илшатка биреп торган идем.
— Нигә?
— Ул әти-әнисен «куркытырга» тели.
Укытучы: Яле, Самат, өй эшеңне күрсәт әле?
— Әни портфельгә салырга оныткан.
— Ә ни өчен үзең салмадың?
Бездә шундый тәртип, һәр кеше эш урынын үзеннән соң жыештырып
калдырырга тиеш.
Укытучы география дәресендә балалардан:
— Европа кайда, кем әйтер? — дип сораган.
— Я, әйт, — дигән укытучы.
— Европа дәреслекнең 24 нче битендә, — дип җавап биргән укучы.
Укытучы:
- Йә әле Ринат, әлифбаны яттан әйтергә өйрәнеп килденме инде? Әйтеп чык.
Бала (тоташтан тезеп):
— А, Б, В, Г, Д, Е, Ж, 3... (Туктый.)
Укытучы: Шуннан аргысы ни? Белмисеңмени? Утыр. «Ике»ле сиңа.
— Бала (аптырабрак):
— И Ке Ле Ме Ни инде?...
(«Икелемени» дигәнендә үзе дә сизмәстән шул хәрефләр  теземен рәттән әйтү килеп чыккан була.) Укытучы:
— Ярый, әлифбаны яртысына хәтле әйтә алдың, «өч».куям сиңа! — дип төзәткән.
Укытучы: Әйберләр эсседән озая, салкыннан кыскаралар, аңлады­гызмы?
Бер бала: Ә, аңладым хәзер...
Укытучы: Нәрсә аңладың?
Бала: Җәй көне эссе — шуңа күрә көн озын була, кыш суык, шуңа көн дә кыскара.
Укытучы: Я әле, Фатыйх, син җавап бир — дүрттән дүртне алгач, ничә кала?
Фатыйх җавап бирми.
Укытучы: Уйлап кара. Менә, мәсәлән, синең кесәңдә дүрт чикләвек бар. Аларның дүртесе дә төшсә, кесәңдә нәрсә кала?
Фатыйх: Тишек кала.
Укытучы:
Я әле, Рүзил, , син әйт — тәүлекнең озынлыгы ничә сәгать була ?
Бала: Егерме биш.
Укытучы: Әйттең хәбәр. Каян килеп ул сиңа егерме биш булды?
Бала: Нигә? Кичә үзегез көннәр бер сәгатькә озайды дип әйттегез ич.
-Без бүген зоологиядән кошлар турында укыдык.
- Алай булгач, бар кошны да таныйсың инде син? Әйт әле, әнә теге ике кошның кайсысы песнәк, кайсысы чәүкә? Белә­сеңме?
- Һи, шуны да белмәскә. Песнәк янына кунганы чәүкә ич.
- Өй түбәсендә өч чыпчык утыра иде, шуларның берсен аучы атып төшерде. Йә әйтегез, өй түбәсендә ничә чыпчык калды?
- Берсе дә калмады, — дип җавап биргән укучылар.
— Ничек инде берсе дә?
- Мылтык тавышына түбәдәге чыпчыклар бар да куркып очып китә ич, — дигән укучылар.
Укытучы: Ярый, сез барлык сорауларны да җиңеп чыктыгыз. Инде сезгә өлгергәнлек аттестатлары тапшырырга да була.
Өлгергәнлек аттестаты
Бирелә Исхакова Риммага.
I.Сәламәтлегенең торышы:
  • Танып-белү сәләте (укытучыларны)                5
  • Күрү сәләте (шпаргалканы)                          5
  • Ишетү сәләте (подсказканы)                         5
  • Йоклау сәләте (дәрестә)                                5    
  • Күшәү сәләте (жевачканы)                            5
  • Дальновидность (иптәшеңнән күчергәндә)         5
  • Алдан сиземләү сәләте (телепатия)                  5
  • Ис сизү сәләте (тәм-томнарны)                        5
     II. Характер үзенчәлекләре.
  • Сопротивляемость  (укытучыга каршы тору)       5
  • Партизанлык (дәрестә дәшми торучанлык)          5
                       
III.Физик тәрбия.
  • Йөгерү(дәрестән качу)                                                                              4
  • Ераклыкка ыргыту(китапны, сумканы)                                         5
  • Пулевая стрельба (рогаткадан ату)                                              4
  • Түбәнлеккә сикерү
               а) партадан сикерү                                                                        4
               б) урындыктан сикерү                                                          4
  • Авиомоделизм(самолет очырту)                                                   5
  • Отжимание                                                                                    4
  • Хоккей (шар сугу класста)                                                            4
IV.Фәннәрне үзләштерү.
  • Түшәм санау(математика)                                                                     5
  • Алфавитны яттан белү (рус теле)                                                        5      
  • Әкият сөйләү(тарих)                                                                                       5
  • Хәреф чүпләп уйнау (татар теле)                                                         5
  • Сәяхәт итү (карта буенча табигать белеме)                                             5         
  • Калдырылган дәресләр саны:  x
             а) авыру буенча y       
             б) ялкаулык буенча  z  
             Комиссия председателе- Белмәмеш.
             Комиссия членнары “5”, “2”, “3”.           Май..2007ел.
 
Укытучы:Уку  вакытында  төрле номинацияләр буенча  конкурслар да барган иде.  Хәзер шул ярышларда аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен бүләкләп   китәбез. 
  • Иң яхшы укучы –Исхакова Римма
  • Иң яхшы укучы –Хакимңанова Карина
  • Иң яхшы укучы – Мөдәрисов Рүзил
  • Иң тырыш укучы – Вәлеев Ринат
  • Иң оста язучы – Сәмигуллина Фирүзә
  • Иң уңган укучы – Мөхәмәтова Алсу
  • Иң өлгер укучы – Саттаров Айрат
  • Иң оста  артист – Ахметова Наилә
  • Иң яшь спортчы – Рахманов Илшат
  • Иң яшь спортчы – Юсупов Ранис
  • Иң пөхтә укучы – Мацюта Денис.
Укытучы: Алар бу сыйфатларын киләчәктә дә югалтмаслар дип, ышанасы килә.
Укытучы: Кадерле балалар! Сезне чын күңелемнән шушы  иң истәлекле , шатлыклы көнегез белән тәбрик итәм. Сезгә озын гомер, корычтый нык сәламәтлек,шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар телим. Барыр юлларыгыз таң нурыдай якты, салават күпередәй нурлы, керсез йөрәгегез эчкерсез, хыялларыгыз татлы булсын. Мәктәпне яхшы гына укып чыгыгыз. Теләгән һөнәрегезне алыгыз. Әти-әниләрегезгә, бер-берегезгә яхшылык кылыгыз. Хәерле юл сезгә, укучыларым. Бәхетле, сәламәт булыгыз.
Укучы: Туры утыр, төз утыр!
Укучы: Көндәлегеңне тутыр!
Укучы: Матур яз хәрефеңне.
Укучы: Карап йөр дәресеңне.
Укучы: Һәр адымны күзәтеп,
Һәр ялгышны төзәтеп,
Җитәкләп барган апа
Бүген безне озата.
Балалар:   Җылы караш, назлы сүзләреңнән,
Тойдым синең йөрәк җылыңны.
Укытучым, иң кадерле кешем,
Бүләк итеп ал син җырымны.
Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”.
Хор белән:Аерылыр чак җитте, дусларым,
Сизелмәде дүрт ел узганы.
Хуш, сыйныф, үз күрдең,
Яшәргә көч бирдең,
Канат куеп безне үстердең.
Укытучы: Хәзер балалар үзләренең концерт номерларын сезгә бүләк итәрләр.Аннары әти-әниләр, укытучылар укучыларны истәлекле көн белән тәбрик итәләр. Бәйрәм тәмамлана

Похожие публикации