Войти / Зарегистрироваться

Моя семья в истории страны/ Сугыш тарихында минем гаилэм

Получить свидетельство
Автор: Каримова Альбина Амировна

Вакыт узган саен тарих сәхифәләренә тузан кунса да, Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау - әби-бабаларыбыз әманәте. Әти-әни назыннан, балачак шатлыгыннан мәхрүм сабыйлар, сугыш кырындагы дәһшәтне үз күзләре белән күргән, үз каннары белән юган фронтовиклар, алсыз-ялсыз авыр хезмәтне үзләренең хрупкий җилкәләрендә күтәргән хатын-кызлар һәм балалар, җан сызлавын тылдагы хезмәт белән басарга мәҗбүр булган күпме әниләр, әбиләр әманәте...
Ил хәтере – кеше хәтере. Бөек Җиңүнең  70 еллыгы алдыннан, гаиләләрнең тарихын барлыйк. Сугышта катнашкан бабайларыбызны без белергә, мәңге онытмаска, үзебездән соң килгән буынга түкми-чәчми тапшырырга тиеш! Темабызның актуальлеге әнә шуннан гыйбарәт.
Эзләнү эшенең максаты:
  • Эзләнү-тикшерү эшчәнлеген аңлау;
  • Буыннар арасындагы бәйләнешне өйрәнү;
  • Бөек Җиңүгә гаиләмнең керткән өлешен ачыклау.
Бурычлар:
  • Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне тирәнәйтү;
  • Сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан сораштыру, мәгълумат туплау;
  • Сугыш чорындагы гаилә тарихын язу;
  • Дусларыма сугышта катнашкан ерак бабаларым турында сөйләү.
2.ТӨП  ӨЛЕШ.
2.1. Бөек Ватан сугышында карт  бабам Кә римов Хикмә тулла.
Хикмәт бабай сугышка Әгерҗе районы Төрдәле авылыннан 1943 нче елда чыгып китә. Аңа нибары 18 яшь тулган була. 57-нче укчы полкында сугыша. Польша, Белоруссия фронтларында катнашып, Берлинга кадәр җитә. Ләкин күп тапкырлар контузияләнә. Висла-Одер операциясе вакытында нык кына яраланып, бер күзсез кала. «Берлинны алган өчен», «Демблинны алган өчен», «Җиңүнең 50, 55, 60, 65 еллыгы белән» дигән медальләре һәм «I дәрәҗә Ватан сугышы» ордены бар.
Бабай сугыштан 1945 нче елның июнь аенда кайта. Бибинур әби белән өйләнешеп, 3 бала (Җәүдәт, Суфия, Бибизинә) үстерәләр. Сугыштан соң Чапаев исемендәге туган колхозында терлекче, атчы, урманчы, Кырынды мәктәбендә завхоз булып эшли, мәчет карты, зиратны карап торучы була. Тырыш, кызу канлы, кырыс холыклы, ләкин авыл халкы аны бик хөрмәт итә иде.  2011 нче елда вафат булды.
2.2. Б ө ек Ватан сугышында карт  бабам Садыйков Г ә р ә фи.
Гәрәфи бабай сугышка Бондюг районы Турай авылыннан 1942 нче елның кышында китә. Фронтта артиллерист була, өлкән сержант. 3 ел буена күп кенә сугышларда катнаша. Бөек Җиңүне Берлинда каршылый. Аның да медальләре, «Кызыл йолдыз» ордены бар. Өенә бары 1949 нчы елда гына әйләнеп кайта, өйләнә, тагын бер ел хезмәт итеп, 1950 нче елда кайтып керә. Бабай бик тыныч холыклы, эшчән иде. Наҗия әбием белән бик тату яшәп, бер кыз, бер малай (Наил, Сәвия) үстерделәр. Сугыштан соң озак еллар ферма мөдире булып эшләгән. 75 яшендә йөрәк авыруыннан үлгән.
2.3. Бөек Ватан сугышында карт бабам  Хә с ә нов Гә бдр ә х м ә н.
Бабам Әгерҗе районы Балтач авылында туган. Аны авылыбызда һәрвакыт хөрмәт итеп яшәделәр. Бик башлы, укымышлы, җор телле, абруйлы, мөхтәрәм кеше иде. Сугышка кадәр үзләре төзегән колхозда учётчик, райкомда пропагандалаучы,
1933 - 1934– колхоз театры җитәкчесе,
1934-1936 –Ворошилов ис.колхозда  бригадир, сельпо председателе,
1938-1940 – райпотребсоюзда ревизор булып эшли.
1940 нчы елда фин сугышына китә, яраланып Мәскәү янында Терелгәч, Вольск пехота училищесында укый һәм сугышка керә. 77 нче уклы  полкның 50 нче дивизиясе белән идарә итә.
1942 нче елның апреленнән 1943нче елның февраленә кадәр  Кемеровск  өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә хәрби госпитальдә ята. Аннан соң 88 нче укчы полкы белән сугышка керә.
1944-нең февралендә янәдән каты яралана һәм и II группа сугыш инвалиды булып  демобилизацияләнә. Бабамның «Кызыл йолдыз», «За бревые заслуги» орденнары һәм бик күп медальләре бар.
Авылга кайткач, 44-нең июленнән ул Ворошилов ис. колхоза рәис итеп билгеләнә. «Әкәмәт авыр еллар. Авылда эшләр өчен кеше юк. Ашарга ризык юк. План да план. Фронтка әзерләргә кирәк. Авылдашлар бик  жәл булса да, каты куллы, таләпчән булырга кирәк булды», - дип искә ала иде бабай.
Сугыш беткәч, тыныч тормышта бабабыз Балтач 7-еллык мәктәбендә военрук, Краснобор райисполкомында председатель, Балтач авыл советы председателе, Балтачта колхоз бухгалтеры, Барҗы сельпосында баш хисапчы, Кичкутан авылының Жданов ис. колхозында хезмәт бригадасында  таксировщик булып эшли. Карт әбием Наилә белән 5 бала (Әлия, Әлим, Әмир, Әлфия, Гөлия) үстерделәр. 
2.4. Бөек Ватан сугышында карт  бабам  Х ә с ә нов Кирам.
Кирам бабай  Ватан сугышына  туган авылы Балтачтан 1941 нче елда китә. Зур сугышларда катнаша. Тик авылга әйләнеп кайтырга аңа язмаган була. Без бу елга кадәр Кирам бабабыз турында бернәрсә дә белми идек. Интернет аша эзләнү вакытында (http://www.kremnik.ru/node/42365) билгеле булган фактлар да безнең өчен зур ачыш, сөенеч булды:
1231 нче укчы полкы, 371 нче номерлы дивизия,
Хәрби дәрәҗәсе – өлкән лейтенант.
Һәлак булу урыны – Витебск өкәсе.
Һәлак булу вакыты – 1944 нче ел, 8 гыйнвар.
3. Йомгаклау.
Эзл ә н ү –тикшерен ү   эшч ә нлеге барышында мин н ә рсә л ә рг ә  ирештем?
  •  Эзләнү эшчәнлеге белән таныштым;
  •  Буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытты; гаиләне,туганнарны тагын да берләштерде;
  •  Сугыш белән бәйле гаилә ядкәрләрен барладым;
  •  Бөек Җиңүгә гаиләмнең керткән өлеше белән горурлану хисе туды;
  •  Бөек Ватан сугышы турында күп нәрсәләр белдем.
Кил ә ч ә кк ә  минем  планнарым:
  • әниемнең Әтнә районында гомер итүче дәү әнисе Фагыйлә ягыннан бер гаиләдән сугышка чыгып киткән 4 бабамның тарихын өйрәнергә телим;
  • Сугыш вакытында 3 кыз бала белән тол калган тыл ветераны Бондюг районы Турай авылында яшәгән Гөлҗиһан әбиемнең тормыш юлын өйрәнергә телим;
  • “Сугыш урлаган балачагы” исеме астында Наҗия, Бибинур, Наилә, Фагыйлә карт әбиләрем турында эзләнүләр үткәреп да гаилә тарихын тулыландырасым килә.
Мин әле бик кечкенә, сугышның нинди куркыныч афәт икәнлеген аңлап түгел, бары ишетеп, зәңгәр экраннар аша күреп кенә беләм. Ләкин эзләнү барышында Җиңүнең нинди корбаннар, күпме гомерләр бәрабәренә килгәнлеген аңладым. Йөрәк сыкрый, күздән яшьләр килә, тамакта –төер...
Сугыш уты яңадан кабына күрмәсен!
Әби-бабайларның батырлыгын онытмыйк!
Җир шарында Тынычлыктан да кадерле нәрсә юк!!!
4. Кулланылган әдәбият, чыганаклар:
- Әби-бабайларның, туганнарның истәлекләре;
- Гаилә документлары,
- Фото- архивлар.
- Интернет-чыганаклар. http://www.kremnik.ru/node/423656 
Эшебезне  башкару вакытында м ә гълумат тупларга ярдәм иткә н туганнарыбыз:
- Әбием Сәвия Кәримова (Садыйкова) фотоистәлекләре һәм карт әбием Садыйкова Наҗия хатирәләре (Кырынды, Турай авыллары);
- Апабыз Суфия Гыйльфанова (Кәримова) һәм Гөлнара Гыйльфанова фотоистәлекләре (Түбән Кама шәһәре);
- Апабыз Гөлия Хәсәнова фотоистәлекләре һәм аның интернет аша Бөек Ватан сугышы сайтыннан (http://www.kremnik.ru/node/423656) эзләп тапкан материаллары (Яр Чаллы шәһәре).
5. Кушымталар.
Кушымта 1. Кәримов  Хикмәтулланың хәрби  билеты.

Кушымта 2.
Кәримовлар хакындагы язма. “Яңарыш” гәҗитенең 1997 нче елгы 40 нчы саны.   
 


Кушымта 3.
Интернет сайт аша табылган:
 
 

Кушымта 4. Әгерҗе  хакимиятенең Җиңү бәйрәменә ясаган котлау открыткасы.
 
 

Кушымта 5. Гәрәфи  бабай  сугышчан  дуслары  белән, 1945 нче ел, июнь.
 
Тезислар. Минем  тема : Сугыш  тарихында  минем  гаиләм.
Ил хәтере – кеше хәтере. Бөек Җиңүнең  70 еллыгы алдыннан, гаиләләрнең тарихын барлыйк. Сугышта катнашкан бабайларыбызны без белергә, мәңге онытмаска тиеш! Темабызның актуальлеге әнә шуннан гыйбарәт.
Эзләнү эшенең максаты:
  • Эзләнү эшен аңлау;
  • Бөек Ватан сугышы турында аңларга тырышу;
  • Бөек Җиңүгә гаиләмнең керткән өлешен ачыклау.
Бурычлар:
  • Сугыш турында әти-әниләрдән, әбиләрдән  сорашу,
  • Сугыш чорындагы гаилә тарихын язу;
  • Интернет аша эзләү;
  • Дусларыма  сугышта катнашкан ерак бабаларым турында сөйләү.
Хикмәт бабай сугышка унсигез яштә китә. Илле җиденче укчы полкта сугыша. Польша, Белоруссия фронтларында катнашып, Берлинга кадәр җитә. Висла-Одер операциясе вакытында бер күзсез кала. (Малайлар тыңламый башласа, шул күзен алып куркыта иде). Бабайның медальләре бик күп. Һәм  «I дәрәҗә Ватан сугышы» ордены бар.
Бабай сугыштан кырык бишенче елда кайта. Бибинур әби белән өйләнешеп, 3 бала (Җәүдәт, Суфия, Бибизинә) үстерәләр. Сугыштан соң туган колхозында терлекче урманчы, Кырынды мәктәбендә хуҗалык мөдире булып эшли, мәчет карты, зиратны карап торучы була. Тырыш, кызу канлы, кырыс холыклы, тик авыл халкы аны бик ярата, хөрмәт итә иде. Ул үлгәндә миңа биш яшь иде.
Гәрәфи бабай сугышка Турайдан кырык икенче елның кышында китә. Фронтта тупчы була, өлкән сержант. Бөек Җиңүне Берлинда каршылый. Аның да медальләре, «Кызыл йолдыз» ордены бар. Өйгә илленче елда гына кайтып керә. Бабай бик тыныч холыклы, эшчән иде. Наҗия әби белән бик тату яшәп, бер кыз, бер малай (Наил, Сәвия) үстерделәр. Сугыштан соң озак еллар ферма мөдире булып эшли. Җитмеш биш яшендә йөрәктән үлеп киткән.
Гәбдрәхмән бабай Балтач авылында туган. Бик башлы, укымышлы, җор телле, мөхтәрәм кеше булган. Сугышка кадәр колхозда учётчик, колхоз театры җитәкчесе, бригадир, ревизор булган.
Кырыгынчы елда фин сугышына киткән. Вольск пехота училищесында укыган һәм Ватан сугышына кергән. Укчы полкның илленче дивизиясе белән идарә итә. Әллә ничә яралана. Кырык дүртенче елда II группа сугыш инвалиды булып авылына кайта. Колхозга рәис итеп билгеләнә. «Әкәмәт авыр еллар. Авылда эшләр өчен кеше юк. Ашарга ризык юк. План да план. Фронтка әзерләргә кирәк. Авылдашлар бик  жәл булса да, каты куллы, таләпчән булырга кирәк булды», - дип искә ала иде бабай.
Сугыш беткәч, бабабыз Балтач мәктәбендә военрук, Балтач авыл советы председателе, колхоз бухгалтеры, Барҗы сельпосында баш хисапчы булып эшли. Карт әбием Наилә белән 5 бала (Әлия, Әлим, Әмир, Әлфия, Гөлия) үстергәннәр.
Бабамның «Кызыл йолдыз», «За боевые заслуги» орденнары һәм бик күп медальләре бар иде, тик без кечкенә чагында югалтып бетергәнбез.
Кирам бабай  Ватан сугышына Балтачтан кырык беренче елда китә. Зур сугышларда катнаша. Тик хәбәрсез югала. Без бу елга кадәр Кирам бабабыз турында бернәрсә дә белми идек. Интернет аша эзләнү вакытында  туганым Гөлия апа ярдәме белән менә нәрсә белдек: өлкән лейтенант булган, Витебскта кырык дүртнең сигезенче гыйнварында Һәлак булган.
Эш барышында  мин  н ә рсә л ә рг ә  ирештем?
  • Эзләнү эшчәнлеге белән таныштым;
  • гаиләне, туганнарны берләштердек;
  • Сугыш белән бәйле гаилә истәлекләрен барладым;
  • Бабайларым белән горурлану хисе туды.
Минем  планнарым:
  • әниемнең Әтнә районында яшәүче дәү әбисе Фагыйлә ягыннан бер гаиләдән сугышка чыгып киткән  4 бабамның тарихын өйрәнергә телим (дәү әни инде безгә ике кечкенә фотосурәт алып кайтып бирде инде).
  • Сугыш вакытында 3 кыз бала белән тол калган тыл ветераны Менделеевск районы Турай авылында яшәгән  Гөлҗиһан әбиемнең тормыш юлын өйрәнергә телим;
  • Тылдагы Наҗия. Фагыйлә, Бибинур, Наилә карт әбиләрем турында эзләнүләр үткәрәсем килә.
Мин әле бик кечкенә, сугышның нинди куркыныч икәнен аңлап түгел, бары ишетеп, телевизор аша күреп кенә беләм. Ләкин эзләнү барышында Җиңүнең нинди корбаннар, күпме гомерләр исәбенә килгәнен аңладым.
Йөрәк сыкрый, күздән яшьләр килә, тамакта –төер...
Сугышлар беркайчан да булмасын! Бабайларның батырлыгын онытмыйк!  Җир шарында Тынычлыктан да кадерле нәрсә юк!!!

Похожие публикации