Войти / Зарегистрироваться

«Ялган нинди төстә?» темасын кабатлау

Получить свидетельство
Автор: Сёмина Эльвира Абузаровна

Максат: «Ялган нинди төстә?» темасын кабатлау. Лексик-грамматик материалны, диалогик-монологик сөйләм күнекмәләрен  камилләштерү.  Үтелгән тема буенча сөйләмгә чыгу.Сыйфат фигыль формасын, рәвешне, предикатив сүзләрне искә төшерү. Тема буенча балаларның белемнәрен тикшерү. Балаларда дөреслекне, намуслыкны тәрбияләү.
Җиһазлау: сүзлекләр, тизәйткеч, презентация, тест, компьютерлар, колонкалар. 
Дәрес планы
I. Оештыру моменты. Дежур укучы белән әңгәмә.
II. Фонетик күнегү.
Тал башындагы таллыкта тукраннар тукылдый.
III. Дәрес темасын ачыклау. (1, 2, 3 слайдлар)
Хәрефләр арасыннан сүзләрне табып, укучылар бүгенге дәрес темасын  әйтәләр.   
- Дәрес темасы нинди?  («Ялган нинди төстә?» темасын кабатлау)
IV.  Актуальләштерү.
- Бу теманы үткәндә, нинди кагыйдәләрне кабатладык? (рәвеш, сыйфат фигыль формасын, предикатив сүзләрне).
- Ә нинди текстларны укыдык? («Алдакчы Наил», «Җиңәсем килде», «Өзелгән чәчәкләр»)
V. Тема буенча эш.
1.  Рәвешләрне кабатлау  (4, 5, 6 слайдлар)  
а) - Рәвеш нәрсә белдерә?
- Рәвешнең сораулары (4 слайд).
б) Бирелгән сүзләрне укыгыз,  рәвешләрне генә сайлап әйтегез. Алар белән җөмләләр төзегез. (5 слайд)
в) Бирелгән сүзләрне татарчага тәрҗемә итегез. Татарча сүзләр белән рәвеш + фигыль сүзтезмәләр төзеп әйтегез. (6 слайд)
2. Сыйфат фигыль формасын кабатлау. (7,8,9,10,11 слайдлар)
а) Сыйфат фигыль заманнарын искә төшерү. (7 слайд).
б) Хәзерге заман сыйфат фигыль (8 слайд)
в) Үткән заман сыйфат фигыль (9 слайд)
г) Киләчәк заман сыйфат фигыль (10 слайд)
д) Сыйфат фигыльләрнең вакытын билгеләгез (11 слайд)
3. Предикатив сүзләрне кабатлау. (12,13 слайд)    
а) Предикатив сүзләрне искә төшерү. (12 слайд).
б) Предикатив сүзләрне куеп, сүзтезмәләр төзү. (13 слайд)
4. Укылган текстлар буенча диалоглар төзү. (14 слайд)
VI. Тест эшләү. (15 – 24 слайд)
2-3 бала тестны компьютерда, башкалары - кагәздә эшли. Презентация слайдларында матур рәсемнәр, табигать тавышлары яңгырый.
VII. Йомгаклау. Билгеләр кую.
VIII. Өй эше: сыйфат фигыль формасын, рәвешне, предикатив сүзләрне кулланып 5 җөмлә төзергә.



Похожие публикации