Войти / Зарегистрироваться

Урок татарской литературы в 5 классе (рус.гр.) по теме "Чын дус нинди була?" (Каким бывает настоящий друг?)

Получить свидетельство
Автор: Низамеева Раушания Фаргатовна

5 сыйныфта (рус.гр.) татар әдәбияты дәресе
Укытучы: Низамиева Р.Ф.
Дәрес үткәрү көне: 12 март, 2015 ел
Предмет: татар әдәбияты
Предметара бәйләнеш: татар теле
Темада  дәрес тәртибе: №4
Аралашу темасы: Минем дустым.
Дәрес темасы: “Чын дус нинди була?”
Дәрес тибы: ЛГКК, кабатлау  һәм гомумиләтерү.
Метод һәм алымнар: сорау-җавап, фронталь  һәм индивидуаль  эш, күнегүләр башкару.
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Татар теле. 5 сыйныф. Казан, Мәгариф, 2011.
Укыту программасы: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева авторлыгы астында төзелгән ”Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы“, Казан, Мәгариф, 2010 ел
Дәреснең максаты (коммуникатив максат): чын дус нинди булуы турында  сорауга  җавап  эзләү,  сөйләшүдә катнаша белү;
Дәреснең бурычлары: укучыларның бирелгән темага карата сөйләмнәрен үстерү, ягъни фикерләү, бер-берсен тыңлау, аралаша белү сәләтен үстерү;укучыларның тәрҗемә итү, өйрәнелгән тематик лексиканы активлаштыру, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
-укучыларда дусларына  карата хөрмәт тәрбияләү, чын дус булу өчен үзеңдә уңай сыйфатлар тәрбияләү өчен белемле булуның  мөһимлеген билгеләп үтү;
Нигез грамматик материал: сыйфатлар; фиг.-нең инфинив формасын һәм модал сүзләр белән кулланып, җөмлә калыпларын төзергә өйрәнү; зат алмашлыкларын  килеш белән төрләнүен кабатлау; хикәя,боерык, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен рус теле белән чагыштырып өйрәнү;
Үзләштерү дәрәҗәсе: тематик лексиканы һәм  өйрәнелгән нигез грамматик материалны куллана алу
Көтелгән нәтиҗә: чын дусның нинди булуы турында  сөйли алулары; өйрәнелгән лексиканы кулланып,  үзләренең  дуслары  хакында могологик хикөяләүгә  чыга алулары.
Контр. төре: телдән сөйләү
Бирелгән өй эше: тематик лексиканы кабатларга
Биреләчәк өй эше: “Минем дустым” темасы буенча  хикәя төзеп язарга.
Җиһазлау: дәреслек (татар теле: рус телендә урта(гомуми)  белем бирү мәктәбенең 5 сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче  балалар өчен) /Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.- Казан: Мәгариф, 2011 - 111 бит), ноутбук,CD-проектор.
Шартлы кыскартылмалар: ШУУГ – шәхси (әхлакый), РУУГ – регулятив, ТБУУГ – танып белү, КУУГ – коммуникатив  универсаль уку  гамәлләре (УУГ)
 

Дәреснең барышы

ФДББС буенча УУГның кулланышы

I.Оештыру этабы. 1 слайд.

Исәнләшү. Укучыларны барлау. Дәрескә әзерлекне ачыклау.

Дежур укучы белән әңгәмә кору.

КУУГ: сыйныфташлар  һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

Әңгәмәдә катнашалар.

II.Укучыларның терәк  белем-күнекмәләрен активлаштыру этабы. 

1.Күнегүләр өстендә эш: (4 слайд)

Җөмләләрне дөрес тәмамла:

- Минем  дустым .....

- Мине дустым ......

- Миңа дустым .....

- Миннән дустым .....

- Мин дустымны хөрмәт итәм, чөнки ул ......

- Чын дус  -  ул ......

2.Өй эшен тикшерү.

Укучылар, без үткән дәрестә  “Куркак юлдаш” (татар халык әкияте)н  өйрәнгән идек. Өй эшенә , әлеге әкиятне тагын бер кат укырга,кешене  тасвирлаучы сыйфат-сүзләрне өйрәнергә бирелгән иде.

* (укучыларның белемнәре дәрес эчендә  эш-гамәлләрен башкарулары аша тикшерелә)

КУУГ: үз фикереңне тулы төгәл әйтә белү

1. Күнегүләрне  телдән башкаралар.

 

 

 

 

2. Тыңлыйлар

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. (2 слайд). Тема буенча белем-күнекмәләрне камилләштерү этабы.

1.Фонетик күнегүләр (3 слайд)

*[къ]:[къ] - карый, [къ] - кайгырта, [къ] – сер саклый [къ] – калдырмый, [къ] – ялкау, [къ] – холык

*[гъ]:[гъ]- уңган, [гъ]- гадел, [гъ]- игътибарлы , [гъ]- горур, [гъ]- кайгыртучан, [гъ]- тугрылыклы.

 

2. Ишетеп аңлау күнекмәсе: Балалар, бу җыр  кем турында, тыңлагыз. (5 слайд)

А. Апанаева башкаруында “Чын дус”җыры.

 

3. УМ кую һәм әңгәмә кору. (6 -7 слайдлар)

А) Нәрсә ул дуслык? (6-7 слайд)

Чын дус -  кем ул?

«…Дружба – самое необходимое

для жизни, так как никто

не пожелает себе жизни без друзей,

даже если б он имел все остальные блага…»

Аристотель (древнегреч . философ)

Ә) Дуслык турында мәкаль-әйтемнәр: (8слайд)

Кош канаты белән,кеше дуслары белән.

Чын дуслык  авырлыкта сынала (познается).

Чын дуска бәя юк.

Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы.

- Дустың үзеңнән яхшырак булсын.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мәстәкыйль  ачыклау һәм максат кую;

ШУУГ: җөмгыятьтә үз урыныңны табу , тормышта  укуның һәм чын дуслар булу кирәклеген аңлау

1. Фонетик күнегүләр башкаралар.(хор белән эшләү)

 

 

 

ТБУУГ:

2. А.Апанаева башкаруында “Чын дус”җырын  тыңлыйлар. Җырның чын дус турында икәнлеген  ишетеп аңлыйлар.

ШУУГ:

3.

А) Тыңлыйлар һәм әңгәмәдә катнашып, УМ чишүгә үз өлешләрен кертәләр.

 

 

 

 

 

Ә)рус теленә тәрҗемә итәләр

IV.Тема буенча белем-күнекмәләрне  камилләштерү этабы

Сорау куела. “Чын дус нинди була?” (9 слайд)

“Чын дус” сыйфатлары:

  1. яхшы,әйбәт
  2. эшчән,уңган, хезмәт сөючән
  3. тырыш
  4. ярдәмчел; кайгыртучан; игътибарлы
  5. сер саклаучы
  6. батыр,кыю
  7. тугрылыклы; ышанычлы
  8. юмарт
  9. әдәпле, тәртипле, тәрбияле
  10. сабыр
  11. тыныч
  12. гадел
  13. тыйнак
  14. акыллы
  15. күңелле һ.б.

IV. Сорауга җавап эзләүдә катнашалар.

ШУУГ:

 “Чын дус” сыйфатлары, өйрәнелгән тематик лексик материалны кулланып, белемнәрен ныгыталар.

 

 

Чын дусның эш-гамәлләре: (10-11 слайдлар) Чын дус ниләр эшли?

булыша (ярдәм итә)

хөрмәт итә

үз итә

авыр хәлдә калдырмый (не оставляет)

мине аңлый (понимает)

миңа игътибарлы

хәлемне сораша (расспрашивает о моих делах)

һәрвакыт минем белән һ.б.

КУУГ:

 Чын дус ниләр эшли белә?

IV. Йомгаклау этабы.(12-14 слайдлар).

Дәрескә йомгак ясау. Укучылар эшчәнлегенә бәя бирү.

* Өй эше: Ә сезнең дусларыгыз нинди? Алар чын дуслармы?

Терәк карточкага таянып,  һәм тематик лексиканы кулланып, “Минем дустым” темасына хикәя языгыз

(Дәреслекнең 106 бите, 5 биреме)

 

КУУГ:

IV. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашалар.

 

Терәк карточка

5 сыйныф дәреслегенең  106 бите,5 биреме.

Бу сорауларга җавап биреп, “Минем дустым” темасына хикәя төзеп яз:

- Дустыңның исеме ничек?

- Аңа ничә яшь?

- Ул кайда яши? Аның гаиләсе нинди?

- Сез кайда таныштыгыз?

- Сез кайчан  дуслаштыгыз?

- Ул нинди холыклы (характер)?

- Ул нишләргә ярата? Нәрсә белән кызыксына? Нишли белә?

- Сез бергә нишлисез?

- Мин дустымны хөрмәт итәм, чөнки...


Похожие публикации