Максат: дәресләрдә үзләштергән белемнәрне кулланып, тәҗрибәләрне аңлата белү, химия фәненә карата кызыксынучанлыкны арттыру.
Сорау-табышмаклар
“Сәяхәтче” натрий
250 мл сыешлы стаканга 50 мл су һәм шулкадәр үк керосин салабыз. Аннары борчак зурлыгындагы 2-3 натрий кисәге салабыз. Натрий керосин катламында хәрәкәт итә башлый.
Сорау. Ни өчен натрий батмый, керосин катламында йөзеп йөри.
Җавап. Натрий су белән үзара тәэсир итешә һәм бу вакытта аерылып чыга торган водород аны өскә, керосин катламына этәрә.
“Тылсымлы” таякчык
Фарфор чынаякка, скальпель очы белән алып бер чеметем калий перманганаты салабыз һәм аңа 1-2 тамчы куертылган сульфат кислотасы тамызабыз. Хасил булган оксидлаштыручы катнашмага пыяла таякчык тидереп алабыз. Аннары шул таякчык белән этил спиртына чылатылган спиртовка филтесенә кагылабыз, ул янып китә.
Сорау. “Тылсымлы” таякчыкның сере нидән гыйбарәт?
Җавап: Калий перманганаты сульфат кислотасы белән тәэсир итешкәндә кислород аерылып чыга, шул кислородта спирт янып китә.
Парафинның кабынып китүе
Пробиркага 1/3 күләмендә парафин салабыз һәм кайный башлаганчы җылытабыз. Җылытылган парафинны, әкрен генә, су салынган кристаллизаторга агызабыз. Парафин янып китә.
Сорау. Ни өчен парафин янып китә?
Җавап. Пробиркадагы парафин кабыну температурасына кадәр җылынды, суга агызганда ул һава белән аралашып, кабынып китте.
Шикәрнең януы
Пинцет ярдәмендә шикәр кисәген ялкында тотабыз. Ул эри һәм күмерләнә башлый, әмма янмый. Шуннан соң шикәр кисәгенә тәмәке көле сибәбез һәм тәҗрибәне кабатлыйбыз. Шикәр чыра кебек яна башлый.
Сорау. Шикәрнең януын ничек аңлатырсыз?
Җавап. Тәмәке көле катализатор ролен үти һәм шикәрнең януына сәбәпче була.
Акчалы янчык янмый
5-10 данә 10 тиенлек акчаларны батист тукымага төрәбез. Бер катлы тукымага төрелгән акчаларны спиртовка ялкынында тотабыз. Тукыма янмый.
Сорау. Ни өчен акчалар төрелгән тукыма янмый?
Җавап. Тукымага төрелгән акчалар җылынганлыктан, тукыманың да кабыну температурасына кадәр җылынуы тоткарлана. әмма акчалар кызган саен тукыманың кабынып китү ихтималы арта бара.
Куе соры “елан”
Тәлинкәгә конус кебек итеп шикәр салабыз һәм спирт белән чылатабыз. Уртада чокыр ясыйбыз һәм 2 г чәй содасы, 13 г шикәр пудрасыннан торган катнашма урнаштырабыз, спиртны яндырабыз. Спирт никадәр күбрәк янса, “елан” шулкадәр озынрак була.
Сорау. Ни сәбәпле төтен чыга?
Җавап. Шикәр карамельгә әверелә, сода углекислый газ барлыкка китереп, таркала.Массадан куе соры “елан” күтәрелә.
Тыңлагыз, табышмак әйтәм.
Кайсыгыз җавап бирер?
Гади матдәләрне тизрәк
Кайсыгыз танып белер?
Үзе каты металл кебек,
Җем-җем итәдер “күзе”,
Суда начар эресә дә,
Спиртта эридер үзе.
Эремәсе кызыл төстә
Очучан-озак тормый,
Нәни генә яраны да
Ансыз дәвалап булмый.
(Йод)
(Йод)
Кая салсаң-шунда ага,
Сыек, әмма су түгел.
Металлар гаиләсенә
Кертәләр аның үзен.
(Терекөмеш)
Чуен һәм корыч исемле
Аның эретмәләре.
Аннан да киң кулланылган
Металл бармы икән әле?
(Тимер)
Көчле оксидлаштыручы үзе,
Кисә, ерта, агулый.
Ярый әле табигатьтә
Ирекле хәлдә булмый.
(Фтор)
“Химиянең икмәге” дип
Атыйлар кис лотасын.
Вулканлаштырырга каучукны
Аңа тиңнәр тапмассың.
(Күкерт)
Һәмма органик матдәнең
Буладыр ул нигезе.
Алмаз да, графит та ул,
Корым-күмер дә үзе.
(Углерод)