Войти / Зарегистрироваться

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

Получить свидетельство
Автор: Ханова Нурания Вазировна

Кереш сүз
Дәрес тибы: катнаш.
Татар сыйныфы, 6 нчы сыйныф.
Сүз төркеме буларак сыйфатны өйрәнү өчен тематик планда 8 сәгать каралган. Алтынчы сәгатьтә  –  “Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”  темасы. Аңа бер сәгать вакыт бирелгән.
Тема. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы
Дәреснең максатлары:
  1. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышын ачыклау, исемләшү төшенчәсен бирү өчен уңай шартлар тудыру;
  2. Әхлак тәрбиясе бирү;
  3. Фикерләү сәләтен үстерү.
Дәрескә җиһазлау: татар теле дәреслеге (VI сыйныф); терәк конспект (сыйфатлар буенча, җөмлә кисәкләренең шартлы билгеләре), Р. Фәйзуллинның “Сары чәчәк – тузганак ” шигыре; үзбәя кәгазе,  мультимедияле проектор, экранда җөмләләр:
  1. “Болын ак, зәңгәр, сары, кызыл чәчәкләр белән тулган”.
  2. “ Без акларын җыйдык”.
  3. “Аклары – безнең яраткан чәчәгебез”.
  4. “Никтер акларына бал кортлары ешрак куна”.
Дәрес структурасы.
I. Психологик уңай халәт тудыру
- Сәламләү;
- Дәреснең максаты, аны тормышка ашыру юллары.
II. Белемнәрне тигезләү.
- Җөмлә кисәкләрен искә төшерү;
- Исем һшм сыйфатның грамматик билгеләрен кабатлау;
-  Җөмлә кисәге буларак сыйфатка тукталу.
III. Уку мәсьәләсен кую, өлешләп чишү
- Җөмләләр белән эшләү;
- Исемләшү күренеше турында төшенчә бирү.
- Нәтиҗә ясау (Үзбәя).
IV. Рефлексия.
- Дәреслектән кагыйдәне уку (30 нчы бит);
- Парларда эш (бер-берсенә кагыйдәне сөйләү), (үзбәя);
- 36 нчы күнегүнең беренче өлешен фронталь рәвештә эшләү;
- Мөстәкыйль эш (6 – 10 мәкальләр);
- Тикшерү (үзбәя).
V. Дәресне йомгаклау, гомуми үзбәя кую. Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.
VI. Өй эшен бирү һәм аңлату.
Укучыларга өй эше өч төрле вариантта бирелә, берсен эшләү мәҗбүри, калган икесен теләк буенча сайлап эшләргә мөмкин.
  1. 37 яки 38 нче күнегүнең берсен язмача эшләү (мәҗбүри);
  2. 36 нчы күнегүдәге мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга;
  3. Мәкальләр язып килергә.
Дәрес конспекты
I. Психологик уңай халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез, саумысыз!
- Хәерле иртә, балалар!
- Имин үтсен көнегез!
- Кәефләрегез ничек соң?
- Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен – анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
- Без сезнең белән сыйфатларны сүз төркеме буларак өйрәнәбез. Бүген аларның җөмләдә кулланылышын ачыкларбыз. Димәк, сез дәрестә нәрсә белергә тиеш буласыз? Максат куегыз.
II. Белемнәрне тигезләү.
- Моның өчен безгә җөмлә кисәкләрен, сыйфат һәм исемнәрнең грамматик билгеләрен, аларның җөмләдәге рольләрен искә төшерәбез.
- Татар телендә ничә җөмлә кисәге бар? Терәк конспектлардан файдаланып җавап бирә аласыз. (Экранда җөмлә кисәкләренең шартлы билгеләре күрсәтелә).
- Сыйфат һәм исемнең нинди грамматик билгеләрен беләсез?

ИСЕМ

СЫЙФАТ

  1. Килеш, сан, тартым.
  2. Җөмлә кисәге.

- - - - -, ════,˷˷˷˷˷˷˷˷˷˷,  ----------,

 - . -. - . -     

  1. Сыйфат дәрәҗәләре
  2. Җөмлә кисәге

˷˷˷˷˷˷˷˷˷˷, ════.

- Сыйфат кайсы сүз төркемен күбрәк ачыклый?
- Мин сезгә Р. Фәйзуллинның “Сары чәчәк – тузганак “шигырен укыйм. Бирем.
1) Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
2) Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән истә калдырыгыз. (сары таң, ул матур, ул сары, ак бүрек, ул нәфис).
Аерып язып алабыз һәм тикшерәбез.
- Кайчан сыйфат аергыч була, кайчан хәбәр? (Үзбәя).
Нәтиҗә. Сыйфатланмыштан алда килсә – аергыч,  ачыклап килгән сүздән соң килсә – хәбәр,
- Шигырь нәрсә турында? Ул нинди кешеләр хакында?
Нәтиҗә. Кеше матурлыгы белән мактанса, тәкәбберләнсә, тузганак 
сыман оятка калырга мөмкин. Бу сыйфатлар кешене бизәми.
Күзгә һәм бармакларга гимнастика ясау, акыл гимнастикасы.
-  Атнаның биш көнен әйтеп күрсәт (бүген, иртәгә, берсекөнгә, кичә, өченче көн). 
III. Уку мәсьәләсен кую, өлешләп чишү.
Экранда  җөмләләр күрсәтелә.
“Болын ак, зәңгәр, сары, кызыл чәчәкләр белән тулган”.
“ Без акларын җыйдык”.
“Аклары – безнең яраткан чәчәгебез”.
“Никтер акларына бал кортлары ешрак куна”.
  1. Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән әйтәбез.
  2. Җөмләләрдә сыйфатларның аергыч, тәмамлык, хәл һәм ия булып килүләрен билгелибез.
- Ни өчен шулай?
-  Ак чәчәкләр, ак; акларын – ак чәчәкләрен; акларына – ак чәчәкләргә; ак чәчәкләр – аклары.
- Әйе, сыйфатлашмышларыннан башка килгән сыйфатлар җөмләдә тәмамлык, хәл, ия булалар.
- Төзелешләре ягыннан сыйфатларны тикшерик. (-лар, -ын, -на, -лары).
- Болар нинди кушымчалар? (сан, килеш, тартым).
- Мондый төрләнеш кайсы сүз төркемендә күзәтелә (исемнәрдә).
- Ни өчен сыйфатланмышсыз кулланыла соң алар? (Бер үк сүзләрнең кабатлануы сөйләмгә зыян китерә. Сөйләмне матур һәм җыйнак итү өчен, бу очракларда сыйфатланмышсыз килгән сыйфатлар кулланыла).
- Сыйфатланмышыннан башка килгән сыйфатлар исемнең грамматик билгеләрен алалар. Бу күренеш исемләшү дип атала. Димәк, сыйфатларның җөмләдә кулланышы дигәндә нәрсәне күз алдында тотабыз?) (ия, хәбәр, аргыч, тәмамлык, хәл булып килә алуларын).

Нәтиҗә. Сыйфатлар исемне ачыклап килгәндә я аергыч, я хәбәр булалар. Моннан тыш, сыйфатланмыштан башка килгәндә, алар исемләшәләр һәм җөмләнең төрле кисәге була алалар.

Теманы яздыру (тема өчен бер юл буш калдырылган була).
-  Җөмләләрне тикшереп, алдагы белемнәребезгә нигезләнеп, сыйфатларның җөмләдә кулланылышын ачыкладык.Үзбәя.
IV. Рефлексия.
1) Дәреслекләрне ачып, кагыйдәне уку. Үз нәтиҗәләре белән чагыштыру. (Парларда сөйләтү). Кагыйдәне өйдә дәфтәрләренә язарга кирәклекне искәртү.
2) 36 нчы күнегүне язмача эшләү. (Күз белән уку, ярымпышылдап уку).
3) Бирем. 1) 1 – 5 нче мәкальләрдән исемләшкән сыйфатларны табарга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшереп күчереп язарга (фронталь эш).
4) Мөстәкыйль эш. 6 – 10 нчы мәкальләр үзлектән эшләү.
5) Тикшерү. Үзбәя.
6) – Нәрсә белдек? Ничек белдек?
V. Өй эшен бирү, биремне аңлату.
  1. 37 яки 38 нче күнегүнең берсен язмача эшләү (мәҗбүри);
  2. 36 нчы күнегүдәге мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга;
  3. Мәкальләр язып килергә.
Кушымта
Сары чәчәк – тузганак
“Башка сары таҗ
кидем мин! – диде, -  
Кояштан да шәп
Инде мин!” – диде.
Чыннан да матур!
Чыннан да сары!
Әллә ничә көн
Нурланып янды.
Берничә көннән
таҗы урынында
ак бүрек иде.
“Мин айдан да ак
икәнмен!” – диде
Чыннан да матур!
Чыннан да нәфис!
Торды ул горур
әллә  ничә кич.
Ә бер көн баксаң
Сары таҗ кая?
Ак бүрек кая?
...Сузаеп калган
Сулган сабагы
җилдә чайкала.
(Равил Фәйзуллин)