Войти / Зарегистрироваться

Фигыль юнәлешләре

Получить свидетельство
Автор: Матзянова Раушания Гаязовна

Максат: Укучыларның фигыль турындагы белемнәрен ныгыту, системалаштыру, фикер йөртү сәләтен үстерү; фигыль юнәлешләре турында гомуми төшенчә бирү; укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү
Дәрес тибы: яңа материал аңалату
Укыту методы.   Аңлату, әңгәмә, демонстрация.
Җиһазлау: Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблицалар.
Дәрес барышы 
I. Оештыру моменты.  Хәерле көн, укучылар! Бер-берегезгә елмаю бүләк итик, каршыдагы иптәшләребезне сәламлик (кул болгыйлар), яныбыздагы иптәшебез белән күрешик (иңбашлары белән кагылалар), бер-беребезгә матур теләкләр әйтик әле. Афәрин! Дәресебезне башлыйбыз. Бүген без сезнең белән фигыль турында алган белемнәребезне ныгытып, юнәлеш катерогиясе турында сөйләшербез. Әгәр дә дәрес ахырына куйган максатыбызга ирешсәк, димәк без бик нәтиҗәле эшләгәнбез була.
II. Актуальләштерү.
Бирем. Фигыльләрнең нәрсә белдерүләреннән чыгып, берничә мәгънә белдергәнлеге безгә билгеле. Шул уңайдан түбәндәге фигыльләрне дөрес итеп перфокартага урнаштырыгыз: эшләү(1), уйлау(2), атлау(3), йоклау(4), куану(5), төзү(6), фикерләү(7), әйләнү(8), йому(9), шатлану(10), тегү(11), килешү(12), юнәлү(13), иснәү(14), сөенү(15).



Эй ар гайд структурасы

Дәрес башында

Раслау

Дәрес ахырында

 

Фигыльләр атланышлы һәм затланышсыз дигән төркемнәргә бүленәләр

 

 

Барлык фигыльләр өчен дә барлык-юклык категориясе хас

 

 

Фигыльләрнең 3 заманы бар

 

 

Фигыль төркемчәләре җидәү

 

 

Фигыль юнәлешләре бишәү

 

 

Үтәүченең эшкә төрлечә катнашуын белдерүче категория ................. була

 

 

Затланышлы фигыльләр өчәү

 

 

Затланышсыз фигыльләр дүртәү

 

 
III. Яңа теманы аңлату.
 Бирем. ПЛЕЙСМЕТ КОНСЕНСУС структурасын кулланып, укучылар алларында торган юнәлеш таблицасы буенча эшлиләр. Һәр укучы битнең үз өлешендә фикерләрен яза. Аннары фикер алышу башлана. Килешкән кешеләр “ВО” күрсәтәләр. 1 укучы уртак фикерләрне уртадагы квадратка яза. Бу команданың нәтиҗәсе була.
Уртак нәтиҗә тактага язып куела. Үтәүченең (кемнең яки нәрсәнең) эшкә (яки хәлгә) төрлечә катнашуыннан чыгып, фигыльләрдә биш юнәлеш була.
Төп юнәлеше -  яба
Кайтым юнәлеше – ябына
Төшем юнәлеше – ябыла
Уртаклык юнәлеше – ябыша
Йөкләтү юнәлеше – яптыра
Нәтиҗә:
1. Һәр фигыль берәр юнәлеш формасында була!
2. Барлык юнәлеш формалары да булган фигыльләр  саны 100 дән артмый.
3. Берничә юнәлеш кушымчасы алган фигыльләр дә очрый: ки-ен-дер-еш-ү, караңгыла-н-дыр-у, бәр-ел-еш-тер-ү
IV. Күнекмәләр камилләштерү.
207 нче күнегү

Төп

юнәлеш

Кайтым

юнәлеше

Төшем

юнәлеше

Уртаклык

юнәлеше

Йөкләтү

юнәлеше

Берничә юнәлеш куш-часы алган

Кайт-ты-лар

Бизә-н-ә

Утыр-т-ыл-маган

Йөгер-еш-еп

Сиз-дер-ми

Йомша-р-т-ыл-ган

Үс-ми

Яса-н-а

Ута-л-ган

Сайра-ш-а

 

Уй-ла-н-ыл-ган

Көт-мә-гән

Кара-н-ып

Көт-ел-мә-гән

 

 

 

Чык-мый

Тот-ын-а

Суз-ыл-ды

 

 

 

Бул-ма-ган

Баш-ла-н-ып

Суз-ыл-мый

 

 

 

Кит-ә

Тот-ын-ды-лар

Тапшыр-ыл-ган

 

 

 

Кил-де

Тәмам-ла-н-ачаг-ын

Актар-ыл-ды

 

 

 

 
НАМБЕ АП.  Күнегүне тикшерү. Бу структураны кулланыр өчен без тылсымлы сан сайлыйбыз, ул – “5”.   Бишкә бүленә һәм бишкә бетә торган сан чыккан укучы басып җавап бирә.
Бирем. Төрле юнәлеш формаларына куеп языгыз:  актару, бизәү, казу, карау
Актару, актарылу, актарыну, актарышу, актарту
бизәү, бизәлү, бизәнү, бизәшү, бизәтү
казу, казылу, казыну, казышу, казыту
карау, каралу, карану, карашу, карату
Токин  мэт.  №3 кәгазь уртасына “Фигыль” дип язып куя. Аны шакмак эченә ала. Ничек башкарабыз әле без бу эшне? (тынлыкта) Ә без әлеге тема буенча белгән бөтен мәглуматны да 2 минут эчендә язып куябыз. Аннары урыннарны алышабыз, күрше өстәлдәге эш белән танышабыз, сорауларыбызны язабыз, идеяләребезне җиткерәбез (2 мин.) 1-2 өстәл сөйли, 3-4 өстәл сөйли. 1 укучы гомумиләштерә. Күренеп торсын өчен урнаштырабыз.
Бергә эшләгәч күп мәглумат алдыкмы? Тулыландырдыкмы?
Мин сезне сынап карыйм әле.
Сорау-җавап.  ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН  структурасы  (басарга һәм утырырга)
  • Фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? сорауларына җавап бирә (басалар)
  • Барлык фигыльләр дәзат-сан белән төрләнә (утыралар)
  • Барлык фигыльләргә дә барлык-юклык категориясе хас (басалар)
  • Юклык формасы эш-хәлнең үтәлүен белдерә (утыралар)
  • Юклык формасы -ма, -мә кушымчасы ярдәмендә ясала (басалар)
  • Башлангыч форма боерык фигыльнең II зат берлек сан формасы белән аваздаш (басалар)
  • Ясалма тамырдан гына тора (утыралар)
  • Зат-сан белән төрләнү-төрләнмәве буенча фигыльләр 2 төрлегә бүленә (басалар)
  • Затланышлы фигыльләргә боерык, шарт,хикәя фигыльләр керә (басалар)
  • Затланышсыз фигыльләр бишәү (утыралар)
  • Эшнең кайсы вакытта үтәлүен заман категориясе билгели (басалар)
Эй ар гайд структурасы (Дәрес ахырында дигән өлеше тутырыла)
V. Йомгаклау.
Дәрес материалын искә төшерү.
Сезгә дәрес ошадымы? Бик матур эшләдекме? Ә командада ничек эшләдек? Үз-үзебезне мактап китәргә кирәктер инде, әйеме? Мактар өчен без тәрәзә чистартабыз. Басыйк әле, тәрәзәчистарткычларны кулга алыйк, сиптерәбез, сөртәбез. Ай нинди чиста эш! Афәрин!
Сез бүгенге дәрес темасын үзләштердек дип уйлыйсызмы? Моны белер өчен мин сезгә чәчәк таҗлары белән эш итәргә тәкъдим итәм. Кемнәр бүгенге дәрес буенча бөтен сорауларга да җавап бирә талам дип саный, алар ал таҗны ябыштыра, кемнәр 1 соравым калды дип уйлый, алар сары таҗны ябыштыра.
Бирелгән модель буенча фигыльләр турында сөйләргә.
Экранда бирелгән фигыльләрнең грамматик категорияләрен билгеләргә кирәк:
Яшердем, кайтса, барырмын, киләләр, укы, язарлар, өздегез, тырышса, сагынырбыз, сөйлибез, утыр, очканнар, язса, елмая.
6. Өй эше: 
800 РУБЛЕЙ СЭМЕРИ структурасын кулланып, фигыль турында 80 сүзлек хикәя язып килергә. Бер сүзенең кыйммәте 10 сум. Язмага фигыль темасы буенча без өйрәнгән барлык материалны да кертергә тырышырга.