Войти / Зарегистрироваться

“Җәй җитте” тексты өстендә эш"

Получить свидетельство
Автор: Латыпова Галия Махмутовна

Максат:
- Укучыларның бирелгән темага карата белемнәрен гомумиләштерү, системалаштыру;
- Бирелгән тема буенча өйрәнелгән лексик берәмлекләрне куллана белүне камилләштерү;
- Диологик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү;
-  Туган якка, аның табигатенә карата мәхаббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, такта, карточкалар, компьютер.
Дәрес барышы:
I Оештыру моменты.
(Хай-файф- структурасын куллану.)
- Исәнмесез, балалар!
- Хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Матур итеп утырдык. Дәресне башлыйбыз.
- Балалар, бүген көн нинди? (һава торышы турында әңгәмә)
II Актуальләштерү.
Релли Робин (кыска комплиментлар әйтү)
- Яхшы балалар, әйдәгез әле дәресебезне комплимент әйтүдән башлыйк. Бу структура Релли Робин дип атала.
- Хәзер, һәрберегез бер-берегезгә комплимент әйтәсез.
(ТЕЙК-ОФ-ТАЧ-ДАУН)
- Рәхмәт сезгә. Балалар, сез нинди ел фасылларын беләсез? Мин сезгә сораулар бирәм, кем  килешә – шул  торып баса. Бу структура Тейк-оф-тач-даун дип атала.
- Кем кышны ярата, басыгыз?
- Ә кем көзне ярата?
- Кем язны ярата?
- Кем җәйне ярата?
Бүген без дәрестә “Җәй” темасын өйрәнүне дәвам итәбез. Наша задача на сегодняшний урок: повторить  слова, которые относятся к теме “Җәй”, научиться задавать вопросы по этой теме и попробывать рассказать о лете.
III. Өй эшен тикшерү. (КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД)
- Ребята, дома вам нужно было выучить новые слова, по ним мы проведём словарную работу. Но сначала мы повторим эти слова с помощью структуры КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД (“опроси-опроси-обменяйся карточками”). Послушайте инструкцию. Сейчас я раздам вам карточки на которых написаны новые слова и перевод. Вы находите себе пару, здороваетесь и задаёте друг другу вопрос. Если партнёр не знает ответа – подскажи, если знает – похвали. Затем вы меняетесь карточками и находите нового партнёра. Таким образом, вы должны встретится с 5-тью партнёрами. Башлыйбыз!
- Ә хәзер утырыгыз, сүзлек диктанты үткәрәбез.
IV Төп өлеш.
1) -Тынычландык. (Хай-файф- структурасын куллану.)
- Балалар, китапларны ачабыз, 123нче бит, “Җәй җитте” тексты. Үткән дәрестә без бу текст белән таныштык, әйдәгез искә төшерик.( Сәнгатьле уку).
- Ә хәзер текстның җөмләләренә сораулар куябыз.
V. Ял минуты.
Фолоу зе лидер (следуй за лидером). Татар музыкасы астында балалар лидер артыннан күнегүләрне кабатлыйлар.
Текст белән эш (дәвамы).
- Балалар, әйдәгез тексттан фигыльләрне табабыз (слова, обозначающие действия) һәм тактага язабыз.
Җитте, кыздыра, үсә, оча, бетте, башланды, китәләр, ял итәләр, су коеналар, булышалар, эшлиләр.
Бу сүзләр ярдәмендә текстны сөйләп карыйк.
VI Йомгаклау.
- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Балалар, сезгә дәрес ошадымы. Ә нәрсә бик ошады? Кайсы структура?
Билгеләр куела.
VII Өй эше.
Хикәянең эчтәлеген сөйләргә
- Рәхмәт сезгә, сау булыгыз. Чыгарга мөмкин.
ҖИТТЕ – НАСТУПИЛО
КЫЗДЫРА – ПЕЧЁТ
ЭССЕ – ЖАРКО
БЕТТЕ – ЗАКОНЧИЛАСЬ
ҖӘЙГЕ – ЛЕТНИЙ
ЗУРЛАР – ВЗРОСЛЫЕ
ЯЛ ИТӘЛӘР – ОТДЫХАЮТ
СУ КОЕНАЛАР – КУПАЮТСЯ
ҖИТТЕ – НАСТУПИЛО
КЫЗДЫРА – ПЕЧЁТ
ЭССЕ – ЖАРКО
БЕТТЕ – ЗАКОНЧИЛАСЬ
ҖӘЙГЕ – ЛЕТНИЙ
ЗУРЛАР – ВЗРОСЛЫЕ
ЯЛ ИТӘЛӘР – ОТДЫХАЮТ
СУ КОЕНАЛАР - КУПАЮТСЯ