Войти / Зарегистрироваться

Математическое поле чудес

Получить свидетельство
Автор: Мурзина Силуза Назиповна

Максат: укучыларның гомуми күзаллау  һәм акыл дәрәҗәсен үстерү, математиканы өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү 
Кичәгә әзерлек эшләре 
Уку елы башында белдерү эленә:
Мәктәптә “Математик могҗизалар кыры” уены үткәрелә. 5-11 класс укучыларын кызыклы математика дөньясы серләрен  ачарга чакырабыз.Уенда катнашучыларны, җиңүчеләрне һәм актив җанатарларны бүләкләр, сюрпризлар көтә.Уенда катнашу өчен математик кроссворд төзеп оештыру комитетына тапшыруыгыз сорала.
Беренче уен январь аенда.
Бөек математик походны башлыйбыз!
Оештыру комитеты. 
Кичәнең барышы. 
Алып баручы:
-“Математик могҗизалар кыры” капитал –шоу уенын башлыйбыз. Сезнең активлыгыгыз кичәбезне матуррак , кызыклырак, эчтәлекле һәм онытылмаслык итәр. Уенда һәммәгезне: уенның катнашучыларын , җанатарларны, ата-аналарны  актив катнашырга чакырам.
Һәр уен барышында һәр катнашучы дустына, укытучысына ,ата-анасына,алып баручыга сәламен җиткерә ала. Сәламләү формасы- җыр, шигырь, дусларча шарж, кул эше, укытучыга математик мәсьәлә.
Уенда катнашучы өч хәрефне әйтә алса, ул ике шкатулканың берсен сайлый ала: бер шкатулка- буш, икенчесеендә татлы  приз (шоколад).
Беренче өчлек уены.
Сәхнәгә беренче өч уенчыны чакырабыз. Музыка астында уенның катнашучылары  барабан янына сәхнәгә күтәрелә. Алып баручы һәр уен башланганда уенчыларның фамилиясе, исеме, яраткан шөгыле, математик мавыгулары турында кыскача мәгълүмат бирә.
Беренче уен.
Бу кеше Тверь губернасында туган. Улы аның кабере ташына “... отец изучался наукам дивным и неудобновероятным способом” дип язган.
Ул математика һәм навигация буенча беренче мәктәп дәреслеге булдыра. М.В.Ломоносов ул китапны гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклаган һәм аны “галимлек капкасы” дип атаган.Петр 1 аны  хөрмәтләп магнит тимерне нинди көч белән үзенә тартса, зур үсешкә ия булган акыл һәм белемнәр дә башка кешләрне үзенә шундый ук көч белән тартуын аңлатып аңа  яңа фамилия биргән.
Бу бөек математикның фамилиясен әйтегез.
(Магницкий)
Ассистентлар әйтелгән һәр хәрефне һәм тулаем сүзне таблода “яктырталар”
Барабанда:
Саннар- очко күләме, П – приз,  +  очколар ике тапкыр арта,  МК- математик китап,  Б – банкрот.
“Приз” секторы
Алып баручы:
-Призны сәхнәгә!
Ассистент кара тартманы алып керә.Анда  приз:  ручка, дәфтәр, математик  кроссворд, катнашучылар хөрмәтенә  концерт номеры).  Зал  җиңүчене алкышлар белән сәламли.
Шул вакытта экранда математикның (Магницкий) портреты һәм аның хезмәтләре турында  рәсемнәр күрсәтелә.
Алып баручы: Беренче уенчыларыбызны, бигрәк җиңүчене көчле алкышлар белән барабан янына чакырабыз. Алар  һәрберсе призга лаек. Призларны сәхнәгә! Уенда катнашучыларга призлар бирелә.
Тамашачылар белән уен. 
Алып баручы:
Залда утыручы һәркемнең приз алырга мөмкинлеге бар. Моның өчен  жюрига математик сәләтләрегезне күрсәтергә генә кирәк, биремнәрне дөрес үтәп, күбрәк очко җыярга гына кирәк.
Бирем №1 . (Л.Ф. Магницкийның “Арифметика” сыннан)
Бер кеше бер елга эшче яллаган. Ул аңа 12 сум  һәм кафтан  вәгъдә иткән. 7 айдан соң эшче китәргә уйлаган, һәм  хезмәтенә кафтан белән  лаеклы түләү сораган. Хуҗа аңа 5 сум  һәм кафтан биргән. Кафтан ничә сум тора?
(4 сум 80 тиен) 
Бирем №2.
вакланмасы бөтен санга тигез. Төрле хәрефләр төрле саннарны белдерә, алар арасында тапкырлау тамгасы. Вакланма ничәгә тигез. Җавапны нигезләгез.
(ун төрле хәреф , димәк ун төрле сан. Нуль санаучыда гына була ала, димәк вакланма нульгә тигез.)
Бирем №3
Стаканга ничә борчак керә ала.  (Борчак стаканга  керми ул, аны салырга кирәк.)
Бирем №4
Ике пират ничек  икесе дә канәгать булырлык итеп  табышны бүлә ала.
(берсе табышны икегә  бүлә, икенчесе сайлап ала) 
Икенче өчлек уены
Музыка уйный.
Алып баручы:
- Икенче өч уенчыбызны  сәхнәгә чакырабыз.Уенчылар үз урыннарын алалар, алып баручы аларны залга тәкъдир итә. 
Бер укучы шигырь сөйли: (π саны турында)
Горур Рим җиңеп чыккан
Сиракуз патшаларын.
Архимедны хөрмәтлим мин,
Аннан  соң башкаларны...
Бүген безгә  үткәннәрне,
Онытмау, белү кирәк.
Әйләнәнең озынлыгын,
Исәпләп бир, тизрәк.
Бераз тырышырга инде,
Хәтерне чарлап алыйк:
Өч, ундүрт, унбиш  һәм дә ,
Туксан ике, алты –ятлыйк. 
Алып баручы:
Бераз кызыклы мәгълүмат:  кая гына карасак та эш сөючән π санын күрәбез.Ул кечкенә тәгәрмәчтә дә, катлаулы  автомат машинада да.
Француз математигы Франсуа Виет Архимедның нәтиҗәсен яхшырткан, һәм  π санының тугыз унарлы тамгадан торган кйммәтен тапкан.
Голландия математигы Лудольф Ван Цейлен 200 елдан соң π саны өчен  34 унарлы тамга таба.(исәпләүләр аның бөтен гомере буена барган)
Икенче уенга бирем.
Алып баручы:
π= 3,1415.... саны тамгаланышының авторы кем? Шушы ук кеше бүлү гамәлен тамгалау өчен ике нокта кулланган. (Джонс)
Уен беренче уен сценарие буенча бара.
Тамашачылар белән уен. 
Бирем№1
Юл буенда, куак артлап,
 Унике  койрык -  кара.
Утыз аяк  атлап бара,
Санап алдым тиз ара.
Дуңгыз балалары белән  әтәч
Каядыр ашыгалар.
Соравым  бар сезгә шундый
Әтәчләр ничәү анда.
(7 әтәч) 
Бирем № 2.
Ни өчен поездда стоп-кран кызыл төстә, ә самолетта –зәңгәр?
(самолетларда стоп-кран  юк)
Бирем №3.
Бер карттан сораганнар:  “Сиңа  ничә яшь?”  Ул җавабында:  “Миңа 100 яшь һәм берничә ай, тик минем туган көннәрем барысы 25 кенә.” Бу ничек алай булган?
(аның туган көне 29 февральдә)
Бирем №4
Бүрәнәне 1 м лы  кисәкләргә кисәләр. Бер кисәкне кисү 1 мин. 5 м озынлыктагы бүрәнәне ничә минут кисәрләр?
Математик ял итү 
“Исәплә-ялгышма”   -  1 дән 30 га кадәр санарга,  3 кә кабатлы саннар урынына “ай-яй-яй” дияргә.
“Һәр кулның үз эше” – бер үк вакытта уң кул белән турыпочмаклык, ә сул кул белән өчпочмак ясарга.
Өченче  өчлек уен. 
Өченче  өч уенчыбызны сәхнәгә чакырабыз.
Өченче уенга бирем.
Бу математикның  хезмәтләре   мәктәп математика курсының  бер бүлеге буенча бердәнбер кулланма була. Ул үз-үзен аямыйча фәнне яраткан һәм һәрчак эчкерсез булган.  
Беркөн аңа патша сорау белән мөрәҗәгать  иткән: “  Математика фәнен өйрәнү өчен бу хезмәтләргә караганда кыскарак юл юкмы ?” –дигән.  Бу сорауга ул горур итеп: “ Математикада патшалар юлы юк!”- дигән. Көнбатыш дөньясында Библия дән кала бу китап иң күп укылган китап. Кем ул?
(Евклид)
Җиңүчеләрне котлау, призлар тапшыру.
Тамашачылар белән уен.
Бирем №1 .Дүрт берлек белән иң зур санны язарга.
(11 11  250 миллиард) 
Бирем № 2
Бер  капчык бодайны тартканнан соң ничек итеп шундый ук зурлыктагы ике капчыкны тутырырга?      (капчыкларны берсе эченә берсен тыгарга) 
Бирем № 3.
Квадрат һәм ромбның яклары бертигез? Нинди фигураның  мәйданы иң зурысы?.
(квадратныкы)
Бирем №4
Өч ат җигелгән  экипаж бер сәгатьтә 15 км юл үткән.Һәр ат ничә км тизлек белән барган.
(15 км/с)
Финал уены.
Алып баручы:
Финалистлар, сәхнәгә! 
Финал биреме:
Грек галиме, грек философиясе һәм фәненә нигез салучы. Вавилон астрономиясе белән таныш булган. Б.э.к. 4 гасырның күренекле философы Платон сөйләгәннәрдән: “бу галим йолдызларны күзәткәндә коега егылып төшә, янында торган хатын-кыз  аннан : “Күктә ни барын белергә тели, ә аяк астында ни барын күрми”, -дип көлгән. Борынгы грек галиме Прокл аның түбәндәге ачышларын саный: диаметр түгәрәкне урталай бүлә, вертикаль почмаклари тигез, тигезьянлы өчпочмакның нигезе янындагы почмаклары тигез, һ.б. Астрономиядә дә ачышлары бар: көн белән төн тигезләшкән вакыт, кояш торгынлыгы, елның озынлыгын ачыклаган. Бу галим кем?
(Фалес)
Жюри очколарга нәтиҗә ясый.
Экранда призлар:
1. Диск                 30очко
2. Линейка             25 очко
3. Карандашлар     30 очко
һ.б.
Җиңүче очколарына карап призлар сайлап ала.
Суперуен тәкъдим ителә, кабул ителә. Җиңүче ял иткәндә тамашачы белән уен. 
Тамашачылар белән уен.
Бирем №1
Ике сәяхәтче бер үк вакытта елга ярына килеп җитте. Ярда бер кешелек көймә  тора.Сәяхәтчеләр йөзә белми. Тик алар һәркайсы елганы кичеп юлын дәвам иткән. Ничек?
(Елга ярына алар икесе ике яктан килә)
Бирем№2
Рим шагыйре Овидий (1гасыр) әйткәнчә, Борынгы Грециядә уйлап табылган геометрик инструментны әйтегез.
(Циркуль)
Супер уен.
Алып баручы:
Суперуенны башлыйбыз. Супер уенда уйнатылучы призлар исемлеге экранга чыгарыла. Җиңүче барабанны әйләндерә, призны сайлый.
Суперуенга бирем.
Борынгы заманда пифагорчылар бу математик терминны бик хөрмәт иткәннәр. Бу төшенчә белән алар табигатьнең матурлыгы һәм камиллеген, музыкада бердәй яңгырашлы аккордларны, галәмдәге гармонияне бәйләгәннәр. Ул математикада гына түгел, архитектурада сәнгатьтә кулланыла, дәрес, күргәзмәле һәм матур төзү яки сурәтләү шарты булып тора.Бу төшенчәнең математик тамгалар ярдәмендә язылышын  17 гасырда немец галиме В.Г.Лейбниц керткән.  7 нче китабының 19 җөмләсендә Евклид бу математик төшенчәнең төп үзлеген исбатлый.Ул төрле мәсьәләләр чишкәндә борынгы заманда да, урта гасырда да, хәзер дә еш кулланыла. Нинди математик термин турында сүз бара?
(Пропорция)   
Дүрт хәрефне ачарга мөмкинлек бар. Уйлау өчен бер минут вакыт бирелә.
Суперуен җиңүчесен котлау. Жюри җанатарлар арасында  җиңүчене билгели. Призлар тапшыру.
Резерв бирем:
16 гасыр ахырыннан ул кыйммәтле металл һәм ташларны үлчәү берәмлеге булып хезмәт иткән; җылылык, гидравлик, пневматик машиналарда пар (сыеклык, газ) агымы белән автомат идарә итү өчен хезмәт иткән җайланма шулай аталган. Бу борынгы авырлык үлчәү берәмлеген әйтегез.
(Золотник)