Максат: башлангыч сыйныф укучыларын химия фәне һәм кабинеты белән таныштыру.
Бурычлар: укучыларны, тәҗрибәләр аша химиянең өйрәнү предметы белән таныштыру; укучыларда химия фәненә карата кызыксыну уяту; 8 нче сыйныф укучыларында лаборатор җиһазлар белән эшләү һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен үстерү.
Алып баручы. Укучылар, тылсымчылар һәм яхшы феялар гаҗәпләндергеч могҗизалар эшләгән бик күп китаплар һәм әкиятләр укыганыгыз бардыр. әкиятне укып бетергәч, китапны ябып куябыз да, шул ук мизгелдә тылсымчылар юкка да чыга, могҗизалардан да истәлекләр генә кала. Тормышта бит беркемнең дә тылсымчыны очратканы юк әле.
Ләкин бу тормышта могҗизалар булмый дигәнне аңлатамы соң? Юк. Кешеләр бит үзләре могҗизалар тудыралар. Химия фәне дә могҗизаларга бай. Шуңа әлеге фәнне яхшы тылсымчы диләр.
Шүрәле керә. Кем химияне ярата,
Ул бик күп белә.
Теләсә нинди могҗиза
Аның кулыннан килә.
Менә бу колба (тамашачыларга күрсәтә), әйе-әйе-әйе (баш артын кашый), ә менә бу су (акбурны суга сала). Нәрсә булды? Пүчтәк? Нәрсә пүчтәк? Юк, монда нидер дөрес түгел! Тагын бер кат эшләп кат эшләп карарга кирәк.
(Бер укучы керә). Нәрсә, Шүрәле, авыр хәлдә калдыңмы әллә?
Шүрәле. Акбур... Су... Кушкач берәр нәрсә чыгарга тиештер бит инде?
Укучы. Шүрәле, барлык матдәләр дә үзара тәэсир итешми бит. Без бүген башлангыч сыйныф укучыларын тылсымчылар дөньясына сәяхәткә алып барабыз. Сине дә үзебез белән чакырабыз. (Шүрәле балалар янына утыра.)
8 нче сыйныф укучылары тәҗрибәләр күрсәтә.
1 нче тәҗрибә. “Йөзүче бәрәңге”
Бер литрлы банканың яртысына су һәм аңа бәрәңге бүлбесе салына. Бәрәңге су төбенә бата. Банкага куертылган аш тозы эремәсе салына, бәрәңге өскә йөзеп чыга. Чиста су өстәгәч, бүлбе яңадан бата.
Сорау: Ни өчен?
Җавап: Тозлы суның тыгызлыгы бәрәңгенекенә караганда зуррак. Шуңа күрә бәрәңге тозлы суда батмый. Чиста су өстәгәч, бәрәңгенең тыгызлыгы чиста суныкыннан зуррак булып кала, бәрәңге бата.
2 нче тәҗрибә. “Шипучка”
Ярты стакан кайнаган салкын суга бал калагының ¼ өлеше кадәр чәй содасы һәм 2 чәй калагы песок салып, болгатырга. Шуңа калак очында гына лимон кислотасы яки лимон согы кушып, тиз-тиз болгатырга һәм эчәргә.
Сорау: Ни өчен күбек хасил була?
Җавап: Чәй содасы NaHCO3 лимон кислотасы белән реакциягә кергәндә углекислый газ аерылып чыга.
3 нче тәҗрибә. “Сәяхәтче” натрий
Кристаллизаторга су салына һәм аңа 1-2 борчак зурлыгындагы кисәк натрий төшерелә. Натрий су өстендә йөзеп йөри башлый.
Сорау: Ни өчен натрий батмый, йөзеп йөри?
Җавап: Натрий су белән үзара тәэсир итешә һәм бу вакытта аерылып чыккан водород аны өскә этәрә.
4 нче тәҗрибә. “Тылсымлы” таякчык
Фарфор чынаякка, скальпель очы белән алып, бер чеметем калий перманганаты салына һәм аңа 1-2 тамчы куертылган сульфат кислотасы тамызалар. Хасил булган оксидлаштыручы катнашмага пыяла таякчыкны тидереп алып, аннары шул таякчык белән спиртовканың филтесенә кагылганда, ул янып китә.
Сорау: “Тылсымлы” таякчыкның “сере” нәрсәдә?
Җавап: Оксидлаштыручы катнашмада кислород аерылып чыга һәм филтедәге спирт кабынып китә.
5 нче тәҗрибә. “Утсыз төтен”
Хлорид кислотасы һәм аммик эремәсенә чылатылган ике пыяла таякчыкны якын китергәндә ак төтен аерылып чыга.
Нәтиҗә: кайбер химик матдәләр тәэсир итешкәндә утсыз төтен дә чыга (барлыкка килгән яңа матдә парлары).
6 нчы тәҗрибә. “Стаканның катуы”
Пыяла өсте яки картон су белән чылатыла һәм аның өстенә 50 мл су салынган стакан куела. Суга 35 г аммоний нитраты салып, тиз-тиз болгатканда, стакан пыялага ката.
Сорау: Ни өчен?
Җавап: Реакция җылылык йотылу белән бара.
7 нче тәҗрибә. “Судан” “сөт” табу һәм “сөтне” “суга” әверелдерү
300 мл сыешлы 3 стакан алына. Беренчесенә 100 мл кальций хлориды эремәсе, икенчесенә шулкадәр үк натрий карбонаты һәм өченчесенә хлорид кислотасының 10-12 % лы эремәсе салына.
Беренче стаканның үтәкүренмәле эремәсенә икенче стакандагы эремәне өстибез. Шунда ук, тышкы күренеше белән сөтне хәтерләткән, эремәүчән утырым (кальций карбонаты) төшә.
Шуннан соң “сөткә” өченче стакандагы эремәне салабыз. Утырым юкка чыга. Кальций карбонаты кислотада эри.
Шүрәле. Менә гаҗәп?! Тылсымчылар дөньясында ничек кызык! Мин бүген күп нәрсәгә өйрәндем. Укучылар, сез дә могҗиза барлыгына ышангансыздыр бүген.
Алып баручы. Кечкенә дусларыбыз, тылсымчылар дөньясына сәяхәтебез шуның белән тәмам. Алдагы елларда да сезне кабинетта очрашуга көтеп калабыз.
Химия фәне безнең көндәлек тормышта. Шуңа күрә без химиядән аерылгысыз.