Войти / Зарегистрироваться

Конспект урока татарского языка в 5 классе (русской школы, рус. группы) на экологическую тему

Получить свидетельство
Автор: Низамеева Раушания Фаргатовна

Дәрес темасы: “Табигать ярдәм сорый.
.....нишләргә кирәк (-ми; түгел), ярый (ярамый) структуралы җөмләләр”
Дәрес тибы: ЛГКК
Дәрес максатлары:
- рус теленнән алынган белемнәренә таянып,  нишләргә ярый (ярамый), нишләргә кирәк (-ми; түгел)структуралы җөмлә төрләре буенча укучыларның белем-күнекмәләрен үстерү ;
- рустелле укучыларның темага карата бәйләнешле сөйләмнәрен арттыруга эшне юнәлдерү;
- әйләнә-тирә мохит турында укучыларның күзаллауларын, белемнәрен киңәйтү, туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияләү;
Җиһазлау: экология темасына  карата рәсем-плакат,  сюжетлы  рәсемнәр, татар теле дәфтәрләре, дәреслек-сүзлекләр, тактада тематик сүзлекчә
Дәрес барышы:

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I а).Терәк белемнәрне  актуальләштерү этабы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ә) экспозиция этабы

 

 

 

1.Дәрес  презентация белән аралашып алып барыла.

  Укытучы сыйныф белән исәнләшә.

Дежур укучы белән  “Көзге табигать ” темасына әңгәмә кора:

 

 

 

2.Өй эшен тикшерү:

 

 

А)Нинди эш бирелде?

 

 

 

 

Ә)өй эше тикшерелә (төзәтүләр кертелә, бәяләнә)

карточка буенча  эш: чуртан балыгы, Идел елгасы, урман кошы сүзтезмәләре  белән гади җөмләләр төзү. (әлеге сүзтезмәләр тактада алдан языла).

 

3. Табигать турында Д/М/С

а)Укытучы укучылар белән әңгәмә кора. Табигать турында әңгәмә.

-Табигать нәрсә ул? Табигать кешегә нәрсә бирә? Табигать ни өчен сакларга кирәк? Нинди эшләр башкару мөһим (важно выполнить)? Нишләргә ярамый?

 

Ә) Бу хакта  сөйләшү (диалог)  тыңлап карыйк әле. Диалог “....нишләргә?”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4 а) Балалар! Диалогта  сакларга,утыртырга, чистартырга фиг-рен  ишеттек. Әйтегез әле, алар нинди фигыль формасына карый?

ә)  инфинитив – ул нинди  фигыль формасы? Мисаллар китерегез.

 

1.Исәнләшү.

 Дежур укучы укытучы  белән “ Көзге табигатьне саклау” темасына  әңгәмәдә катнаша.

 

 

 

 

2. Өй эше башкарылган дәфтәрне ачалар:

 

А) Бирелгән сорауга җавап кайтарыла.

Карточка буенча бирем башкарырга.

 

Ә) тактада язылган чуртан балыгы, Идел елгасы, урман кошы сүзтезмәләре белән җөмләләр укыла.

 

 

 

 

 

3.

а)Укытучы сорауларына җавап бирәләр

 

 

 

 

 

 

 

 

Ә) диалог «..нишләргә?”

-Исәнме, дустым!

-Сәлам! Хәлләрең ничек?

-Кәефем начар. Кичә әтием белән урманга бардым. Ә анда....

-Нәрсәләр күрдең?

-Бөтен җирдә чүп-чар, агачлар сынган,гөмбәләр тапталган.

-Нишләргә инде?

-Урманны сакларга , агач утыртырга, чүптән чистартырга кирәк.

 

 

 

 

4. а)Укытучы соравына җавап бирәләр: инфинитив.

 

ә) Инфинитив  турында кагыйдә яңгырый. Мисаллар китерәләр. 

II.  Яңа грамматик тема буенча белем-күнекмәләр үстерү этабы.

 

1. Дәреснең темасы, максаты игълан ителә. Дәфтәрегезне ачыгыз, бүгенге көннең  числосын, дәреснең темасын языгыз.

“.....нишләргә кирәк (-ми; түгел), ярый (ярамый) структуралы җөмләләр”

 

2.    Инфинитив. Схема буенча кагыйдәне кабатлау.

 

Дәреслек буенча эш.

Күнегү өстендә эш.

- 44  бит , 2  күнегү

 

 

 

1.Тыңлыйлар һәм дәфтәрдә көннең числосын, дәрес темасын язалар.

 

 

 

 

 

2. Инфинитив. Схема буенча кагыйдәне кабатлыйлар.

Дәреслек буенча эш.

Күнегүне башкаралар.

- 44  бит , 2  күнегү

III. Белем-күнекмәләрне ныгыту этабы

 Тематик сүзлекчә бирелә.

Табигатьне  ничек сакларга?  (“Экология” темасына рәсемнәр)

Рәсемнәр буенча инфинитив фиг. формасын һәм ярый, ярамый, кирәк, кирәк түгел сүзләрен кулланып, җөмләләр төзегез. (телдән)

 Тематик сүзлекчә бирелә.

Табигатьне  ничек сакларга?  (“Экология” темасына рәсемнәр)

Рәсемнәр буенча ярый, ярамый. кирәк, кирәк түгел сүзләрен кулланып, җөмләләр төзиләр. (телдән)

IV. Йомгаклау этабы.

 Дәрес буенча йомгаклау әңгәмәсе, нәтиҗә ясау.

 

Табигатьтә   ял итүчеләргә киңәш бирегез.Нишләргә кирәк,нишләргә ярамый структураларын кулланыгыз.

Дәрескә йомгак ясала. Укучыларга билгеләр куела.

 

 

 

Өй эше бирелә.

 

 

 

Өй эше.

44 бит 1 биремне кабатларга.  

46 бит 5 к. язмача.

Дәресне тәмамлау.

Дәрес буенча йомгаклау әңгәмәсе, нәтиҗә ясауда катнашалар.

Табигатьтә ял итүчеләргә киңәш бирәләр. Нишләргә кирәк,нишләргә ярамый структураларын кулланалар.

Әңгәмәдә катнашалар.

 

 

 

Көндәлеккә өй эшен язалар.

 

 

Өй эше.

44 бит 1 биремне кабатларга.

  46 бит 5 к. язмача.

 

 

 Дәресне тәмамлау.

 

Похожие публикации