Дәрес этаплары |
Укытучы эшчәнлеге |
Укучылар эшчәнлеге |
I а).Терәк белемнәрне актуальләштерү этабы
Ә) экспозиция этабы
|
1.Дәрес презентация белән аралашып алып барыла. Укытучы сыйныф белән исәнләшә. Дежур укучы белән “Көзге табигать ” темасына әңгәмә кора:
2.Өй эшен тикшерү:
А)Нинди эш бирелде?
Ә)өй эше тикшерелә (төзәтүләр кертелә, бәяләнә) карточка буенча эш: чуртан балыгы, Идел елгасы, урман кошы сүзтезмәләре белән гади җөмләләр төзү. (әлеге сүзтезмәләр тактада алдан языла).
3. Табигать турында Д/М/С а)Укытучы укучылар белән әңгәмә кора. Табигать турында әңгәмә. -Табигать нәрсә ул? Табигать кешегә нәрсә бирә? Табигать ни өчен сакларга кирәк? Нинди эшләр башкару мөһим (важно выполнить)? Нишләргә ярамый?
Ә) Бу хакта сөйләшү (диалог) тыңлап карыйк әле. Диалог “....нишләргә?”
4 а) Балалар! Диалогта сакларга,утыртырга, чистартырга фиг-рен ишеттек. Әйтегез әле, алар нинди фигыль формасына карый? ә) инфинитив – ул нинди фигыль формасы? Мисаллар китерегез.
|
1.Исәнләшү. Дежур укучы укытучы белән “ Көзге табигатьне саклау” темасына әңгәмәдә катнаша.
2. Өй эше башкарылган дәфтәрне ачалар:
А) Бирелгән сорауга җавап кайтарыла. Карточка буенча бирем башкарырга.
Ә) тактада язылган чуртан балыгы, Идел елгасы, урман кошы сүзтезмәләре белән җөмләләр укыла.
3. а)Укытучы сорауларына җавап бирәләр
Ә) диалог «..нишләргә?” -Исәнме, дустым! -Сәлам! Хәлләрең ничек? -Кәефем начар. Кичә әтием белән урманга бардым. Ә анда.... -Нәрсәләр күрдең? -Бөтен җирдә чүп-чар, агачлар сынган,гөмбәләр тапталган. -Нишләргә инде? -Урманны сакларга , агач утыртырга, чүптән чистартырга кирәк.
4. а)Укытучы соравына җавап бирәләр: инфинитив.
ә) Инфинитив турында кагыйдә яңгырый. Мисаллар китерәләр. |
II. Яңа грамматик тема буенча белем-күнекмәләр үстерү этабы.
|
1. Дәреснең темасы, максаты игълан ителә. Дәфтәрегезне ачыгыз, бүгенге көннең числосын, дәреснең темасын языгыз. “.....нишләргә кирәк (-ми; түгел), ярый (ярамый) структуралы җөмләләр”
2. Инфинитив. Схема буенча кагыйдәне кабатлау.
Дәреслек буенча эш. Күнегү өстендә эш. - 44 бит , 2 күнегү
|
1.Тыңлыйлар һәм дәфтәрдә көннең числосын, дәрес темасын язалар.
2. Инфинитив. Схема буенча кагыйдәне кабатлыйлар. Дәреслек буенча эш. Күнегүне башкаралар. - 44 бит , 2 күнегү |
III. Белем-күнекмәләрне ныгыту этабы |
Тематик сүзлекчә бирелә. Табигатьне ничек сакларга? (“Экология” темасына рәсемнәр) Рәсемнәр буенча инфинитив фиг. формасын һәм ярый, ярамый, кирәк, кирәк түгел сүзләрен кулланып, җөмләләр төзегез. (телдән) |
Тематик сүзлекчә бирелә. Табигатьне ничек сакларга? (“Экология” темасына рәсемнәр) Рәсемнәр буенча ярый, ярамый. кирәк, кирәк түгел сүзләрен кулланып, җөмләләр төзиләр. (телдән) |
IV. Йомгаклау этабы. |
Дәрес буенча йомгаклау әңгәмәсе, нәтиҗә ясау.
Табигатьтә ял итүчеләргә киңәш бирегез.Нишләргә кирәк,нишләргә ярамый структураларын кулланыгыз. Дәрескә йомгак ясала. Укучыларга билгеләр куела.
Өй эше бирелә.
Өй эше. 44 бит 1 биремне кабатларга. 46 бит 5 к. язмача. Дәресне тәмамлау. |
Дәрес буенча йомгаклау әңгәмәсе, нәтиҗә ясауда катнашалар. Табигатьтә ял итүчеләргә киңәш бирәләр. Нишләргә кирәк,нишләргә ярамый структураларын кулланалар. Әңгәмәдә катнашалар.
Көндәлеккә өй эшен язалар.
Өй эше. 44 бит 1 биремне кабатларга. 46 бит 5 к. язмача.
Дәресне тәмамлау. |