Дәреснең барышы |
ФДББС буенча УУГның кулланышы |
I.Оештыру этабы. 1 слайд. Исәнләшү. Укучыларны барлау. Дәрескә әзерлекне ачыклау. Дежур укучы белән әңгәмә кору. |
КУУГ: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү Әңгәмәдә катнашалар. |
II.Укучыларның терәк белем-күнекмәләрен активлаштыру этабы. 1.Күнегүләр өстендә эш: (4 слайд) Җөмләләрне дөрес тәмамла: - Минем дустым ..... - Мине дустым ...... - Миңа дустым ..... - Миннән дустым ..... - Мин дустымны хөрмәт итәм, чөнки ул ...... - Чын дус - ул ...... 2.Өй эшен тикшерү. - Укучылар, без үткән дәрестә “Куркак юлдаш” (татар халык әкияте)н өйрәнгән идек. Өй эшенә , әлеге әкиятне тагын бер кат укырга,кешене тасвирлаучы сыйфат-сүзләрне өйрәнергә бирелгән иде. * (укучыларның белемнәре дәрес эчендә эш-гамәлләрен башкарулары аша тикшерелә) |
КУУГ: үз фикереңне тулы төгәл әйтә белү 1. Күнегүләрне телдән башкаралар.
2. Тыңлыйлар |
III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. (2 слайд). Тема буенча белем-күнекмәләрне камилләштерү этабы. 1.Фонетик күнегүләр (3 слайд) *[къ]:[къ] - карый, [къ] - кайгырта, [къ] – сер саклый [къ] – калдырмый, [къ] – ялкау, [къ] – холык *[гъ]:[гъ]- уңган, [гъ]- гадел, [гъ]- игътибарлы , [гъ]- горур, [гъ]- кайгыртучан, [гъ]- тугрылыклы.
2. Ишетеп аңлау күнекмәсе: Балалар, бу җыр кем турында, тыңлагыз. (5 слайд) А. Апанаева башкаруында “Чын дус”җыры.
3. УМ кую һәм әңгәмә кору. (6 -7 слайдлар) А) Нәрсә ул дуслык? (6-7 слайд) * Чын дус - кем ул? * «…Дружба – самое необходимое для жизни, так как никто не пожелает себе жизни без друзей, даже если б он имел все остальные блага…» Аристотель (древнегреч . философ) Ә) Дуслык турында мәкаль-әйтемнәр: (8слайд) - Кош канаты белән,кеше дуслары белән. - Чын дуслык авырлыкта сынала (познается). - Чын дуска бәя юк. - Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы. - Дустың үзеңнән яхшырак булсын. |
ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мәстәкыйль ачыклау һәм максат кую; ШУУГ: җөмгыятьтә үз урыныңны табу , тормышта укуның һәм чын дуслар булу кирәклеген аңлау 1. Фонетик күнегүләр башкаралар.(хор белән эшләү)
ТБУУГ: 2. А.Апанаева башкаруында “Чын дус”җырын тыңлыйлар. Җырның чын дус турында икәнлеген ишетеп аңлыйлар. ШУУГ: 3. А) Тыңлыйлар һәм әңгәмәдә катнашып, УМ чишүгә үз өлешләрен кертәләр.
Ә)рус теленә тәрҗемә итәләр |
IV.Тема буенча белем-күнекмәләрне камилләштерү этабы Сорау куела. “Чын дус нинди була?” (9 слайд) “Чын дус” сыйфатлары:
|
IV. Сорауга җавап эзләүдә катнашалар. ШУУГ: “Чын дус” сыйфатлары, өйрәнелгән тематик лексик материалны кулланып, белемнәрен ныгыталар.
|
Чын дусның эш-гамәлләре: (10-11 слайдлар) Чын дус ниләр эшли? * булыша (ярдәм итә) * хөрмәт итә * үз итә * авыр хәлдә калдырмый (не оставляет) * мине аңлый (понимает) * миңа игътибарлы * хәлемне сораша (расспрашивает о моих делах) * һәрвакыт минем белән һ.б. |
КУУГ: Чын дус ниләр эшли белә? |
IV. Йомгаклау этабы.(12-14 слайдлар). Дәрескә йомгак ясау. Укучылар эшчәнлегенә бәя бирү. * Өй эше: Ә сезнең дусларыгыз нинди? Алар чын дуслармы? Терәк карточкага таянып, һәм тематик лексиканы кулланып, “Минем дустым” темасына хикәя языгыз (Дәреслекнең 106 бите, 5 биреме)
|
КУУГ: IV. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашалар.
Терәк карточка 5 сыйныф дәреслегенең 106 бите,5 биреме. Бу сорауларга җавап биреп, “Минем дустым” темасына хикәя төзеп яз: - Дустыңның исеме ничек? - Аңа ничә яшь? - Ул кайда яши? Аның гаиләсе нинди? - Сез кайда таныштыгыз? - Сез кайчан дуслаштыгыз? - Ул нинди холыклы (характер)? - Ул нишләргә ярата? Нәрсә белән кызыксына? Нишли белә? - Сез бергә нишлисез? - Мин дустымны хөрмәт итәм, чөнки... |