Войти / Зарегистрироваться

Ашларың тәмле булсын! К.Насыйри "Ашаганда үзеңне тота белү"

Получить свидетельство
Автор: Марданова Лейсан Ильгизаровна

Максат:
1. Укучыларны табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, темага кагылышлы сүзлек запасын тулылындыру;
2. Укучыларның темага карата булган белемнәрен тулыландыру, танып белү активлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләмнәрен киңәйтү;
3. Әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары, тулы җавап бирүгә омтылыш тәрбияләү.
ТБУУГ: Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү. Укылган текытның эчтәлеген сөйләү күнекмәләрен булдыру;
РУУГ: Әйләнә –тирәдәге кешеләр белән аралашу кнекмәләре булдыру
КУУГ: Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм телен үстерү
Дәрес барышы
1. Оештыру, уңай атмосфера тудыру
- Исәнмесез укучылар! Хәлләрегез ничек?
- Исәнмесез! Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, татар телен,
Өйрәнергә дип килдек.
2. Белемнәрне актуальләштерү
- Укучылар, исегезгә төшерегез әле. Бүген иртәнге ашта нәрсә ашадыгыз?
- Бүген иртән мин бик тәмле ботка ашадым.
- Мәктәп ашханәсендә нәрсә ашадыгыз? (фикерләр тыңлана).
- Безнең ашханәдә тәмле ашаталар әйеме?
- Бүген без дәрестә өстәл артында үз-үзеңне ничек тотырга кирәк икәнлеге турында сөйләшербез. (Как нужно вести себя за столом)
- Ә аның өчен искә төшереп китик: барыбыз да өстәл әзерли беләбезме икән? Әйдәгез шуның турында рольле уен карап китик.
Уенда катнашалар: әни, кыз, малай.
Әни: улым һәм кызым бүген мин сезгә өстәл әзерләү серләрен өйрәтеп китәм. Бу сезгә киләчәктә кирәгер. Моның өчен беренче булып өстәлгә ашъяулык җәябез.
Кыз: ә мин беләм, әни. Ашъяулык өстенә тәлинкә куябыз, шулаймы?
Әни: бик дөрес әйттең, кызым. Хәзер тәлинкәнең уң ягына кашык белән чәнечкене куябыз.
Малай: алай булгач, тәлинкәнең сул ягына пычак куябызмы?
Әни: дөрес, улым. Исегездә калдырдыгызмы?
Малай: әйе, әнием.
Кыз: рәхмәт.
3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
- Өстәл әзерләү этикеты белән таныштык. Ә хәзер өстәл артында үз-үзеңне ничек тотырга кирәк икәнлеге турында сөйләшербез.
Һәр өстәлдә файл эченэ 4әр бит салынган,шуны алып группадагы һәр укучы үз номерына кагыйдә яза
Группада  эшләү 
- Укучылар файл эченнән менә шундый битне алыгыз һәм һәрберегез үз номеры астына 1кагыйдә языгыз.
- Әйдәгез тикшерик әле: 1 нче номерлар  сөйли.
- Ашар алдыннан кулыңны юарга онытма!
- Терсәгеңне өстәл өстенә куйм
- Һәрвакытта да аш җиһазларыннан куллан!
- Ашаганда сөйләшмә!
- Ашаганда чәпелдәмә!
Дәреслекләрнең 70 нче битен ачып таныш булмаган сүзләр бар, шуларның тәрҗемәләре белән танышып китик әле.
Тексты уку 70 бит.
(шуннан соң һәрбер укучы җөмләне укып, тәрҗемә итә бара)
раньше других за стол не садись.
- дөрес, укучылар. Бу күнегүдә булмаган тагын нинди кагыйдәләрне өстәр идегез?
- терсәкне өстәл өстенә куярга ярамый.
- ашаганда сөйләшергә кирәкми.
Сорауларга җавап бирү
- Ашаганда нинди кагыйдәләрне белергә кирәк? Кулны кайчан юалар? Ашны кайнар килеш ашарга ярыймы?
- Ни өчен ризыкны озаклап чәйнәргә кирәк? Кешеләр өстәлгә куелган ашны ничек хөрмәтли? Өстшл янына кайчан утырырга һәм кайчан торып китәргә ярый?
- ашаган вакытта, үзеңне ничек тотарга кирәк? Уртада торган савыттан ризыкны ничек алалар? Түкмичә, тамызмыйча ашау өчен нишләргә кирәк? Олылар булганда ризыкны кайчан алырга ярый?  Ни өчен күп ашарга ярамый? Аз ашауның нинди файдасы бар?
- Бу кагыйдәләр сезнең гаиләдә үтәләме? Әти – әниең сине тагын нинди матур гадәтләргә өйрәтә?
Ризыклар турында белемнәрне ныгыту:(баллы,итле,чәй ризыклары,эчемлекләр)
- Ашханәдә, өйдә нинди ашамлыклар пешерәләр.
- Хәзер файл эченнән чиста битләрне алыгыз да 1 нче группа итле ризыкларны языгыз,2нче группа чәй ризыкларын языгыз.
Бирелгән шаблоннар буенча үзләренә диалог төзетү
- Һәр группа диаогларны укыйлар, сыйныф буенча музыкага йөриләр,туктыйлар, парлашалар һәм шуңа охшаш диалог төзиләр.
1. -Эни өстәлдә ипи юк.
- Улым, ипи шкафта, үзең ал.
- Рәхмәт, әни, хэзер алам!
2. -Алсу, чәй әчәсенме?
- Юк,чәй эчмим, кесәл эчәм!
-  Эйдэ,өстәл янынына утыр!
- Рәхмэт! 
4. Йомгаклау, билге кую
- Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында белдек?                                                                       
- Табын янында үз-үзеңне ничек тотарга?
Өй эше:
70 бит эчтәлек өйрәнергә.