Войти / Зарегистрироваться

Сыйфат дэрэжэлэре

Получить свидетельство
Автор: Харисова Айсылу Ахметовна

Максат:
1) Сыйфат дәрәҗәләре төшенчәләрен системалаштыру,ныгыту.  
2) Укучыларның танып- белү активлыгын арттыру;алган белемнәрне эштә куллану, фикерләү, үз уйлаганыңны әйтеп бирү осталыгын үстерү.                               
3) Табигатьнең  матурлыгын  күрергә өйрәтү hәм табигатькә  мәхәббәт  тәрбияләү.
Материал: Дәреслек.(Р.Р.Нигъмәтуллина “Татарча да яхшы бел. ”Рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге.2 кисәктә. Казан Татарстан китап нәшрияты  2011.)
Җиhазлау:компьютер,мультимедия,карточкалар.
Дәрес формасы: сингапур алымнарын кулланып төзелгән кабатлау дәресе.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.                       
- Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Әйдәгез бер-беребезне сәламлик. Дәрестә без утәргә тиешле кагыйдәне исебезгә төшерик. (1нче слайд.)
Мин сине тыңлыйм,син мине тыңлыйсың, ул мине тыңлый, без бер-беребезне тыңлыйбыз.
ll. Актуальләштерү.
ТЕЙК ОФ - ТАЧ  ДАУН (Төрле сүзләр әйтелә,әгәр сыйфатлар булса,укучылар басалар)
Йөгерә,кыш,зәп-зәңгәр,озын,шуа,чыршы,түгәрәк,бизи, кыска,Яңа ел,кар,аксыл,кыска,ярыш,күңелле ,биек,укый,кызгылт,уйный,иң матур,биек,болыт,кечкенә.
lll. Алган белемнәрне ныгыту. (2нче слайд.)
- Уен ”Кышкы  сүзләр.” (сүзләргә сыйфатлар куеп әйтәбез.)
Буран,кар,бәс,боз,бозлавык,кыш.
- Дәреслек  белән эш.125 бит  9 нчы күнегү. (язмача) Укучылар дәфтәрдә эшлиләр аннары бергәләп тикшерәләр.Тикшерү өчен текст тактада бирелә.(3  нче слайд)
Кышкы төсләр бик гади. Кар-ап-ак,агачлар-аксыл,күк—зәңгәрсу. Димәк кышның төп өч төсе бар: ак,аксыл,зәңгәр.
Ак төс –кыш төсе.Ә кышның тагын нинди билгеләрен беләсез ?
ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН.
- 1 нче номерлы укучы үзенең җавапларын укый,калганнар үзләрендә булган сүзләрне билгеләп баралар,әгәр яңа сүз яңгыраса ул сүзне язалар. тәртип буенча билгелиләр.
(4 нче слайд) (Бирелгән сүзләрне күп нокталар урынына куярга, сыйфатларның  дәрәҗәсен билгеләргә. Биремне дәфтәрдә эшлиләр)
Кышкы урман ... матур. ...җир өсте...кар белән капланган.Күк йөзе... .Күктә ...болытлар йөзә.Урманда ...чыршылар, ...наратлар бигрәк ... .Кыш булса да алар hәрвакыт ... . Миңа ... урман бик ошый.
Сүзләр:ак,бик,кап-кара,кышкы,аксыл,ямь-яшел,зәп-зәңгәр, биек, яшел,матур,
- Укучылар,сез ничек уйлыйсыз,сыйфатлар ни өчен кирәк?
(Укучыларның җаваплары тыңланыла)
ИНСАЙД-АУТСАЙД СЕКЛ.
2 катлы түгәрәккә басалар,эчке түгәрәктәге укучы сыйфатны әйтә тышкы түгәрәктәге укучы дәрәҗәсен әйтә.
(5 нче слайд) Уен”Парымны тап”
2 чыршыда сүзләр бирелә парларын табарга. Беренче чыршы: ак, чиста, салкын, йомшак, юеш, җепшек, коры, пычрак. И кенче чыршы: мокрый, белый, холодный, талый, грязный, сухой, мягкий, чистый.
lV. Дәресне йомгаклау.
- Без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Сыйфатлар безнең сөйләмебезгә нәрсә өчен кирәк?
- Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады?
Өй эше бирү.
Чыршыда бирелгән сыйфатлар белән җөмләләр төзү.
Укучылар,сез бүгенге дәрестә актив эшләдегез,рәхмәт сезгә.Хәзер эшегезгә бәяләрне тыңлагыз.
(укытучы билгеләрне әйтә)
Дәрес  тәмам, саубулыгыз!