Войти / Зарегистрироваться

В столовой "Ашханэдэ"

Получить свидетельство
Автор: Харисова Айсылу Ахметовна

Максат: Ашханә темасын кабатлау.
Сөйләм телен үстерү.
Татар  телененә хас авазларны дөрес әйтү.
Әһлак тәрбиясе тәрбияляү.
Материал: Ашханә темасына рәсемнәр, текстлар.
Дәрес барышы:
- Исәнмесез укучылар!
- Хәерле көн!
- Бүгенге дәрестә без сезнең белән ашханә темасын кабатларбыз.Өйрәнелгән тема буенча китап укырбыз. Китапны укырга сезгә алган белемнәрегез,зирәклегегез булышыр.
Дәресне өй эшен тикшерүдән башлыйбыз. (Өй эшен тикшерү)
- Хәзер дәрескә алып килгән  китап белән танышырбыз. Китапның исеме безнең өйрәнгән темабызның исеме белән атала.
- Без нәрсә турында сөйләштек?
- Ашханә.
- Китапның  берничә бите бар.Һәр биттә биремнәр. Әйдәгез 1нче битне ачабыз.
1 нче бит “Югалган хәрефләр”(Слайд)
Күп нокталар урынына сез төшеп калган хәрефләр куярга тиеш. (Укучылар биремнәрне язмача үтиләр һәм эш бергәләп тикшерелә).
Әйдәгез авазларны дөрес итеп әйтәбез.
(Авазларны дөрес итеп әйтеп чыгу)                                             
Китапның икенче бите-
“Без татарча сөйләшәбез”
Сез дөрес итеп сөйләм оештырырга тиеш. (Слайд)
(Укучылар диалог төзиләр)
Китапның 3 нче бите-
“Мин белемле укучы.” Сезнең белемнәрегезне тикшерербез. Күп нокталар урынына кушымчалар куябыз. (Слайд) (Эш язмача башкарыла һәм бергәләп тикшерелә.)
Әйдәгез ял итеп алабыз.
- Күрсәт әле үскәнем,
Ничек барабыз ашханәгә?
- Менә шулай,менә шулай без барабыз ашханәгә.
- Күрсәт әле үскәнем,
Ничек ашыйбыз ашханәдә?
- Менә шулай,менә шулай без ашыйбыз ашханәдә.
- Күрсәт әле үскәнем,
Ничек утырабыз ашханәдә?
- Менә шулай,менә шулай утырабыз ашханәдә.
(Укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар)
Китапның алдагы бите “Мин тәртипле укучы”
(Әңгәмә)
- Укучылар сез тәртипле укучылармы?
- Ашханәдә үзегезне ничек тотасыз?
Ашханәдә нишләргә ярый? Нишләргә ярамый? (слайд)
Сүзләрне укып тәрҗемә итәбез.
Ярый һәм ярамый сүзләрен кулланып җөмләләр төзибез.
(Эшне башта телдән аннары язмача эшлиләр)
- Укучылар ярый сүзләрен бер баганага, ярамый сүзләрен икенче баганага язабыз.
(Эшләр тикшерелә)
- Китапың алдагы битен укыйбыз.
- “Татарча аралашабыз”(Слайд)
Татарча аралашып алырбыз.Бирелгән җөмләләрне сез әниегезгә ничек әйтер идегез?
(Аерым һәм бергәләп әйтелә)
Китапның соңгы битенә дә килеп җиттек. ”Йомгаклау” бите.
- Без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Ашханә турында,тәртип турында...
(Укучыларның эшләрен бәяләү,өйгә эш бирү.)
Өй эше: “Ашамлыклар”темасына диалог төзергә.
Безнең дәресебез тәмам,саубулыгыз!