Войти / Зарегистрироваться

Разработка открытого урока на тему "Семья" на татарском языке

Получить свидетельство
Автор: Гмадиева Фирдания Хабибрахмановна

Максат: Гаиләдә кемнәр бар икәнен әйтә белергә, сорый белергә, гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белергә өйрәнү. Монологик һәм диалогик сөйләм, сәнгатьле уку, язу  күнекмәләрен үстерү. Гаилә әгъзаларына карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау һәм материал. 62-63 битләр, Р.З. Хәйдарова “Күңелле татар теле” 1нче сыйныф өчен дәреслек, эш дәфтәрләре, интерактив такта, компьютер, документ-камера, презентация, смайликлар.
Дәрес барышы.
Слайд 1. Гаилә-семья
I. Оештыру.
1. Хәерле иртә (көн) рифмовкасын кабатлау.
– Хәерле иртә (көн), әнием!
– Хәерле иртә, әтием!
– Хәерле иртә, укытучым!
– Хәерле иртә, кунакларым!
– Хәерле иртә, дустым!
2. Дәрескә әзерләнү.Без бүген дәрестә гаилә турында сөйләшүне дәвам итәрбез.
II. Актуальләштерү.
Слайд2.Фонетик зарядка
Повторяем хором- хор белән кабатлыйбыз                                                      
1.  Ни-ни-ни
Бу минем әни
ти-ти-ти
Бу минем әти
бай-бай-бай
Бу минем бабай
ңел-ңел-ңел
Бу минем сеңел
нем-нем-нем
Бу минем энем
ам-ам-ам
Бу минем апам
бый-бый-бый
Бу минем абый .
2. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
- Үзегезнең гаиләгез турында диалог төзеп сөйләгез.
- Алия, сәлам.
- Сәлам, Самир.
- Алия, сезнең гаилә нинди?
- Безнең гаилә зур.Ә сезнең гаилә зурмы?
- Әйе, зур. Алия, синең абыең бармы?
- Юк. Ә синең?
- Минем абыем бар.
3.Сәнгатьле уку күнегүе.
“Безнең гаилә” Г.Тукай шигырен яттан сөйләтү.
3. «Бармак уены».
Бу бармак – бабай
Бу бармак – әби
Бу бармак – әти
Бу бармак – әни
Бу бармак – бәби
Аның исеме – Чәнти.
III. Яңа лексика белән таныштыру.
1. Укытучы-бала диалогы.
- Синең исемең ничек?
- Сиңа ничә яшь?
- Син кайда яшисең?
- Синең гаиләң зурмы?
- Гаиләдә ничә кеше?
- Гаиләдә кемнәр бар?
2. Сүзлек өстендә эш.
Ә менә бу гаиләдә кемнәр бар һәм алар нишлиләр? Аның өчен безгә бу сүзләр ярдәм итәр.
Слайд3. Сүзлек-словарь
Яңа сүзләр белән танышабыз.
Нишли? – что делает?
Кофта бәйли-вяжет кофту
Әкият сөйли-рассказывает сказку
Яулык чигә-вышивает платок
Уйный-играет
Китап укый-читает книгу
Аш пешерә-варит суп
Телевизор карый-смотрит телевизор
Дәрес әзерли-делает уроки
3.”Безнең гаилә” рәсеме өстендә эш.Сорауларга җаваплар алу.62бит.(документ-камерада)
- Балалар, бу нәрсә?           Бу гаилә.
- Гаиләдә ничә кеше?          Гаиләдә 8 кеше.
- Бабай нишли?                  Бабай әкият сөйли.
- Әби нишли?                     Әби кофта бәйли.
- Әни нишли?                     Әни яулык чигә.
- Әти нишли?                      Әти сеңлем белән уйный.
- Апам нишли?                    Апам китап укый.
- Энем нишли?                    Энем уенчыклар белән уйный.
- Гаилә нинди?                    Гаилә зур, дус.
IV. Яңа өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллануны активлаштыру.
1. Берничә укучы “Безнең гаилә” рәсеме буенча монолог төзеп сөйли.
2. Ребята, а как скажете, если действия выполняете сами?
- Мин уйныйм.
Слайд 4.
Син нишлисең?
Мин китап укыйм.
дәрес әзерлим.
ял итәм.
аш пешерәм.
Физминут.”Повторяй, не зевай”.
V. Ныгыту.
1. Дәреслек буенча эш. Кем нишли? соравына җаваплар алу. 63бит.
- Әни нишли?              Әни аш пешерә.
- Әти нишли?               Әти телевизор карый.
- Абый язамы?             Юк, абый язмый, абый дәрес  әзерли.
2. Син нишлисең? соравына җаваплар алу.
- Мин аш пешерәм. Мин телевизор карыйм. Мин дәрес әзерлим.
3. Сюжетно-ролевая игра. Сюжетлы уен. Сәхнәләштерү.
- Хәзер без артистлар булып алырбыз.
(Сын возвращается домой из школы. Мама встречает его, он здоровается с мамой. Мама спрашивает, получил ли он «5». Сын отвечает, да. Сын подходит к бабушке и спрашивает, как дела у бабушки, что она делает. Бабушка благодарит его и говорит, что она вяжет шарф. Потом  сын спрашивает, что делает дедушка. Дедушка отвечает, что он отдыхает. Мама приглашает сына пить чай. Сын благодарит маму.)
Катнашалар: уллары, әни, әби, бабай.
Уллары мәктәптән кайтып керә.
У. Хәерле көн, әнием.
Ә.Хәерле көн. Улым, “5”ле алдыңмы?
У. Әйе, алдым.
У. Әбием, хәлләрең ничек?
Әби. Яхшы, рәхмәт.
У. Әби, син, нишлисең?
Әби. Мин шарф бәйлим.
У. Бабай, син нишлисең?
Б. Улым, мин ял итәм.
Ә. Улым, кил, чәй эч.
У. Рәхмәт, әнием.
Слайд 5.
4.  Эш дәфтәрләрендә язу.Списать текст прописными буквами.
Калын әйтелешле сүзләрне – зәңгәр, нечкә әйтелешле сүзләрне-яшел карандашлар белән сызып билгеләргә.
Әни аш пешерә. Әти телевизор карый. Абый дәрес әзерли.
Слайд 6.
5.Какая буква пропущена? Нинди хәреф төшеп калган?
. би, . нем, г . ил . , д . с, ап . , ән .
Слайд 7.
6. Найди лишнее слово? “Артык сүзне тап”уены.
- әти, әни, әби, чәй, бабай, сеңел, эне
- укый, бәйли, яза, зур, уйный
VI. Рефлексия.
Ситуатив күнегүләр.
- Спроси, у друга, есть ли у него дедушка? (Синең бабаң бармы?)
- Как ты спросишь, мама ты варишь суп? (Әни, син аш пешерәсеңме?)
- Брат делает уроки. Как ты это скажешь? (Абый дәрес әзерли.)
- Как ты спросишь, что делает папа? (Әти нишли?)
- Как скажет мама: я варю суп? (Мин аш пешерәм.)
- Как скажешь, мы живём дружно. (Без дус яшибез.)
- Спроси, папа, что ты делаешь? (Әти, син нишлисең?)
- Как скажет бабушка: я вяжу шарф.(Мин шарф бәйлим.)
- Ребята, вы конечно,  любите своих мам, пап, свою семью. А как вы об этом скажете по-татарски?
- (Хор белән). Мин әнине яратам. Мин әтине яратам. Мин гаиләмне яратам.
VII. Йомгаклау.
Слайд 8.
Хор белән  Ш.Маннурның “Яратам” шигырен уку.
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
Яратам мәктәбемне,
Укытучы апамны,
Дустымны, иптәшемне,
Уйнап йөргән бакчамны.
- Балалар, гаиләгезне,  әти-әниләрегезне яратыгыз, булышыгыз, хөрмәт итегез.
- Бүген дәрестә бик тырышып шөгыльләндегез, миңа ошады. (Укытучы тактага смайлик куя). Сезгә ничек, җавапларыгыз, дәрес ошадымы?  (Балалар үзләренең смайликларын тактага куялар).
Слайд 9. Зур рәхмәт, сезгә, булдырдыгыз.
Киләсе дәрестә гаилә турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. Әти-әниләрегезнең фотографияләрен алып килерсез. 
-  Дәрес бетте. Сау булыгыз!

Похожие публикации