Войти / Зарегистрироваться

Крокодил Гена и Чебурашка в гостях на елке

Получить свидетельство
Автор: Хайретдинова Рамзия Нурзадовна

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Буш залга Крокодил килеп керә. Карана да, тамашачыдан сорый:
- Бәйрәм башланмадымы әле? Юкмы?
- Юк.
- Уф, килеп җитештем бугай, Аллага шөкер. Ашыгып килгәндә,  поезд юлларыннан, шпаллардан атлый-атлый аякларым авыртып бетте. Ярый әле поезд юлы нәкъ сезгә китереп җиткерә икән. Ой, тукта , мин бит балаларга сюрприз алып килгән идем, тышта  калдырдым да башланмады микән дип караргагынакергән идем. Балаларкилгәнчемонда алып кереп куйыйм әле.
Ниндидер коробка өстерәп керә.
- Ой, Чебурашка, бигрәк авыраеп киткән сеңәлесин. Күптә ашатмадым ич инде.Монда хәтле күтәреп килгән идем, алып керим дисәм, бик авырайгансың. Менә шунда торып тор, яме.
Чыршытөбенәкуя.Алыпбаручычыга.
- О, исәнме крокодил!
- Исәнмесез.
- Килептәиттеңмени?Әйдәрәхимит. Синең “Яңаелбәйрәменәкиләм”дигәнтелеграммаңныалгач, балаларда, бездәбиксөендек. (карана) Синүзеңгенәмәллә? Чебурашканыдаүзембеләналамдипязгансыңич.
- Юкинде, үземгенәтүгел. Чебурашкаменәмонда-коробкада. Балаларгасюрпризбулсынәледидем.
- Ә-ә, балаларнысөендерергәяратасыңдаиндеүзең, Крокодил.
- Бикяратам.
Тик беләсезме нәрсә? Мондакилгәнче, Чебурашканышундыйҗиңелкүтәрепкилдем. Башланмадымикәнбәйрәмдипкараргакердемдә, киреЧебурашканыалыргачыктым. Ә улшундыйавырайган, көчкәстерәпкердем. Әйе, әнәкешеләркүрептордылар. Нилектәникән, борчылып та  куйдым.
- Юк, бернәрсәдәюктыр, Крокодил, борчылма.Синанныкүтәрепкилә-киләрыгансыңгынадыр. Әйдәменәмондаутырып тор әле, ял ит. Ә мин хәзербәйрәмнегенәбашлапҗибәримдә, балаларкиллервакыт та җитәиндебезнең.
Өмет-хыялларның чиге юктыр,
Горур атлап  Яңа ел килә.
Колач җәеп Яңа бәхет килә.
Күңелләргә якты нур иңә.
Кадерле балалар,укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын!Менә безнең бәйрәмебезнең төп кунаклары-балаларыбыз да кереп киләләр. Рәхим итегез, балалар бәйрәмгә!
Балалар Чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр. “Чыршы”.
Җырдансоңбалалартезелепбасалар.
Азалия. Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде
Ак бүздәй йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.
Зөфәр. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.
Нинди бәйрәм? –диеп сорасагыз-
Бүген бездә чыршы бәйрәме!
Рамил. Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел
Әйтерсең җиңүгә өнди ул яңа ел
Ямь-яшел чыршылар Яңа ел байрагы
Ак бәхетөләшәЯңаел бәйрәме
Альбина Яңа өмет белән яңа еллар килэ.
Ачылсыннарябыккапкалар.
Бар кешелекөчентеләк телик.
Кушылсыннарбезгәбашкалар.
Айгөл. Тик яңа ел бер үк елда
Булсын иде берничә.
Яңа елның берсенә дә
Калмас идек кермичә!
Илназ. Күз яшьләреонытылыпторсын
Арттакалсынкайгы-борчулар.
ЭлеккечәутларЯныпторсын,
Балкыпторсыншулайчыршылар.
Сөмбел. Чыршыларда җем-җем килә утлар,
Бөтен дөнья нурлы, тамаша.
Бәс энҗеләр белән ал нурлардан,
Шатлыккалыпкүзләркамаша.
Рәнис. Яңа елның һәрбер көне
Бәхетләр алып килсен.
Һәр ишектән шатлык тулы
Яңа ел җыры керсен.
Җыр “Яңа ел”
Рәхимә. Яңа елны каршыларга,
Без җыелдык бу залга.
Исән-саумы, Яңа ел,
Хуш киләсең, уз алга.
Килде безгә яңа ел,
Бүген шундый яңа ул.
Яшел чыршы өстендә,
Йолдыз булып яна ул.
Әдилә. Бәйрәм бүген –яңа ел
Бөтен җиргә кар яуган.
Яңа елны каршыларга
Балалар да җыелган.
Куяннар һәм аюлар,
Кунак булып килгәннәр.
Шук малайлар һәм кызлар
Матур кием кигәннәр.
Илһам. Котлы булсын Яңа ел
Матур узсын кышыгыз
Безне котлаган өчен,
Рәхмәт сиңа чыршыбыз.
Ильяр. Карлар ябалак-ябалак,
Көнәр-төннәр яңа,ак!
Бу яңа ел-иң яңа ел,
Барсыннан да яңарак!
Тылсымлы икән яңа ел
Капкасыннан кергәч тә,
Кинәт кенә үсеп киттек
Үсеп киттек бер яшкә!
Кәрим. Тышта нурлы күңелле
Җиргә ап-ак кар ятты.
Җырлап-биеп каршылыйбыз
Яңа ел таңы атты.
Шатланабыз, сөенәбез
Зурлыйбыз яңа елны
Яңа елда яңа утлар
Яктыртсын яңа юлны.
Алинә. Каршылыйк дуслар әйдәгез
Яңа ел килә безгә
Иске елны озатып калыйк
Күмәкләп бергә-бергә.
Айгөл. Тик яңа ел берүк елда
Булсын иде берничә
Яңа елның берсенә дә
калмас идек кермичә
Яңа ел еш булса күптән
Дәү кеше булыр идек
Күбрәк бишле алыр идек
Бик көчле булыр идек.
Балаларурыннарынаутыралар.
А.б.: Балалар, сезнеңматуршигырләрегезне ,җырларыгызнытыңларга, биюләрегезнекараргабүгенкунаккабер мультфильм герое да килде . Таныйсызмы-кем бу?
Балалар: Крокодил Гена.
Крокодил: Исәнмесез, балалар! Сезнедә, бәйрәмегезгәкилгәнтамашачыларны да чынкүңелемнән бәйрәм белән тәбрик итәм!
Яңа өмет белән яңа еллар килэ.
Ачылсыннар ябык капкалар.
Бар кешелек өчен теләк телик.
Кушылсыннар безгә башкалар.
Әй , буталып белмим, мин мондый матур сүзләр сөйли дә белмим. За то мин сезгә сюрприз алып килдем. (коробка янына килә) Менә монда ул. Только сез башта миңа үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтегез әле. Аннары бәлки коробка ачылыр.
Илназ шигыр:
Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.
Бөтерелә ак өермә
Кара, кара, карасана!
Кыш бабай килә түгелме,
Ак бизәкле чанасында?
Көтәбез без әйдә килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.
Балалар бакчасы концерт номеры. “Топ, топ”
Крокодил: Ә бу коробкада кем бар дип уйлыйсыз соң сез балалар?
Балалар: Чебурашка.
Крокодил: Дөрес, әйдә дустым чык инде. Балалар сине бик көтәләр.
Коробкадан көлә-көлә Шапокляк чыга.(кулларын чәбәкли, сикергәли)
Шапокляк: Ха-ха-ха, күптән күрәсем килә иде инде бу яңа ел дигән бәйрәмнәрен. Боларның (крокодилга күрсәтә) Яңа елга барабыз дип сөйләшкәннәрен ишеттем дә, әһә мин әйтәм тагын миннән башка китмәкче булалар болар,дим. Юк, әле мин әйтәм, миннән болай гына котыла алмассыз дидем. Менә бит башым шәп эшләгәч мин монда хәзер. Шушымыни инде ул яңа ел? (Карап йөри)
Крокодил: (аптырап): Ә чебурашка кая соң?
Шапокляк: Чебурашка? Ә нәрсәгә кирәк соң ул монда? Мин шәбрәк бит әйеме, балалар? Ха-ха-ха.
Алып баручы: Балалар Чебурашканы көткәннәр иде бит. Шапокляк, кая куйдың син Чебурашканы?
Шапокляк: Чебурашка,чебурашка. Аптырадылар ич. Нәрсәгә соң ул сезгә?
Алып баручы: Ул балаларга кызыклы уеннар алып килермен дигән иде.
Шапокляк: Һе, уен имеш. Уенны мин уйната алмыйммыни аны. Хәзер уйнатам. (Тамашачыларга карап) Берәр уен өйрәтегез әле, алайса куып чыгаралар  болар мине. Хәзер-хәзер, уйныйбыз аны(уйлый)
Уен уйната
Алып баручы: Ярар, Шапокляк, балаларның  күңелен күрә беләсең икән, кал инде безнең бәйрәмдә алайса. Тәртипле генә йөр, кара аны. Беләбез без синең кем икәнне, муьлтфильмда күргән бар.  Крокодил кая соң әле безнең?
Чыршы артыннан крокодил чыга.
Крокодил: Сез уйнаган арада, Кыш бабай белән телефоннан сөйләштем әле. Алар да без килгән юлдан киләләр икән. Шунда Чебурашка күренмәсме, карап кил әле дидем.
Алып баручы: Менә дөрес эшләгәнсең . Кыш бабай белән Кар кызы алып та килерләр әле Чебурашканы. Син болай бик борчылып йөрмә әле крокодил. Бәйрәм бит бездә. Менә ничек матур итеп кар бөртекләре бииләр. Әйдә шуларны карыйбыз.
Кар бөртекләре биюе (балалар бакчасы)
Шапокляк алып баручының папкасын алыштырып куя.
Алып баручы(папканы кулына алып укый): Хөрмәтсез тамашачылар! Нәрсәгә җыелдыгыз сез монда? Мондагы бөтен сүз дә ялган. Ышанмагыз берсенә дә.Нәрсә бу? Бу бит минем папка түгел. Кемдер папканы алыштырган. Кем эше бу?
Балалар: Шапокляк,Шапокляк.
Алып баручы: Синең эшме бу Шапокляк? Әле син шулаймыни?
Шапокляк: Мә инде, мә папкаңны. Чистый еларга җитеште ич.
Алып баручы: Мин сиңа әйттем бит инде тәртипле генә йөр дидем. Хөрмәтле тамашачылар! Бәйрәмебезне дәвам итәбез.
Нинди матур ,җем-җем килә
Безнең яшел чыршыбыз.
Матур җырын бүләк итәр
Сезгә безнең җырчыбыз.
Җырлый  Альбина “Кыш бабай”
Алып баручы: Крокодил, әллә син дә балаларга берәр күңелле уен уйнатасыңмы?
Уен
Алып баручы:
Ишетелә ераклардан
Кыңгырау чыңлаганы.
Көчле тояк тавышлары
Дилбегә зыңлаганы.
Кар-бураннарны туздырып
Әллә Кыш бабай килә
Әйе шулай, аңа ияргән
Кар кызы, көлә-көлә!
Балалар, әйдәгез Кыш бабайны, Кар кызын чакырыйк әле. Югыйсә безнең монда икәнне белмәсләр, мәктәптән, балалар бакчасыннан эзләп йөрерләр.
Балалар: Кыш бабай, Кар кызы!
Кыш Бабай, Кар кызы Чебурашканы җитәкләп керәләр.
Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, әниләр!
Исәнмесез, әбиләр!
Исәнмесез, бәбиләр!
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп,
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Һай, чыршыгыз бигрәк матур,
Елык-елык яна ул,
Бәхетле һәм сау булыгыз,
Котлы булсын Яңа ел!
Кар кызы(тылсымлы таяк тотып керә чыршы төбенә куя):
Исәнмесез, балалар!
Исәнмесез, кунаклар!
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!
Яңа елда зур үсегез,
Көн дә артсын көчегез.
Ел үсәсен ай үсегез!
Илгә хезмәт итегез!
Яңа елда уңышлар
Телим сезгә мин, дуслар!
Кыш бабай: Исәнмесез, балалар, Менә без дә килеп җиттек. Юлда адашып йөргән Чебурашканы да алып килдек. Көткән идегезме?
Алып баручы: Әйе көткән идек Кыш бабай,сине дә Кар Кызын да, Чебурашканы да.
Чебурашка:  Яңа ел белән, дуслар!
Яңашатлыкларбелән!
К.к. Яңа ел котлы булсын!
Дөньялартынычбулсын!
Чебурашка Яңа ел белән, дуслар!
Яңашатлыкларбелән!
К.к. Яңа ел котлы булсын!
Дөньялартынычбулсын!
 Яңа ел белән, дуслар!
Яңашатлыкларбелән!
К.к. Яңа ел котлы булсын!
Дөньялартынычбулсын!
Чебурашка: Яңа ел белән дуслар!
Яңа шатлыклар белән!
Яңа ел котлы булсын!
Дөньялар тыныч булсын!
Шапокляк: Исәнме Кыш бабай , кая капчыгыңны үзем күтәреп торыйммы?
Кыш бабай: Әле син дә мондамыни? Юк, рәхмәт, капчыгымны күтәрешергә минем кызым бар.
Кар кызы (Шапоклякка): Кит моннан!
Шапокляк: Ярар,ярар!( Чыршы төбеннән тылсымлы таякны алып китә)
Алып баручы: Кыш бабай , безнең әле чыршыбызның утлары да янмаган, утларны кабызырга син килгәнне көттек.
Кыш бабай: Була ул, хәзер кабызабыз аны! Кар кызым миңа тылсымлы таякны бир  әле.
Кар кызы( чыршы төбеннән таякны эзли): Шушында гына куйган идем, кая китте микән соң?
Кыш бабай: Ай, кызым, кулыннан ычкындырасың калмаган, беткәнмени явызлар.
Алып баручы: Балалар, сез дә күрмәдегезме, кем алды икән соң тылсымлы таякны?
Балалар: Шапокляк, Шапокляк алды.
Алып баручы :Әле син тагын явызланасыңмы?
Шапокляк: Каян белим мин аның сезнең тылсымлы таягыгыз икәнен. Матур булгач тотып карарга гына алган идем. Мәгез.(таякны бирә)
Кыш бабай: И-и, юньсез.Балалар, әйдәгез,бергәләп чыршының утларын кабызыйк инде.
Чыршы,чыршы кабын син,
Утларыңны яндыр син!( таяк белән селтәнә, утлар яна)
Алып баручы:Балалар, әйдәгез кыш бабайга үзе турындагы җырны җырлап күрсәтик әле.
Җыр “Кыш бабай”
Алып баручы: Кыш бабай, килгән- килгән, әллә берәр уен да уйнатасыңмы балаларга.
Кыш бабай: Уйнатмыйча китәмме соң! Әйдәгез уйнап алабыз.
Уен уйнау.
Уен уйнагач, Кыш бабай капчыгын янына куеп утыра.
Кыш бабай: Сез үзегез бик матур җырлыйсыз икән балалар. Менә минем Кар кызым да бик матур җырлый бит. Тыңлап карагыз әле. Яле кызым, җырла әле!
 Җыр Гөлнур “Кар кызы Аксылукай”
Шапокляк чыгып киткән була, коридордан йөгереп керә: Үләм, сездә кыш көне дә көтү чыгамыни ул? Анда бер кайтмыйча калган сарык бәкәе белән кәҗә адашып йөри. Кайсыгызныкы кайтмады?
Алып баручы: Нәрсә сөйлисең инде син, Шапокляк. Кыш көне урамда нинди сарык бәкәе йөрсен?
Шапокляк: Йөри шул менә, ышанмасагыз хәзер алып керәм.
Чыгып сарык бәкәе һәм кәҗә җитәкләп керә.
Алып баручы:
Әй болар бит яңа елны алып килүчеләр, кәҗә белән сарык! Яңа 2015 нче ел-куй елы!
Алланып таңнарның алына
Нур бөркеп кешелек таңына.
Җыр булып тирбәлеп күңелдә
Кил безгә, Яңа ел, килбезгә!
Кояшлы көннәрнең җылысын
Бәхетнең, шатлыкның олысын,
Күтәреп көннәрнең иңендә
Кил безгә, Яңа ел, килбезгә!
Яңа ел:Таныш булыйк
Мин яңа ел -, өр яңа ел.
Миннән башлана бу ел.
Минем ел котлы булсын
Кырларда иген уңсын.
Яңа елда уңышлар
 Телим мин сезгә дуслар.
Алып баручы:Менә безнең яңа елыбыз да килеп җитте, дөньябыз түгәрәкләнде, бәйрәмне дәвам итәбезме, кыш бабай ни диярсең?
Кыш бабай. Карчәчәгем, назлы кызым,
Бирче миңа капчыкны.
Әйткән сүзне хәзер үтим,
Капчык авызы ачыкмы?
Алып баручы:(Капчыкны карап):
Конфетлар да конфетлар,
Ниндие генә юк икән?!
Шул кадәр тәм-том алырга
Акчасы ничек җиткән?
Кыш бабай: Әле минем бүләкләр моның белән генә бетми, Крокодил, Чебурашка барыгыз алып керегез әле чанадан зур капчык белән бүләкләрне.
Ә мин әлегә боларын өләшә торам. Болай гына өләшмим. Миңа башта һөнәрләрегезне күрсәтегез, аннары конфет  эләгер.
Алып баручы:Әйдәгез балалар, һөнәрләребезне күрсәтик әле кыш бабайга.
Кыш бабай син килгәнче бездә кар яуган иде инде, вак кар бөртекләре бөтерелеп йөргәннәр иде. Менә кар бөртекләребез эреләнеп тә, күбәеп тә киткәннәр әле. Җибәрегез әле музыка, бөтерелсеннәр әле матур итеп.
1. Кар бөртекләре биюе(мәктәп)
Алып баручы:Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик, дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
2. Айгөл башкаруында җыр “Чыршыкай-купшыкай”
Алып баручы:
Биючегә, дуслар, канат кирәк,
Биючегә, дуслар, хис кирәк,
Биючегә ярсу йөрәк кирәк
Сылу гәүдә, ачык йөз кирәк.
3. 3нче һәм 4нче сыйныф егетләре башкаруында “Чабата”
Алып баручы:Бәйрәмгә шулкадәрле тырышып әзерләндек, кыш бабай һәм кар кызы, чыршы турындагы бөтен җырны өйрәнеп бетердек. Без җырларбыз да җырларбыз, ә сез рәхим итеп тыңларсыз!
4.Ильяр башкаруында җыр “Чыршы әйләнәсендә”
Алып баручы:
5.Рамил башкаруында шигырь
Алып баручы: Безнең уңган балалар
Барсына да җитешә.
Кылансыннар инде әйдә
Аларга бит килешә.
Балалар бакчасы нәниләре “ В лесу родилась елочка” җырын сәхнәләштергәннәр. Нәрсә килеп чыкты микән , карап карыйк әле.
6. “В лесу родилась елочка” бию
Алып баручы:Кыш бабай , әлеге җырын Азалия сиңа багышлап җырлый. Йокымсырап утырма, яхшылап тыңла. Яңадан  бер елсыз ишетә алмассың мондый матур җырлар!
7. Азалия башкаруында җыр “ Исәнме, Кыш бабай”
Алып баручы: Күбәләктәй оча яшьлек
Талпына, канатлана.
Өлкәннәрдән үткән ялкын
Яшьләрдә кабатлана.
Аякларга күз иярми
Алар җиргә тимиләр,
Безнең балалар әнә ничек
Очкын чәчеп бииләр.
8. Пчелка Майя” биюе.
Алып баручы:
Җырлар сайланып беттеләр,
Җырланып беттеләр бугай.
Ләкин Әмир аптырап тормый,
Русча булса да җырлый.
9. Әмир башкаруында җыр “Дед Мороз”
10. Яңа ел бию  балалар бакчасы.
Шапокляк чыршы төбендә бүләкләрне актара, кесәсенә тутыра, алып чыгып китә башлый.
Балалар: Шапокляк конфетларны ашый.
Кыш бабай: Ай-яй , алай ярыймыни инде. Кара син моны. Кар кызым, әйдә тизрәк бүләкләрне өләшик балаларга.
Бүләкләрне өләшәләр.
Алып баручы: Балалар, әйдәгез Кыш бабай һәм Кар кызына бүләкләре өчен рәхмәт әйтик әле яме.
Балалар: Рәхмәт!
Алып баручы: Балалар Кыш бабай һәм Кар кызының китәр вакыты җитте, әйдәгез аларны матур итеп озатып калыйк әле!
Балалар: Сау булыгыз!
Кар кызы:Ап-ак карлы аланнарда
Биепйөрдем мин.
Чыршыларгаакэнҗеләр
Сибепйөрдем мин.
Ак сакаллы, аккүңелле
Бабам белән без,
Җирөстенәаклык-пакьлек
Алыпкиләбез.
Чынкүңелдәнтәбриклибез
СезнеЯңа ел белән!
Сәламәтлек,акбәхетләр
Бездәнтеләкшулсезгә.
Кыш бабай
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялартынычторсын!
Һәрберебезбулсынтырыш,
Күңелле үтсентормыш
Кыш бабай һәм Кар кызы китәләр.
Алып баручы: Ә хәзер бәйрәм белән котлар өчен сүзебезне мәктәп-бакчабызның директоры Гөлнур Вафовнага бирәбез.
Гөлнур Вафовна сүзе.
Алып баручы: Ә хәзер сүзне теләге булган әти-әниләргә бирәбез.
Әти-әниләр сүзе.
Алып баручы: Барыгызга да зур рәхмәт! Якынлашып килүче яңа еллар белән!
 

Похожие публикации