Войти / Зарегистрироваться

"20 эчендә тапкырлау таблицасы" темасын кабатлау

Получить свидетельство
Автор: Хазипова Фаузия Фасиховна

Максат:
1)”тапкырлаучы”, “тапкырчыгыш” төшенчәләре турындагы белемнәрне ныгыту;
2) тапкырлау таблицасын өйрәтү;
3) анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләре булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү;
4) игътибарлылыкларын арттыру, күмәк,үзлектән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
Планлаштырылган нәтиҗә:
1) ”тапкырлаучы”, “тапкырчыгыш”  төшенчәләрен белү.
2) 20 эчендә тапкырлау  таблицасын белү.
3) текстлы мәсьәләләрне анализлый һәм чишү белү.
Ресурслар:
Компьютер,презентация, магнитофон, биремнәр белән карточкалар, дәреслек   Г.В. Дорофеев, Т.Н. Миракова.Просвещение.2011г.
Предметара бәйләнеш: Татар теле, технология,геометрия.
Эш төре: Фронталь, индивидуаль, парларда
Төп төшенчәләр: ”Тапкырлаучы”, “тапкырчыгыш”,”таблица”.
Дәрес тибы: Белемнәрне ныгыту һәм гомумиләштерү дәресе.
 
Үткәрү технологиясе

Дәрес этаплары

I этап. Оештыру өлеше.

 

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Балаларның игътибарларын туплау.

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучы эшчәнлеге

 

Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү.

 

 

 

 

 

 

Дәрескә кирәкле әсбапларны әзерләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы эшчәнлеге

 

Укучыларны эшкә хәзерләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укыту һәм үстерү технологиясе

I этап. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Кояш чыга, ал нурлары

Тәрәзәне чиртә.

Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

- Кырлар буйлап көзге яңгыр

Сибәләп үтә.

Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

Укучылар, безнең дәресебездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, борылып басып, кунакларыбыз белән исәнләшеп алыйк әле.

Кунакларга карап хәерле көн теләп елмаеп алыйк.

- Кадерле балалар!   Димәк, математика дәресебезне башлап җибәрик.Бүгенге дәрестә сез үз эшчәнлегегезне үзегез бәяләрсез.Мин сезгә бәяләмәләр таратам,тиешле урынга + тамгасын куярсыз.

1 слайд. Дөрес итеп утыручы кыз һәм малай.

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую  .

 

Безнең тырышып эшләвебез нәсәдән тора?

Актуальләштерү.

Максат:

Телдән исәпләү күнекмәләре булдыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уку мәсьәләсен кую.

Уенда катнашалар, кызыклы сорауларга җавап бирәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү. Дәреснең темасын , максатын ачыклыйлар.

Укучыларның игътибарын туплау  һәм телдән исәпләүне ныгыту  максатыннан фронталь  уен оештыру.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Проблемалы сорауларны чишкәндә һәм дәреснең темасын ачыклаганда тиешле юнәлеш бирү.

Укучылар,  математика дәресенең девизын искә төшереп алыйк әле.” Безнең эштә төп максат: уйлау, эзләү һәм чишү!  Димәк, минем сорауларыма уйлап җавап бирергә кирәк.

- Атнада ничә ял көне?

- Ничә предмет бер пар була?

- Татарстан флагында ничә төс?

- Өчпочмакның ничә почмагы бар?

Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. “Фигураны таны” дип аталыр. Мин сезгә тапкырлауны кабатлау өчен биремнәр бирәм, сез фигуралар арасыннан  тиешлесен табарга тиеш. (фронталь эш)

 

2слайд – 2х3, 3х3, 6х2, 5х2, 4х3, 7х2, 2х9,7+7,5+5

Молодцы, рәхмәт сезгә. 

Хәзер мин сезгә  биргән мисалларны  ике төркемгә аерыгыз.Кайсылары  тапкырлау таблицасында очрый,ә кайсылары очрамый? (Биремнәрне үтәү, мисалларны  ике төркемгә аерабыз) Нинди кагыйдә буенча аердыгыз? (Бер төркемдә тапкырлау бар, ә икенчесендә юк) Димәк, без бүген тапкырлау турында сөйләшүебезне дәвам  итәчәкбез.

ТБУУГ: тапкырлау таблицасын  формалаштыру

РУУГ: тапкырлаудагы кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, уенда һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

 

 

 

 

 

Регулятив  универсаль уку гамәлләре.

Мисалларны  нәрсәдән чыгып төркемләдек?

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Максат:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

”тапкырлаучы”, “тапкырчыгыш” төшенчәләрен искә төшерү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

“бүлү”төшенчәсе белән таныштыру;

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бүлергә һәм чагыштырыга өйрәтү,

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреснең планын бергәләп төзү.

Фикер алышуда катнашу.

Җавапларны дәлилли белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

Тапкырлау турында белгәннәрне искә төшерү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Проблемалы сорауларга җавап табу һәм аларны дәлилли белү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Таблицаны  искә төшерү  һәм нәтиҗәләрне чагыштыру

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреснең планын төзү өчен күрсәтмә бирү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фронталь эшне оештыру, тапкырлау  турында белгәннәрне искә төшерергә ярдәм итү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.

 

 

 

 

 

 

 

.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тапкырлауны исәпләүгә һәм чагыштырырга юнәлеш һәм күрсәтмә бирү

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укучылар,бүген без сезнең белән “Математика” дигән галәмгә сәяхәт итәрбез. Моның өчен безнең корабль хәрәкәт итүче йолдызлыкның исемен табарга кирәк. Юлыбызда безгә киртәләр очрар,ләкин безнең алган белемнәребез аларны чишәргә ярдәм итәр.Уңышлар Сезгә!(Слайд 1.)

Укучылар, әйдәгез, вакытыбызны бер дә әрәм итмичә эшкә тотыныйк.

1)       Мин беләм. “Тапкырлау” темасы буенча без нәрсәләр беләбез?

2)       Мин белергә телим. 

3)       Моны белү миңа ни өчен кирәк?

дигән план нигезендә хәрәкәт итәрбез. Слайд 2.

     Мин беләм. “Тапкырлау” темасы буенча без нәрсәләр беләбез? Укучылар, искә төшерик әле.

   (Укучыларның җаваплары)

 – тапкырлауның арифметик гамәл икәнлеген;

-берүк төрле саннарның суммасын тапкырлау гамәле белән күрсәтеп була,сан үзе языла һәм ничә тапкыр кабатлануы күрсәтелә, алар арасына * тамгасы куелуын;

-беренче тапкырлаучыны икенче тапкырлаучыга тапкырласаң тапкырчыгыш килеп чыга (Бергәләп кабатлыйбыз.)

 

– санны 1 гә тапкырласаң сан  үзе  килеп чыга .

 

 – санны  0 гә тапкырласаң  0 чыга.

(Кагыйдәләрне бергәләп кабатлыйбыз).

 

Без Йолдыз санаучыга  ярдәм итәргә тиеш. Игътибар итегез әле,йолдызлар ничәшәрләп  һәм ничә урында урнашканнар? Чишү өчен кайсы аңлатма туры килә?  (2*3=6) Слайд 3.(Бер укучы интерактив тактада күрсәтә. Дөрес булмаган җавап юкка чыга, дөрес җавап зурая.)

-         Сез биремне дөрес үтәдегез һәм сезгәЙолдызлык исеменең бер хәрефен бүләк иттеләр .Ул К хәрефе. (Слайд 4)

-         Йолдыз санаучыга тагын сезнең ярдәмегез кирәк.

 Шундый ук йолдызлар ничәшәрләп  һәм ничә урында урнашканнар? Чишү өчен кайсы аңлатма туры килә?   (3*4=12). (Слайд 5) .(Бер укучы интерактив тактада күрсәтә. Дөрес булмаган җавап юкка чыга, дөрес җавап зурая.)

-         Менә сезгә Йолдызлыкның тагын бер хәрефе-Р хәрефе.(Слайд 6)

-         Хәзер яңа биремне үтәрбез. Йолдыз тирәсендә планеталар хәрәкәт итә. Сезнең максат,   түгәрәк эченә язылган саннарны тапкырлап  дөрес йолдызны табу?

Укучылар чылбыр буенча такта янына чыгып чишәләр. (Слайд 7)

-Бу биремне дөрес үтәгән өчен сез ике хәрефне бүләккә аласыз.

Л һәм А хәрефләрен.( Слайд 8)

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА (Бер укучы күрсәтә,калганнар ясый, күнегүләр шулай дәвам итә) Сингапур методы

Мин белергә телим. Дүртенче арифметик гамәл нинди   булачак?

-Укучылар, безнең космик корабль тизрәк хәрәкәт итсен өчен 2 гә тапкырлау таблицасын искә төшерергә кирәк. Тапкырлаганда җавап та нинди саннар чыкса,менә шулар 2 гә бүленә дә инде. Слайдтагы кайсы саннар икегә бүленә икән.

Укучылар биргән дөрес җаваплар икенче төс белән яна,ә дөрес булмаган җаваплар юкка чыга.

(Слайд 9.)

-Сезгә тагын бер П хәрефе бүләк ителә.(Слайд 10)

- Тагын да тизрәк хәрәкәт итү өчен 3 кә тапкырлау таблицасын искә төшерергә кирәк. Слайдтагы кайсы саннар 3 кә бүленә?

(Слайд 11)

Сезгә бүләккә А һәм У хәрефләре бирелә. (Слайд 12)

-Йолдызлыкны ачу өчен безгә тылсымлы кодны белергә кирәк.

Моның өчен саннарны  бертөрле кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтергә кирәк.

Әгәр биремне дөрес башкарсак,код килеп чыгачак. (Слайд 13)

Код:8342

 

    Моны белү миңа ни өчен кирәк?

Укучылар , тапкырлый  белү безгә кирәкме?(тизрәк исәпләргә,акча санарга)   (укучыларның җаваплары) 

Рәсемнәр ясала һәм аңлатыла.

 

 

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Регулятив  универсаль уку гамәлләре.

Тапкырлау гамәле ничек төзелә?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Танып-белү универсаль уку гамәлләре.

 Тапкырлауның нинди очраклары  була?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре. Тапкырлау турында белү ни өчен кирәк? Сингапур методы

 

 

Ныгыту.

 Максат:

1)”тапкырлаучы”, “тапкырчыгыш” төшенчәләрен аера белү.

 

 

 

 

Тапкырлау ярдәмендә мәсьәлә чишә белү

 

 

 

Тапкырлау ярдәмендә мәсьәлә чишәргә ярдәм итү, күрсәтмәләр бирү.

3 кушымтадагы  биремнәрне  үтәү. Бергәләп тикшерү дөрес җаваплар янына + тамгасы куеп баралар һәм соңыннан саныйлар.

 

  Эш дәфтәрләрендә эшләү. (65  нче бит,№2  Һәрберегезгә берәр багана мисалларны исәпләргә.Дәфтәрләрне алмашып тикшерү)

14 слайд – Без калган Т һәм Ы хәрефләрен дә таптык. Сез барлык биремнәрне үтәдегез.Молодцы! (Слайд 15) Без нинди йолдызлык ачтык “Тапкырлау”

Рус телендә бу сүз “Умноңение” дип йөртелә.Онытмагыз!

 аплодисментлар бүләк итү. (Рефлекция)

 

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  узган дәресләрдә алган белемнәрне  куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.

Максат:

дәрестә башкарган  эшләргә нәтиҗә ясау.

Мин      белдем,

истә калдырдым,

өйрәндем,

яңалык ачтым.

 

 

Дәресне йомгаклау.  Рефлексия.

Без дәрестә нәрсәләр белдек ?

Нәрсәләр исегездә калды?

Нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?    

Үзегез өчен ниндидер яңалык ачтыгызмы?

Өй эше бирү.Индивидуаль карточкалар белән эшләргә

Үзбәяләмә.