Войти / Зарегистрироваться

Йолдыз Шәрәпова "Алъяпкыч" шигыре

Получить свидетельство
Автор: Закирова Эльмира Ильдусовна

Әлеге сыйныфтан тыш уку эшкәртмәсе 2 нче сыйныфта “Перспектив башлангыч мәктәп” концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең 2 нче буын Федераль дәүләт  стандартлары  таләпләренә  туры  килә, авторлары Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова.
Максатлар:
1. Укучыларны Й.Шәрәпова әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү;
2. укуга карата омтылышны үстерү;
3. Укучының сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру;
4. Хезмәткә карата мәхәббәт,хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Й. Шәрәпова сурәте,аның шигырьләренә ясалган иллюстрацияләр, картиналар, авторның җыентыклары, журнал-гәҗитләр.
                                                             План:
I. Кереш өлеш
1. Уңай психологик халәт тудыру;
2. Хезмәт, эш, әниләргә булышу турында әңгәмә уздыру;
II. Төп өлеш
  1. Әсәргә анализ ясау;
а) тема,идея, проблеманы табу;
б) алъяпкыч сүзенең аңлатмасын ачыклау;
в) конфликтны билгеләү;
г) сюжет төзелешен ачыклау;
д)  әсәрдәге образлар;
III. Укучылар белән тест уздыру.
IV. Төркемнәрдә иҗади  эш.
V. Әхлак нормалары кагыйдәләрен искә төшерү.
VI. Нәтиҗә ясау.
  1. Укучыларның чыгышларын бәяләү.
  2. К.Булатованың “Әниемнең кызы юк бит” шигырен уку, нәтиҗә ясау.
  3. Рефлексия.
Дәрес барышы:
1. Укытучының  кереш cүзе.
Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Сезгә хәерле эш көннәре телим. Бүген без сезнең белән Йолдыз апагыз язган “Алъяпкыч» шигырен укырбыз, әсәргә анализ ясарбыз.
- Әйдәгез әле иң башлап белеп китик: кем өйдә әти-әнисенә,әби-бабасына булышып яши икән?(Укучыларның җаваплары тыңлана)
- Әлбәттә,балалар,эшләгән эшегез кеше өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен бит! Бөек шагыйребез Г.Тукай да бит әнә ничек язып калдырган:
Тырыш яшьләй,картайгач уңайсыз ул,
Картаеп каткач буыннар,
Эш белү уңайсыз ул,-
диеп. (“Кызыклы шәкерт” шигыре).
  1. Төп өлеш.
  2. Укытучының беренче тапкыр шигырьне укуы
- Әсәрнең темасын билгелик әле.
- Әйе, укучылар,әсәрдә сүз алъяпкыч, эш турында бара.
- Нәрсә соң ул алъяпкыч,кайсыгыз белә?
- Алъяпкыч-ул татар халкының бик борынгыдан килгән һәм яратып кия торган үзенчәлекле киеме. Күбрәк алъяпкычлар эш киеме хезмәтен үтәгән. Аны күлмәк өстеннән кияләр һәм ул бик матур, күз явын алырдай чәчәкләр, җиләк рәсемнәре белән бизәлә.(Рәсемен слайдта күрсәтү).
- Автор бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә тели икән?
- Ни өчен шигырь «Алъяпкыч» дип атала?
- Автор әсәрдә  нинди проблема күтәреп чыга?
- Каршылыкларны табыйк әле. Әйе, төп каршылык-ялкаулык, эш сөймәү,вакытны бушка уздыру.
III. Тест сорауларына җаваплар бирү.
2. Әнисе кызына нинди бүләк сайлаган?
а) китап;
ә) алъяпкыч;
б) күлмәк;
2. Ни өчен Камилә бүләккә бик нык сөенгән?
а) ул бик матур булган;
ә) җиләк, чәчәк рәсемнәре аның күз явын алган;
б) алъяпкычны ул матур кием диеп кенә күзаллаган, эш турында уйламаган;
3. Әнинең теләге нинди була?
а) кызына кием алып бирү;
ә) аз булса да эшкә өйрәтергә теләве;
б) алъяпкычны киеп, биеп, сикереп алуын, шатлануын теләгән;
4. Әнинең куанычы ни өчен озакка бармый?
а) кызга алъяпкыч ошамый;
ә) Камиләгә эш эшләү ошамый;
б) алъяпкычтагы җиләкләрнең төсе уңа;
5. Камилә дөрес эшлиме? Сез ни эшләр идегез?
Укучыларның җаваплары тыңлана.
IV. Ә хәзер укучылар без сезнең белән иҗади эш эшләрбез.Эшне төркемнәрдә алып барабыз. Беренче төркем-“Әнигә булышу”, икенче төркем-“Әтигә булышу”, өченче төркем –“Әби-бабайга булышу”, дүртенче төркем –хезмәт, эш турында бер куплет шигырь, я булмаса җыр иҗат итәргә тиеш.(Эшләрне тикшерү).
V. Әхлак нормалары кагыйдәләрен искә төшерү.
- Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән әхлак кагыйдәләрен искә төшереп үтик. Сез бирелгән кәгазь битенә берничә кагыйдәне язып куегыз һәм җавапларны чагыштырып карыйк.(Җаваплар слайдта күрсәтелә).
- Ә сез хезмәт, эш турында нинди татар халык мәкальләре беләсез?
Кем эшләми, шул ашамый.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Эш кешене кеше иткән.
Тырышлык җирдә ятмый.
- Афәрин!
VI. Нәтиҗә ясау.
-Әйе, балалар, автор бу шигыре белән безнең кечкенәдән эш сөючән, хезмәтне яратучы, әти-әнигә булышып үсүче егет һәм кызлар булуыбызны тели. Эшнең малайныкы, кызныкы дигәне дә юк. Мин сезгә Клара Булатова язган “Әниемнең кызы юк бит” дигән шигыре белән дәресемне тәмамлыйсым килә.Тыңлагыз әле:
Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп,
Әнинең бер үзенә.
Әниемнең кызы юк шул,
Мин булышам әнигә.
Аш пешерәм, җыештырам,
Кер юышам әнигә.
Кибеттән мин сөт апкайтам,
Ипигә дә йөгерәм,
Әниемнең кызы юк та,
Малае бар бер дигән!
- Димәк, балалар, эштән курыкмыйча, оялмыйча, намус белән хезмәт итәргә кирәк.
- Сезгә бүгенге шигырь ошадымы? Ни өчен?
- Җавапларыгыз өчен һәммәгезгә дә рәхмәт, уңышлар сезгә!
 
Кулланылган әдәбият:
1. Йолдыз Шәрәпова “Колакчын кигән кояш”. Балалар өчен шигырьләр, әкият һәм җырлар. Казан: “Сүз” нәшрияты, 2013;
2. Әдәби уку: татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче сыйныфы өчен дәреслек.Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2013.