Войти / Зарегистрироваться

Квадрат тигезләмәнең билгеләмәсе. Тулы булмаган квадрат тигезләмәләр

Получить свидетельство
Автор: Мингалеев Ильдар Шакирзянович

Максат: квадрат тигезләмә билгеләмәсен чыгару, тулы булмаган квадрат тигезләмәләр һәм аларның чишелешен күрсәтү; тулы булмаган квадрат тигезләмәләрне чишәргә өйрәтү. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү. Математика фәненә кызыксыну һәм аны ярату тәрбияләү.
Дәреснең тибы: яңа тема аңлату, белем-күнекмәләрне ныгыту.
Метод:  телдән күнекмәләр, тигезләмәләр,  мәсьәләләр чишү, әңгәмә.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
I. Уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез укучылар. Бүгенге дәрес белемнәрегезне тирәнәйтеп, уңышлар алып килсен.
II. Телдән эшләү. (Слайдта күренә)
Тигезләмәләрне чишегез:
а) 2х=5;  б) х+5=11;  в) ½ х=2;  г) х2 =4;  д) х2=3
III. Яңа теманы аңлату
1. Квадрат тигезләмә билгеләмәсе: ах2+вх+с=0 рәвешендәге тигезләмә (монда х-үзгәрешле, а, в һәм с – ниндидер саннар, өстәвенә а≠0) квадрат тигезләмә дип атала.
а, в һәм с саннары - квадрат тигезләмәнең коэффициентлары , а санын – беренче коэффициент, в-ны – икенче коэффициент һәм с-ны ирекле буын дип атыйлар.
2. Тулы булмаган квадрат тигезләмә: Әгәр : ах2+вх+с=0 квадрат тигезләмәсендә в һәм с коэффициентларының берсе генә нульгә тигез булса да, андый тигезләмәләрне  тулы булмаган квадрат тигезләмә дип атыйлар.
Мәсәлән, -2х2+7=0, 5х2 -20х=0, -9х2=0 тигезләмәләре - тулы булмаган квадрат тигезләмәләр. Аларның беренчесендә в=0,  ә икенчесендә с=0, ә өченсендә в=0 һәм с=0.
3. Телдән чишү: №504, №505.
4. Тулы булмаган квадрат тигезләмәләр өч төрдә булалар:
1) ах2+с=0, монда с≠0;
2) ах2+вх=0, монда в≠0;
3) ах2=0.
5. Һәр төр тигезләмәнең чишелешләрен карыйк:
а) -3х2+15=0,
-3х2=-15,
х2=-15:(-3),
х2=5,
х1=-√5, х2=√5
Җавап: -√5; √5.
б) 4х2+3=0,
2=-3,
х2=-3/4
Җавап: тамыры юк.
в) 4х2+9х=0,
х(4х+9)=0,
х=0 яки 4х+9=0
4х=-9,  х=-9/4=-2 ¼   
Җавап: 0; -2 ¼ .
6. Дәфтәрләргә кагыйдә язу: х(ах+в) тапкырлаучыларның берсе нульгә тигез булганда һәм бары тик шул вакытта гына нульгә тигез була: х=0 яки ах+в=0.
7. ах2=0 рәвешендәге тулы булмаган квадрат тигезләмә х2=0 тигезләмәсенә тамырдаш һәм шуңа күрә бердәнбер тамыры була.       IV. Яңа теманы ныгыту.
1. №506(а,б).
- Укучылар тактада һәм дәфтәрдә чишәләр.
2. №509(б,д,е)
-  Укучылар тактада һәм дәфтәрдә чишәләр.
3. №510
4. №516 – мәсьәлә чишү.                         
V. Йомгаклау. (Слайдта күренә)

  1. Квадрат тигезләмә билгеләмәсен формалаштыру.
  2. Нинди тигезләмәләр тулы булмаган квадрат тигезләмәләр дип атала? Мисаллар китерегез.
  3. Тулы булмаган квадрат тигезләмәләр һәр төренең ничә чишелеше?
  4. Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.
VI. Өй эше. П.19 –укырга; № 506 (в,г), №511, №517.

Похожие публикации