Войти / Зарегистрироваться

Открытый урок

Получить свидетельство
Автор: Камалиева Ляйсан Юнусовна

Максат:
1) 1.1. Буш вакыт, кул чаба, тамаша, тамашачы, ял вакыты сүзтезмәләрен  кабатлау.
1.2. Син буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсең? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен   камилләштерү.
2)Тема буенча өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне   сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен  үстерү.
3)Балаларда дәрестән тыш вакытны файдалы үткәрүгә өндәү.
Җиһазлау: дәреслек, проектор, ноутбук, А4 битләре, презентация.
Дәрес барышы.
I. Оештырумоменты.
Исәнләшү дәрескә уңай халәт тудыру.
Өй эшен тикшерү.
II. Актуальләштерү.
Укучылар, без сезнең белән “Безнең ял” темасына сөйләшүне дәвам итәбез. Бүген тема буенча өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне   кабатлыйбыз. Белемнәрне ныгытабыз.
III. Яңа төшенчәләр бирү.
1.Презентациядәге слайдлар  буенча  сүзләрне кабатлау.
2. СТЁ ЗЕ КЛАСС структурасын эшләү.Укучыларга битләр таратыла. “Безнең ял” темасына  сүзләр язарга кушыла,3 минут вакыт бирелә. Кем күпме яза ала.Укучылар битләргә сүзләр яза. 3 минут вакыт узганнан соң, балаларга соңгы сүзнең астына сызып куярга кушыла. Шуннан соң укытучы укучыларны бастыра, 2 минут вакыт бирә. Шул вакыт эчендә балалар  әкрен генә сыйныф буенча йөреп, башка өстәл укучысы  белән парлашып, аның һәм үзенең сүзләрен карый.Үзендә булмаган сүзне  өстәп язып куя. Аннары башка укучы белән парлаша. Шулай вакыт беткәнче дәвам итә.Укытучы вакытның  төгәлләнүен хәбәр итә, укучыларны урыннарына утырта. Берничә укучыдан сүзләрне укыта. Бирем дөрес эшләнгәнме, шул тикшерелә.
3.  МИКС –ФРИЗ- ГРУП структурасын  эшләү.
Укытучы укучыларны бастыра. Музыка куша. Укучылар әкрен генә сыйныф буенча йөри. Укытучы музыканы туктата. Балалар урыннарында “катып” кала. Шуннан соң, укытучы укучыларга сорау бирә. Җавап та нинди сан булса, балалар шул сандагыча берләшәләр.
1нче сорау:
Атнада ничә көн? (7 )
Укытучы тикшерә. Яңадан музыка куша. Шулай дәвам итә.
2нче сорау:
Син ничәнче мәктәптә укыйсың? (6)
Укытучы тикшерә. Яңадан музыка куша.Шулай дәвам итә.
3нче сорау:
Татар теле атнасына ничә дәрес? (3)
Укытучы тикшерә һәм урыннарына утырта.
Физкультминутка. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР.
Укытучы укучыларны берсе артына икенчесен бастыра. Беренче басып торган укучы лидер була. Музыка кушыла. Лидер бала,  әкрен генә,  нинди дә булса хәрәкәт күрсәтеп, сыйныф буенча йөри. Калган балалар аның артыннан бара һәм ул күрсәткән хәрәкәтне кабатлый. Укытучы музыканы туктата. Лидер артка барып баса. Икенче булып басып торган бала лидер булып кала.Укытучы  яңадан музыка куша.Шулай дәва итә.
4. МИКС –ПЭА- ШЭА структурасын  эшләү.
Укытучы укучыларны бастыра.Музыка куша. Укучылар әкрен генә сыйныф буенча йөри.Укытучы музыканы туктата.Балалар урыннарында кала. Укытучы әйтә:
- Үзегезгә иң якын торучы укучы белән парлашыгыз.
Балалар парлаша.
- Үзегезгә пар тапмаган укучылар, кулларыгызны күтәрегез.
Укучылар кулларын күтәреп, үзләренә пар табалар. Әгәр берәрсе ялгыз калса, өченче итеп кушыла.
Укытучы:
- Мин сезгә сорау бирәм, 3-5 сек.сорауга җавап уйлагыз.
Сорау:
Син буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсең?
(Укучыларсорауга 3 -5 сек. җавап уйлый.)
- Вакыт бетте.Хәзер фикерләрегез белән уртаклашыгыз.Кемнең буе озынрак, шул беренче башлый. Сезгә 30 секунд вакыт бирелә.Башладык.(1нче партнёр 2нчесенә җавап бирә)
Вакыт бетте. Хәзер икенче партнёрның вакыты. 30 секунд. Башладык.
(2 нче партнёр 1нчесенә җавап бирә)
Вакыт бетте.Укытучы җавапларны тыңлый.
Укытучы:
- Ә хәзер бер-берегезгә рәхмәт әйтегез.
(Шул рәвешле дәвам итә. Укытучы 2нче һәм 3нче сорауларны  бирә).
2 нче сорау:
Безнең шәһәрдә нинди спорт үзәкләре бар?
3нче сорау:
Безнең шәһәрдә нинди мәдәни үзәкләр бар?
IV.Ныгыту.
2. Ситуатив күнегүләр эшләү. СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасын кулланып биремне тикшерү.
(1 нче өстәл, 1 нче номер артында утырган укучы беренче җөмләне укый . Аннары 2нче номер артындагы укучы дәвам итә).
а)Предложи другу (подруге) побывать в Национальном Музее Республики Татарстан.
- Сиңа Татарстан Республикасының Милли музеенда булырга кирәк.
ә)Спроси у мамы, где бы ей хотелось отдохнуть в этом году.
- Әнием, быел син кайда ял итәргә телисең ?
б)Посоветуй другу (подруге) не проводить время в пустую.
- Марат, вакытыңны бушка уздырма. Файдалы эш белән шөгыльлән.
Өй  эше. “Минем буш вакытым” темасына сөйләргә әзерләнеп килергә..
VI. Йомгаклау.
Билгеләр кую.

Похожие публикации