Максат:
1.Сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту,татар сүзләрен һәм алынма сүзләрне грамоталы язарга өйрәнүне дәвам итү.
1.Сузык һәм тартык авазларның дөрес әйтелешен ныгыту,татар сүзләрен һәм алынма сүзләрне грамоталы язарга өйрәнүне дәвам итү.
2. Авазларны язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен камилләштерү.
3. Мөстәкыйльлек һәм үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлау: бит мускуллары плакаты,кисмә хәрефләр, сүзләр.
Материал: 5 нче сыйныф өчен дәреслек (татар төркеме). Авторы: Ф.Ф. Харисов Ч.М. Харисова.
Дәрес тибы: ныгыту дәресе.
Сыйныф: 5в(татар төркеме)
Дәрес: татар теле.
Дата: 30.10 .2007
Укытучы:Шәйхетдинова Гүзәл Җәүдәт кызы
Дәрес барышы
Ι. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?
- Утырыгыз. Сез бүген гадәттәгедән дә матур
күренәсез!
Әйдәгез әле укучылар, дәресебезне башлап җибәрик. Дәресебезнең темасы-сузык һәм тартык авазларны ныгыту. Татар сүзләрен һәм алынма сүзләрне грамоталы язарга өйрәнүне дәвам итәрбез, авазларны язуда дөрес күрсәтә белү күнекмәләрен камилләштерербез. Әлеге дәрестә актив катнашсагыз , дөрес һәм тулы җаваплар бирсәгез, яхшы билгеләр алырсыз.
ΙΙ. Актуальләштерү.
1) өй эшен тикшерү:
-Хәзер өй эшен тикшерербез. 48бит,118 нче күнегү
(яхшы укучылар сүзләрне төркемнәргә бүлеп язалар;
уртача укучылар 2шәр сүз белән җөмләләр төзиләр;
йомшак укучылар калын сүзләрне һәм нечкә сүзләрне аерып укыйлар;)
2) фонетик күнегү:
[а] [ǒ] [у] [ы] [г] [ғ]
[ә] [ө] [ү] [э] [к] [қ]
- Әйдәгез хәзер фонетик күнегү эшләп алыйк. Мин сезгә хәрефләр күрсәтәм ,ә сез аларны әйтеп күрсәтерсез.(хор белән)
- Бик дөрес! Без хәрефләрне күрәбез һәм язабыз,ә авазларны ишетәбез һәм әйтәбез.
ΙΙΙ. Алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту.
1. Әйдәгез хәзер үткән дәресләр буенча белгәннәрегезне тикшереп үтик. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез дөрес итеп җавап бирерсез.
1.Фонетика нәрсә өйрәнә?
2.Орфоэпия нәрсә өйрәнә?
3.Авазларның ясалу урыны ничә? Күрсәтегез әле?
4.Татар телендә нинди сузык авазлар бар?
5.Татар телендә [о], [ы], [э(е)] авазлары ничек әйтелә?
6.Башка телләрдән кергән [о], [ы], [э(е)] аваз сузыклары ничек әйтелә?
7.Татар телендә а хәрефе беренче иҗектә ничек укыла?
8.Сингармонизм законы нәрсәне белдерә?
9.Сүзләргә кушымчалар нәрсәгә нигезләнеп ялгана?
10.Нинди сүзләр сингармонизм законына буйсынмый?
11.Ирен гармониясе кайсы сузыкларга бәйле?
12.Яңгырау тартыклар нәрсәдән тора?
13.Саңгырау тартыклар нәрсәдән тора?
14.Татар телендә тартыкларның калын һәм нечкә әйтелеше нәрсәгә бәйле?
15.Ирен-ирен [w]тартыгы нинди сүзләрдә кулланыла?
16.Ирен-ирен [w] тартыгы белән ирен-теш [в]
тартыгы өчен ничә хәреф кулланыла?
17.[х] һәм [һ] тартыклары нинди сүзләрдә кулланыла?
18.[м],[н],[ң] авазлары нинди тартыклар дип атала?
19.Салкын тиеп,томау төшкәндә,кайсы өч тартык авазны әйтеп булмый?
20.Борын тартыкларыннан гына торган нинди сүзләр беләсез?
-Бик яхшы булды,укуылар!Молодцы!
-Әйдәгез әле хәзер,төркемнәргә бүленеп,сорауларга җавап бирик.Сез “Тартыклар”,ә сез “Сузыклар” булырсыз. Кайсы төркем күбрәк түгәрәк җыя,шулар иң тапкырлар булырлар. Җавапларны кул күтәреп әйтерсез.
2. Бу сүзләрдә нинди уртак авазлар әйтелә?
а)авыл,савыт,тавыш;
ә)чаңгы,миңа,зәңгәр;
б)һәйкәл,һәм,һәрбер;
в)өстәл,өчпочмак,өч;
г)җиде,җиңел,җим;
д)үсә,үлән,үрдәк;
3. Сорау-табышмакларга җавап бирү:
а)дәрес башында нәрсә ишетәбез?
ә)әти белән әни нәрсәдән башлана?
б)Казан уртасында нәрсә бар?
в)малай башында ни бар?
г)көн белән төн нәрсәгә бетә?
д)атнадагы кайсы көн исемендә [ә] авазы юк? Ул сүздә тагын нинди үзенчәлек бар?
4. Бирелгән сүзләрнең 1нче авазларыннан кеше исемнәрен табарга:
ун,сан,таң,туп,куян,төлке,урындык,өстәл,тун
5. Артык авазны әйтергә:[б],[в],[т],[д],[у],[ж],[к],[у]
6. Буталган хәрефләр:
к,у,н,ы,у,,ч,т,ы
р,у,ы,н,д,,к,ы
р,у,м,н,а
у,т,к,а,н,р
7. ”Ун,син кайда?” уены (тактада)
-без аңа утырабыз у- -н- - -(урындык)
-без аның белән уйныйбыз у-н- - -(уенчык)
-ул безгә еш килә -ун- -(кунак)
-жирафның ул озын -у-н (муен)
-анда агачлар күп у- - -н(урман)
-ул безне елата -у- - н(суган)
-аның колаклары озын -у-н (куян)
- Молодцы! Укучылар,ни өчен уен “Ун,син кайда?” дип аталды?
-Әйе,дөрес.
8.Сезнең өстәлләрегездә кисмә хәрефләр ята.Бирелгән авазларның парларын әйтегез эле. Миңа хәзер борын тартыгы кирәк,аларның берсе генә кирәк.
Борын тартыгы-[м]
-[а] авазының нечкә пары [ә]
-[г] авазының саңгырау пары [к]
-[д] авазының саңгырау пары [т]
-[а] авазының нечкә пары [ә]
-[б] авазының саңгырау пары [п]
-[т] авазының яңгырау пары [д]
-[а] авазының нечкә пары [ә]
-калтыраулы аваз [р]
-[ы] авазының нечкә пары [е(э)]
-[ы] авазының нечкә пары [е(э)]
-[з] авазының саңгырау пары [с]
- Әйдәгез,хәзер килеп чыккан сүзне укыйк инде? Кем укый?
- Бик дөрес,мәктәп һәм дәрес сүзләре барлыкка килде.
9. Инде бу сүзләрне кулланып,үзебезнең мәктәп турында телдән җөмләләр төзеп карыйк..
Рәхмәт,укучылар. Бик матур җөмләләр төзедегез.
10. Кроссворд чишү
Укучылар,барыгыз да бик дөрес җаваплар бирдегез. Рәхмәт.
ΙV. Физминутка
“Җил исә,исә,исә” уенын уйнату.
“Җил исә,исә,исә” уенын уйнату.
V. Мөстәкыйль эш.
- Укучылар,әйтегез әле, корректор кем ул?
- Без дә бүгенге дәрестә корректор булып карыйк. Мин сезгә текст таратам. Ул текст хат формасында,ләкин хаталы. Сез,корректор буларак,хаталарны төзәтеп чыгыгыз әле.
“Исәнме,Ләйсән. Һәтерлисеңме,без авылда рәһәтләнеп ял иткән идек. Шуларны искә төшереп утырдым да,сиңа хат язарга булдым.
Бездә яңа хәбәрләр юк,һәммәсе дә элеккечә. Үзем хәм энем укыйбыз. Әтием белән әнием эшлиләр. Синең әхәмиятле яңалыкларың бармы? Каникулда шәхәргә киләсеңме? Килсәң ,рәхәтләнеп,хоккей уйнар идек.
Ярар ,сау бул,Мәдинә. Һат яз.”
-Әйдә әле,Ләйлә,хатыңны укып чык.
-Булды,бик дөрес. Молодцы! Менә укучылар,кемгә дә булса хат язганда без аеруча игътибарлы булырга тиешбез.
VΙ. Дәреслек белән эш
- Ә хәзер дәреслекләрнең 50 нче битен ачып,114 нче күнегүне башкарыйк.
- Диләрә,биремне укы әле. Әйе,ә без аны язып эшләрбез. 1 укучы тактада, ә калганнарыгыз урыннарда эшләрсез.
Таган,авыш,кечкенә,вагон,тырышыбрак,киң,көннәр,төнбоек сүзләренә характеристика бирергә.
Таган
[т]-саңгырау,тел-теш тартыгы,яңгырау пары-[д];
[ғ]-яңгырау,тел арты тартыгы,саңгырау пары-[қ];
[н]-яңгырау,тел алды тартыгы,саңгырау пары юк;
VΙΙ. Йомгак
1. Нәтиҗә
- Укучылар,дәрестә без бүген нәрсәләр эшләдек?
- Сезгә аеруча нәрсә ошады?
2. Белемнәрен бәяләү
3. Өйгә эш бирү (1-асларына сызылган сүзләрнең нинди кагыйдәгә туры килүен аңлатырга;
2-асларына сызылган сүзләрне кертеп,җөмләләр төзеп язарга; 3-шигырьне сәнгатьле укырга;)
- Шуның белән дәресебез тәмам. Сау булыгыз.