Войти / Зарегистрироваться

Кешенең уңай сыйфатлары. 8 нче сыйныфның рус төркемендә сингапурча укыту методын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Получить свидетельство
Автор: Гильманова Гульнара Равефовна

Тип: диалогик/ монологик сөйләм
Максат:
1.1) Кешенең уңай сыйфатларын ныгыту;
1.2) Өйрәнгән сүзләрне диалогик, монологик сөйләмгә кертү;
2.1) Актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү;
2.2) Миңа ... кызлар (малайлар) ошый структурасын сөйләмгә кертү;
3) Дустанә мөнәсәбәт формалаштыру;  бер-берсенең фикерен хөрмәт итәргә өйрәтү.
Җиһазлау. 8 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева), презентация, техник чаралар, биремле карточкалар.
Дәрес барышы.
I. Оештыру  моменты.
- исәнләшү (укытучы белән һәм бер-берсе белән исәнләшәләр);
- уңай психологик халәт булдыру (дәреснең максаты һәм темасы белән таныштыру, дежур укучы белән әңгәмә кору)
II. Белемнәрне  актуальләштерү.
1. Фонетик-лексик зарядка.
Прослушайте и укажите количество слогов в данных словах.
Чибәр, сөйкемле, көчле, эшчән, игътибарлы, әдәпле, тырыш, тыйнак.
Прослушайте и укажите слово, лишнее в логическом ряду.
Тәрбияле, акыллы, эшчән, көчле, укый, әдәпле, тырыш.
2. Өй эше тикшерү.
Биремле карточка белән эш. (Сүзләр ике баганада бирелгән, беренче баганадан икенчесенә, тәрҗемәсенә,  ук белән күрсәтү.)
Раунд Тэйбл – Round Table ( работа по часовой стрелке). 2нче номерлы укучы башлый; һәрберсе берәр сүзне билгели, сәгать угы буенча эшләү – 1 минут вакыт бирелә.
- Ә хәзер тикшерик. 2нче өстәлдәге 3нче номерлы укучы башлый. Башкалар тикшерә.
III. Дәреснең төп өлеше.
1. Ребята, многие люди нам симпатичны, и мы говорим,  что они нам нравятся. На татарский язык нравится  переводится ошый. А теперь подумайте и скажите о том, что:
- вам нравится девушка (девочка);
- вам нравится юноша (мальчик).
(Җөмләләр экранда күрсәтелә).
2. Рэлли Робин – Rally Robin (обсуждение с партнёром по плечу) - (килеп чыккан җөмләләрне бер-берсенә әйттерү – 1 минут вакыт бирелә.
- Ә хәзер җөмләләрне тыңлап алыйк. (Саша, Юля, Ангелина, Катя ничек әйттеләр икән?)
- Рәхмәт сезгә.
3. Дәреслек белән эш. – 59нчы бит, 10нчы күнегү.
- Таблицада бирелгән сүзләр белән нинди җөмләләр төзеп була икән?
Рэлли Робин – Rally Robin (обсуждение с партнёром по лицу) – җөмләләрне парларда  әйтү – 1 минут вакыт бирелә. Ахырдан тикшерү; бер- берсенә рәхмәт әйттерү.
Ял минутыМикс – фриз – груп – Mix-Freeze-Group (перемешивание под музыку, образуя группу).
Төркем оештыру өчен сораулар:
1) Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз? (8)
2) Кабинетта ничә шкаф? (7)
3) Кабинетта ничә тәрәзә ? (3)
4) Сез ничәнче мәктәптә укыйсыз? (6)
5) Бер айда ничә атна бар? (4)
Укучылардан  бер-берсенә рәхмәт әйттерү.
IV.  Ныгыту. 
1. Дәреслектәге  таблица буенча эшне дәвам итү.
- Ә сез үзегезгә нинди дус сайлап алыр идегез? Таблицадагы сүзләрне файдаланып сөйләргә өйрәнегез.
2. Рэлли Робин – Rally Robin (обсуждение с партнёром по  плечу)– җөмләләрне бер-берсенә әйттерү – 1 минут вакыт бирелә. Ахырдан тикшерү, рәхмәт әйттерү.
3. Микс   пэа шэа- MixPairShare (перемешивание под музыку, образуя пару) .
Парларда сөйләшү  өчен сораулар:
- Сиңа нинди кызлар ошый?
- Сиңа нинди малайлар ошый?
- Яхшы кеше нинди була?
- Синең дустың бармы? Ул нинди?
4. Стё зе класс – Stir the class ("перемешай класс") -  дәфтәр битендә “Мин дустымны хөрмәт итәм, яратам, чөнки ул ...” җөмләсен дәвам итү. – 1 минут вакыт бирелә. – Исемлек астына сызык сызу, кабинет буйлап йөреп, язылмаган сыйфатларны өстәп язып чыгу. Партнёрыңа рәхмәт әйтергә онытма. – 1 минут вакыт бирелә. Ахырдан тикшерү.
V. Өйгә эш бирү.
“Минем  дустым” дигән темага кечкенә хикәя язарга. (5-6 җөмлә)
Йомгаклау. Саубуллашу (бер-берсе белән һәм укытучы белән саубуллашалар).