Войти / Зарегистрироваться

"Кошлар көне" бәйрәме

Получить свидетельство
Автор: Салахиева Рамзия Искаковна

Бурычлар: укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, баланың фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Кошлар турында газета чыгарыла, лозунглар язып эленә. Безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре куела.
Балаларның кошлар темасына ясалган рәсемнәреннән, сыерчык ояларыннан күргәзмә оештырыла.
Бәйрәм башлана. Әкрен генә кошлар, су тавышы язылган көй яңгырый.
1 а.б. Ел яздан башлана. Яз – ел  фасылының  иң  матуры, иң  күңеллесе. Көннәр  бераз  озыная  башлагач,  кояш  туры  карап  елмая. Кояш  җиңә. Яктысы һәм  җылысы  белән  бар  табигатьне  үз  кулына  ала.  Ләкин  сайрар  кошлар  кайтмыйча, яз  әле  яз  була  алмый. Сыерчыклар, тургайлар  кайтып  тирә-юньгә  дәртле  авазларын тараткач  кына  яз  үзенең  тулы  хокукын  ала  кебек.
2 а.б. 1906 нчы елдан башлап  дөньякүләмендә   Халыкара  кошлар  көне  үткәрелә.1906  нчы  елның  1 нче  апрелендә   кошларны  саклау  буенча Халыкара  конвенциягә  кул  куела, ә Россия  моңа  1927  нче  елда  кушыла.  Шулай   итеп, безнең  илдә  1927 нче  елның  1 нче  апреленннән   башлап  кошлар  көнен  үткәрү  традициягә  кергән.
1 а.б. Кышның салкын бураннары үтә
Менә кабат җиргә язлар җитә.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.
Җылы яктан очып кайтырлар
Көзен киткән кошлар, кошкайлар.
Җырлый-җырлый оя сайларлар
Безнең якын дускайлар.
2 а.б. Көннәрен юлда үткәреп,
Кошкайларыбыз очалар.
Канатлары белән җилпенеп
Яз китерә ич алар.
Исәнмесез, кошкайлар,
Безнең якын дускайлар.
Карлыгачлар, актүшләр,
Сандугачлар, тургайлар.
Очып ерак җирләрдән
Кайтты кара каргалар.
Яз хәбәрен иң беренче
Безгә китерде алар.
1 а.б. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә кошларга багышлана.
2 а.б. Ә хәзер сыерчык оялары һәм кош рәсемнәре конкурсларына йомгак ясау өчен сүзне биология укытучысы Сәлахиева Рәмзия Искак кызына бирәбез.
1 а.б. Кошлар - җир  йөзендә  иң  күп  таралган  тереклек  иясе.  Хәзер  аларның 9  меңгә  якын  төре  бар, ә  җирдә  барлыгы  100 миллиард чамасы  кош  яши,  дип  әйтә  галимнәр. Россиянең  иксез-чиксез киңлекләрендә  700ләп  төр  кош  яши. Татарстанда  исә  җәй  көннәрендә  200дән, ә  кышын  40  төрдән  артык  кош  очратырга  мөмкин.  Кошларның  иң  күбесе-Көньяк Америкада яши, ә  кечкенә  генә  ил  саналган  Эквадорда  1700   төр  кош  яши.
1 а.б. Кошлар  һавада  очарга  җайлашкан.  Аларны   кырыс  һава  шартлары  да, биек  тау  кыялары  да,  иксез-чиксез  диңгезләр  дә  куркытмый.Кошлар  очраган  каршылыкларны  очып  үтәләр.  Аларның  зурысы  да,  кечкенәсе  дә  бар.  Иң  кечкенә  кош-колибри, ә  иң  зурысы -  Африка  тәвә   кошы. Колибри  берничә  грамм  авырлыкта  гына  була, ә тәвә кошының  озынлыгы 3 метрга, ә  авырлыгы  90 килограммга  җитә.
1а.б. Элек-электән кешеләр  кошларга  карата сакчыл  караш  һәм  мәхәббәт  тәрбияләгәннәр. Алар  нилектән  җирдә  яз   булганын   белмәгәннәр, ди. Кешеләр  язны  җылы  яктан  кара  каргалар   алып  килә  икән  дип   уйлаганнар.  Шуның  өчен  карлар эреп  сулар  ага  башлагач, табигать  яңаруга-яшәрүгә  йөз боргач, каргалар  килү   хөрмәтенә  бәйрәм  ясый  торган  булганнар.  Аны  “Карга  боткасы”дип  атаганнар.
2 а.б. Кошлар – табигатьнең  күрке, яме.  Нәфис   гәүдәле, ялтыравыклы  матур  каурыйлы  кошларны  рәссамнарыбыз  картиналарында чагылдырган. Шагыйрьләребез  берсеннән-берсе   матур  шигырьләр, язучыларыбыз  төрле  әсәрләр  иҗат  иткәннәр.  Күңелгә  ятыш  җыр-моңнарын, сайрауларын  тыңлап, күренекле  композиторларыбыз  музыкаль   әсәрләрен  иҗат   иткән.
1 а.б. Ә хәзер бүгенге уенда катнашучы командаларны бирегә чакырабыз.
2 а.б. Сезне жюри әгъзалары белән таныштырып үтәбез. Бүгенге уеннарга бәя куючылар: башлангыч сыйныф укытучысы Нурисә апа һәм директорыбыз Нияз абый.
1 а.б. Сәламләү өчен сүз командаларга бирелә. (Командалар бер-берсен сәламли, девизлар әйтелә).
2 а.б. Беренче конкурс: Табышмаклар әйтәм, тап. Табышмаклар тәкъдим итәбез. Кайсы команда җавапны әйтергә әзер, капкачны кага һәм җавап бирә.
1) Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу, кызыл тәпи кемдер бу. (Күгәрчен)
2) Агач башында йорты, эчендә яши кошы. (Сыерчык)
3) Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)
4) Кечкенә генә берәү, артында озын терәү. (Саескан)
5) Гөрли-гөрли җырлый ул
Кызыл читек кия ул,
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен)
6) Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык)
7) Ука, ука таш кына,
Су коена инештә,
Очалса да җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк)
8) Бер кошым бар тынмый,
Агачка оя кормый.
Өе җирдә, җыры күктә. (Тургай)
9) Бар нәрсә йокыга талгач,
Бакчалар тынып калгач,
Куактан куакка кунып,
Сайрый сары.... (Сандугач)
2 а.б. 2 нче конкурс: “КЕМ КҮБРӘК?” УЕНЫ.
1 а.б. Өч иҗектән торган кош исемнәрен язарга: (Сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.)
2 а.б. Музыкаль тәнәфес. 5 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр: Минем нәни дусларым  
1 а.б. Язлар килә туган ягыма,
Җиргә алтын нур ява.
Алтын нурларга коенып
Тибрәнеп тора һава.
Яз килә шул, яз гына
Күңелләрдә наз гына.
Язлар килә кошлар килә
Минем туган ягыма!
2 а.б. 3 нче конкурсны тәкъдим итәбез: Кош тавышларын тану. Кайсы команда җавап бирергә әзер, капкачны кага һәм җавап бирә.
1 а.б. Ә хәзертамашачылар катнашында күңелле тәнәфес. Сезгә түбәндәге сорауларны тәкъдим итәбез.
1) Дөньяда иң зур кош? (Африка тәвә кошы)
2) Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә? (казлар)
3) Иң күп ашаучы кошнын исеме. (Песнәк)
4) Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк).
5) Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак).
6) Ярканатның йомыркасы акмы, чуармы? (Ярканат йомырка салмый).
7) Нинди кош ялтыравык эйберләргә кызыга. (Саескан).
8) Нинди кош су төбендә йөри ала? (Су чыпчыгы-оляпка)
9) Иң матур койрыклы кош? (тавис).
10) Күгәрчен гадәттә ничә бала чыгара? (ике)
11) Нинди кошлар кар астында төн куна? (көртлек)
12) Сыерчык оясының тишеме ничә см диаметрлы булырга тиеш? (4,5 -5см)
13) Дөньядагы ин бәләкәй кош нинди? (колибри)
14) Кайсы кош жылы яктан ин беренче булып кайта? (кара карга).
15) Кайсы кош муенын 2700 ка кадәр бора ала? (ябалак).
16) Нинди кошлар йомырка салмый? (ата кошлар)
17) Нинди кош кызыл төсне яратмый? (күркә)
18) Сандугачның икенче исеме? (былбыл).
19) Сыерчык оясы кайсы якка карап торырга тиеш? (көньякка).
20) Кайсы кош иң озын гомерле? (козгын).
2 а.б. Чираттагы конкурс: командаларга гади карандаш белән 2 минут эчендә карлыгач рәсеме ясарга кирәк булачак.
1 а.б. 5 нче конкурс: командалар жестлар һәм мимика ярдәмендә кошларны тасвирлап күрсәтәләр, ә тамашачылар бу кошларны танырга тиеш.
2 а.б. 6 нчы конкурс: кошлар турында 1 куплет шигырь язарга.
1 а.б. 7 нче конкурс: Кош исемнәре кергән җыр башкарырга.
2 а.б. Тагын  язлар  җитте.  Табигать  туган  якларын  сагынып  кайткан канатлы  дусларыбыз  җырына  күмелде. Алар биредә  үзләрен шатланып  каршы  алучы  дусларының   күп  булуын  күреп сөенсеннәр   иде. Канатлы  дусларыбыз  өчен  ояларны  күбрәк ясыйк.  Һәркайсыбыз  берәр  оя  ясаса  да, кошларга  нинди зур сөенеч  булыр  иде. “Өй   салу  кош  оясы  ясаудан  башлана”, ди  халык.  Табигать  сакчылары булган канатлы  дусларыбызны Бөтендөнья  кошларны  саклау  көнендә генә түгел, һәрвакыт сакларга  кирәк.
1 а.б. Исеңдә тот! Кошлар өчен җимлекләр, оялар эл! Кошларны куркытма, үтермә! Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама. Кош оясын туздырма, йомыркаларга, кошчыкларга тимә.