Войти / Зарегистрироваться

Разработка мероприятия "Ягез эле, кызлар"

Получить свидетельство
Автор: Рахманова Резеда Рафаэловна

Сыйныф бүлмәсендә кул эшләре күргәзмәсе оештырылган.Арткы планда нурларын сибеп торган зур кояш рәсеме эленгән. Кояш түгәрәге уртасына: “Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа” дип язылган. “Ягез әле, кызлар!”, “Тормышның язы һәм чәчәге – хатын-кызлар” дип язылган плакат-лозунглар  эленеп тора.
Түрдә өстәлләр тезелгән һәм бәйгедә катнашучыларның һәрберсе өчен урындыклар
куелган. Сәхнәгә егетләр чыга.
1. Кем дөньяга кеше бүләк итә,                    
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
2. Кем күңеле тулган айдай серле,
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп,
Кайгыларга түзем, сабырлы?
3. Кем елмая җәйге таң аткандай,
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
4. Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге илчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз!
5. Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә-
Бу бәйрәм дөньяга килгән
Кояш нуры сибәргә!
6. Бу бәйрәмдәге җылылык
Гасырларга җитәрлек.
Сезнең назлы кулларыгыз
Әкиятне чын итәрлек.
7. Читкә китми, әниләрне
Һаман саклап йөрербез.
Әни кушса, әти белән
Тауларны күчерербез!
8. Матурлар безнең әниләр
Данлы эшләре белән.
Әтиләр  белмәгән эшне
Әниләр эшли белә.
9. Наз гөлләре үсеп чыга
Сез үткән буш җирләрдән.
Кабул итегез котлаулар
Безнең кебек ирләрдән!
Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Исәнмесез!Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган кызларыбызга багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, кызлар!”
дип атала.
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да язның беренче
бәйрәме – Халыкара хатын – кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч тормыш, шатлыклы,
бәхетле көннәр телибез.     
Хәзер яңгыраячак җыр, кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе
булып ирешсен.
Җыр.
Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар, кул чабып, кызларыбызны чакырыйк. (Музыка астында класска кызлар керәләр. Аларның күкрәкләренә номерлар беркетелгән). Хәзер
мин сезне кызлар белән таныштырып үтәм. (Кызлар белән таныштыру). Менә күрәсез,
кызларның иң уңганнары, иң гүзәлләре генә.Ә хәзер кызларыбызга багышлап җыр башкарабыз.
Җыр.
Бәйгене башлаганчы, сезне бүгенге кичәдә исәп-хисап алып баручы жюри составы
белән таныштырып үтәбез..............................
Хөрмәтле жюри, билгеләнгән урыннарыгызны алыгыз. Жюрига безнең үтенечебез шул – кызларның берсен дә ким-хур итмичә, дөрес бәя биреп барсыннар иде.
*Кызларыбызны иң элек тапкырлыкта сынап карыйк.  Кызларның  һәр кайсына бер үк табышмаклар язылган дәфтәр битләре бирербез. Алар табышмакларның җавапларын язып бирергә тиешләр.
1) Кечкенә генә абзарга
Ак тавыклар җыелган. (тешләр).
2) Нинди аучы коралсыз
Җәнлек аулый көн буе,
Аннан мыегын селкетеп
Йоклап ята көн буе. (мәче).
3) Җәен кия яшел тун,
Кышын ялангач яши ул. (Агач)
4) Кеп-кечкенә җил капка, ачыла да ябыла. (авыз).
5) Ука-ука тыш кына,
Су коена инештә,
Оча алса да җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә. (үрдәк)
Кызлар бу эштә мәшгуль булган арада безгә егетләребез үзләренең бүләкләрен
күрсәтә торырлар.
Өй күренеше. Ишек шакыйлар. Балалар ишетми, чөнки барысы да эш белән мәшгуль. Берсе идән юа, икенчесе бәрәңге әрчи, ә өченчесе кер юа. Тагын ишек шакыйлар.
Әни. Балалар, бу мин, әниегез!
Зур кыз. Исәнме, әнием! Бәйрәм белән котлыйм сине!
Мин керләр юам, әни,
Сабынлап юам, әни! (кер юа-юа сөйли).
Әни. Рәхмәт, кызым!Үскәнсең,
Бигрәк матур иткәнсең!
Уртанчы кыз. (идәнне юа-юа, чүпрәген сыгып сөйли).
- Идәнне юдым, әни!
Сабынлап юдым, әни!
Әни. (гаҗәпләнеп). Ай, кызым, үскәнсең,
Бигрәк матур иткәнсез!
Кече кыз. (әрчегән бәрәңгесен сабынлап юа-юа сөйли).
- Бәрәңге юдым, әни!
Сабынлап юдым, әни!
Әни. Ай, кызым, үскәнсең!
Нишләдең?!..
Алып баручы. Кайчак әниләребезгә булышабыз дип, кызык хәлләр дә чыгарабыз.
“Бәрәңгене сабынлап юмыйлар” дип әйтмәде әни. Чөнки ул кызының тырышлыгын күрде.
Шигырьләр сөйләү.
Суган тураганда.   
Ашка салырга суганның
Сайлап алдым олысын.
Әрчи башлагач еладым,
Килмәсә дә елыйсым.
Күзгә керә әчесе,
Ничек кенә әрчисе!
Әрчүен әрчедем инде,
Эшенең бетте  зурысы.
Пычак белән вак-вак итеп
Калды аны турыйсы.
Ашка суган турыйм мин,
Көлә - көлә елыйм мин.     
Мәрзия Фәйзуллина.
Мин әнигә булышам.
Әни пәрәмәч пешерә
Вак итеп, тәмле итеп;
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп, тәмле итеп.
Мин дә булыштым әнигә
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч, тәмле ул-
Кирәк эшләп ашарга.
Әзһәр Габиди.
Безнең әни.
Кем тегә матур күлмәкләр,
Кем ясый асыл бизәкләр,
Кем тәмле ашлар пешерә,
Гел сине искә  төшерә?
Кая барсаң, күз алдыңда,
Һәрчак күңелеңдә яши?
Ул – безнең иң якын кеше,
Ул, белегез,-безнең әни.
Фәүзия Рәхимголова.
Алып баручы. Кызлар шигырь тыңлый,
Шигъриятне
Яратырлар икән шул хәтле.
Яраталар алар Есенинны,
Яраталар алар Зөлфәтне.
Онытылып шигырь тыңлаганда
Хисләр белән тула җаннары.
Бер үзләре генә белә кызлар
Йөрәкләре ничек янганын.
*Бәйгебезнең бу өлешендә кызларны җитезлектә сынарбыз. Менә бу кечкенә тупны чиләккә кертергә кирәк. Һәр кыз 5 әр тапкыр ыргыта. Ничә таркыр кертсә, шулкадәр очко языла.
Уен. “Кем күбрәк туп кертә?”
Алып баручы. Татар хатын-кызлары. Кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак-шук, шаян,өлгер-җитез, булдыклы бит алар...Бәйгебезнең бу өлешен “Ак алъяпкыч
билләрдә” дип атадык. Бүген гаиләдә хатын-кызларның урыны нинди? Ни дисәң дә хатын-
кыз хезмәте – алъяпкычтан башлана. Хәзер кызларыбыз үзләренең  осталыкларын  күрсәтерләр.
*Ярыш.  Бер савыттан икенче савытка трубка белән су ташу.
Ә хәзер егетләребез белән уйнап алыйк. Менә бу ромашка чәчәге таҗларына сораулар язылган. Һәркайсыгыз үзенә бер сорау алсын һәм үзенә эләккән сорауга җавап әзерләсен.
1. Без яшәгән республика. (Татарстан)
2. Озын колаклы җәнлек. (куян).
3. Бал яратучы хайван. (аю).
4. Ул кыш көне ява. (кар).
5. Урманда үсә, эшләпәле. (гөмбә).
6. Иң озын муенлы җәнлек. (жираф).
7. Әнинең әнисе. (әби).
8. Тельняшкалы ат. (зебра).
9. Татар егетенең милли баш киеме. (түбәтәй)
10. Безнең мәктәптә сәгать 8 дә башлана. (дәрес).
Алып баручы. Хөрмәтле әниләр! Хәзер сезне  бер уенга чакырабыз.
Уен уйнау. “Парлашу”. Уенчылар ике түгәрәктә биеп әйләнәләр.  Җыр туктагач парлашалар. Парсыз калган әни өстәлдә яткан сорауларның берсен ала, сорауга җавап бирә.
Сораулар:
1. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш).
2. Төн ни өчен караңгы? (кояш булмаганга).
3. Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга).
4. Чибәр апама карыйм да елыйм. (суган).
5. Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз. (шалкан)
6. Чәчәге агачында, алмасы тамырында. (бәрәңге).
7. Кәҗә белән тату малайның исеме ничек? (Гали).
8. Нинди кош тынычлык кошы дип атала? (күгәрчен).
9. Бер анадан биш бала. (кул, бармаклар).
10. Сикерә ала, йөгерә алмый. (туп).
11. Алтын ачкычлы агач малай. (Буратино).
12. Почтальон Печкин нинди транспортта йөргән? (велосипед)
13. Перчаткалар киеп сугыша торган спорт төре. (бокс)
*Хөрмәтле кунакларыбыз! Бүгенге бәйгенең соңгы туры – үзешчән сәнгать туры.
Катнашучы кызларыбыз үзләре теләгән номерларын башкаралар. Бу  бәйгегә аларга өйләрендә хәзерләнеп килергә мөмкинлек бирелде. Рәхим итегез!
Чәчәк бәйләме сузсак,
Үрелеп ала алмассыз.
Җыр бәйләме бүләк итсәк,
Кабул итми калмассыз.
Җырлый.
Чулпыларын чылтыратып
Кем бии, әнә кара:
Аягүрә баскан килеш
Әйтерснң йөзеп бара.
Бии.
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып янсын.
Әниләрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Ә безнең шигырьләребез сезгә
Бүләк булып яңгырасын.
Шигырь.
Җырым бүләк итәм, әнием, сиңа,
Онытылмас гомер-гомергә.
Бу җырымны сиңа багышладым,
Җырлыйм аны сиңа бүген дә.
Җыр.
Әниләрнең бәйрәме ул-
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап-биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
Җыр яки бию.
Алып баручы: Хәзер кызларга тагын бер бирем. “Алтын” сүзен ике шакмакка
Өтерге” сүзен өч шакмакка сыйдырып язарга кирәк.      

 

 

 

 

6

н

 

           
 

,

г

е

 

Алып баручы.  “Кем өлгер?” уены уйныйбыз.
Уен кечкенә шакмаклар белән уйнала. Идәнгә уенчылар
саныннан бергә ким шакмаклар куела. Уенчылар шакмак тирәли биеп йөриләр. Музыка туктагач, һәр кеше бер шакмак алып өлгерергә тиеш. Шакмаксыз калучы уеннан чыга бара.      
Алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле кунакларыбыз, “Ягез әле, кызлар!” бәйгесенең
җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига бирәбез.Кызларыбызның кайсысы уңганнардан уңганрак икән? “Иң уңган кыз”-
“Иң тапкыр кыз”-
“Иң җитез  кыз”-
“Иң оста кыз”-
“Иң зирәк кыз”- медальләре бирелә.
Күзләреңнең каралыгын
Шомыртлардан алдың мәллә?
Су буенда гына үскән
Зифа талдай синең гәүдәң.
Үкчәләрең җырын тыңлап,
Хыялларга бирелеп китәм.
Әй, син, горур татар кызы,
Кем бар тагын синдәй бүтән?-
дип язган бит шагыйрь дә
безнең кызлар турында.
Алып баручы. Кадерле кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык
һәм бәхет телибез.   
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын сезгә әйтәсе.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек-ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Зур бәхетләр, шатлык-куанычлар
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Имин булып атсын таң кояшы,
Йөзегезгә нурлар сибелсен.
Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык
Һәм гомерлек бәхет китерсен.
Шушының белән “Ягез әле кызлар!” бәйгесе тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Похожие публикации