Сез үз балагызны беләсезме? “Әлбәттә!” – дип җавап бирәчәк һәрбер диярлек әти-әни. Без үз балаларыбыз белән туганнан алып шөгыльләнәбез. Без аларны ашатабыз, киендерәбез, юындырабыз, йоклатабыз, беренче адымнарын ясарга һәм беренче сүзләрен әйтергә өйрәтәбез.
Менә балага 3 яшь тулды. Бу – баланың тормышында бик мөһим чор. Ул үзенең үсешендә яңа баскычка менә, һәм әти-әниләр аның киләчәк язмышы турында, баласы акыллы, гадел, бәхетле кеше булып үссен өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында уйланырга тиеш.
Нәкъ менә шушы чорда баланың шәхес буларак формалашуына нигез салына, баланың физик үсеше, акыл үсеше, әхлак ягыннан үсеше җитлегүе күзәтелә, һәм болар барысы да олыларның даими, төпле җитәкчелегендә формалаша.
Күп кенә әти-әниләр балада барган үзгәрешләрне күрмиләр, аның үз-үзен тотышына игътибар бирмиләр, баланың ихтыяҗларын санга сукмыйлар. Баланың нормаль үсеше өчен әти-әнисенең аны тоя белүләре, кечкенә бер бала итеп түгел, тулы шәхес итеп күрә белүләре кирәк. Шуңа күрә бу яшътәге балалар белән үзеңне ничек тотарга ярамавы турында берничә кагыйдәне искәртеп үтик:
- Баланы аның һәрбер мөстәкыйль эшчәнлеге өчен, хәтта бу сезгә ошамаса да, даими орышып торырга һәм җәза бирергә ярамый.
- Катгый рәвештә “юк” дип әйтәсе урынга балага беркайчан да “әйе” дияргә ярамый.
- Бала каршында үзеңнең көчеңне һәм өстенлегеңне күрсәтергә кирәкми.
3-4 яшендә баланы гаилә рамкаларында гына тәрбияләү зарурлыгы югала башлый. Чөнки бала олы кешене гаилә члены гына булудан тыш, җәмгыятьтә билгеле бер функцияләр башкаручы кеше итеп кабул итә башлый. Бала үзен дә шул җәмгыятьнең тулы члены итеп күрергә, олылар башкарган функцияләрне башкарырга омтыла, тик ул монда үзенең мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, капма-каршылыкка юлыга. Бу шуның өчен дә кризис чоры дип атала. Балага рольле уен аша тиешле тәрбия биреп, бу капма-каршылыкны җиңәргә була. Чөнки бу яшьтәге бала өчен уен – төп эшчәнлек төре булып тора. Уен барышында бала дөньяны танып белә, уенчыклар һәм предметлар белән хәрәкәтләр башкара, сюжетлы-рольле уенда бала иң гади рольләрне (әти, әни, әби, бабай һ.б.) башкарырга өйрәнә.
Бу яшьтәге балаларның предметлар турында күзаллаулары ярлы була, шуңа рәсем ясауда осталыклары булмый, образлар ярлы, күп детальләрне ясамыйлар, тик бала инде күп кенә төсләрне куллана белә.
Олы кеше җитәкчелегендә бала гади предметларны әвәли белә. Әвәләүнең вак моториканы үстерүдә роле бик зур, шуңа күрә бу яшьтәге балалар өчен әвәләү бик кирәк.
Кисеп ябыштыру баланың танып белү үсешенә уңай йогынты ясый. Кисеп ябыштыруның иң гади төрләре белән бала бик теләп шөгыльләнә.
Бу яшьтәге балалар нигездә күрсәтмәлек буенча гади әйберләрне генә төзи беләләр. Балаларның күзаллавы үсә башлый, һәм алар уенда бер предметны икенчесе белән алыштырып уйный башлыйлар. Мәс, гади кубик өйгә, кечкенә кирпечләр машинага, телефонга әйләнә һ.б.
Бу яшьтә бала пространствода ориентлашырга өйрәнә. Ул төркем бүлмәсендә иркенләп ориентлаша, бакча бинасы эчендә дә ориентлашырга өйрәнә.
Баланың игътибары һәм хәтере үсә. Олы кеше күрсәтмәсе буенча бала тирә-юньдәге 5-6 предметның исемнәрен исендә калдыра һәм әйтә ала. Әкренләп бала үзе яраткан әсәрләрдән кечкенә өзекне исендә калдырырга өйрәнә.
Балаларның үзара мөнәсәбәте уен эшчәнлегендә яхшы чагыла. Балалар янәшә уйныйлар, тик актив рәвештә үзара мөнәсәбәткә кермиләр. Балаларның аерым мөнәсәбәтләре уен вакытында барлыкка килә – алар уенчык бүлешә алмаулары аркасында үзара конфликтка керә башлыйлар. Баланың төркемдәге урыны бик күп очракта тәрбияченең фикереннән тора.
Бала үзенең тәртибе белән әлегә идарә итә белми. Тик инде балада үз-үзеңә бәя бирү барлыкка килә башлый, күп очракта бала олыларның фикеренә ориентлаша. Балаларның җенес буенча аерымлануы дәвам итә, бу балаларның уенчыкларны аерып уйнауларында, сюжетлы уеннарда катнашуларында чагыла.
Гомумән алганда, бу яшьтәге балаларда күрсәтмәле-гамәли фикерләү үсеше дәвам итә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балада уңай “мин” образы үсеш алуы мөһим. Бала үзенә бәя бирергә өйрәнә, ә ул үзенә нинди бәя бирә: уңаймы, тискәреме, монысы баланың гаиләдәге яшәү һәм тәрбия шартларыннан тора. Бала иң авыр сорауга иң дөрес җавапны әти-әнисенең яратуын тойганда гына табачак. Һәр әти-әни баласына шушы сүзләрне әйтергә тиеш: “Мин сине яратам, без синең белән бергә, һәм без теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыга алабыз”.
Баланы ярату – ул аның белән янәшә яшәү яки аның белән идарә итү түгел, ә бәлки балага ни кирәклеген тоя белү, аңа ышану. Ышану исә билгеле бер куркынычлык белән бәйле. Тик куркытуга түгел, ә ышануга корылган тәрбия балалар өчен дә, олылар өчен дә уңай нәтиҗәләр китерәчәк.
Әти-әниләр өчен балаларны яратуның 5 кагыйдәсе:
- Һәрвакыт һәм һәркайда үз балаңны түземлелек белән тыңларга өйрән.
- Балаңа карата ихтирамлы һәм йомшак мөгамәләдә бул, кырыс һәм тупас булма.
- Балаңа җәза биргәндә аның дәрәҗәсен кимсетмә, төзәлергә өмет калдыр.
- Әти-әни үзе үрнәк күрсәткәндә генә бала тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.
- Үз ялгышыңны танудан курыкма, ялгыш адымың өчен баладан гафу үтен, үзеңә һәм башкаларга һәрвакыт гадел бәя бир.
Бала бакчага килгәч, андагы социаль тирәлек үзгә булуы ачыклана. Өйдә бала әти-әни өчен берәү һәм ул күп очракта пъедесталга куелган. Ә бакчага килгәч, ул башка барлык балалар төсле үк гади. Бала бакчага килгәч үзен ничек тотасы икәнен белми. Шуңа күрә өйдә балага бик мөһим нәрсәне өйрәтергә кирәк: бала – гаиләнең төп кешесе түгел, ә бәлки аның бер өлеше. Шул вакытта балалар бакчасына килгәч бала төркемгә дә җайлырак ияләшеп, кереп китә алачак.
Бала бакчага килгәч, үзенчәлекле өчпочмак хасил була: бала, педагог һәм әти-әни. Өчпочмакның төп почмагында, әлбәттә, бала тора. Бала бакчага килгәч, дөньяны танып белергә өйрәнә һәм үз-үзен яңадан ача. Өлкәннәрнең максаты – балага һәрьяклап ярдәм итү.
Мин сезгә бер борынгы гыйбрәтле хикәяне сөйләп китәм.
Бер кеше акыл иясен тикшереп карарга уйлый. Ул күбәләк тота да, учына күбәләкне яшереп, акыл иясеннән сорый: “Минем кулымдагы күбәләк исәнме, әллә үлгәнме?” – ди. Акыл иясе “үлгән” дисә, учымны ачып, күбәләкне очыртырмын, ә инде “исән” дип әйтсә, учымны кысып, үлгән күбәләкне күрсәтермен, дип уйлый бу кеше эченнән генә. Ә акыл иясе бу кешенең соравына “И кешем, барысы да синең кулыңда!” – дип җавап бирә.
Хөрмәтле әти-әниләр, сезнең балагызның тәрбиясе дә сезнең кулларда. Ә без, тәрбиячеләр, сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.