Войти / Зарегистрироваться

Щелкунчик сүрәте тудыру. Мәктәпкә әзерлек төркемендә иҗади эстетик үсеш белем бирү өлкәсе эшчәнлеге

Получить свидетельство
Автор: Закиева Гульнур Ильязовна

Щелкунчик сүрәте тудыру. Мәктәпкә әзерлек төркемендә иҗади эстетик белем бирү өлкәсе эшчәнлеге.
Максат: Таныш булган әкият сүрәтләрен күзаллап үзләре сүрәт тудырырга өйрәтүне дәвам итү. Төсләр һәм сызыклар кулланып рәсемдә Щелкунчик сүрәте тудыру. Төсләр, төсмерләр, сызыкларның рәсемдә сүрәт тудырудагы әһәмиятен күрсәтү.
Алдан эшләнәсе эшләр: Щелкунчик мультфильмын карау. Мультфильм  эчтәлеге буенча әңгәмә. П.И.Чайковскийның “Чәчәкләр вальсы” музыкасын тыңлау. Пиктограммалар ярдәмендә йөзнең төрле кәефне чагылдырган халәтен карау, өйрәнү.
Җиһазлау: таратма материал: һәр балага альбом битләре, акварель, ике төрле пумала, су, төсле карандашлар; күрсәтмә материал: телефон, магнитофон, Щелкунчикның мультфильмындагы рәсеме
Эшчәнлек барышы.
Телефон шалтырый. Тәрбияче  телефонны ала:
- Балалар, телефоннан сезгә хәбәр бар. Громкая связь аша балаларга тыңлату.
- Патша баласын үз хәленә кайтарырга безнең ярдәм кирәк. Балалар әйдәгез искә төшерик әле. Щелкунчик турында музыка тыңладык, мультфильм карадык, әкиятен укыдык. Усал күсе патша малаен сихерләгән. Ул аны начар, куркыныч, ямьсез, усал, әшәке, кешегә охшамаган, зур күзле, тешләре күренеп тора торган иткән. Без аны бары яхшылык белән үз хәленә кире кайтара алабыз. Явызлыкны яхшылык белән генә җиңеп була. Шуңа күрә начар сүрәтне әйбәт сүрәткә әйләндерергә кирәк. Без рәсемдә яхшы, әйбәт Щелкунчик сүрәтен ясап сихерне кире кайтара алабыз. Ә моның өчен ямьсезнең киресен нинди итеп ясап була.
Ямьсез – матур;
Усал – ягымлы;
Куркыныч – йомшак;
Ачулы – шат күңелле;
Караңгы чырайлы – ачык йөзле.
Димәк, Щелкунчикның әйбәт сүрәте килеп чыксын өчен без аны нинди итеп сүрәтләрбез? (матур, ягымлы, шат күңелле, ачык йөзле) Ә моның өчен нинди төсләр куллансак әйбәт булыр дип уйлыйсыз? (ачык, җылы)
Хәзер балалар, үзегез теләгән әйбер: акварель яки төсле карандашлар куллана аласыз.
Балалар Щелкунчикның сүрәтен ясыйлар. Акрын гына Щелкунчик музыкасы куела. Балаларның эшләре ахырына якынлашкач:
Хәтерлисезме балалар, Щелкунчикны усал күсе патшасы шушындый иткән иде (Щелкунчик мульфильмындагы рәсеме куела). Ә без аны рәсем аша, төсләр, сызыклар аша матурга әйләндердек.
Композитор Чайковский Щелкунчикны көй аша сүрәтли, язучы сүзләр ярдәмендә аның образын бирә, ә без сезнең белән Щелкунчик сүрәтен рәсем аша чагылдырдык.
Балалар кем үзенең Щелкунчигы турында сөйли? (теләге булган баладан сөйләтү)