Войти / Зарегистрироваться

Приключения Хлорофилла

Получить свидетельство
Автор: Багауова Ландыш Ульфатовна

Чәчәкләр булып киенгән кызлар
Вакыйгалар урман аланында бара. Сәхнә төрле агач, куак,үсемлекләр белән бизәлгән. Залга кош, үсемлек рәсемнәре,плакатлар  эленгән.
Укытучы: Кеше һәрвакыт табигатькә сокланып яши.Чөнки кешенең яшәеше табигатькә бәйле. Кеше – табигатьнең бер өлеше. Табигать кешене ашата, киендерә, илһамландыра,тынычландыра. Табигатьнең яшеллеге, матурлыгы рәссамнарны , композиторлар  һәм шагыйрьләрне матур-матур әсәрләр иҗат итәргә этәргән. Ни өчен яшел төс шулай кешене тынычландыра микән? Каян килеп чыккан ул үсемлекләрдә яшел төс? Бүгенге дәрес-спектакльне игътибар белән карасагыз бу сорауларга җавап таба алырсыз. Күп кенә яңа мәлълүматлар да алып китәрсез.
Чәчәкләрдән матур бернәрсә юк
Хуш исләрен ерак тарата.
Табигатьнең сихри могҗизасын
Күп дәверләр кеше ярата.
Сокланып туя алмыйбыз
Роза, ландыш, лилиягә
Ислемай, сабын, варенье
Бирәләр алар безгә.
Чәчәкләр булып киенгән кызлар П.И.Чайковскийның  “Щелкунчик” балетыннан “Чәчәкләр вальсын” башкаралар.
Автор: Моннан бик күп еллар элек, кояшлы урман аланында гадәти булмаган маҗара була. Ул вакыйга барлык табигатьнең һәм кешелекнең үлеменә китерергә мөмкин булган. Безнең бәхеткә андый хәл булмый кала.
Чөнки ул заманнарда да киләчәк турында уйлый белүче, барысын да җентекләп тикшермичә юк итәргә теләмәүчеләр дә яшәгәннәр.
(Сәхнәгә Хлорофилл керә)
Хлорофилл: Исәнмесез! Мин  хлорофилл. Ни өчен шундыймы исемем? Чөнки мин яшел. Грекчадан тәрҗемә иткәндә “хлорос”  яшел дигәнне аңлата.
Мин хлорофилл, мин хлорофилл, Һәрчак булам яфракларда.
Эшлим, яшим, эшлим, яшим, Һәрчак кояшлы җирләрдә.
Мин кояшның нурын тотам,
Шунда ук һава чистара,
Яшәү һәркем өчен кирәк,
Бар җиргә шатлык тарала.
Автор: Ни сөйли ул? Ни өчен бар кешегә дә шатлык тарата? Ул ничек һаваны чистарта алсын ди?
Хлорофилл: О, бу бик тә катлаулы һәм сихри процесс.
(Сәхнәгә Судья, Прокурор, Адвокат керә)
Судья: Кем ул монда процесс турында сүз әйтте? Нинди процесс бездән башка барсын инде?
Прокурор: (ачуланып) Нинди фотосинтез ул? Аңлашылмый торган зүз. Процесс үзе дә файдасыздыр әле.
Судья:  Ә аның төп гаепләнүчесе кем соң?
Прокурор: Аның төп гаепләнүчесе - әнә ул, хлофилл!
Судья: Бик сәер исем!
Адвокат: Аның исеме яшел дигәнне аңлата. Әнә күренеп тора бит!
Судья: Ә аның отчествосы бармы?
Прокурор: Отчествосы тагын да сәерерәк- Хлоропластович.
Судья: Хлорофилл Хлоропластович! Кызык. Ә яшәү урыны кайда?
Адвокат: Ул яфракларның хлоропластларында яши. Шулай ук яшел сабак һәм җимешләрдә дә була.
Судья: Ни белән шөгылләнә?
Прокурор: Шөгылләре дә бик сәер аның. Аның бернәрсәсе дә юк. Ләкин туклыклы матдәләрн елга булып ага. Сихерчедер ул мөгаен. Бәлкем аны учакта яндырыргадыр?
Судья: Юк, бу эшне тикшереп бетерергә кирәк. Син ничек итеп ашарга әзерлисең?
Хлорофилл: О, судья иптәш, миңа ашау өчен бары тик углекислый газ һәм...
Судья: Син аны кайдан аласың?
Хлорофилл: Һавадан, иптәш судья.
Прокурор: Ә кем сиңа табигать байлыгын урларга рөхсәт бирде?
Адвокат: Иптәш судья, тереклек өчен углекислый газ зыянлы бит. Һәм мин моны исбатлый алам.
Судья:  Ничек итеп?
Адвокат:  Ә менә ничек итеп. Мин сезне һәм прокурорны пыяла колпак белән каплап куям. Сезнең янга яшел үсемлекне куям, ә менә прокурор үзе генә булыр.( каплап куя)
Колпак астында утыра
Судья белән прокурор
Ә без, балалар, сезнең белән
Дәвам итәрбез спор.
Прокурор: А-а-а.Минем калпак астында утырасым килми. Мин сулый алмыйм.   
Коткарыгыз!!!
Судья:  Бөтен җан ияләренә дә суларга кирәк.
Хлорофилл:  Иптәш судья, хәзер сез ни өчен миңа углекислый газ кирәк икәнен аңладыгызмы? Хитмиклар аны СО2 диләр.
Судья: Аңладым, чөнки мин колпак астында утырганда да иркен сулый алдым. Димәк, үсемлек миңа яшәргә,суларга ярдәм итте...     Суд сезнең углекислый газ турында аңлатмаларыгызны кабул итте. Ә сезгә тагын ашау һәм эшләү  өчен нәрсә кирәк?
Хлорофилл:  Миңа тагын чиста су кирәк.
Прокурор: Менә, менә. Әйттем бит мин сезгә. Безнең суны урлый! Табигать байлыкларын юкка чыгара! Аны төрмәгә утыртырга кирәк!
Хлорофилл: Ләкин мин бит әз генә  су тотам. 
Адвокат: Аның каравы су,углекислый газ һәм кояш энергиясен тотып, ул бөтен тереклек өчен азык бирә- кислород бирә. Ә бу тормыш ,яшәеш дигән сүз.
Прокурор:  Ничек инде , ничек инде, аңламыйм?
Хлорофилл:  Бу бик гади генә бит.
Су сабактан күтәрелеп
Яфракларга таба бара.
Углекислый ктыда шикәр бирә.
Бу табигать могҗизасы
Хлорофилдан башка үтми.
Көне буе кислород бирә,
Ә кичен процесс бармый.
Судья: Ничек инде? Син шундый кечкенә, яшел генә, ә үзең углекислый газдан һәм судан яктыда кислород ясыйсың. Син сихерчеме әллә?
Хлорофилл: Сихерчесен сихерче түгел. Ләкин булдырам.
Адвокат:  Алай гына да түгел әле. Ул кислородны судан ала. Менә ни өчен, иптәш судья, колпак астында бик тыныч утырдыгыз, сезгә кислород җитте. Ә иптәш прокурор кычкырып бөтен җан ияләрен куркытып бетерде.
Чөнки аңа кислород җитмәде.
Прокурор:  Мин аңладым хәзер. Син начар түгел икәнсең. Мин сине гаепләмәячәкмен.
Чәчәкләр җырлый.
Фотосинтез бик кирәк
Сиңа, миңа, һәркемгә.
Яшел үсемлек булмаса
Яши алмас һичкем дә.
Кояш яктысыннан ала
Хлорофил энергияне.
Тота бары бик азны.
Су, углекислый газны.
Яфраклар бирә җиһанга
Кислородны бик күпләп.
Искә алыгыз барчагыз,
Аны тотыгыз ипләп!
Хлорофилл:  Хөрмәтле суд! Мин барлыкка китергән шикәрне башка процесс юкка чыгара бит.
Судья:  Нинди прцесс ул тагын? Аның нәрсәне дә булса юкка чыгарырга нинди хакы бар? Нишләп мин бу процесста катнашмыйм?
Адвокат:  Катнашысыз, әле ничек кенә катнашасыз. Без бөтенебез дә бу процесста катнашабыз.
Хлорофилл:  Бу процесс – сулау. Сез бөтегез дә сулыйсыз, димәк мин барлыкка китергән органик матдәләрне юкка чыгарасыз.
Судья:  Ни өчендер мин бернәрсәне дә аңламыйм әле. Фотосинтездан башка яшәү юк икәнен аңладык. Ләкин бит суламыйча да яшәп булмый. Ни өчен сулау җимерүче, юкка чыгаручы.
Хлорофилл:  Сезгә хәрәкәтләнергә кирәкме?
Судья:  Әлбәттә хәрәкәтсез яшәп булмый.            
Хлорофилл:  Ә сезгә сөйләшнргә кирәкме?
Судья:  Әлбәттә кирәк. Мин бит сөйләшү аша үземә ипилек эшлим.
Хлорофилл:  Ә хәрәкәтләнү, уйлау, сөйләшү өчен энергияне каян аласыз?
Судья:  Белмим. Үзеннән- үзе килә ул энергия.
Хлорофилл:  Үзеннән- үзе түгел шул менә. Сез сулый торган кислород мин арлыкка китергән органик матдәне- шикәрне җимерә. Шикәр җимерелгәндә энергия бүленеп чыга. Менә энергия каян килә. Сез аны ризыктан аласыз. Ризык өчен сез магазинга йөрисез. Ә менә мин энергияне кояштан алам., бушка гына.
Адвокат: Иптәшләр, мөгаен сез сулаган кислородның яшел үсемлекләрдән хлорофилл бүлеп чыгаруын аңлагансыздыр.Ә Кислород сезнең күзәнәкләргә үтеп керә. Анда ул органик матдәне су һәм углекислый газга тарката. Бу вакытта энергия аерылып чыга. Ә бу энергия  безгә яшәү, хәрәкәтләнү, уйлау өчен кирәк. Углекислый газ һәм су әйләнә тирәгә ерылып чыга.
Судья: Шулай итеп, сулаган вакытта углекислый газ һәм су аерылып чыга, ә алар фотосинтез өчен кирәк булып чыга икән.
Прокурор: Дөрес, иптәш судья. Фотосинтез һәм сулау бер- берсенә капма каршы, шул ук вакытта бер-берсенә кирәк процесслар. Шулай итеп, тормыш тәгәрмәче кебек килеп чыга. Ә бу тәгәрмәчне Кояш әйләндереп җибәрә. 
Хлорофилл: Мин сулаудан башка яши алмыйм. Сулау процессы үзе дә миннән башка яши алмас иде. Без икебез уртак эш башкарабыз.
Судья: Димәк болай була: фотосинтез яшел үсемлекләрдә яктыда бара. Без фотосинтез процессында барлыкка килгән кислородны сулыйбыз. Фотосинтез безне туендыра, ә сулау безгә энергия бирә. Моның белән без Кояшка һәм Хлорофилл сиңа рәхмәтлебез. Бик яхшы. Сине мин гаепсез дип белдерәм. Һәм бөтен тереклек исеменнән рәхмәтемне белдерәм.
Чәчәкләр җырлый.
Табигать бик шәфкатьле
Ул туйдыра Җир шарын.
Ә хлорофилл бөртекләре
Кислородлы итә барын.
        
Без яши алмас идек
Фотосинтез булмаса.
Маҗаралар чыкмас иде
Әгәр шулай булмаса.

Фотосинтез өчен кирәк
Яшел яфракта пигмент.
Хлорофилл бүлеп чыгара
Кислород- ул элемент.
 
Сез барчагыз онытмагыз
Фотосинтез барлыгын.
Яктылыкта, су һәм газдан
Кислород ясалганын.

Похожие публикации