Войти / Зарегистрироваться

Иң татлы тел - туган тел

Получить свидетельство
Автор: Габдрахманова Лидия Равиловна

Максат: Туган телебез белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның          матурлыгын тоярга өйрәтү;
Газиз туган телебезне кадерләргә, якларга, сакларга өндәү;
Укучыларда милли үзаң тәрбияләү.
Җиһазлау: Туган тел турында мәкальләр, Э.Мөэминова сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җыры,укучылар язган иншалар.
 
Класс сәгатенең барышы:
 
I. Оештыру.
Укытучы : Февраль аенда истәлекле көннәр шактый күп.15 нче февраль –
герой шагыйрь Муса Җәлилнең һәм бөек җырчыбыз Илһам Шакировның туган көне.23 нче февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәбез.
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне.
Шушы уңайдан без туган телебез турында сөйләшербез.
II. 1. Нинди тел  ул туган тел?
(Укучыларның җавапларын тыңлау.
1) Без сөйләшә торган тел.
2) Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз теле .3) Кечкенә чактан аңлап була торган тел.)
Без – татарлар, татарча сөйләшәбез.Шулай булгач, безнең туган телебез – татар теле була.
“Туган тел” сүзенә бик зур мәгънә салынган.Ул – иң изге,кадерле тел.Иң кирәкле,бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган “әни”, “әти”, “әби”,
“бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.Туган-үскән җирнең якынлы-
гын,Ватаныбызның газизлеген без туган тел ярдәмендә тоябыз.Ул телгә баланы иң якын кешесе – әнисе өйрәтә.Шуңа күрә халык аны “ана теле” дип тә атый.
Дөньяда күп төрле милләт халыклары яши.Һәр милләтнең туган теле үзенә якын, газиз.Дөньяда 7000 гә якын тел бар икән.Шуларның 83 е киң таралган,
383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин, чөнки бу телләрдә сөйләшүчеләр кимегәннән кими бара.
Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.Безнең туган телебез чын мәгънәсендә горурланыр-
лык – бай да, затлы да, матур да.Үз телебездә сөйләшүне ишеткәч, җанга
җылылык иңә. 
2. Бер укучы Н.Нәҗминең “Татар теле “ шигырен яттан сөйли.
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле. 
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!
3. «Туган тел» җырын күмәк башкару.
4. Укытучы:
Туган телебез турында халкыбызның бик күп акыллы,тирән мәгънәле сүзләре
бар.Әйдәгез,шуларны тыңлап китик.
- Әдәп башы — тел.
- Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.
- Инсафлының теле саф.
- Тел — ананың теләге,
Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.
- Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
- Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
- Тел – халык хәзинәсе.
5. Туган тел турында укучылар язган иншаларны тыңлау.
6. Шундый бай, матур телебез  була торып,кайбер кешеләр башка тел сүзләрен кушып сөйләшәләр.Бу телне боза, аның матурлыгын киметә.
(Сәхнәләштерелгән күренешләр)
Ә хәзер үзе татар булып та, татар телен белмичә үскән бала турында шигырь тыңлап китик.           
И Родной тел...
Вил Казыйханов.
 
И родной тел, и красивый,                     
Папам, мамамның теле.                                                                                    
Мог я узнать күп нәрсәне                         
Син родной тел аркылы.                         
 
Бу языкта коляскада                                
Мамкам сказку көйләгән.                         
А затем төннәр буена                              
Бабуля рассказ сөйләгән.                         
 
А потом ни сәбәптәндер                      
Өйрәткәннәр рус язык.            
Якобы, тик шушы телдә
Алам духовный азык.                           
 
Почему же нас детсадта                                      
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе когда обучали
Синдә сөйләтмәделәр
 
Вузга поступать иткәндә
Говорят син кирәкми
Дальше – больше жить иткәндә
Нужен ли ты вряд ли.
 
 
И родной тел, и матур тел,
Папам, мамамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәгә сине.
 
И родной тел, аңлаталар:
Можно жить и синсез.
Папа, мама и бабуля
Оставили меня телсез.
 
Тормышта шундый көлке һәм аяныч хәлләр дә була икән. 
7. Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүз” хикәясен уку,эчтәлеге буенча фикер алышу.
8. Риторика дәреслеге буенча эш.”Сөйләсәң урынлы сөйлә”мәкаләсен уку,нәтиҗә ясау.
III. Йомгаклау.
Без туган телебез турында сөйләштек.Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та югала. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияты да, гореф-гадәтләре дә юкка чыга. Шуның өчен дә туган телебезне ярату, кадерләп саклау, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәрберебезнең изге бурычы.
Аңла, балам...
Илләр, телләр, диннәр алмашына –
Ниләр көтә адәм баласын?
Аңла, балам, сине үзең итеп
Туган телең саклап каласын.
 
Син тугач та, ана сөте белән
Иренеңә тамган туган тел.
Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
Онытуың булыр, балам, бел!
 
Вакыт белән бергә үзгәрә бел:
Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
Бу - Ватанны сату белән бер.  (С.Әхмәтҗанова)