Максат: Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы мәгълүматларны искә төшерү. М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышы, батырлыгы һәм иҗаты белән таныштыру.Аның әсәрләреннән өзекләрне аңлап уку.
Алып баручы. Бүгенге кичәбез татар халкының бөек улы,Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана.
1 нче укучы. Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесе һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы.
2 нче укучы. Әйтче, Муса,
Мондый батырлыкны
Кай җирендә саклап йөреттең?
Нинди ялкыннарда чыныктың?
3 нче укучы. Муса Җәлилнең туган җире – Оренбург шәһәреннән 120 чакрым ераклыктагы Нит елгасы буенда урнашкан Мостафа авылы. Аның әтисе Мостафа абый балаларын укытырга, белемле итәргә тырыша. Шуңадыр, Муса инде алты яшендә үк авыл мәдрәсесендә укый башлый.
4 нче укучы. Мусаның әнисе Рәхимә апа искиткеч сабыр холыклы, шигъри җанлы кеше булган. Ул үзе дә шигырьләр язган, җырлар чыгарган.
5 нче укучы. Сугышка кадәр үк Муса Җәлил татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Шигырь,поэмалар иҗат итә, опералар өчен либретто яза. Аның “Алтынчәч” һәм “Илдар” либреттоларына композитор Нәҗип Җиһанов шул исемендәге опералар иҗат итә. Муса Җәлилнең күп кенә шигыре, композиторлар тарафыннан көгә саланып, яратып башкарыла торган җырларга әверелә. “Сагыну”, “Җиләк җыйганда” кебек лирик җырлары бүгенгә кадәр яши, халык күңелен җылыта.
Алып баручы. 1941 нче ел. 22 июнь. Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәрендә үк Муса Җәлил, үзе теләп, яу кырына китә. Батырлыкка, үлемсезлеккә илткән юл әнә шулай башлана...
6нчы укучы. Фашист керде басып җиребезгә,
Аркасына асып балтасын...
Ул яндыра, вата илебезне,
Ничек шуңар түзеп ятасың?...
Аргамагым,әйдә,канатлан да,
Җил булып өч сугыш кырына.
Җырым утын корыч сөңге итеп
Мин күтәрдем хәзер кулыма.
Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен
Алып керик ялкын эченә.
Мин калмасам җирдә, син калырсың
Һәйкәл булып үлмәс эшемә.
7 нче укучы. Муса Җәлил өлкән политрук итеп Волхов фротында 2нче Удар Армиягә җибәрелә. “Отвага” дигән армия газетасында хәрби хәбәрче булып эшли. Еш кына фронт сызыгында була. Сугыш туктаган араларда ул шигырьләр яза.
(“Кызыл ромашка” шигыре)
Лишь лучи лугов коснулись –
Все ромашки встрепенулись,
На подруг глядят с любовью:
«С добрым утром!
Как здоровье?»
Тихо гладит на рассвете
Лепестки ромашек ветер,
И заря росою чистой
Осыпает луг душистый.
Что за счастье – так качаться,
Невзначай подруг касаться!
Только вдруг случилось что-то,
На цветы легла забота:
Это девочка-ромашка
Загрустила – вот бедняжка!
Не белы её обновы,
Лепестки её багровы.
Как одна, ромашки луга
Все похожи друг на друга.
Отчего ж оделась эта
В лепестки иного цвета?
Окружили всей гурьбою:
- Что же, девочка, с тобою?
Мы белы, а ты багряна,
Это странно, очень странно …
И ромашка им сказала:
- В страхе я всю ночь дрожала.
Здесь солдат в разгаре боя
Защитил меня собою.
На рассвете вражьи пули
По плечу его хлестнули, но не чувствовал он боли,-
Все враги остались в поле!
Лепестки мои багряны –
Это кровь его из раны,
Я в кумач теперь одета,
Как Чулпан – звезда рассвета.
И пошёл он снова биться,
Кровь его во мне струиться,
Алой звёздочкой горю я
На заре, о нём тоскуя.
Алып баручы. 1942 нче елның июненнән Муса Җәлилдән хатлар да, хәбәр дә килми башлый.
8 нче укучы. Әкияттәге серле йомгак булып,
Җырым калды сүтелеп юлымда.
Сез табарсыз килеп шушы эздән
Мине соңгы йөрәк җырымда.
Алып баручы. Язучы-эзтабарлар, галимнәр тырышлыгы белән бу “серле йомгак”ның байтак кына серләре ачылды инде. Шагыйрьнең әсирлектәге тормышы турында аның туган илгә кайтып җиткән 93 шигыре сөйләде.
9 укучы. 1942ел,26 июнь. Муса Җәлил, авыр яраланып, гитлерчыларга әсирлеккә эләгә.
Кичер мине, илем, синең бөек
Исмең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән кумалмадым
Бу тәнемне соңгы сулышта.
10 нчы укучы. Үлемсезлек юлы озынмы? Фаҗигале волхов вакыйгасыннан алып, гильотинага кадәр санасаң 791 көн! Авыр, газаплы, әсирлектә үткәргән 791 көн.
11 нче укучы. 791 көн ул коллыкта яши.Ләкин һәрбер көннең газаплы боргылдыра торган, йокысыз төннәр бар, шуларның 380 көнен шагыйрь төрмәләрдә, үлем җәзасын көтеп уздыра.
12 нче укучы. Фашист концлагерьларының коточкыч шартлары да шагыйрь рухын сындыра алмый. Ул яшерен оешма аша дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара.
13 нче укучы.Җәлилчеләрнең яшерен оешмасы эше бушка китми. Көнчыгышка җибәрелгән татар-башкорт легионының беренче батальоны, немец офицерларын һәм сакчыларын кырып бетереп,Белоруссия партизаннары ягына чыга.
Алып баручы.1943 елныж августында гестапо яшерен оешма әгъзаларының эзенә төшә. 14 августка билгеләнгән восстание булмый кала. Газаплары төрмә тормышы башлана.
14 нче укучы. Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Хәзер аның кулыңда бердәнбер корал – сүз кала, һәм шагыйрь аны ачы нәфрәт белән дошманнарының йөзенә ата.
15 нче укучы. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсен дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үлем аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
1 6нчы укучы. Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым.
Гомеремне дә бирәм халкыма.
17 нче укучы. Муса Җәлил шундый вәхмәт эчендә җырларын иҗат итеп, бер батырлык күрсәтсә, шул җырларны төрмәнең калын стеналары аша иреккә чыгара алуы белән икенче батырлык эшли. Бу үлемсез җырлар безгә Мусаның авазы булып кына түгел, бәлки фашистлар җәзаланган миллионарча корбаннарның, миллионарча көрәшчеләрнең васыятьләре булып килеп җитте.
“Җырларым” көе яңгырый.
18 нче укучы. 1944 елның 7 февралендә Дрездендә хәрби суд җәлилчәләрне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәшенә җәзалап үтерелә.
Алып баручы. Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларга каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, үлүеннән соң, шагыйрь Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.
19 нчы укучы. Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
“Алыштырган илен”, - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне.
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
20 нче укучы. Илдән киттем ил һәм синең өчен,
Автоматым асып аркама.
Илне һәм сине алыштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?
21 нче укучы. Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлыҗыр тулы күңелне,
“Үлем” диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
22 нче укучы. Шагыйрь мәңге үлемсез. Муса Җәлил исеме бөтен планетабызга билгеле. Патриот шагыйрь исемен мәктәпләр, колхозлар, китапханәләр йөртә, аның исемендә театр, теплоход пароход бар.
23 нче укучы. Шагыйрьнең тормыш юлы фашистларның “таш капчыгындп” фаҗигале тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле булды. Үлем аша Җәлил үлемсезлеккә атлады. Халкыбыз күңелендә ул легендар каһарман, үзенчәлекле шигъри дөнья ачкан мәңге тере шагыйрь булып калды.