Войти / Зарегистрироваться

Мин бит татар малае

Получить свидетельство
Автор: Фахрутдинова Рафися Галимзяновна

Максат: Укучыларның сөйләм телен,иҗади сәләтләрен үстерү,туган телне өйрәнүгә кызыксыну,туган якка, татар халык сәнгатенә, традицияләренә мәххәббәт,ихтирам тәрбияләү.
Бәйрәмгә әзерлек  алдан ук башлана. Бәйге түбәндәге этаплардан тора: “Әйдәгез,танышабыз!”,  “Кем тапкыр?”,  “Белемеңне күрсәт!”,  “Кем көчле?”,  “Кем нәрсәгә оста? ”
Бәйрәм барышында “Мин бит татар малае”, “Мин авыл малае”, “Татар теле-туган телем”җырлары, татар халык көйләре  яңгырый. Җанатарлар музыкаль номерлар әзерлиләр.
Зал ярыш эчтәлегенә туры китереп бизәлә. Жюри өчен урыннар әзерләнә.  Тантаналы көй яңгырый.
Алып баручы. Зур сәхнәдә бүген бәйге
Белеп торыйк шушы хакта
Сәхнә күркәм, укучылар
Уйнап-көлеп торган чакта.
Борчылмагыз, елмаегыз
Бәйге бәйрәм төсен алсын.
Ярый әле килдем, диеп
Тамашачы риза калсын.
- Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле тамашачылар! “Мин бит татар малае” бәйгесен башлыйбыз.(музыка яңгырый).
Озын сүзнең кыскасы шул:
Эшкә күчик барыбыз
Ә без сезне, якын дуслар,
Бәйге тотучылар белән
Таныштыра барырбыз.
Бер-бер артлы данлап,зурлап,
Әйтик әле исемнәрен.
Ә сез алкышларга күмеп,
Бәяләгез җисемнәрен.
(Бәйгедә катнашучылар белән таныштыру,(Газиз,Сәгыйть,Илсаф,Кәрим, Риназ, Рамазан  музыка астында сәхнәгә менәләр.)
Таныштырдык, дуслаштырдык,
Инде салыйк җирәбә.
Кем беренче чыгыш ясый?
Язмыш, әйтеп бир. Әйдә! (җирәбә салалар, һәрбер катнашучыга номерлар таратыла)
Хәзер сезнең игътибарны
Бу өстәлгә юнәлтик-
Алар турында халыкка
Бер кәлимә сүз әйтик.
Гаделлелегегезне белеп,
Чакырдык бүген сезне,
Галиҗәнәп җюри халкы,       
Кызартмагыз йөзебезне. (Жюри составы белән таныштыру)
Алып баручы. Бүгенге бәйгедә катнашучыларга җитезлек һәм тапкырлык, тамашачыларга яхшы кәеф телик. Ә хәзер ярышларның беренче төрен игълан итәм.
I бәйге.Әйдәгез танышабыз! Монда конкурсантлар презентация ярдәмендә үзләренең  кем булуы, нәрсә яратулары турында кыскача гына чыгыш ясый.
Уңышлар үзегезгә,бәйгенең бу төренә 3-5 минут вакыт бирелә.
- Һәммәгезгә дә уңышлар юлдаш булсын.
(Сәхнәдә конкурсантлар берәм-берәм чыгыш ясый).
Нинди бәйрәм җырсыз, биюсез булсын?
Җырлар тыңлап, җырлар отыйк.
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә, җырлап яшик дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта. 
Музыкаль пауза . “Хәерле көн” җырын башкару
2 бәйге Кем  тапкыр ?  бәйгесе.
Алып баручы. Ә хәзер малайларыбызның зирәклеген тикшерәбез.Аларга  табышмак- сораулар әйтелә, һәр җавапка баллар бирелә.
  1. Нинди савыттан эчеп булмый?(буш)
  2. Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?(төш)
  3. Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?(запас)
  4. Суда нинди таш булмый (коры)
  5. Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?(юеш)
  6. Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?(йоклый)
  7. Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый?(йоклыйсыңмы)
Ял итеп алу өчен
”Колакка   колак” уены уйнала. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр, ә көй туктауга, нинди команда бирелә шуны парлашып үтиләр.( Биремнәр: Колакка колак, борынга борын, аркага арка, уң аякка уң  аяк, тезгә тез,җилкәгә җилкә, кулга кул...).
3 бәйге.“Белемеңне күрсәт!” Карточкаларда биремнәр үтәү. Катнашучыларга карточкалар өләшү.
(Хаталы сүзне табу, бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр төзү)
Сүзләрдә хаталарны тап һәм дөрес итеп яз:Болот, ауыл, төлкө.
Балык                                      Матур
Яшел                                        Күл
Тирән                                       Үлән
Дельфин                                    Тәмле
 Музыкаль пауза  Кызлар  башкаруында татар халык биюе  
4 бәйге. Кем көчле?
 “Кем күбрәк?”- Батырлык турында  мәкальләр әйтешү.
 “Кул көрәштерү” уены.
5 бәйге.  “Кем нәрсәгә оста” уены. (Түбәтәй уены)
Катнашучылар түгәрәкләнеп басалар.  Татар халык көенә  түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа «җәза» бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.) Уен шулай дәвам итә.
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Йомгаклау.
Алып баручы. Жюри балларны исәпләгән чакта без сезнең белән  кызлар башкаруында “Калфагым” җырын тыңларбыз.
Уеныбыз тәмамланып килә. Инде аңа нәтиҗә ясыйк. Сүз жюригә бирелә.
(Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә тәбрикләнә)
Җиңүчеләр номинацияләр буенча билгеләнә:
1 урын-“Чын татар малае”
“Иң тапкыр малай”
“Иң оста малай”
“Иң шат малай”
“Иң батыр малай”
“Иң тыйнак малай”
“Татар малае” бәйгесе тәмам. Кадерле (конкурсантларыбыз) малайларыбызга, аларны бәйгегә әзерләүче укытучыларыбызга бик зур рәхмәт. Барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч тормыш. Зур уңышлар теләп калабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. “Туган телем-татар теле”җыры яңгырый..