Войти / Зарегистрироваться

Ягез әле, әниләр!

Получить свидетельство
Автор: Гайнутдинова

Укытучы: Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез, килгән кунаклар, укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – әниләр көне белән тәбрик итәбез.
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә. Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең кирәге сез.
Сез чаялар, сез батырлар,
Сез дөньяда иң матурлар.
Сез булганга тормыш ямьле,
Сез булганга яшәү гамьле.
Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!
Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!
Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә.
Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.
Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Хабибуллина Эльмира башкаруында җыр “Әнием”
Без бүгенге кичәбезне гүзәл һәм уңган әниләребезгә багышлыйбыз. Кичәбезнең исеме дә “Ягез әле, әниләр!” дип атала. Әйдәгез, хөрмәтле дуслар, кул чабып, әниләребезне бирегә чакырыйк. 
Сәхнәдә Шомбыт урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, үзенең җитезле­ге, чаялыгы белән теләсә нинди киртәләрне җиңел үтә белүче мәгариф хезмәт­кәре –Гимадиева Нәзирә Хәкимулла кызы. Нәзирә Хәкимулла кызы сукояр йолдызлыгы астында туган.Яраткан артистлары Рината Литвинова һәм Исламия Махмутова. Яраткан шөгыле китап уку. Ә яраткан эше теплицада помидорлар үстерү. Кер үтекләүне җене сөйми. Яраткан яшелчә, җиләк-җимеше виноград.
Өлкәннәргә күңел күтәренкелеге, яшьлек дәрте өстәүче, аларның моң-зарларын тыңлап, җыр белән юмалый белүче, үзе баш-аягы белән сәнгатькә гашыйк әниебезне каршы алабыз. Сәхнәдә - . Хабибуллина Илмира Нурмехәммәт кызын. Ул кучкар йолдызлыгы астында туган. Яраткан җырчысы – Ришат Тухватуллин,яраткан шөгыле бәйләү, шуңа күрә бәйләүнең кирәген бирә инде. -чигү эшләренә кулы ятып тора. Яраткан эше- өй җыештыру. Тәмләп ашый торган ризыгы - пилмән.Яратмаган эше савып кергән сыек сөтне банкаларга тутыру.
Үзе сәхнәдә чыгыш ясау белән генә калмыйча, башкаларга да киңәш бирүче, инсафлы, мәрхәмәтле, юмарт, авыл урамнарында иң күп йөрүче почта хезмәткәребез Байдамшина Фирдания Әхәт кызы. Фирдания Әхәт кызы арыслан йолдызлыгы астында туган. Яраткан җырчыла­ры –Ришат Тухватуллин һәм Илдар Әхмәтов. Яраткан шөгыле – буш вакытта крассворд чишү. Яраткан эше- камыр ашлары пешерү. Яратмаган эш- көтү көтү. Татар халкының милли ризыгы өчпочмакны бик ярата.
Хәзер сәхнәдә мөлаем, ягымлы, уңган,  ике кыз үстерүче әниебез Мингарипова Гөлфия Гәптрәкыйп кызы. Кыз йолдызлыгы астында туган. Яраткан җырчысы Рифат Зарипов, камыр ризыкларын пешерергә ярата. Яраткан шөгыле- бәйләү. Мантыйны көн дә ашарга риза.
Котлы Бүкәш участок шифаханәсендә, авыруларга беренче ярдәм кулы сузучы Сафина Динә Рафаэль кызы.Көчле, тәҗрибәле, шаян телле белгеч.Яраткан артисты –Фирдүс Тямаев.  Яраткан шөгыле – бәйләү. Яраткан эше- авыруларга укол салу. Ә яратмаган эше- кан басымын үлчәү. Яраткан ризыгы- пәрәмәч. Пәрәмәчне иртән ашасам, көне буе кәк итеп йөрим ди.
Матур биюче, нәфис сүз остасы һәм башка эшләрне белүче, авылыбызның иң иста урамында торучы, күреше авыл килене Гарипова Минзәлия кызы. Гарипова Минзәлия апа кучкар йолдызлыгы астында туган. Яраткан ар­тисты – Зөһрә Шәрифуллина. Яраткан шөгыле- носки, чөлкәләр бәйләү. Яратмаган эше- җәй көне бакчада чүп утау. Яраткан ризыгы – пәрәмәч.
“Кояшкай” балалар бакчасының сәнгать җитәкчесе, балаларның яраткан тәрбиячесе, бакча мөдиренең уң кулы, сабыр холыклы –Валиева Гүзәлия Мәхмүт кызы. Яраткан җырчысы–Римма Ибраһимова. Чаян йолдызлыгы астында туган. Җырларга, биергә ярата. Яраткан шөгыле-кул эше. Ә яратмаган эше юк. Өчпочмак дисәң, үлә дә китә инде.
Бәйгедә катнашучы әниләребезне тагын бер тапкыр алкышлыйк.
Кадерле әниләр! Сездән бүген тырышлык та, җитезлек тә, уңганлык та, осталык та таләп ителә. Безнең бүгенге бәйрәмебез гади генә түгел, сез һәрберегез үзегез өчен ярышырсыз.  Безгә хөрмәтле жюри әгъзаларын гына сайлыйсы калды. Кемнәрне тәкъдим итәсез (жюри сайлана).
Гадел жюри әгъзалары
Үз бәясен бирерләр. 
Иң осталарын сайлап, 
Безгә игълан итәрләр.
Ә хәзер сез бу бәйгедә
Каушамагыз, сынатмагыз.
Бирешмичә көндәшләргә
Осталыкны күрсәтегез.
Чын күңелдән, саф йөрәктән,
Уңыш сезгә юлдаш булсын.
Бездән сезгә шулдыр теләк-
Бисмилләһир-рахманир-рахим.
Һәр уен танышудан башлана.Шулай итеп бәйгенең  беренче турын башлыйбыз.
1. тур:“ Таныш булыйк “  бәйгесе дип атала. (үзләренең  исемнәрен, девизын әйтәләр)
Бәйгедә катнашучы әниләребезнең һәрберсе сәләтле, үзләре эшләгән тармакта иҗади якын килеп, гаиләләренең ялын да, буш вакытын да файдалы һәй кызыклы итеп оештыралар. Хезмәтләреннән ямь һәм тәм табып эшлиләр, чынында моның дөреслеген алар хәзер' үзләре күрсәтерләр. Кемнең нәрсәгә сәләтле икәнен күрик әле.
2 тур: “Бәйрәм котлавы”дип атала.
Без, әниләр, кайда гына булмасын, үзебезнең килеш-килбәтебезне кайгыртырга, һәрчак матур, күркәм булырга тиешбез. Хәзер бәйгедә катнашучылар сезгә берсеннән-берсе матур чәч үрнәк­ләре тәкъдим итәчәкләр.
3 тур: “Чәчтарашлар” бәйгесе.
3нче сыйныф укучылары башкаруында шаян бию.
4 тур: “Кем тизрәк” дип атала.
Һәрбер уенчыга дүртъюллык шигырь бирелә. Һәм һәрберегез берә-берәм чыгып хәрәкәтләр ярдәмендә шигырьнең эчтәлеген аңлата. Калган әниләр шигырьне белергә һәм сөйләргә тиеш. Кайсы әни белә, шуңа очко языла. 
Скетч
5 тур: ”Көтү куу” бәйгесе.
Һәр  әни чиратлашып “абзарга” “көтүне куып” кертергә тиеш. 
6 тур: “Алфавит” дип атала.
Бу уенда әниләребезнең тел осталыкларын тикшерербез. Сезгә алфавит тәртибендә балаларыгызда булган яки булдырырга теләгән уңай сыйфатларны язарга кирәк. Жюри сезнең тел байлыгыгызны һәм алфавитны белүегезне исәпкә алачак. 
Һәрберегезгә кәгазь һәм ручка бирелә. Кайсыгыз тизрәк һәм күбрәк сүз яза, шул җиңүче була. Алфавитны белүләре исәпкә алына. Командалар биремне үтәгән арада җыр башкарыла. 
Хабибуллина Зәлия башкаруында җыр.
7 тур: ”Йомгак чорнау”бәйгесе
Әниләребезгә җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Һәрбер әни карандашка җеп чорнарга, һәм тизрәк бетергән иптәше белән алышынып, киресенчә карандаштан йомгакка чорнарга тиеш. Кем тизрәк биремне үти шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына.  
8 тур: ,, Ромашка» уены.
Әйдәгез, балачактагы хыялларыбызга кайтып килик әле. Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган, яки ак халат киеп, врач булып, курчакларны дәваламаган.
(Әниләр чәчәк таҗларын алалар. Анда төрле биремнәр язылган.)
9 тур:” Бишек җырлары”.
Туган телгә, иксез-чиксез дөнья читлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе – бишек җырлары. Безнең әниләребез бишек җырларын онытмадылар микән! Кадерле әниләребез. Бишек җырын җырлап, бәби йоклату күренешен күрсәтегез әле.
Иң беренче сез шушы курчакларны тиз, матур итеп төрергә, аннары бишек җырларын җырлап йоклатырга тиеш.
10 тур: “Табышмаклар әйтешү.
Бик сәләтле икәнсез,
Талантлы – шаккатырлык,
Минем сыныйсы килә:
Ничек сезнең тапкырлык?
1) Һәй,кызлар, бу ничек була? Минем өч икмәгем бар, берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм. (Ата-анасына, баласына, үзенә)
2) Ишек төбендә алтын таяк. (кияү)
3) Ике атага, ике улга 3 йомырканы тигез итеп бүләргә кирәк.1 йомырка тисен. (бабай, ата, ул)
4) Бер көзгегә дөнья сыйган. (Телевизор)
5) Ишекле түрле яшь килен йөри.(Себерке)
6) 4 татар, дүртесен дә бер чиләк төбенә атар. (Сыер саву)
7) Асты диңгез, өсте нур (Бәби)
8) Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк? (Саулык)
9) Һәркемдә бар (Исем)
10) Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда табылмый,
Үзеңнеке булмаса,
Кешедән сатып алып булмый.(Бәхет)
11) Фатыйма белән Хәдичә
Бер- берсенә караша,
Килә алмыйлар янәшә (Идән, түшәм)
12) Көндез  - хөрмәттә,
Кич –хезмәттә.(Юрган)
13) Мең туган бер каеш буган.(Себерке)
14) Дүрт  татар хатыны бер яулык ябынган(Өстәл)
15) Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз)
Элегерәк заманда кичке утырмалар биюләр белән дәвам иткән. «Жиңел сөякле, коштай очып кына йөри, аяклары жиргә тими»- диләр биюче турында.
Биюченең итәкләре
Бии -бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии –бии остара.
11 тур:”Оста биюче” бәйгесе.
12 тур:” Иң истә калган вакыйга”
Сез әниләр балаларының кечкенә вакытларын искә төшереп китегез әле. Алар белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп безгә дә сөйләп үтегез әле 
“Бәйгедә катнашучылар - әле безнең оста хуҗабикәләребез дә. Алар бүгенге бәйгедә безгә өйләрендә пешереп алып килгән ризыкларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай итеп чираттагы
13 нче бәйгебез”Уңган хуҗабикә”бәйгесе.
Сезнең алдыгызда - оста хужабикәләр.  
4 нче сыйныф кызлары башкаруында хор.
Егылганда тартып торгызырга,
Арыганда иңнән этәргә,
Әти-әни кирәк балаларга,
Сабыйлыкны шатлык итәргә.
Бәйрәм белән котлау өчен сүз мәктәп дирекциясенә бирелә.
Жюрига сүз бирелә.
Әниләргә рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыла.
Сизелмичә бәйрәм  үтте, 
Барыбыз да бик канәгать. 
Саубуллашыр вакыт җитте, 
Моңсуланмыйк без, җәмәгать. 
Юлларыгыз якты булсын, .
Эшләрегез бары уң булсын.
“Ягез әле, әниләр!” бәйрәмендә 
Кабат очрашырга язсын!
Хөрмәтле әниләр! Бәйгебез тәмам. Килүегезгә, бәйгедә катнашуыгызга зур рәхмәт! Алдагы тормышышызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.. Тагы бер кат бәйрәм белән.
Хабибуллина Зәринә башкаруында җыр”Саф сөю”